Печать
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Яулыкларда халык тарихы
Сәхнә төрле яулыклар белән бизәлгән.


Ике яктан алып баручылар чыга
1-а.б Җир җиләге төшкән ак күлмәгең
Бала итәк белән чигелгән.
Зәңгәр читле батист яулыгыңа
Болын бизәкләре түгелгән.
2-а.б.Чиккән яулык-яшьлек истәлеге .Анда яз истәлеге дә,җәйге кояш һәм көзге сагыш та,кышкы сафлык та.Анда ничәмә төс,күпме сер!
1-а.б.Әйдәгез,тарих битләренә күз салыйк,бүгенгебезне барлыйк:хатын –кыз күрке-яулыклар турында сөйләшик.
(Талгын гына көй барышында сәхнәгә кызлар чыга.Алар яулык яки шарфны төрле формада бәйләп күрсәтәләр)
2-.а.б.Яүлыкларда татар халкының тарихы да чагыла.Элегерәк безнең әбиләр,әниләр башларына өрпәк(өчпочмаклы яулык) белән тастар(ак киндердән киселгән озынча яулык)бәйләп йөргәннәр.Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән,фабрикада эшләнгән яулаклар киң таралган,ә өрпәк белән тастар кулланылыштан төшеп калган.Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә.Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә:ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп,яүлыкның үзен таратып аркага төшерә,ә бу,элекеге гадәт буенча,баш,муен,арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә.(Сәхнәдә дүртпочмаклап яулык бәйләгән кызлар)

1-а.б.Кызлар исә,хатыннардан үзгәрәк итеп,яулыкның ике очын колак артыннан уздырып,артка чөеп бәйли,бит,муен, иңбашларын капламыйлар.Шул рәвешле,дүртпочмаклы фабрика яулыгы хатын-кызларыбыз арасында киң таралган баш киеме булып китә.Хәзер исә өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар гына яулыкны аркага төшереп бәйли.
2-а.б. 19-йөзнең икенче яртысында ,өс-баш киеменә карап,кемнең кайсы сыйныф вәкиле икәнен әйтергә мөмкин булган.Өстен катлау сыйныф кешеләре киеме хезмәт ияләре киеменнән тукыма сыйфаты ягыннан да,кыйммәтле бизәнү әйберләренең күп булуы белән дә аерылып торган.

