Белем бәйрәме
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Максат:
1.Укуга, белем алуга кызыксыну уяту
2. Укытучыларга карата хөрмәт – ихтирам хисләре тәрбияләү
3. Сөйләм әдәбен камилләштерү

Җиһазлау:
ПК, минусовкалар, бию көйләре, плакатлар, шарлар, муз. центр, микрофон
Туган Ягым (татарстан гимны). РӨСТӘМ ЯХИН музыкасы РАМАЗАН БАЙТИМЕРОВ сүзләре.
Җаваплы: 6 нчы сыйныф җитәкчесе Кашапова Г.Т.
Барышы:
Татарстан гимны яңгырый

1 б. Фирзәр:
Исәнме, саумы, сентябрь –
Безнең яңа ел!
Синнән башлана тормышка
Якты, яңа юл!
2 б. Зәлинә:
Исәнме, сөекле мәктәп!
Көттеңме безне?
Шундый түземсезлек белән
Сагындык сине.

Гөлнара апа : Исәнмесез, дусларым!
Матур шигырьләр өйрәнеп димәк сез мәктәпкә килдегез?
1 б. Исәнмесез, Гөлнара апа . Әйе, без мәктәпкә килдек, 1 сентябрь бәйрәме җитте бит.

Гөлнара апа : Сезнеңчә, мәктәпкә бару зур бәйрәм. Ә минемчә, рәхәтләнеп йоклау кояшта кызыну, уйнау, тәмле ашау – менә монысы бәйрәм!
2 б. Юк, Гөлнара апа, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Вакытында Һәр кеше белем алырга тиеш, Ә моның өчен мәктәпкә йөрергә кирәк.

Гөлнара апа : Алайса сезнең өчен дә, безнең өчен дә бүгеннән зур эш башлана!
1б.
Кояш нуры иркәли
Шат йөзле һәркем, кара!
Кайсы эшкә, хезмәткә,
Кайсы мәктәпкә бара.
2б.
Якты мәктәп залларында
Гөрли белем бәйрәме
Язларда да, көзләрдә дә
Кулларыңда чәчәк бәйләме
Зэлинэ җыр “Укытучыма”
Элвир.
Мәктәбем,
Без килгәч бүгеннән
Күңелле булачак.
Класслар моннан соң
Гел гөрләп торачак.
Без сине үзебез
Сагындык өзелеп,
Менә бит кошлар күк
Килдек без тезелеп.

Равилэ
Беренче сентябрь – минем
Бәхет-шатлыклы көнем
Сагынып белем учагын,
Мин кабат сиңа килдем.
Дулкынланып карап торам
Юксындырдың, мәктәбем,
Син – минем үткән гомерем,
Син – минем киләчәгем.
Синдә күрергә өйрәндем
Матурлыгын дөньяның.
Төүге кат синдә башкардым
Балачакның җырларын...
Хәтерлим мин бүгенгедәй,
Беренчегә килгәнне.
Кадерле Укытучыма
Чәчәк бүләк иткәнне.
Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.
Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.
Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
1 б.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга
Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып Җәйләр белән
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
2 б.
Сентябрь дә килеп җитте
Сагынып көткән көннәр
Бәйрәмгә дип үстердем мин
Өй түребездә гөлләр

Мәктәпкә ашыктык бүген
Тотып чәчәк бәйләмен
Чыңлый кыңгырау моңнары
Котлап Белем бәйрәмен.
Мәктәптә бөтен галәмнең
Барлык Серен ачабыз
Мәктәпкә кайнар сәламне
Әйдә бирик барчабыз.

Элвир. Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.
Равилэ Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.
1 б.
Аллы-гөлле букет кулларымда
Остазыма бүләк итәргә
Ә ул миңа мәңге шиңми торган
Гөл орлыгын бирер чәчәргә.
Алыгыз сез бүген бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен
Каршылыгыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

(Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)
Җыр “Сез ин гузэл кеше икэнсез”
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң галим кеше икәнсез.
Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —
Сез иң гадел кеше икәнсез!
1 б. Беләсезме, дуслар, Җирдә зур мәктәп бар, Тормыш диләр аның исемен Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда, Сыналуы шунда кешенең.
2 б.
Еллар үтәр аккан сулар кебек
Гомер генә кайтмас кирегә
Тик балачак чакырып әйдәп торыр
Мәңге серле мәктәп иленә
1 класслар чыгышы
1б.
Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
(Кыңгырау көе яңгырый)
Җиз кыңгырау,
Дустымдай күрәм сине
Мәктәбемә тәүге тапкыр
Син бит чакырдың мине
Җиз кыңгырау,
Мәктәбем сандугачы
Һәркөн тыңлыйм җырыңны
Күңелләрем булганчы.
Сөекле мәктәбем белән
Хушлашырмын бер заман
Тик моңнарың, җиз кыңгырау,
Колакта чыңлар һаман.
(Кыңгырау шалтырату)

2.б.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.

1 класс укучыларын классларга озатыйк. Белем бөйрәме тәмам.

Кулланылган әдәбият:

1. Туган Ягым (татарстан гимны).
2. Ачык дәрес газетасы
3.Җырлар китабы
4.”Мәгариф”җурналы.

Интернет ресурслар:
http://belem.ru/
http://vkmonline.com/minusovki/

У вас нет прав для создания комментариев.