Табигатьнең дуслары булыйк
- Подробности
- Автор: Дильбар Халиловна
-
Категория: Классный руководитель
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1360
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиятова Дилбәр Хәлиловна
Табигатьнең дуслары булыйк.
Катнашалар:
Малай.
Тиен,
Куян.
Аю.
Керпе.
Тылсымия.
Искәрмә. Катнашучылар хәрефләр белән бирелә. Малай – М., Тиен – Т., Куян – К., Аю – А., Керпе - К., Тылсымия – Т.
(Урман аланы. Малай керә).
М. Күпме йөрдем, бер җәнлек тә күрмәдем. Әллә миннән куркып качып беткәннәр инде... бераз суытып та җибәрдеме шунда. Ә-әптчи!
(Тиен килеп чыга): Сәламәт бул! (Малай сискәнеп сикереп куя).
М. Көчкә, бер җан иясе очрар икән.
Тиен: Чикләвек ашыйсың киләме? (Кәрзинен суза). Ал, миндә күп ул.
(Малай керпенең чикләвеген бәреп төшерә): Юк, кирәк түгел. Минем синең койрыгыңны тартып карыйсы килә. (Койрыкны тарта).
Т.Ай-яй-яй! Авырта бит . (Елый башлый).
Малай: Авыртса соң, миңа кызык бит!
Т. Мин сине әйбәт малай дип белгән идем, ә син бик усал икәнсең. (Чыга).
М.Бар, бар! Елак-елак, салпы колак. Тукта! Монда качып торыйм әле, әнә бер Керпе тәгәри.
(Керпе керә).
К-е. Кем ул анда? Агач артында качып утыра? Бел аны, миңа тиясе булма, эләгер үзеңә! (Таягын селки. Малай агач артыннан чыга, кулында рогатка) .
М. Ах, син, энәле түмгәк, мине куркытмакчы буласыңмы? Хәзер мин сине...
(Малай рогатка белән атарга өлгерми кала , Куян йөгереп кереп рогатканы тартып ала).
К. Атма Керпегә, ул минем дустым!.
М. Дустым дисеңме ? Ярар, хәзер сиңа да эләгер. (Куянның колагыннан тарта.)
(Куян елый башлый. Керпе тягын селкеп аны коткарырга килә).
К-е. Тимә аңа! Тылсымия апа синең бу батырлыкларыңны ишетсә, үзеңз эләгә инде. Әйдә Куянкай, киттек.
М. Барыгыз, бар!
(Керпе белән Куян җитәкләшеп чыгып китәләр, Тылсымия керә).
Т-я. Исәнме , егет.
М. Исәнме. чибәр апа!
Т-я. Мин чибәр апаң түгел, Тылсымия апаң булырмын.
М. Тылсымия !? Димәк , тылсым иясе!
Т-я. Ә син, егет, минем урманыма ник килдең?
М. Минме ? Ми-и-ин, ни-и, болай гына.
Т-я. Болай гына булгач, ник минем җәнлекләремә тиясең?
М. Мин, мин, ни-и-и ...
Т-я. Шуның өчен мин хәзер сине бөтенләй телсез калдырам. (Тылсымлы таягы белән малайның баш өстеннән йөртә). Һәр явызлык өчен җавап бирергә кирәк.
М. Мм-м, мм-м.
(Тылсымия китә. Каратэ элементлары күрсәтеп Аю малае керә
Малай агачлар артына ).
А. Мин бу урманда иң көчле аю малае! Мин барысын да җиңә алам. Ләкин җәнлекләрне рәнҗетмим. Безнең урманда закон шундый. (Сагая.) Кемдер бар ахры. Кем ул анда, агач артында? Чык әле монда!
( Куаклар артыннан куркып кына малай чыга).
А. Син кем?
М. Мм-м-м...
А. Син нәрсә сөйләшмәгән булып кыланасың? Мин хәзер сине... ( Малайның өстенә килә).
(Керпе, Куян, Тиен керәләр) .
К-е. Син нигә аңа тиясең?
Т. Син бит урман кагыйдәсен бозасың.
А. Сөйләшмәгән булып кылана ич. Әйтсен үз исемен. Безнең урманга ник килгән?
К. Аны Тылсымия апа телсез калдырды бит.
Т. Җәнлекләргә тигән өчен.
А. Шулаймыни... Алайса әйдә, без дә аны берәр нишләтик.
К-е. ( Бер адым алга чыгып). Юк! Без андый эшкә бара алмыйбыз. Табигать начарлыкка да яхшылык белән җавап бирә.
К. Әйдәгез, Тылсымия апаны чакырыйк.
Бергә . Тылсымия апа!
( Тылсымия керә).
Т-я. Нәрсә булды , дусларым. Ник чакырдыгыз?
Т. Тылсымия апа, бу малайның телен кире кайтарыгыз инде. Ул гаебен аңлагандыр.
К. Без дә шулай уйлыйбыз.
Т-я. Ярар, дусларым, сезнең сүзне тыңламыйча булмас. (Тылсымлы таягын йөртә). Менә булды да. Я, нәрсә диярсең икән ?
М. Җәнлекләр, мине гафу итегез. Мин сезнең алда бик гаепле.
Т-я. Гафу итәбезме аны, дусларым?
Бергә. Итәбез!
( Бергә биеп җырлыйлар).
Бергә. Табигать – ул сихри бер дөнья,
Төрле хәлләр була урманда.
Син монда чын дуслар табарсың
Күңелеңдә яхшылык булганда.
ПӘРДӘ.



