- Подробности
-
Автор: Нурзида Шакирова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2897
Рейтинг: 



/ 2
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”
Ачык класс сәгате:
“Шушы яктан, шушы туфрактан без...”
Кл.җитәкчесе: Н.Р.Шакирова
2011-2012, 3нче чирек
Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан без...
План.Сыйныф сәгате өч этаптан тора.
I.Әзерлек этабы.
II.Сыйныф сәгатенең барышы.
III.Эшлекле перспективаны билгеләү.
Сыйныф сәгатенең максаты:Укучыларга кече яшьтән үк мавыгуларны, сәләт һәм белемне исәпкә алып, үзләренә туры килгән һөнәр сайлауга юнәлеш бирү. Туган ягыбызның күренекле шәхесләренең тормыш, хезмәт юлын өйрәнеп, алар үрнәгендә укучыларда хезмәт сөючәнлек, югары әхлак, туган ягыңны ярату хисләре тәрбияләү.
I - Әзерлек этабы
1. Укучылар белән сыйныф сәгатенең темасын һәм үткәрү формасын билгеләү. План төзү.
2. Югары сыйныф укучылары арасында “Һөнәрләр дөньясы” темасына сораштыру үткәрү (анкета).
3. Сораштыруларны диагностика нигезендә өйрәнү.
4. Сыйныф сәгатенә материаллар әзерләү өчен төркемнәр билгеләү.
5. Төрле һөнәр ияләре белән очрашу
6. Сыйныф сәгатен җиһазлау: дәрескә кирәкле һөнәр ияләрен кунакка чакыру, призентация
Җиһазлау: призентация, аудио язма.
II.Төп өлеш.
Сыйныф җитәкчесе: Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! Бүгенге сыйныф сәгатендә туган җирнең җанга якынлыгы, аның гүзәллеге, туган ягыбызда тырыш хезмәтләре белән көн итүче күренекле якташларыбыз турында сөйләшербез.
I.Туган авыл” сәхифәсе (1нче төркем)
Сыйныф җитәкчесе: Әңгәмәне Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә”дип аталган шигыре белән башлыйсым килә.(слайд күрсәтелә)
Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә.
Зәңгәр таңлы,биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Туган як табигатенең гүзәллегенә кемнәр генә сокланмаган, челтерәп аккан чишмәләр җырына кушылып кемнәр генә җырлар җырламаган. Язмыш кушуы буенча чит җирләрдә гомер итүче якташларыбызның кайсылары гына туган якларына кайтырга хыялланып яшәмәгән икән. Туган якның кадерен аңлар өчен чит җирләргә китү кирәк микән? Туган як дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз укучылар, шул турыда сөйләшеп алыйк әле.
Укучы: Минем туган авылым Татар Янтыгы – табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Минем өчен аның кебек матур җир беркайда да юктыр кебек. Авылымны төрле яктан урманнар уратып алган. Аны тиен, төлке, куян, керпе кебек җәнлекләр үз итәләр. Ә авыл халкы анда печән чаба, җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга йөри. Авылыбызда саф сулы Саламат, Ләйсән, Сабантуй чишмәләре яныннан бер узгынчы да битараф китә алмый. Минем өчен туган ягым бик кадерле.
Укучы: Безнең авылыбыз елдан ел матурая. Авыл уртасында зур мәчет тирә-якка нур чәчеп тора. Аның тирәсендә ике катлы урта мәктәп, мәдәният йорты, кибетләр урнашкан. Урамнарга юллар салына, һәр өйгә газ, су кергән.
Туган ягыбызда сокланып туймаслык тугайлар, чишмә буйлары, киң кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек бирә. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, минем күңелемә бик якын. Башка авылларны матур дип мактасалар да, минем өчен үз авылым җанга якын. Якын киләчәктә мин аны бик матур булыр дип күз алдына китерәм.
