- Подробности
-
Автор: рузиля Гарипова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 6882
Рейтинг: 



/ 5
Аулак өй кичәсе.
Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Зал авыл өе күренеше итеп бизәлә (чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар һ.б. куела)
Кичә барышы.
Укытучы:Исәнмесез мөхтәрәм кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез.
1нче әби: Әйдә, түрдән уз, күршекәем. Менә каз коймагы авыз итәрсең.
2 нче әби: Ай-яй, Хәмдебану абыстай, синең каз түшкәләреңне карап кердем әле. Нәрсә генә ашатып, ул казларыңны болай симерттең? Берсеннән-берсе зурлар, сиезләр, чиста йолкыганнар. Хан табынына куйсаң да йөзең кызарырлык түгел. Ничә баш иде үзләре?
1 нче әби: 26 баш иде. Бик уңдым быел казлардан. Хәзерге яшьләр дә бик җитезләр бит. Кай арада шундый күп казны йолкып бетерделәр, су буеннан юып та алып менделәр.
2 нче әби: Мин дә беркөн өмә үткәргән идем әле. Әйййй, Әхәтләр кызының сылулыгынна, уңганлыгына исләр китте инде.Безнең Салих белән бик пар килгәннәр инде.
1 нче әби:Әйе, шул, бик пар килнәннәр.
Алия: Исәннәрмесез? Хәмдебану әби, җаным, әнә дус кызларым килгәннәр. Ата-бабадан калган йоланы эшләмичә ярамый, диләр.
1 нче әби: Соң, бәбкәм, нишлик?
Алия: Әби, уздырыйк инде аулак өй, кызлар да үпкәләрләр, әбием, ризалаш инде.
1 нче әби: Болай нык сорагач, ата-баба йоласын бозып булмас. Уздырыгыз.
Алия: Менә рәхмәт, әби, бик рәхмәт.
1нче әби: Мин күршедә булырмын. Соңга калсам, матур гына утырыгыз: ярамаган эшләр кылмагыз.
Алия: Ярар, ярар, әбием, без бик тәртипле булырбыз.
Күрше кызлары керәләр.Кул эшләре тотканнар.
Кызлар исәнләшәләр
• Мин күчтәнәчкә чәкчәк алып килдем.
• Мин бавырсак пешердем.
• Ә мин кызлар кып-кызыл алмалар алып килдем.
Алия. Бик зур рәхмәт сезгә кызлар, мин дә коймак пешердем, бәлеш тә өлгерә. Әйдәгез керегез, бераз эшләп алыйк. Кызлар, әйдәгез җырлый-җырлый эшлик әле.
Кызлар. Әйдәгез, әйдә.
Алинә: Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләтәбезме?
Кызлар: Түләтәбез, түләтәбез.
Әмирә: Кая кызлар, сөлгеләр дә әзерләргә кирәк бит.
Алия: Я, кызлар, һәрберегез үзегезгә канатлар алыгыз әле. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез.
Егетләр тавышы ишетелә.
Каз канаты кат-кат булла
Ир канаты ат булла
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң
Сөйгән ярың ят була.
Егетләр:Кызлар, нигә кертмисез инде, ачыгыз!
Алия: Ач булсагыз ашап килегез (көлешәләр).
Егетләр: Ачыгыз тизрәк.
Н.Алия: Ашыкмагыз, авызыгы зашка пешәр. Янчыкларыгызны капшап, берәм-берәм генә керегез.
Илназ: Әссаләмегаләйкем! Кызларыгыз симез булсын! (Кызлар сөлге белән кыйныйлар).
Алия: Кызларыбыз симез булсынмы? Мә ал!
Илназ: Юк ла, казларыгыз симез булсын. Кызларыгыз сылу булсын!
Алия: Егет сиңа ни кирәк?
Илназ: Кара кашлы кыз кирәк.
Алия: Ни эшкә соң ул кирәк?
Илназ: Әнигә килен кирәк.
Алия: Канат сатам, канат сатам, кем ала?
Илназ: Мин алам, мин алам!
Алия: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме?
Илназ: Акчам тулы өй асты, үзем албасты!
Кызлар: Ха-ха-ха.
Алия: Кайда бусага ялың?
Илназ: Мә ал! (Янчыкны югары күтәрә, Алия үрелеп ала.)
Алия: Кер, кал.(канатны бирә)
Барып утыралар.
Н.Алия: Чү, чү, бусага ялың кая? Сиңа, егет ни кирәк?
Искәндәр: Миңа нечкә бил кирәк.
Н.Алия: Ни эшкә соң ул кирәк?
Искәндәр: Ансыз яна яшь йөрәк.
Н.Алия: Егет сиңа ни кирәк?
Искәндәр: Канатлы яшь кыз кирәк?
Н.Алия: Канат хакы йөз алтын.
Искәндәр: (янчыгын югары күтәрә) Ала алган, алсын!
Барып утыралар.
Булат: Казларыгыз симез булсын, кызлар!
Кызлар: Казларыбыз симез, үзебез игез.
Булат: Игезлектән йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр. Бикә булып түрдә утырыр. Кыш җеп эрләр, җәй урак урыр, яз урын җәер, көз мунча ягар.
Алинә: Егет, сиңа ни кирәк?
Булат: Каз мамык ястык кирәк.
Алинә: Казларыбыз мамыксыз,
Кызлар йоклый ястыксыз!
Шуны да белмәгәч,
Йөрмә монда вакытсыз!
