Эчсэн чэй-жанда жэй.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Тема: Чәйдән соң - күңелдә җәй
Максат: Чәй һәм аның үзлекләре белән таныштыру.
Чәй әзерләү, чәй эчү серләренә төшендерү;
Гаиләдә балалар һәм өлкәннәр арасында җылы мөнәсәбәт
тәрбияләү.
Материал: «Гаилә календаре», «Татар халык ашлары» китабы,
интернет ресурс материаллары.
Җихазлау: компьютер, проектор, самовар, чәй макетлары, серверланган чәй өстәле, кибет.
Предметара бәйләнеш: татар теле, әдәбият, әйләнә-тирә.
Әңгәмә планы:
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Уңай психологик халәт булдыру.
2.Уку мәсьәләсен кую.
1 нче бирем. Г. Тукайның «Тәүлек» шигырен уку.
II. Уку мәсьәләсен чишү.
2 нче бирем. Чәйнең сыйфаты белән таныштыру.
3 нче бирем. Чәйне ничек дөрес әзерләргә?
4 нче бирем. Чәй пешерү серләре.
5 нче бирем. Эчемлек каян килеп чыккан?
6 нчы бирем. Чәйнең файдасы.
7 нче бирем. Чәйнең нинди төрләре бар?
8 нче бирем. Кибеттән чәй алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
9 нчы бирем. Уен «Чәй кибетендә»
III. Рефлексив бәяләү этабы.
IV. Өйгә эш.
Әңгәмә эчтәлеге.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укучылар. Яз җитә, кояш көлә, күңелләр күтәрелә.Әйдәгез, без дә бер-беребезгә карап елмаеп алыйк.
2. Уку мәсьәләсен кую.
-Укучылар, тыңлагыз әле мин сезгә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Тәүлек” шигырен укыйм..Шигырьдә сүз нәрсә турында барыр?
... Чәй исләргә төшеп,
Халык эшне ташлыйдыр.
Тәмле - тәмле сөйләшеп,
Чәй эчәргә башлыйдыр.
-Эше беткәч халык нәрсә эшләргә җыела? (Төркемдә киңәшәләр)
Димәк, бүгенге әңгәмәбез нәрсә турында барыр?(укучыларның җаваплары тыңлана).
-Әйе, бүгенге әңгәмәбез чәй турында булыр.
Халкыбызның матур бер гореф – гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү. “Чәйдән соң – күңелдә җәй” ди татар халык мәкале. (Слайд 1)
I. Уку мәсьәләсен чишү.
2 нче бирем.
Ике укучы чәйнең сыйфаты белән таныштыра.
1 нчеукучы. (Слайд2)
Таң атуга җырлый – җырлый табынга менеп кунаклаган самавыр үзе ни тора! Чәй – татарның йөзе. Ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала.
Элегрәк алтын бәрабәренә торган такта чәйләрне әби – бабаларыбыз бик яратып эчкән.
2 нче укучы (Слайд3)
Затлы чәйдә алтынсу – көрән төстәге чәчәк бөреләре күп була. Шул бөреләр чәйне хуш исле, тәмле һәм файдалы итә. Иң югары сыйфатлы чәй, җайдак татарның күн итеге кебек бөрешкән, үгез муены сыман бөдрә, күл өстедәй ялтыравыклы, дымлы җир шикелле сусыл һәм йомшак булырга тиеш.
-Димәк, укучылар, чәй нинди булырга тиеш? (Төркемнәрдә фикерләшәләр)
Нәтиҗә: чәй кара көрән төстә, хуш исле, бөдрә, ялтыравыклы, йомшак булырга тиеш.
3 нче бирем.
Чәйне ничек дөрес әзерләргә?
-Әйдәгез, төркемнәрдә киңәшегез әле. Безгә кунакка корреспондент килгән Ул хәзер интервью ала .I төркемгә сорау:
- Сез чәйне ничек әзерлисез? (төркемнән укучы җавап бирә)
II төркемгә сорау:
-Үзегезнең чәй әзерләү сере белән таныштырыгыз әле. (Укучы сөйләп бирә)
-Кызганыч, күпләр чәйне чыгу куелыгына карап сайлыйлар. Чәйнең сыйфаты төнәтмә төсенә карап билгеләнми. Затлы чәйнең төнәтмәсе кызгылт гәрәбә төстә булырга тиеш. Һәм хуш исле!
Әйдәгез, дөрес итеп чәй әзерләүнең серләрен тыңлап китик.
3нче укучы сөйли (Слайд4)
• Чәйнектәге су кайнап чы¬гуга чәй эчәргә әзер дигән сүз түгел әле.
• Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
• Чәйне пешерер алдыннан чәйнек¬не кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.
• Чәй¬неккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.
• Көн дәвамында кат – кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк.
• Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә; 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычлындыра: 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.
4нче бирем.
Чәй пешерү серләре.
Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.
4нче укучы сөйли (Слайд5)
• Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр.
• Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу- кагыйдә.
• Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.
• Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.
• Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.
• Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.
