Сценарий Салих Сайдашев
Рейтинг:   / 46
ПлохоОтлично 
Разработка конкурса “Дулкыннар”

(Конкурс внеклассных мероприятий)

Ф.И.О. участника
Исмагилова Гульнара Тагировна- учитель татарского языка и литературы
1 кв. кат. МБОУ “Больше-Фроловская оош Буинского муниципального района“
Телефон: 89274304615 (сот)
8-843-74-3-64-55 (дом)

Почтовый адрес: г.Буинск, улица Исхаки дом 80
422430

“Дулкыннар” бәйгесе.
Пәрдә ачылганда көй яңгырый. Шул фонда алып баручылар чыга, һәм көй барышында сөйлиләр.(1 нче слайд)
1 нче алып баручы.
Иң бәхетле җырлар безнең белән
Яңа юллар салып үтәләр.
Җыр, шигърият сөюче дусларыбыз,
Еракларда сагынып көтәләр.
2 нче алып баручы.
Җырга, моңга сусап яши татар.
Бу сусауга түзеп кара син!
“Карурманнар” тоташтырып тора.
Татар белән татар арасын.
1 нче алып баручы.
Тукайларга сусап яши татар,
“Туган телне”, теле сагына
“Тәфтиләү”ләр тынгы бирми аңа –
Ымсындыра горур чагына.
2 нче алып баручы.
Сәйдәшләргә сусап яши татар,
“Сәйдәш маршы” җанын алкышлый.
“Хуш авылым” белән юлга чыга,
Татар белә, моңнар алдашмый…
1 нче алып баручы.
Исәнмесез, җыр, шигърият сөюче якын дусларыбыз! Бүген “Дулкыннар” бәйгесенә җыелдык. Бу бәйге республикада берничә ел инде уздырылып килә. Быел ул Салих Сәөдәшев иҗатына багышлана. Ә максаты туган ягыбызга, Салих Сәйдәшев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. (2 нче слайд)
2 нче алып баручы.
Димәк, бүген без Салих Сәйдәшев җырларын ишетербез, көйләрен, аңа багышланган шигырьләрне тыңларбыз.
“Сәйдәш моңнары… Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә, иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелең якты омтылышлы уйлар белән тула. Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да яшәүнең мәгәнәсен аңларга ярдәм итә”, - дип язды драматург Риза Ишморат. (3 нче слайд)
Шөкер, алар бар. Күренекле язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт: “Яңа татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кемнәр?” – дип сораганда без: “Беренчесе – Тукай, икенчесе – Сәйдәш дип җавап бирәбез”, - дигән иде. (4 нче слайд)1 нче алып баручы.
Салих Сәйдәшевне белмәгән кеше юктыр. Әйдәгез, аның тормыш юлына күз салыйк әле.
Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 нче елның 3нче декабрендә Казанда туа. Аның әтисе Казанның бер баенда кучер булып эшли. Салих кечкенәдән музыка ярата. Аның беренче укытучысы талантлы музыкант, халык арасында киң таралган “Тукай маршы”ның авторы Заһидулла Яруллин була. З. Яруллин Салихны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә, музыка грамотасы белән таныштыра, халык көйләренә мәхәббәт тәрбияли, иҗат эшенә рухландыра.
1917нче елда Буада татар музыка студиясе ачылгач, хор классы укытучысы һәм думбра оркестры җитәкчесе итеп чакыралар. Биредә 1918нче елга кадәр эшли. (5 нче слайд)
Шигырь. Ренат Харис “Сәйдәш яры” поэмасыннан өзек

2 нче алып баручы.
Күңелләрнең моңга сусаган бер мәле. Әлеге бушлыкны бары тик халыкның күңел сандыгында гасырлар дәвамында сакланып килгән илаһи моң гына тутыра алыр кебек. Әлеге конкурс нәкъ менә әлеге максаттан уздырыла.
Бөек Тукаебыз “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул” дип юкка гына әйтмәгәндер. Арада җәүһәргә тиң, сәләтле кешеләр аз түгел. Бу чара әнә шундый затларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Әйе, безнең төбәк андыйларга бай. Хәзер сүзне әнә шундыйларның берсенә бирәбез. (6 нчы слайд)
Җыр.”Зәңгәр күл”(Гамил Насрый сүзләре, Салих сәйдәшев көе)

