- Подробности
-
Автор: Гульнара Кашапова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 6270
Рейтинг: 



/ 5
Максат:
Балаларда игелеклелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Үткәрү формасы: ял көне клубы.
Барышы:
1.... “җыр керсен күңелгә” белән башлана хор
“Игелек елы” дип исемләнгән шигырь сөйләү белән башлана.
Бар дөньяны акка күмеп,
Кыш килде авылыма.
Тагын бер яңа елыңны
Әй, туган як, каршыла!
Булсын ул игелек елы,
Мәрхәмәтле ел булсын!
Кешеләрнең күзенә яшь
Шатлыктан гына тулсын.
Яңа яуган карлар, әнә,
Җирне тагын да сафлый.
Илем буйлап кызу-кызу
Тагын яңа ел атлый.
Кадерле балалар! Сез бик бәхетле, чөнки янәшәгездә газиз әти-әниегез бар. Җир йөзендәге иң кыйммәтле әйберләр дә аларга тиңләшә алмый. Алардан соң әби-бабайлар, туганнар. Әби-бабайларны игътибарсыз калдырмагыз, һәрчак аларның хәлләрен белеп, аларның кәефләрен күтәрегез. “Яхшы сүз - җан азыгы, усал сүз - баш казыгы. Яхшы сүз - җанга рәхәт, яман сүз - җанга җәрәхәт - дигән татар халык мәкальләре бар.
− Ә хәзер тәмле сүз белән, тәмле әйбернең аермасын әйтегез. (Балалар фикере тыңлана)
− Кем күпме тәмле сүз белә? (Әниләренә, әбиләренә тәмле сүзләр әйтәләр)
Молодцы.
2. -җыр Илнара “Әниемә”
−Балалар, Нинди шигырләр, ӘКИЯТЛӘР беләсез игелек кылу турында?
-Әйдәгез әкият күренеше карап китик әле “Өч кыз” әкияте
− балалар күршеләр белән ничек яшисез, күршеләрегезгә ярдәм итәсезме?
Безгә хәзер Муса Җәлилнең “Күршеләр” шигырен Н.Инсаф сөйли
Күршеләр
Күрше белән борыннан
Булмады һич татулык.
Көн саен бер усаллык,
Көн саен бер катылык.
Мин кибәргә кер элсәм,
Ул чыгарып көл түгә.
Мин коймага кар өйсәм,
Ул таратып бетерә.
Быел абзар артыма
Чәчтем кызыл кәбестә.
Күршем инде, билгеле,
Киртә миңа һәр эштә.
Минем кызыл кәбестәм,
Кыяклангач, өлгергәч,
Быел бәлеш ашыйм дип,
Эчкә җылы йөгергәч,
Күршем беркөн базардан
Алып кайтты бер кәҗә.
Оныта алмыйм бу мутлыгын
Аның шушы көнгәчә.
Каһәр суксын, җир йотсын,
Бу өметсез кәҗәне,
Нинди каты кыйнап та,
Җитмәде бит әҗәле.
Һәр көн нилә кунакка
Мут басып тоякларын,
Кыеп, кырып бетерде
Кәбестәм кыякларын.
Бетте бакчам, кырылды,
Һич чара юк каһәргә.
Охшап калды түтәлләр
Бомбаланган шәһәргә.
Хәзер инде ачудан
Кәбестәмне ташладым.
Һәм күршегә үч итеп
Бүре асрый башладым.
Кыйссадан хисса
Беркөн күршем, кәҗәсен
Суеп, кунак чакырды.
Мине түргә утыртты,
Шундый әйбәт, акыллы.
Белмәгәнмен күршемне,
Ул шундый ипле икән.
Бакчам саклый алмадым,
Үзем гаепле икән.
Күрше сөеп күршесен,
Дусларча сүз катмаса,
Юк ачуны бар итеп,
Эчтә бүре сакласа,
Иң начары шул икән,
Тәүбә-тәүбә бу эштән.
Кунак итәм күршемне
Өлгергәч тә кәбестәм.
1943, 4 ноябрь
Күршеләр белән тату яшәгез, ярдәм итешегез, кунакка йөрешегез, яхшылыклар эшләгез... Яхшылыкны кеше күрсен дип кенә түгел, шулай тиеш булганга эшләргә тырышыгыз. Яхшылык эшләгәч, үзеңә дә рәхәт була.
3.Бию башкарыла
Әйдәгез шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек турында мәкальләрне искә төшерик. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, сез азагын әйтегез:
• Олыласаң олыны − олыларлар үзеңне.
• Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
• Үзен-үзе мактаган − агач атка атланган.
• Матурлык − бер көнлек , игелек − мәңгелек.
• Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле.
• Изгелек иткән юлда калмас.
• Игелек итә алмасаң, яманлык кылма.
• Кешегә игелек итсәң – үзеңә булышасың.
Әгәр бер кеше икенчесенә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа рәхмәтен: “Балаларыңның игелеген күрергә язсын,” – дигән теләкләр аша белдерә. Моны сез ничек аңлыйсыз? Әйе, ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Аларның үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәснләре килә. Ата-ана авыр чакларда (авырганда һ.б.) балаларының ярдәмен тойса, шул игелек күрсәтү була.
Игелексез кеше – кешелексез, таш бәгырьле, мәрхәмәтсез кеше.
4.АЛИЯ, җыр бүләк итә.
− Бүгенге бәйрәмдә әйтелгән сүзләр, киңэшләр сезнең истә калгандыр. Дөньяны игелек коткара. Яшәгәндә һәммәбез дә игелек кылырга омтылыйк. Игелек юлында җан җылысы, диләр.
Шигырь “ Изгелек”
Кешеләргә без изгелек эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик изгелек эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакарьлек!
Яшәү безгә авыр булыр иде.
Изгелектән башка.
Шуңа күрә изгелекне эшлик
Без үзебез башта.
Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп.
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт.
Моның шулай икәнлеген
Күпләр Яхшы аңлый.
Тик барыбер изгелекне
Һәркем Эшли алмый.
Барыбыз да изгелеккә мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Изгелекне эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Балалар, без һәр игелекле эшләргә нинди сүз әйтергә тиеш?
-Әйе, дөрес. Рәхмәт сүзе.
Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт” шигырен тыңлап үтик әле.
Беренче рәхмәт
Алсу хәзер зур кыз инде-
Аңа өч тулган.
Алсу бүген абыйсының
Яулыгын юган.
Сабынлаган да яулыкны ,
Чиләккә тыгып
Чайкаган һәм элеп куйган,
Тормыйча сыгып.
Шатлыктан нәни Алсуның
Күзләре яна:
Рәхмәт әйткән моның өчен
Абыйсы аңа.
Мөмкин түгел шатланмаска:
Бит шундый рәхәт
Чын күңелдән эшләп алган
Беренче рәхмәт.
Кеше гомере мәңгелек түгел. Шуңа күрә бер-беребезгә карата ихтирамлы, гадел, мәрхәмәтле , игелекле булып, яхшылыклар гына эшләп яшик.
Ф.Яруллин шигыре тыңлап китик әле :
Ходай безне яраткан,
Төрле җиргә тараткан.
Акыл биргән, тел биргән,
Иман биргән, дин биргән.
Кояш биргән , Ай биргән,
Җир дигән зур табынга
Нигъмәтләрен бай биргән.
Эшләр өчен кул биргән,
Сайлар өчен юл биргән.
Килгән кадәр кулыңнан
Яхшылыклар кыл дигән.
Йомгаклау. Укучылар, еш кына бер дә юкка үпкәлибез, киреләнәбез, кайвакытта өлкәннәргә каршы сүзләр әйтәбез. Әйтәбез дә аны онытабыз. Ә уйламыйча әйткән шул сүзегез белән олы кешене ничек рәнҗетүегезне , аның хәтерен калдыруыгызны, аңа ничек кыен булуын белмисез дә. Еллар үтәр. Сез үзегез дә олыгаерсыз. Менә шул вакыт барысы да берәм – берәм исегезгә төшәр. Әгәр инде хәтер калдырырга өлгергәнсез икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү – үзе бик кирәкле сыйфат.
Өнендә һәм төшендә:
“Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?”
Диңгез әйтә: - Тирәнлек.
Таулар әйтә: - Турылык.
Җир эндәшә: - Юмартлык.
Чык суы әйтә: - Сафлык.
Яшен әйтә: - Кыюлык.
Ипи әйтә: - Олылык.
- Гүзәллек, - диләр гөлләр.
- Иркенлек, - диләр җилләр.
- Нык канат, - ди бөркетләр.
- Биеклек, - ди болытлар,
Һәм шушылар өстенә
Кирәк тагын иң элек
Кешене кеше иткән
Мәрхәмәтлелек , игелек
Шәфкатьлек, изгелек....
Хор “Гади кешелэр”
Кулланылган әдәбият:
З.Мансур “Кырмыска”
Н.Мадьяров “Әби күзлеген эзли”
Ә.Исхак “Беренче рәхмәт”
Татар халык әкияте “Өч кыз”
Муса Җәлил “Күршеләр”
Интернет ресурслар
http://erlar.ru/
http://edu.tatar.ru/
http://kitap.net.ru/