-Ә без татарлар чәйне ничек пешерәбез? (Төркемдә уйлыйлар)
Укучы җавап бирә,эшләп күрсәтә.Таш чәйнеккә чәй ,су сала.Алдан әзерләнгән каплавыч белән өстен каплап куя.
5 нче бирем.
Эчемлек каян килеп чыккан? (Слайд6)
- Бик күп гасырлар элек, бик-бик күптән инде, Кытай императорына эчү өчен су кайнатканнар. Савытларына чәй куагыннан бер¬ничә яфрак төшкән һәм суның төсе караңгылан¬ган. Аннан бик тәмле хуш ис килгәнен тоеп алган¬нар. Эчеп карагач, гаҗәпкә калганнар. Бу дөнья¬да беренче мәртәбә чәй эчү булган. Димәк, беренче чәй эчү тантанасы Кытайда барлыкка килгән. Ә башка ил¬ләрдә чәй эчәләрме соң? Әйе, эчәләр. Япониядә моның өчен махсус чәй йортлары төзелгән. Ә бездә чәй эчү 1638 елда бар¬лыкка килә. Монголия ханы рус илчесе Василий Старков аша рус патшасына бүләк итеп тартма¬лар белән чәй җибәрә. Рус патшасына чәй бик ошый. Аны башта дару кебек кенә кулланалар. (Слайд 7)
XIX гасырның уртасына кадәр чәй бары тик Кытайда гына үскән. Аны үстерү сер¬ләрен кытайлылар яшереп саклаган. Соңрак чәй куакларын җылы як¬тагы башка илләрдә дә үстерә башлаганнар. Чәй плантацияләрендә биеклеге 1 метрдан артык булмаган куаклар ел дәвамында яшел булып утыралар. Куакның бары тик очыннан гына яшь нәфис яфракларны җыялар. Аннан бу яфракларны киптерәләр, махсус машиналарда аларны бөтерәләр һәм тагын киптерәләр.
6 нчы бирем.Чәйнең файдасы.
Чәйнең нинди файдалы якларын беләсез? (Төркемнәрдә дискуссия).
Укучыларның фикерләре тактага язып барыла.
- Әйе, яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк.
Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.(Слайд
• Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куе¬гыз.
• Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.
• Хәтта күз авыртканда да аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.
• Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә икән.
• Салкын тигәндә, төрле үлән¬нәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.
7нче бирем. Чәйнең нинди төрләре бар? Укучылар, әйтегез әле.Чәйнең нинди төрләрен беләсез? (Җаваплар төрлечә булырга мөмкин. Кара, яшел, бер генә сала торган, вак яфраклы, уртача яфраклы, эре яфраклы).
Бездә кара чәй эчү гадәткә кер¬гән. Кайбер кешеләр яшел чәйне үз күрә. Тагын сары һәм кызыл чәйләр дә була. Бу төрле төстәге чәйләр бары¬сы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре исә чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле.
8нче бирем. Кибеттән чәйне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Базарда һәм кибетләрдә сатыла торган чәйләр арасында иң яхшы сыйфатлы чәй- “Брук Бонд”(Һиндстан).(Слайд 9) Бу эчемлек искиткеч тәмле, хуш исле һәм куе чыга. (Слайд10)
Шулай ук “Липтон (Лондон) һәм “Дилмах”(Һиндстан) чәйләре тәме, сыйфаты ягыннан яхшы. Хиндстанда чәй куагын үстерү хәм игүне бары тик табигый юл белән генә башкаралар. Аларда җиргә ашлама кертү, техник чаралар куллану тыелган. Бу төр чәйләрнең яфраклары тигез, бертөрле һәм бөтерелеп тора. Билгеле булганча, нәкъ менә шундый чәй югары сыйфатлы санала.
Безнең илдә чыгарыла торган “Майский” чәе(Слайд11) дә тәмле, яхшы пешә. Ә менә “Восточный базар” чәеннән кара җимеш тәме килә.Чәй сатып алганда шуңа игътибар итегез: аның кабында штрих- код булырга, еллык срогы күрсәтелергә тиеш. Кабына шулай ук продукциянең кайсы илдә чыгарылуы, нинди фирманыкы, авырлыгы турында рус телендә мәгълүмат язылырга тиеш.(Слайд12).
9 нчы бирем. Рольле уен «Чәй кибетендә».Уен өчен «Кибетче»сайлана.
Әдәплелек кагыйдәләре искә төшерелә.Кибеткә исәнләшеп керә.Кирәк чәен сайлый, матур итеп сорый. Чәй кабы эчендәге сорауга җавап бирә. Кибеттән саубуллашып чыгып китә.
Сораулар:
- Нинди чәй төрләрен беләсең?
- Беренче чәй эчү кайда барлыкка килгән?
- Кайсы саннарны истә калдырырга кирәк?
-Чәйне ничек сайлап алырга?
III. Рефлексив бәяләү этабы.
• Нәрсә турында сөйләштек.
• Нәрсә белдек?
• Нинди нәтиҗә ясадык?
IV. Өй эше.
Өйдәгеләр белән чәй турында сөйләшергә. Кайсы чәйне күбрәк яратып эчәсез белеп килергә.(Слайд13).

У вас нет прав для создания комментариев.