Укучы: Гүзәл табигатькә, киң күңелле кешеләргә бай минем туган авылым! Җәйләр җитү белән яшәрә, гүзәлләнә, ямьләнә. Авылымдагы һәр сукмак, һәр тыкрык җанга якын. Әби - бабаларым, әти-әниләрем иген иккән мул уңыш бирүче иген кырларына да бай ул туган ягым. Гади, мәрхәмәтле, югын табыштыручы, бары белән уртаклашучы кешеләре белән башка авыллардан аерылып тора безнең авыл.
II.”Һөнәрләр илендә” сәхифәсе.(2нче төркем)
Сыйныф җитәкчесе: Авылыбызда элек-электән үзләренең тырыш хезмәтләре белән көн күрүче кешеләр яшәгән. Безнең әби-бабайларыбызның тормыш юлын барлап карасаң моңа бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Алар һәрберсе гади тормыш рәвеше алып барганнар, көнне - төнгә ялгап намус белән эшләгәннәр, игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр, әти-әниләренә олы хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озатып калганнар. Һәр кешенең нинди дә булса һөнәре булган, һәркем үз тормышы, үз язмышы белән яшәгән.
Укучы: Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы билгеле. Һәр ел саен 25 миллион кеше үзенең эш урынын алыштыра. Шуның 12% эш урынына күпмедер вакыттан соң , яңадан әйләнеп кайта. Күп очракта кеше үзенең яраткан шөгылен күп көч һәм вакыт сарыф иткәннән соң, еллар узгач кына таба. Үзеңә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Бу уңайдан безнең борынгы бабаларыбыз ничек эш иткән соң? Тарих битләренә күз салыйк әле.
Тарихчы: Борынгыдан ук баланы эш-шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгырту ата-ана алдында торган бик җаваплы бурычларның берсе булган. Сайланган һөнәр кешенең сәләт һәм мөмкинлекләренә туры килердәй булырга тиеш дип уйланылган. Хезмәт дөрес сайланган, аңа бөтен күңел бирелгән булса, бәхет кешене үзе эзләп таба. Безнең борынгы бабаларыбыз мәсьәләгә шулай якын килгәннәр. Әлеге таләпләрне исәпкә алып, ата-ана баласына тире иләүче, итекче-читекче, мичче, калайчы, чүлмәкче һ.б. кәсепләрне тәкъдим иткән. Яшьләр һөнәргә остаздан өйрәнгәннәр. Һөнәрсезлек кеше тормышын катлауландырган.
Укучы: Татар халкының “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкале шуның ачык мисалы булып тора. Хезмәт төрен дөрес сайлау – гаять катлаулы һәм җаваплы адым. Һөнәр сайлаганда бабаларыбыз тәҗрибәсе игътибарга лаек, дип саныйм мин. Әйе, вакыт бер урында гына тормый. Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде. Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәр генә кешене бәхетле итә.
III. “Үткәннәргә карап гыйбрәт ал” сәхифәсе.
Сыйныф җитәкчесе: Авылыбызда үзләренең намуслы хезмәтләре белән халык хөрмәтен яулаган кешеләр шактый. Алар арасында сыер савучылар, игенчеләр, укытучылар, балта осталары һәм башка һөнәр ияләре бар. Авылыбызда яшәгән шундый мактаулы һөнәр иясе турында сөйләргә сүзне “Үткәннәргә карап гыйбрәт ал” сәхифәсен әзерләүче төркемгә бирәбез. Укучы:
Кеше гомере тыгыз бер йомгак
Барлык юллар шунда уралган
Сүтә сүтә генә беләсең
Кемгә нинди язмыш юралган.Ф.Яруллин.
Авылыбызда озак еллар фельдшер булып эшләгән Роза апаның тормыш юлы белән кызыксына башлагач, бездә шундый сорау туды.
-Гомер юлын Роза апа кебек матур итеп узу өчен, кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән?
Без шушы сорауга җавапны, Роза апаның гомер юлына күзәтү ясап, табарга тырыштык.