(К.Тинчурин”Зәңгәр шәл”,”Американ”,Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрләреннән өзек күрсәтелә)
1.а.б.Яулык,шәлләр халкыбыз җырларында,әдәби әсәрләрдә дә еш телгә алына.Шуларның кайберләрен искә төшерик.
2.а.б.Башыңа япкан ак яулыгың
Яңа яуган кар кебек.(халык җыры)
1.а.б.Яулыкларың әллә синең,
Әллә синең чигелгән (Сибгат Хәким)
2.а.б.Яулыкларым чиктем исәпләп,
Дүрт почмагын пичәтләп (халык җыры)
1.а.б.Ак яүлыгың салып иңнәреңә
Төшләремә көн дә керәсең (И.Газизҗанов)
2.а.б.Ак яулыклар шәл түгел,
Сине яратуым жәл түгел (халык җыры)
1.а.б.Каушап калган нурлы йөзләреңә
Ак яулыгың бигрәк килешә (җыр)
2.а.б.Шул рәвешле бик озак дәвам итәргә булыр иде.Яулыклар язмышы да милләтләр язмышы кебек төрле-төрле һәм кызыклы.
1.а.б.Оренбург шәле үзенең нәфислеге,җылылыгы,йомшаклыгы белән дан казанды.Кемдер аны яратып бәйли,кемдер якын кешесенә бүләк итә. Бары тик күз күреме җитмәс киң Оренбург далаларында үстерелгән кәҗә мамыгыннан гына һәм бары тик Оренбург шәл бәйләү осталары гына тудыра ала бу могҗизаны. XVIII гасырдан бирле дөньяның иң зур күргәзмәләрен бизи Оренбур шәле. (Оренбург шәле күрсәтелә)
Оренбур шәле җылы һәм йомшак
Уйларыма батам, ябынсам
Шул Оренбур шәле кебек мине
Давылларда җылыт яр булсаң.
Җыр”Оренбур шәле”
2.а.б.Петр патша хакимлек иткән чорга кадәр рус хатын-кызлары башларына берет,калфак (колпак) киеп йөрмәгән.Кияүгә чыкканнан соң гына,ханымнар чәчләрен яшерү өчен,кокошник,повойник дип аталган баш киемнәре һәм аның өстеннән шәл яки яулык бәйләгән.
1.а.б.Ә инде кара кайгы килгәндә рус хатын-кызлары кара яулык бөркәнгән.
2.а.б.1920 еллар комсомолкаларын кызыл яулыктан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
1.а.б.”Синий платочек” җырын өлкән буын кешеләренең кайсысы гына белми икән? К.Шульженко башкаруында бу җыр Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга көч һәм рух өстәгән.(Синий платочек җыры, (бииләр)
2.а.б. Чегән,һинд,африка,япон халык киемнәрендәге бизәк-өлгеләр мода осталарын һәрвакыт рухландырды.Мондый бизәкле киемнәрне хәзер көндәлек тормышта кимиләр,ә хәзер авыз иҗаты (фольклор) әсәрләрен башкарганда, сәхнәгә киеп чыгалар.
Шулай да 70-80 нче елларда чегән хатын-кызлары бөркенә торган кара җирлеге зур чәчәкләр б/н бизәлгән яулыкларны яшьләр бик яратып бәйләп йөрде.(Чегән биюе башкарыла)
2нче бит.Павлово яулыклары.Видео күрсәтелә.
1.а.б. Мәскәүдән 70 чакрымнар тирәсе ераклыкта Павлово авылы бар.Ул Вохонка һәм Клязьмя елгалары ярларына урнашкан.Вохон өлкәсе элек-электән сәүдә һәм һөнәрчелек белән дан тоткан. 18нче гасыр ахырына Павлово авылы сизелерлек үсә.Анда 23 крестьян оешмасы була. Артельдә 135 туку станогында 147 эшче эшли.Бугенге көндә “Павлопосад яулык туку мануфактурасы” акционерлык җәмгыятенең товарлары Россиядә һәм чит илләрдә дә билгеле.(Экранда рәсемнәр күрсәтелә.)
2.а.б. Павлопосад яулыклары иң беренче тапкыр 1851 елда Лондонда Бөтендөнья күргәзмәсендә дан казанган.
1.а.б.1852,1865,1870 елларда да бу яулыкларга югары бәя бирелә.1889 елда алар Париждагы күргәзмәдә бронза медаль яулый.
2.а.б.Халыкара күргәзмәдә катнашу-зур җаваплылык,чөнки ул илнең мәдәниятен,зәвыклылык дәрәҗәсен,иҗади көчен күрсәтә.
3нче бит.Ак яулык-күңел көзгесе.
1.а.б. Татар халкы элек-электән ак төскә мәдхия җырлый.Чөнки аклык-пөхтәлек,сафлык билгесе.Беркайчан да кара яулык,кара шәл бөркәнгән татар әбиен күрмәссез.Яшь чагында да ул,чәчләрен икедән үреп,башына ак яулыгын бәйләп йөргән.
2.а.б.Җәй көннәрендә җилдән,тузаннан саклаган яулыклар... Башына ак яулык бәйләгән мөселман хатын-кызларын күреп,җан сөенә,аларга күңелдә соклану хисе туа.
1.а.б.Ак яулыклы татар әбисе!Син барысын да: яхшысын да,яманын да кичердең.Ләкин барыбер изге күңелле булып калдың, ак яулыгыңа тап төшермәдең.Намаз укыганыңны күрәм дә,сиңа сокланам.Тәсбих тотып,илгә иминлек,балаларыңа тәүфикъ теләп дога кыласың.Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле,ак яулыклы татар әбисе!(Намаз уку күренеше күрсәтелә)
4нче бит.Дус яшибез.
2.а.б. Районыбызда төрле милләт халкы яши.Һәрберебезнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре,дини йолалары,милли киемнәре бар.
1.а.б.Татар, рус,чуваш,мордва халыклары,бер-берсенең гореф-гадәтләрен ихтирам итеп,дус яшиләр.Бию.(чуваш)
5нче бит.Әз генә хыял.
1.а.б.Һәр хатын-кызның матур итеп киенәсе килә.Бу-табигый ихтыяҗ.Әлбәттә,сезнең кием шкафында яүлыклар булмыйча калмас.Аны килешле итеп бәйли белергә генә кирәк.Тагын шунысы мөһим:аны бәйләп,кая барасыз:ял итәргәме,эшкәме,бәйрәмгәме,спорт белән шөгыльләнергәме?Яулыкның сыйфатын,төсен,зурлыгын шуннан чыгып сайларга киңәш ителә.
(Сәхнәгә кызлар күтәрелә.Аларның һәрберсе яулыгын заманча итеп,үзенчә бәйләгән.Кызлар берәм-берәм чыгып үзе сайлаган яулык турында сөйли)Җыр
-Чәчкә бу бантны бәйләү бик җиңел.Болай итеп кибеткә барырга яки урамда йөрергә мөмкин.
-Җилкәгә салган шәльяулык киемгә матурлык өсти.
-Мөселман кызлары яулыкны шулай бәйли.
-Тюрбан
-Кыш көне чаңгы шуганда шарф шулай бәйләнә
-Маңгайга төшереп,өчпочмаклап бәйләгән яулык спорт киеме белән генә килешле.
-Грейс-Келли стилендәге яулык безгә 60 нчы еллар модасын хәтерләтә.Ул я бизәксез,я вак бизәкле булырга тиеш.
-Җәйге кызу көннәрдә кояшның эссе нурларыннан саклану өчен,гадәттә гади косынка яки өчпочмаклы яулык бәйлиләр.
-Зур яулыкны теләсә нинди күлмәккә накидка итеп була
-Чалбарга бил каешы урынына да яулыкны кулланырга ярый
1.а.б Әйе,яулыкларда тарих чагыла.Нинди генә чорны карама,нинди генә халыкныңсәнгать үрнәкләрен күзәтмә,һәрберсендә-милли бизәкләр.Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык,татар яулыгы-сафлык билгесе.Ак яулык кебек,күңелләребез дә,хыялларыбыз да керсез,ак булсын!
Ак яулыклар белән бию.Кичә тәмамлана.