Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне
Рейтинг:   / 103
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы «Саба кадет интернат-мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне»
(тәрбия сәгатендә куллану өчен)

Миннеханова Дания Әсертдин кызы,
беренче квалификацион категорияле
кадет класслары тәрбиячесе

2013 нче ел
МАКСАТ:
1. Ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү;
2. Аларга игелекле, мәрхәмәтле, игътибарлы, ихтирамлы булу хисе тәрбияләү.

Укытучы:
Яшь буынны укыту, гыйлемле итү белән бергә, анда игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү – укытучының мөһим бурычы. Моны гамәлгә ашыру максатыннан, без әдәплелек турында әңгәмәләр үткәрәбез, телдән журнал чыгарабыз.
Укучылар игътибарына “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” дигән темага телдән чыгарылган журнал эшкәртмәсен тәкъдим итәбез. Ул ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле, мәрхәмәтле, игътибарлы, ихтирамлы булу хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
(Әлеге чарага әзерлек барышында журнал макеты әзерләнә. Аның тышлыгына – тема, беренче битенә – эпиграф, һәр биткә аерым темалар языла. Алар түбәндәгечә булырга мөмкин. Эпиграф:
Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңел көрсенә.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме, башка кешегә?
Темалар:
1. “Олылар сүзе – дөреслек сүзе”
2. “Яхшы сүзләр”
3. “Шифалы сүзләр”
4. “Мәсьәләләр”
5. “Тапкырлык”
6. “Йомгаклау”)
Укытучы:
(Кереш сүз)
Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук, өс бөтен, көнкүреш уңайлыклары, сине ярата торган кеше, җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч булу, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Мәһабәт буй-сын, матур төс-бит, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әмма боларның кадерен белү зарури. Чөнки мул тормышта яшәп тә, иркәләп-назлап кына үстерелгән кеше башкаларга ихтирамсыз булырга да мөмкин. Һәр кеше – үзе бер дөнья. Миһербанлы кешенең йөзеннән нур балкый. Миһербанлы, тәүфыйклы булу – кешегә иң кирәкле сыйфат.
Укучылар! Кешелекнең зарына колак салыгыз, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз. Кешеләргә ярдәм кулыгызны сузарга торыгыз. Яхшылык җирдә ятмас! Башкаларга булыша алуыгызга сөенеп яшәргә өйрәнегез.
Табигать шулай яратылган: эшләгән явызлык үзеңә кире әйләнеп кайтырга мөмкин.
Менә бер мисал:
Бер эшче төшке ашны ашарга ашханәгә керә. Пешекче аңа кичке ашны китереп бирә. Эшче ризасызлык белдерә, ә тегесе исә аңа ямьсез сүзләр яудыра башлый. Ниләр генә әйтми ул арып кергән эшчегә. Берничә елдан әлеге пешекче зур ресторан директоры була. Һәм ул авырый башлый: тамагыннан аш үтми. Ни генә биреп карасалар да, каба алмый, ачтан үлә. Ә бит аның алдында нинди генә ризыклар булмый. Бәлки ул шулай бик күп кешеләрнең рәнҗешләрен алгандыр? Димәк, аңа явызлыгы кире әйләнеп кайткан. Үзеңдә кешеләргә карата ачу, аларны яратмау хисе тойсагыз, ул тойгылардан арынырга тырышыгыз.
Укытучы:
Укучылар ! Менә еш кына бер дә юкка үпкәлисез, киреләнәсез, өлкәннәргә каршы сүзләр әйтәсез. Әйтәсез дә ... онытасыз, ә уйламыйча әйткән шул сүзегез белән сез олы кешене ничек рәнҗетүегезне, аның хәтерен калдыруыгызны, аңа ничек кыен булуын белмисез дә. Еллар үтәр. Сез үзегез дә олыгаерсыз. Менә шул вакыт барысы да исегезгә төшәр. Сез әле яшь. Соңга калмагыз, үзегезнең начар якларыгызны төзәтергә ашыгыгыз. Әгәр инде хәтер калдырырга өлгергәнсез икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү – бик кирәкле сыйфат.
...Менә синең әтиең сиңа ниндидер гозерен әйтә, йомыш куша. Кушканны. Әйткәнне үзеңә зур бәхет һәм мәртәбә санап, җиренә җиткереп үтә.