Укучы: Туган җир! Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Һәр кешенең газиз туган йорты, туган авылы, туган төбәге бар. Роза апаның туган авылы Чистай районының Мөслим авылы. Ул 1938 нче елда Мөгелсем апа белән Кыяметдин абый гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә җиде бала: өч кыз, дүрт малай тәрбияләнеп үсә.
“Ниһаять, мин дә мәктәп бусагасын атлап кердем, дип искә ала Роза апа. Бу 1946 ел иде. Якты елмаю белән безне Сания апа Билалова каршы алды. Тырышлыгым аркасында фән нигезләрен бик тиз үзләштердем. Мәктәптә яхшы укыдым, 1-8нче сыйныфларны бары “5” ле һәм “4”ле билгеләренә генә үзләштердем. Аеруча математика, химия, тригонометрия фәннәрен ярата идем. Бу фәннәрне үзләштерү миңа җиңел бирелде. Шуңа күрә мин укытучы булам, дип хыялланып йөрдем. Ләкин язмыш мине башка сукмактан алып китте.”
-Яшьлегем сукмаклары...Гап-гади сукмаклар. Олы юлларны кисеп үткән бу сукмаклар буйлап балачагыма, яшьлегемә кайтам. Меңнәрчә адымнар белән такырланган, ямь-яшел үләнне таптап, туган авылымның ямьле инеш буйларының гүзәллеген тоеп үткән яшьлек сукмаклары... Роза апаның язмыш белән танышуы әнә шул сукмактан башлана.
Укучы: 1957нче елда Роза апа мәктәпне тәмамлагач Минзәлә медицина училищесына укырга керә. 1959нчы елда училищены уңышлы гына тәмамлый һәм направление буенча Татар Янтыгы авылына фельдшер-акушер итеп эшкә җибәрелә.
Шул көннән башлап яшь фельдшерның тынгысыз хезмәт юлы башлана. Ул елларда авылда кеше күп яши. Һәр йорт саен диярлек әби-бабай, әти-әни, өчәр, дүртәр, бишәр бала. Көн дими, төн дими яшь белгеч. Нинди генә көтелмәгән хәлдә дә югалып калмыйча, дөрес карарлар кабул итеп, эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара Роза апа. Шул ук вакытта авыл егете Мухаметвалеев Вагиз белән гаилә корып, каенанасына килен, иренә хатын, балаларына әни дә булырга өлгерә ул. Шулай итеп намуслы хезмәте, тәрбиялелеге белән авыл кешеләренең тирән ихтирамын яулый. Ничәмә - ничә еллар буе авылдашларына икенче гомер бүләк иткән, сабыйларның тәүге авазларына шаһит булган ул. Роза апаның хезмәтенә иң зур бәя- авылдашларының аңа булган ышанычы, хөрмәте.
Укучы: Шәфкатьлелек, гаделлек, игелелек – Роза апаның гомерлек юлдашы булган. Үз эшенең чын остасы иде, диләр аның турында авыл кешеләре. Табибларның борынгы антында “Башкаларга нур чәчеп ян!” дигән гыйбарә бар. Әйләнә - тирәдәге кешеләргә үзләренең шифалы нурларын чәчеп, исәнлек – саулык бүләк иткән шәфкать туташы Роза Кияметдиновна
хезмәтенә күрә хөрмәте буларак Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамоталары, Лаеш үзәк район больницасыннан бирелгән грамоталар гаилә реликвиясендә саклана. Ул җитәкләгән медицина бүлеге күп еллар авыл халкына намус белән хезмәт иткән.
Укучы: Роза апа бүгенге көндә авылыбызның һәркемгә үрнәк булырлык хөрмәтле кешесе, ак әбие. Роза апа хезмәт юлында үз һөнәренең остасы буларак кеше тәнен шифалы кулы белән дәваласа, югары әхлакка ия кеше буларак акыллы сүзе белән яралы җаннарга юл алган. Бүгенге катлаулы тормышта дини гыйлеме, акыллы сүзе белән үзеннән соң килгән буынга үрнәк күрсәтә, яшьләрне туры юлга өнди.