Булат: Ай-яй-яй, казларыгыз кыз, кызларыгыз каз, башларыгыз тоз.
Алинә: Канат сатам, канат сатам, кем ала?
Булат: Мин алам.
Алинә: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме?
Булат: Үзем чибәр, акчам җитәр! Тот янчыкны!
Алинә: Ярый, кал!
Башкалар да утырышалар.
Егетләр, кызлар җырлыйлар:
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?
Кызлар кул эшләре эшлиләр.
Алия: Әйдәгез, бераз уйнап алыйк әле.
Башкалар: Әйдәгез! Нинди уен уйныйбыз соң?
Алия: Әйдәгез, йөзек салыш уйныйбыз!
Йөзек салыш уены башлана.Яшьләр тезелешеп утыралар,берәү” Йөзек салучы” була.Ул кулларын кушучлап утырган кешеләрнең барысына да йөзек салып чыга.Йөзекнең кемгә туры килүен берәү дә сизмәскә тиеш.Аннан соң үзе бер кырыйга китеп:”Йөзек кемдә,сикереп чык”,-ди.Йөзекле кеше сикереп торганда ике як күршесенең берсе тотып кала алса,йөзекле кешегә җәза бирелә.Мәсәлән:әтәч булып кычкырырга,ат булып кешнәргә, биергә, җырларга һ.б.ш.
Н.Алия:Әйдәгез,инде “Капкалы” уенын уйнап алабыз.Түгәрәкләнеп басыгыз әле.(түгәрәкләнеп басалар, бер уртада кала.) Уртада калган парларга җәза бирелә.
Алинә: Борыны белән кар алып керсен!
Н.Алия: Яле ,күрсәтегез әле тапкырлыгыгызны.
Булат: Сез дигәндә аяк идәндә.Хәзер алып керәбез аны (чыгып китәләр, аяк киеменең башына эләктереп кар алып керәләр).
Равил:(күкрәк кагып) Күрдегезме безнең егетләрне.
Уен дәвам итә.Уртада калучылрга тагын шундыйрак җәзалар бирәләр. Башыңны түшәмгә тидер!(Бүреген түшәмгә тидереп ала).Елаучының күз яшен сөрт!(Тәрәзә парын сөртә һ.б.)
(Әби кайта.) Я, балалар, күңелле генә утырдыгыгызмы?
Егетләр: Нихәл әби, исәнлекләр ничек?
Әби: Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, йөрим әле әкрен генә.
Алия.Әбием, кайтып та җиттеңмени. Зинһар, ачуланма инде.
Әби. Ярар, ярар, уйнагыз, көлегез. И-и-и-и, безнең дә яшь чаклар бар иде бит... Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк инде.
Алия. Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шул уеннарны. Берәр мөнәҗәт яки бәет әйтсәң дә ярый.
Әби. Я, ярый соң. Менә бер мөнәҗәт тыңлап карагыз.
Килеп кердем өйегезгә, Мәҗлесегез күркәм булсын,
Дога кылдым түрегезгә. Өегезгә фәрештә тулсын.
И Ходаем, иман нуры Догаларым кабул булсын,
Балкып торсын өегездә. Гомерегез озын булсын.
Алия. Әби, син кисәтүләр дә күп беләсең бит, әйт әле берничәне.
Әби. Элек-электән үк иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган.(Ипи ала). Беркайчан да икмәк өстенә әйбер куймагыз. Ипидән өстен нәрсә юк. Ипекәйнең валчыгы да бездән олы, коеп ашамагыз. Менә шулай олылагыз ипине, балакайларым. Ярыймы?
Барысы бергә. Олылыйбыз, әби.
Әби. Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, тавыш чыгар. Олы кешегә үзең башлап сәлам бир.
Рената. Әби, без дә мәкальләр беләбез бит.
Әби. Миңа әйтеп күрсәтегез әле мәкальләрегезне.
Алинә. Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән? (Бер-бер артлы мәкаль әйтәләр)
• Агач җимеше белән, кеше эше белән татлы.
• Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
• Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
• Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
• Эш сөйгәнне ил сөяр.
• Бүгенге эшне иртәгә калдырма.
• Калган эшкә кар ява. һ.б.
Әби. Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.
Алия:Уф,арытты.Инде бераз ял итеп чәй эчеп алмыйбызмы?
Н.Алия:Минем күптән ашыйсым килә инде.
Илназ: Без чәйләп утырмабыз инде кызлар. Мичтәге бәлешегезне култык астына кыстырыйк та без тайыйк.
Егетләр җырлый: Алай итәргә кирәк,
Болай итәргә кирәк.
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп
Кайтып китәргә кирәк.
Алия егетләргә бәлеш чыгарып бирә.Егетләр җырлый-җырлый чыгып китәләр.
Н.Алия:(шаярып күз яшьләрен сөртә) Бигрәк күңелсез булып калды егетләр киткәч.
Алинә: Аның каравы рәхәтләнеп чәй эчәбез хәзер.
Алия: Кызлар,әйдә булышыгыз.(Күңелле музыка башлана.Кызлар чыр-чу килеп өстәл әзерлиләр).
Әмирә: Бигрәк күңелле булды.Рәхмәт инде Алия.
Алия: Ә сезгә күңелле булдымы,ошадымы аулак өй. Ошаса, иртәгә Әмирләрдә аулак өй. Тагын килерсез яме.( Күмәк җыр.”Аулак өй”).