Синең тәртипсезлекне күреп әниең ничек өзгәләнә. Монысын да мәңгелек итеп исеңдә калдыр, әниең бу дөньядан киткәч тә үкенмәслек булсын. Яхшы бел: олуг табигать законнары бозылмаса, өлкән буын синнән иртәрәк үләчәк. Шомлы тоелыр бу сүзем, бераз куркытыр да. Әмма нишләмәк кирәк, тормыш агышы шундый. Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләр кылуың белән сөендер. Ә ата-ана гүргә кергәч тә сиңа бәхет тели!
Укытучы:
Ә хәзер журналыбызның икенче битен ачыйк. Ул “Яхшы сүзләр” дип атала. Сезгә өйдә яхшылыкка багышланган мәкальләр һәм әйтемнәр әзерләргә кушылган иде. Әйдәгез, хәзер шуларны укыгыз әле. (Мәкальләрне уку, мәгънәләрен ачыклау)
1. Олылык – гәүдәдә түгел, акылда.
2. Олылык зур эшләр булдыру белән генә табыла.
3. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.
4. Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый.
5. Пычрак ярасы китә, күңел ярасы китми.
6. Адәмне адәм иткән – әдәп. Һ.б.
Алга таба шигырьләр укыйлар.
Укытучы:
Ә хәзер журналыбызның өченче битен ачыйк. Ул “Шифалы сүзләр” дип атала.
Укучылар! Әниләргә, әтиләргә, укытучы апаларга нинди матур сүзләр әйтеп була? (кадерлем, сөеклем, яклаучым, бәгърем, матурым, хөрмәтлем, алтыным һ.б.)
Әйе, ниндим матур сүзләр болар. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр бит. Һәр иртәдә – хәерле көн, кичен тыныч йокы тели белегез. Бу сүзләрне ешрак әйтеп шатландырыгыз. Матур сүзләр ишетеп өлкәннәр сезгә елмаерлар, аларның кәефе күтәрелер.
Укытучы:
Ә хәзер журналыбызның дүртенче битен ачыйк. Ул “Мәсьәләләр”дип атала.
Әйдәгез, тормыштан булган вакыйгаларны ачыклап китик әле.
(Укучылар тормыштан алынган ситуацияләрне чишәләр).
1. Бер малай, сагыз чәйни-чәйни, юлны аркылы чыгып бара. Янәшәдән генә кулына авыр сумка күтәргән әби дә атлый. Ә малай күрми дә. Ул малай урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?
2. Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: “Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле, кая гына микән?” – дип эндәшә. Ә бала: “Аптыратма инде, шунда гынадыр”, – ди. Ә дәү әнисе уфылдый-уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?
3. Автобуста бер аягын сугышта өздергән сугыш ветераны басып тора. Ә укучы янәшәсендәге бабайны күреп ала да тәрәзәгә борылып утыра. Урын бирергә уйламый да. Шулай эшләргә ярыймы?
4. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк әйбере бар. Янәшәсеннән диярлек бер малай бара. “Бабай, – ди ул аңа, сезнең бер төргәгегез төшеп калды”. – “Юк, улым, үземдә”, - ди бабай. Ә малай: “Бабай, синең бит биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүрт кенә”. Бабай аңа каршы болай ди:”Улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән”. Ягез әле, укучылар, малай нинди кагыйдәне белмәгән? Аның урынында сез булсагыз, нәрсә эшләр идегез?
(Һәр җавап анализлана, хаталар төзәтелә)
Журналның бишенче бите. Уен “Ярый-ярамый”
(-ма, -мә кушымчалары кушып сүзләр ясыйсы. Мәсәлән, алдама, мактанма, сугышма, сукма, сүгенмә, кычкырма, һ.б.)
Укытучы:
Ә хәзер журналыбызның алтынчы битен ачыйк. Ул “Йомгаклау” дип атала. Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим.
Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? – ди. Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык әшләдем”, - ди. Ә әнисе болай ди: “Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”.
Менә сез дә уйга калдыгыз. Уйланыгыз, укучылар. Начарлык эшләп эзләр калдырганчы, иң яхшысы – начарлыкны эшләмәү. Яхшылыкка ни җитә!
Исегездә тотыгыз:
1. Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.
2. Балалар ата-аналарына чын күңелдән чыккан киңәшлшр бирергә тиешләр.
3. Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр.
4. Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора.
5. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мйгаен аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне – юк.
Без бүген миһербанлык орлыклары “чәчтек” дип уйлыйбыз. Алар уңдырышлы җиргә төшсә һәм шытып чыкса, без бик шат булыр идек. Ул үсентеләрнең җимешләрен күреп сөенергә насыйп булсын!

У вас нет прав для создания комментариев.