Роза апа!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Матур картлык аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Без иҗат төркеме белән шундый нәтиҗәгә килдек. Роза апаның тормыш һәм хезмәт юлы без яшьләргә үрнәк алырлык. Безгә дә гомер юлын матур узу өчен үз алдыбызга Роза апа кебек югары әхлакка ия булуны, сайлаган һөнәреңне зур тырышлык белән башкаруны , кешеләрне яратуны максат итеп куеп, шул максатка ирешергә тырышырга кирәк.
Музыкаль пауза.
IV.“Нинди мирас калдырасың?” сәхифәсе.(4нче төркем)
Сыйныф җитәкчесе: Авылыбызда хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар бер эштә дә сынатмыйлар. Киң кырларда шаулатып иген үстерәләр, мал-туар асрыйлар, йортларын яңарталар. Авылда әкренләп тормыш рәвеше үзгәрә бара. Бүгенге көндә авылыбыз көннән-көн матурая, зурая.
нәрсәдә? Җир — илнең иң зур байлыгы, чөнки ул кешелекне туендыручы. Шуңа да иген иккән, җиргә хезмәт салган, гомумән, аны кадерләгән һәм тәрбияләгән һәркем үзе дә олы хөрмәткә лаек. Андыйлар рәтенә, һич икеләнүсез, гомер юлында төрле вазыйфалар биләсә дә, язмышын туган ягы белән бәйләп, озак еллар игенчелек һөнәренә тугры калган Рәшит абыйны да кертергә мөмкиндер. Туган якта яшәп, бәхетле булуның сере Бу сорауга җавап табар өчен без Рәшит абыйның тормыш һәм хезмәт юлына күзәтү ясар өчен иҗат төркеме билгеләдек. Хәзер сүзне аларга бирәбез.
Укучы: Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Рәшит абый да — туган җиренең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягының урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары — һәммәсен ул үзе өчен изге бер җир дип саный.
Укучы: Шарапов Рәшит Зиятдинович 1947 нче елның 4 нче январенда Татар Янтыгы авылында Зыятдин бабай белән Асия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1953 нче елны мәктәпкә укырга керә, 1962 нче елны мәктәпне уңышлы гына тәмамлый. 1962-1967 елларны Буа ветеринар техникумында ветеренар һөнәрен үзләштерә. 1967-1970 елларны кызыл армия сафларында хезмәт итә. 1970 - 1975 елларны “Кызыл ялкын” колхозында ветврач булып эшли. 1975 - 1980 елларны партоешма секретаре вазифаларын башкара. 1980 -1982 елларны - «Кызыл Ялкын» колхозы председателе булып эшли.
Укучы: Рәшит абыйның авылны калдырып шәһәргә китеп урнашу мөмкинлеге дә булгандыр. Ләкин ул шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерә алмый. Колхозлар таркалган авыр чорда ул үз өстенә зур җаваплылык алып, крестҗян фермер хуҗалыгы оештыра. Һәм менә 1998 елдан башлап «КФХ-Шарапов Р.З.» крестьян фермер хуҗалыгына җитәкчелек итә.. Ул үзенең тырышлыгы белән авылда шул авыр чорда ничә гаилә башлыгына эш урыны булдырды. Шулай ук терлек – мал асраучы кешеләрне, пенсионерларны терлек азыгы, печән, ашлык белән тәэмин итте. Кулыннан килгәнчә үзенә гозер белән килгән бер кешене дә кире бормый, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Тормыш иптәше Зәкия апа белән үзләре кебек үк тырыш, уңган, игелекле ике кыз үстереп, тормыш юлына озаттылар. Хәзерге вакытта балалар бәхетенә
Укучы: Иген кыры...Тулышып авырайган башаклар кояш нурлары астында алтын төскә кергән. Алар назлап искән җил белән салмак кына чайкалалар. Ниндидер сихри моң тарала. Башаклар җыры...