1 нче алып баручы.
Салих Сәйдәшев 1921 елда Оренбергка килеп музыка мәктәбендә укыта. 1922 елда Казанда татар дәүләт драма театрында музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшли башлый. 20 нче елларда сәхнәгә куелган “Галиябану” (М. Фәйзи), “Башмагым” (Х. Ибраһимов), “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Ил”, “Кандыр буе” (К. Тинчурин), “Бишбүләк”, “Чын мәхәббәт”, “Наемщик” (Т. Гыйззәт), “Күзләр” (Х. Фәтхуллин) һ.б. спектакльләрдә С. Сәйдәшев музыкасы яңгырый. Аның тарафыннан 20 нче елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе – “Совет Армиясе маршы”. Аның бу әсәрен халык бик яратып тыңлый. (7 нче слайд)
Нәфис сүз. Мәгъсүм Латыйфуллин “Сәйдәшнең бала чагы” әсәреннән өзек.

2 нче алып баручы.
Барыбызга да мәгълүм ки, татарның моң төшенчәсе бер генә телгә дә тәрҗемә ителми. 3 кенә хәрефтән торган әлеге сүз кеше күңеленең халәтен, җырның асылын, җаннар белән җаннар арасында тел белән аңлатып булмый торган хисне үз эченә сыйдырган.
1 нче алып баручы.
Сәйдәш музакасының интонацион байлыгы, ул ясаган зур музыкаль ачышлар бүгенге көндә безгә хезмәт итә, юл күрсәтеп тора. Бүгенге көн иҗатчысы – телиме ул моны, юкмы – үз иҗатында барыбер Сәйдәшкә хас бизәкләр, орнаментлар кулланып эш итә, чөнки чын мәгънәсендә халыкчан композитор булу өчен, халыкның рухи дөньясын белү һәм тою шарт. (8 нче слайд)
Җыр. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Салих Сәйдәшев көе “Дуслык җыры”

2 нче алып баручы.
1939 нчы елны татар музыкасы сәнгате өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте өчен С. Сәйдәшевкә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. С. Сәйдәшев сугыш елларында “Ватан” маршын, Т. Гыйззәтнең “Изге әманәт”, Н. Исәнбәтнең “Мулланур Вахитов” әсәрләренә музыка яза.
Сугыштан соңгы елларда С. Сәйдәшевнең Ә. Ерикәй сүзләренә “Дуслык турында җыр”, М. Садри сүзләренә язган “Дан сезгә, җиңүчеләр” һ.б. җырларын тамашачы яратып кабул итә. Ул балалар өчен дә күп яза: аның “Укырга”, “Ямьле җәй”, “Яшь туристлар җыры”, “Тынычлык турында балалар җыры”, “Укучылар вальсы”, “Зәңгәр күл”, “Безнең әби” кебек җырлары бар.
Милли профессиональ музыка өлкәсендә уңышлары өчен С. Сәйдәшкә “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
Патриот-шагыйрь М. Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җыры – композиторның соңгы әсәре. (9 нчы слайд)
Җыр “Җырларым”.

