Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
ТР Арча районы Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе

“Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!”





Автор:Самигуллина Ч.М.,
тәрбия эшләре буенча директор
урынбасары

2012-2013 уку елы
“Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!”

Очрашу максаты: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтен таныштыру, хәрби хезмәттә булган ир-егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Кичә барышы:
1. Батырлык … Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган
Күңелләргә-җанга уела торган
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка hәйкәл куясы?
Чорлар жиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек –хәтер кыясы!
Ил өстендә бөтерелеп йөрсә хәвеф-хәтәр
Бу инде батырларча диеп килгән соңгы хәбәр
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең…
Солдат кылган батырлыкка тиңләрлек.
2.Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле бәйрәмебез кунаклары һәм кадерле балалар! Без бүген бирегә «Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!» дип исемләнгән очрашуга жыелдык. Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңгелек булып калган батыр солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһите булып үзләренең хәрби бурычын намус белән үтәгән батыр һәм кыю йөрәкле безнең каршыбызда утыручы ир-егетләребезгә багышлана.
1. Җыр ТРИО “Һәйкәлләргә чәчәк куябыз!”
1. Әфганстан! Бу сүзләрне әйтү белән күз алдына тау-ташлы рәхимсез кояшлы әфган җире килеп баса.
2. Әфганстан! Бу сүзләрне әйтү белән хәтердә 15 меңнән артык дигән сүзләр килеп баса.
1. Әфганстан! Бу дөньяга тормышны дәвам итәргә килгән 15 меңнән артык егет Әфган җирендә ятып калды. Ни өчен?
2. Бүген Татарстан җирендә 260 тан артык ана үз балаларын бүтән беркайчан да күрә алмаячакларына ышанмыйча зар елыйлар. Ни өчен?
1. Күп еллар үтте, әмма ул җирләрдә булган вакыйгалар бүгенгәчә күпләрнең йөрәгендә авыр яра булып саклана.
2. Безнең бүгенге кичәбездә әнә шундый батыр йөрәкле, куркусыз, дөньяга матур тормыш, азатлык китерүчеләр утыра.
1. Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар! Сезне бүгенге –совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәхшәрле көннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булсын.
Алар кабаттан яңармасын, сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын иде. Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүз Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Борһанов Алмаз Әдһәмовичка бирелә.

2.Сезнең өчен җырлый Кадрия Нуриева “Гүзәл җирем”
1. Безнең бүгенге кичәбездә сүз сагыш, моң, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. Шушы елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 24 ел була. Бу көнне дәүләтебез хакына көч һәм сәламәтлекләрен, үз тормышларын биргән кешеләрне искә алабыз, тыныч тормышны саклау өчен теләсә –кайсы минутта әзер торучы кешеләргә ышаныч белән карыйбыз. Ә бит бер авылдан дүртәр, бишәр егетне үз шаукымы астына алган очраклар да бар. Безнең Шушмабаш, Шекә, Илдус, Носы, Ишнарат авылларыннан гына да 11 егетебез Әфганстанда хезмәт итеп, үзләренең хәрби бурычларын үтәп кайттылар.
Менә алар:
Нәбиев Фәнис Мөдәрис улы
Мәгъсумов Нияз Нуриҗан улы
Гобәйдуллин Илсур Гилмулла улы
Закиров Хадис Борис улы
Сиразиев Рүзәл Зөфәр улы
Мөхәммәтҗанов Тәлгать Исмәгыйль улы
Сәмигуллин Зөлфәт Иңгел улы
Мостафин Нияз Нәкыйп улы
Габделхаев Хаҗи Габделһади улы
Шәймарданов Әнис Равил улы
Валиев Рамил Зөфәр улы
2. Күпме генә гомер үтмәсен, сезнең йөрәкләрдәге авыр тойгыларны, сез күргән газап-борчуларны юып төшерү һич мөмкин түгел. Утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булган хезмәттәшләрегез хәсрәте - болар барысы да мәңге онытылмас вакыйгалар.
3. Шигырь - Булат Валиев- Шәүкәт Галиев шигыре “Монысы хәрби сер!”

1.1979 елның 25 декабре көнне көндезге сәгать 3 тә совет гаскәрләре Әфганстан чиген үтеп керәләр. Әфган! Анда безнең 500 меңнән артык солдатыбыз катнаша.
2 . 49985 кеше яралана, 6669 ы гарипләнә, 13833 кеше яу кырында ятып кала, 312 се хәбәрсез югала, 18 е чит җирләрдә кала. Беркемгә дә хәбәр ителмәгән сугыш 9 ел 1 ай һәм 19 көн дәвам итә .
1. Әфганстан! Ун ел буе бу сүз безнең җаннарга тынгылык бирмәде. Күпме кан-яшь түгелде, чәчәктәй гомерләр өзелде. Сынатмадылар безнең егетләр. Аларның берсе дә нинди генә кыен хәлгә калса да кешелек сыйфатларын югалтмады, намусына хыянәт итмәде.Утны- суны кичеп туган илгә кайткач та сынатмый әле алар!
2.Хөрмәтле ветераннарыбыз! Алдагы җырыбыз сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын!
4. Җырлый Адилә Зарипова “Әтиемә”