Без барыбыз да җир кешеләре. Әмма иген кырында башаклар җырын ишетә алган, җиргә тамыры белән береккән, шул җирдән көч алып, аның язмышы өчен борчылып, аңа бар гомерен багышлаган кешеләр сирәк. Рәшит абый Шарапов исә горурланып: “Кайда тудым, шунда гомерем буе хезмәт куйдым”, - дип әйтә ала.
Рәшит абый белән Зәкия апа бәхетле булуның серен - тырыш хезмәттә, гаилә традицияләрен саклауда, туган якны ярату, кешеләрне хөрмәт итүдә күрәләр.
Укучы: Түбәндәге шигырь юллары Рәшит абыйга багышланган сыман.
Яраттым мин җирне үкенгән юк
Туган яктан чыгып китмәвемә
Кояш нуры, хәләл көчем кергән
Амбарларга салган икмәгемә.
Сандугачлар җырын ятлап йөрим
Күбәләкләр куна гөлләремә
Киек казның моңлы тавышлары
Нурлар өсти үткән көннәремә.
Һәр мизгелен олы бәхет саныйм
Җир өстендә үткән елларымның
Оҗмах бакчасында йөргәндә дә
Туган якка карап елмаермын...
Йомгаклау:
Сыйныф җитәкчесе: Татар Янтыгы- матур як. Ачык йөзле кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр яши анда. Һәр кеше, һәр гаилә, һәр нәсел — авылның кабатланмас бер бизәге, матур чәчәге. Туган җир, туган туфрак... Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булган.
Һәркемгә үзенең туган ягы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз. Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп, читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена. Туган туфракның әреме дә, миләше-мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра. Язмышлар ничек язылса да, гомер сукмаклары кайсы юллар белән китсә дә туган нигез, туган туфрак , туган якның кеше күңелендә үз урыны бар. Шуңа һәр кеше туган нигезен кайгыртырга, туган ягының байлыгын, матурлыгын үстерүдә үз өлешләрен кертеп лаеклы хезмәт итәргә бурычлы. Бүген без искә алган Роза апа белән Рәшит абый туган ягыбызны кайгыртуда үз бурычларын үтәгән хөрмәткә лаек шәхесләр.
Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә җанында һәрчак ил гаме!
“Кеше хезмәттән һәм кайгыртудан аерылмаска тиеш. Әгәр дә тормышта кәнагатьләнү хисе кичерәсең килсә, үз хезмәтең белән яшә, чөнки хезмәттән башка канәгатьләнү хисе тумый.“
Каюм Насыйри.
Җыр” Шушы яктан, шушы туфрактан без...”
1.Шушы яктан шушы туфрактан без
Китә калсак үзебез бер якка
Таллар җырлап чишмәләре чыңлап
Өянкеләр елап озата.
2.Шушы яктан шушы туфрактан без
Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер,
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап ,
Таллар җырлап төшкә керәдер.
3.Шушы якта безнең эзләр калсын
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Шул туфракта язсын яшәргә!
IIIэтап - Эшлекле перспективаны билгеләү.
Укучы: Безнең класс сәгате ахырына якынлашты. Бүгенге чыгарылыш һәркем өчен дә файдалы булды дип уйлыйбыз.
Укучы: Киләсе класс сәгатендә безне кызыксындырган һөнәрләр турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Сездән кызыклы фикерләр һәм тәкъдимнәр көтәбез.
Сыйныф җитәкчесе: Бүгенге чарада катнашкан иҗат төркемнәренә, үзләренең һөнәрләре белән авыл кешеләренә шатлык китерүче безгә килгән кунакларга рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да уңышлар, исәнлек-саулык телибез.
Укучылар, сыйныф җитәкчесе бергә: Ә хәзергә сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.
Кулланылган материал:
Шарапов Р.З һәм Садыкова Р.М архивыннан алынган материаллар.