1 нче алып баручы.
Сәнгать кешесеннән иҗат итәр өчен илһам каян аласыз дисәң, барысы булмаса да 99 проценты мәхәббәт ярдәм итә дияр. Ул сөйгәнеңә, балаларыңа, кешеләргә карата булган мәхәббәт. Ә менә туган җиреңә карата булган хис, арада мәңге югалмый, күңелнең бер почмагында җанны сыкратып тора мөгаен. Бала чактан, күңелгә сеңеп калган туган төбәк гүзәллеге, еллар узгач сагыну катыш моң булып, матур җырларга әверелеп күңеленнән ургылып чыга. Бәлки авыл җирлегендә туып үскән кешеләрнең аеруча моңлы булуы, шуның белән дә бәйледер. Хәер бу әллә ни әһәмиятле түгел, иң мөһиме, бездә андый талантлар бик күп. Хәзер андыйларның берсен сезнең янга чакырабыз. Каршы алыгыз.
(10 нчы слайд)
Шигырь. Разил Вәлиев “Сәйдәш моңы”

2 нче алып баручы.
Салих Сәйдәшев. Замандашларның күңелендә ул: урта буйлы, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле, гаҗәеп ягымлы, җитез, бик йомшак табигатьле, югары мәдәниятле, инсафлы, гади кеше булып сакланып калган. Безнең күңелләргә дә ул кабатланмый торган якты талант, сөйкемле кеше, чын мәгънәсендәге иптәш буларак килеп керде. (11 нче слайд)
Шигырь. Х. Туфан “Якты авазлар”

1 нче алып баручы.
С. Сәйдәшевнең автобиографиясеннән:
- 1900 нче елда Казан шәһәренең хезмәт иясе гаиләсендә туганмын. 13 яшемә кадәр татар мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә укыдым. 1913 елда тәмамладым.
Музыка белән иртә кызыксына башладым, тугыз яшемдә гармун уйный идем. Туганчы ук әтисез калганлыктан, мин башта Әминә апамда тәрбияләндем, аннары, ул апам кияүгә чыккач, Шиһап җизни мине үзенә алды. Ул минем музыка белән кызыксынуымны һәм миндә музыкаль сәләт барлыгын белеп, татарлар бөтенләй диярлек булмаган музыка училищесына бирде. (12 нче слайд)
Җыр. Әхмәт Фәйзи сүзләре, С.Сәйдәшев көе “Совет армиясе маршы”

2 нче алып баручы.
Киләчәккә барган юл өстендә
Яңгырап тора таныш тавышлар:
Адымнарны безнең тизләтәләр
Дәртле җырлар, көчле маршлар!
Канат җәйгән җылы җырга әверелеп
Туган илнең яңа хисләрен.
Әйтеп бирдең, Сәйдәш, дөньяга син
Безнең күңел ниләр сизгәнен.
Нәкъ Тукайча синең, нәкъ Тукайча
Иҗаттагы нигез ташларың:
“Халык – зур ул, дәртле, моңлы, көчле…”
Дигән сүзне эштә расладың.
Җыр. Таҗи Гыйззәт сүзләре, Салих Сәйдәшев көе “Әдрән диңгез”

1 нче алып баручы.
Дәртле, моңлы, кыю авазларың
Мәңгеләште безнең күңелдә:
Син мәгънәви рухи һәйкәл, Сәйдәш,
Миллионнарның күңел түрендә.
Тыңлый-тыңлый үсмер талантларың,
Яңаларның чая авазын,
Чын Тукаен безнең музыканың –
Сәйдәшкәен сагына Казаның.
Киләчәккә барган юлыбызда
Яңгырый синең якты тавышлар.
Адымнарын илнең җиңеләйтәләр
Синең җырлар, синең маршлар. (13 нче слайд)

Нәфис сүз. Әмирхан Еники “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәреннән өзек.