1. Таулар-кыяларны кичәбез без
Фляга буш, корсак шулай ук,
Ком шытырдый тешләр арасында
Ач буламы солдат? Солдат тук!
Бердәнбер юл - алга, солдат өчен
Чигенү юк! Соңгы сулышта
Тәмугына барып керәчәк ул,
Ватан кушса, әгәр ил кушса…
2. Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш, яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен үтәргә көч тапкан батырларыбыз, сүзне сезгә биреп китәбез.
1.Туган жирдән аерылып, солдат хезмәтенә китеп Әфган җиренә килеп эләккән Нияз абый Мәгъсумовка сүзне бирәбез. Рәхим итегез!
- Нияз абый, үзегезнең Әфган җиренә барып кергәнегезне кайчан белдегез? Сезне анда керергә әзерләделәрме? Үз кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде.
2. Ә хәзер минем сүзне җирлегебезнең әфганчы егете, кайнар нокталарда хезмәт итеп, зур югалтуларны үз күзләре белән күреп, безнең арабызга исән-имин кайткан Мостафин Нияз абыйга бирәсе килә.
- Нияз абый, егетләрнең хәрби хезмәткә чакырып алган көннәре ул еллар өчен иң истәлекле көн дә, шул ук вакытта шомлы хәбәр дә булып тора, чөнки Әфган җиле ул чакта исә иде. Чакыру алганда, кайсы якка чыгып китәсегез билгеле идеме?
Авыр яраларыгызны кузгаткан өчен сездән гафу үтенәбез.
5.Сезнең хөрмәткә җырлый Рөстәм Галимҗанов
1. Әй, солдатлар
Тигез кыю басып,
Үтмәгезче безнең урамнан
Кирза итек, иңбашларда мылтык,-
Артыгыздан калмый оланнар
Яңартмагыз утлы еллар җырын,
Улым үсеп килә, улым...
2. Әй солдатлар , сез атлаган чакта
Тыныч торсын иде шаулы урамнар
Адым тигез, балкый кызыл йолдыз-
Сезгә тигезләнә оланнар,
Һай, күп әле җирдә җәбер-золым...
Улым үсеп килә, улым!
6. Җыр-6 класс-“Тулпар атым”
Хөрмәтле ветераннарыбыз! Бүгенге көнебезнең алсу чәчәкләре, киләчәгебезнең өмет-ышанычлары булган кечкенә дусларыбыз
сезгә булган рәхмәт хисләрен матур бию аша җиткерә.
7. Бию “Барбарики”
1.Ни өчен 4 елга сузылган Бөек Ватан сугышы турында бөтен фактлар диярлек билгеле, ә 9 елдан артык барган Әфган сугышы турында күпчелек кеше бернәрсә дә белми?
2. Бер сугышны да гади халык башламый, әмма бары ул гына канлы күз яшьләре түгә, ул гына югалтуларга, мәңге төзәлмәс җан яраларына түзә.
8.Шигырь-Нургалиева Алия
9. Җыр-4 класс-“Кирәкми безгә сугыш!”
1. Безнең йөрәкләрдә булса икән
Учакларда булган сизгерлек.
“Кара ләлә” булып илгә кайтты
Күпме гомерләрне өздердек.
2. “Кара ләлә” - Әфганстанда һәлак булган ватандашларын илгә алып кайтучы самолетны сугышчылар шулай дип йөртәләр.
Интернационализм, патриотик тәрбия. Нәрсә соң ул?
Үз халкыңны, туган ягыңны ярату, аның тарихын белү, дустыңа бәла килгәндә аңа ярдәм кулы сузу-интернационализмның беренче чаткыларыдыр ул.
10. Сезне сәламли Раилә Сәгъдуллина
Әфганстан!
Шушы бер кирәкмәгән сугыш аркасында күпме гөнаһсыз, әле яшәргә дә өлгермәгән егетләребез иңнәренә автоматларын асып, тау-таш арасына әфган халкының тынычлыгын яклап үз гомерләрен бирделәр. Күпме гаилә ут эчендә яшәде.Күпме ананың газиз баласы өчен кайнар күз яшьләре чишмә булып акты. Шушы сугыш аркасында Татарстан 257 кешесен югалтты, боларның күпмесе үз районыбызның батыр йөрәкле кыю егетләре.
Күпме утлар-сулар кичмәдек без
Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап,
Туган илне, сөю-сагынуларны
Йөрәк түрләрендә генә саклап.
Тарлавыклар, кыя кичүләр
Төштәгедәй хәтерләрдә калды
Газиз гомерләрне кыя-кыя,
Өстебездә үлем уты яуды.
11. Җыр-Ә хәзер батыр йөрәкле, кыю әтиләребезгә булачак ил сакчылары башкаруында “Әтием” дигән җыр яңгырый.
12.Сезне сәламли Эльвира Гобәйдуллина “Рәхмәтлемен ходаема!”
Зур булмаган безнең Арча районында гына да бүген корал тотып шушы илгә кергән, исән-сау чыга алган 110 кеше яши, ә 3 егет чит ят җирдә башын салды.

Типсә тимер өзәрдәй күпме таза, чибәр егетләребез аннан кургаш табутларда кайтып күмелде, күпмесе мәңгелек гарип булып калды. Исән-сау калып, туган илгә әйләнеп кайтканнан соң да егетләребезнең күбесе сугыш яраларыннан, тән җәрәхәтләреннән һәлак булдылар.
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең кемлеге
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне!
1 минутлык тынлык.

1.Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды яп-яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һич беркем дә
Юа алмас аны, юа алмас!

13. Җырлый Фәридә Сөнгатуллина

Кадерле кунаклар, хөрмәтле дуслар! Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләп мәктәбебез яшьләре дәртле биюләрен бүләк итә.
14.Татар яшьләре биюе
1. Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм концертыбыз ахырына якынлашты. Исән кайткан әфганчылар,Чечен Республикасында хәрби бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребез арабызда яши. Алар безнең арада эшли, өйләнә, балалар үстерә.
Төннәрен алар кабат- кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән машиналар яна, дуслары , полкташлары һәлак була.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребезнең дә онытырга хакы юк!
2. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен!
Сугыш уты бер җирдә дә кабынмасын, дөньялар имин булсын. Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.