2 нче алып баручы.
Чыннан да композитор иҗатына күз салсаң, күпме җырлар бар. Бу җырларны башкаручы күпме талантлар яши. “Дулкыннар” конкурсы әнә шундый талантларны барлый. (14 нче слайд)
Җыр. Хәбибулла Фәткуллин сүзләре, С.Сәйдәшев көе “Хуш, авылым”
1 нче алып баручы.
Шиһап Әхмеров истәлекләреннән: “Мин аңарда музыкаль сәләт барлыгын, музыканы үзләштерергә омтылуын күрдем һәм, уңайлы шартлар тудыру өчен кулымнан килгәннең барысын эшләргә булдым. Шулай бервакыт бер танышымны очратып:
- Салих өчен пианино яки рояль таба алмассыңмы икән? Кыйммәт булмаса, алыр идек, - дидем. Танышым Салихны белә һәм аны ярата иде. Ул, куанып:
- Салих өчен рояльне җир астыннан да табарбыз, - диде.
Дүрт-биш көн үтмәгәндер, танышым рояль табып, аны безгә китереп тә куйды. Салих өйдә юк иде. Ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдам да:
- Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлында сиңа зур уңышлар телим, - дидем”. (15 нче слайд)
Шигырь. Н. Дәүли “Салих Сәйдәшев пианиносы”

2 нче алып баручы.
Җырны күңел халәтен җиткерү чарасы итеп кенә карау дөрес булмас. Җыр – берләштерү көченә дә ия!!! Дөньяның теләсә кайсы почмагында татар җыр суза. Сүз уңаеннан “Дулкыннар” конкурсы татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә сәләтлеләрне барлаячак. Ә осталар Казанда бер сәхнәдә, чараның Гала концертында очрашыр дип көтелә. Әлеге бәхет кемгә елмаер, анысын вакыт күрсәтер. Ә хәзер сүзне шушы максатка омтылучы башкаручыларның берсенә бирәбез. (16 нчы слайд)
Җыр. “Укучылар вальсы”С.Сәйдәшев көе

1 нче алып баручы.
Фатыйма Камалова истәлекләреннән: “Безне музыкага якынайтырга тырышу белән бер үк вакытта, Салих Сәйдәшев үзе дә артистлар эше белән якыннан кызыксынып йөри иде. Мәгълүм булганча, К. Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәрендә сүзсез рольләрдән торган байлар образлары бар. Бер көнне, пәрдә күтәрелеп, спектакль башланып киткәч, сәхнәдә безгә таныш булмаган бер бай пәйда булды… Сәхнәдәге барлык байлар да дога кылып, кайсы кая утырышып беткәч, әлеге сары сакаллы бай “гыык!” иттереп, - бөтен сәхнәне ярып кикереп куйды. Бөтен тамаша залы шау килеп көлеп җибәрде, кул чаба башлады. Без дә сәхнә артында туйганчы көлеп, пәрдә төшүен түземсезлек белән көттек. Ниһаять, пәрдә төште. Һәм без йөгерешеп әлеге “бай” янына килдек. Килдек һәм, аның Салих Сәйдәшев икәнлеген күреп, тагын да ныграк көлешә башладык. Ә Сәйдәшев, гадәтенчә, тыйнак кына елмаеп, “сакалын” кубарып тора иде”. С. Сәйдәшев композитор гына түгел, талантлы артист та. (17 нче слайд)
Сәхнәләштерү

2 нче алып баручы.
Тылсымлы ай энҗе йолдызларын
Сипкәч, сихри төннең йөзенә.
Талгын гына бер моң агыла.
Өзеп керә күңел түренә
Үзәкләрне өзеп агыла бу моң.
Актарыла сагыш оясы.
Сагышларны кагып күңелләрдән.
Моң сихерен килә тоясы.
Кая агыла, нинди исерткеч көй.
Нигә күңел тула бу көйгә?
Чү! Гармун өзелеп елый түгелме соң.
Тальян моңы җитми күңелгә.
Моңлы гармун, бушат күңелләрне.
Ела! Җырла! Тик өзмә җырыңны.
Моңсыз, көйсез, нурсыз йөрәкләргә.
Кызганмыйча өләш моңыңны.
Гармунда көй. (18 нче слайд)

1 нче алып баручы.
Сәйдәш моңы безгә ана карыныннан ук сеңгәндер. Әниләр, әбиләр, безне “Әлли-бәлли-бәү”ләр белән бергә Сәйдәш моңнарын көйләп, бишекләрдә тибрәтеп үстергән. Сәйдәш безне гомер буе озата бара, рухландыра, күңелгә канат куя. (19 нчы слайд)
Шигырь. Равил Фәйзуллин “Сәйдәш”

2 нче алып баручы.
Кая булган көйләр?
Кая киткән бар моң?
Ыңгыраша күңелем…
Ыңгыраша бар моң…
Татар гармунында
Көйләр әрнеп ята.
Һәр телендә аның
Бер моң төренеп ята.
Уйнап карыйм аны
Халык көйләренә.
Керсен бу көй диеп.
Кеше өйләренә…
Бар дөньяны күмә
Гармун тавышлары.
Күңелләргә керә
Бар моң-сагышлары. (20 нче слайд)
Җыр. “Ямьле җәй” җыры. С.Сәйдәшев көе.

1 нче алып баручы.
Салих Сәйдәшев мәдәни күтәрелеш дулкынында дөньяга килә һәм әлеге күтәрелешкә гаҗәеп зур көч керткән сәнгатькәрләр арасында лаеклы урын тота. Әле үзе исән чакта ук аның музыкасы татар халкы рухына аваздаш булып, үзеннән-үзе автор талантына һәйкәл куйды.
Кызганыч: кеше хәтере үз тарихын озак еллар буе истә тота алмый. Шуңа күрә, аны саклау өчен даими рәвештә билгеле бер эш эшләнмәсә, хәтерләргә ныгытылып барылмаса, ул, һичшиксез, төссезләнә, акрынлап югала башлый.
30-50 нче елларда Сәйдәшев һәм аннан соңгы композиторлар иҗат иткән милли үзенчәлеген саклап калуда юл күрсәтүче йолдыз иде бит. (21 нче слайд)
Шигырь.

2 нче алып баручы.
Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлап, дәртләнеп эшләүче бөек иҗат эшлеклесе, халкыбызның моң чишмәсе булган композитор турында сөйләштек без бүген. Безнең күз алдына татар музыкасын профессиональ югарылыкка күтәргән, фидакарьлек, тәвәкәллек таләп иткән бөек вакыйгалар белән тулы чорның рухын бөтен нечкәлеге белән кабул итеп, шуны иҗатында чагылдыра алган Татартсанның халык артисты, композитор Салих Сәйдәшев килеп басты. (22 нче слайд)
Үз гомере аның бик тиз үтте,
Узган кебек язгы ташкыннар.
Ә җырлары яшәр һәйкәл булып,
Озаграк мәрмәр ташыннан.
Шигырь. Укучы үзе язган шигырь.

1 нче алып баручы. (23 нче слайд)
Бар булганы белән халык җаны
Яшеренгән шушы моңнарга…
…Ятим моңнар, ятим җырлар булмас.
Халык яшәгәндә, ил барда.
Озата бара киләчәккә шулар…
Он(ы)тып буламыни үткәнне?
Заман үзгә, тормыш үзгә, яңа,
Ә чын җырлар иске, күптәнге…(24 нче слайд)
Хөрмәтле тамашачылар, конкурсның иң дулкынландыргыч мизгелләре якынлаша. “Дулкыннар” конкурсының безнең төбәктән 2 нче турга узучы сәләтлеләрнең исемнәрен атаячакбыз. Моның өчен хәзер сәхнәгә мәртәбәле жюри рәисен (яки әгъзасы) (Ф.И.О. ……………….) чакырабыз.

Бүләкләү!!!

2 нче алып баручы.
Җиңүчеләргә алдагы турларда да уңышлар телибез. Безнең төбәк данын якларсыз дип ышанып калабыз. Кадерле дуслар, әгәр дә композитор иҗатын барлау өлкәсендә үз өлешебезне кертә алганбыз икән, без моңа ихластан шат. Сезгә укуыгызда, тормышыгызда уңышлар, бәхет, саулык, тыныч тормыш телибез. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, очрашканга кадәр сау булыгыз.
(25 нче слайд)

У вас нет прав для создания комментариев.