Аулак өй - яшьлегем истәлеге.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән Мәйсәрә җыры (С.Сәйдәшев көе) яңгырый.
Сәхнәгә йомышчы малай чыга.
-Әссәламәгаләйкем... Абыстайлар...Абыстайлар...Беренче абыстай...Икенче абыстай...Өченче абыстай...Дүртенче абыстай...Бишенче яшь килен абыстай...
(Ишекне дөбердәтә)
Абыстайлар берәм-берәм чыгалар.
Хәдичә.Нәрсә бар?
Малай.Әни әйтә,хәзер килсеннәр ди ,токмач куера ди.
Хәдичә.Мине генә чакырдымы? Карт абыстаң гына килсен, дидеме?
Мәрфуга чыга.
Мәрфуга .Сине генәдер шул.Сине үзеңне генә әнә зиратка чакыралар ,ди,кабер дә хәзерләнгән,ди
Сабира чыга.
Сабира.Юк инде,алай икәү генә сыйланып йөрмәгез,бу юлы минем нәүбәтем.
Малай.Әни әйтә,барысы бергә,көтүләре белән җыйналып килсеннәр,ди ,аш җитәрлек,ди
Мәрфуга.Яш абыстагыз авыру,бара алмый,дүртенче абыстагыз өйдә юк,башкалары хәзер киләләр диген.
(Фазилә күчтәнәчләр күтәреп килеп керә)
Фазыйлә.Нишләп өйдә булмыйм,өйдә ич мин,өйдә.Менә мин.Ялганлый ул,карт убыр..Барысы да җыналып көтүләре б-н киләләр диген.Син нишләп минем өчен адвокат буласың,нигә мине генә читкә кагасың?
Хәдичә.Соң өйдә юк идең ләбаса.
Фазыйлә.Менә кайттым ич.
Хәдичә.Кайтсаң барырсың.
Фазыйлә.Барырмын шул.Ашыйсым да эчәсем дә бер дә килми.Юри сезгә үч итеп барам...Әни шулкадәр сыйлады үземне,тутырган тавык,пилмән,гөбәдия,бәлеш,ике төрле паштет,акмайга гына пешкән коймак,бал,варенье,чикләвек...Шартлыйм дип торам.
Мәрфуга.Юкка шартламагансың!
Фазыйлә.Билләһи газыйм,шартлыйм дип торам,уф! Хәзер дә көчкә-көчкә тын алам.Уф!Безнең әни ашны бик тәмле пешерә,ишан хәзрәткә дә күчтәнәч алып кайттым.
Сабира.Бу юлы коръәнне мин укырмын.
Мәрфуга.Ай-һай каян килгән мулла кызы!Тот капчыгыңны,минем нәүбәтем.Бу юлы сәдака миңа булыр
Фазыйлә.Коръәнне теләсәгез кайсыгыз укыгыз,анда минем эшем юк,сәдакасы миңа булыр...
Мәрфуга.Коръән ук миңа сәдакасы сиңамыни?!Ай-һай,акыллы баш икәнсең,кем кызы соң син?
Хәдичә.Тагын тотындылар.Наданнар белән надан булыр хәлем юк,сәдаканы үзем алам.
Мәрфуга.Кадалып кит,гүр сәдакаң булсын!
(Төртешә-төртешә өйгә кереп китәләр)
Хәдичә.Галәви,Галәви!
Галәви( чыга).Хәзер.Ни бар.
Хәдичә.(җырлый)Галәветдин,кил,утыр!Йорт буш кала,белеп тор.
Берәм-берәм абыстайлар чыга.
Мәрфуга.Нигә яптың шәлемне,ә үз шәлең жәлмени
Кая сал-сал, карт убыр,шәлсез дә син бик матур.
Сабира. Ниткән эшегез бу тагын,кайсыгызда чапаным
Ник дәшмисең,себерке,ник монысын алмадың!

Фазыйлә. Кәвешемнең сыңарын кайсыгыз кигән тагын?
Синдә ич,әйт,кигәндә нәрсә генә карадың!

Хәдичә. Төпсез,тузган әрҗәләр,юк өчен әрләшәләр
Килбәтләрен күр инде,нәкъ кысыр,мут кәҗәләр.
(Хәдичәдән башкалары борылып,пыр итеп китәләр)
Хәдичә.Туктагыз дим,мине көтегез.Кеше көлдереп киек казлар кебек таралышып йөрмик.Галәветдин, төшендеңме?
Галәви.Хәзергә юк әле.
Хәдичә.Туңбаш,Мәйсәрә өйдә ялгыз кала.Ишекне яхшылап биклә,ишан хәзрәтнең әмере шундый.Йә,әйдәгез инде.Юк,туктагыз.
Юл уң булмас...,дога кылыйк утырып.(Китәләр)
(Йөгереп кызлар керә).
Мөнирә.Кызлар ,абыстайлар ашка китте,әйдәгез бераз уйнап ,ял итеп алыйк.(кул эшләре б-н утыралар).
Беренче кыз.Кызлар,җәен урманда ничек күп итеп җиләк җыйган идек.
2 кыз.Әй кызык булган иде...
1-кыз.Җиләк җыйдым чиләккә...
2-кыз.Берсен аттым...
3-кыз.Берсен каптым...
Мөнирә.Яна торган йөрәккә!Эх,кызлар,йөрәк чынлап яна икән ул!Әллә ни булды,акылдан язам ахыры!
1-кыз.Акылсыз кызны бер егет тә яратмас.
2-кыз.Әй.акыл егетләргә генә кирәк бит ул!
3-кыз.Ни сөйлисез,без бит әле яшьләр
Мөнирә.Теләсә ни әйтегез,мин гашыйк булдым!
Сикереп торалар.
Кызлар.Гашыйк булдың?
Мөнирә.Гашыйк булдым!
1-кыз.Кемгә?
2-кыз.Хыялда?
3-кыз.Кинода?
1-кыз.Вахитка?
2-кыз.Заһитка?
3-кыз.Шәһиткә?
Мөнирә.Юк!
Кызлар.Әйт инде,яшермә!
Мөнирә.Сер булып калсын!
1-кыз.Ул узе беләме?
Мөнирә.Белми шул,кызлар!
3-кыз.Канатлана башлаган яшьлекнең җилкенүе.
Мөнирә.Кызлар,бу шаяру түгел,мәхәббәтнең үзе.
1-кыз.Минем дә гашыйк буласым килә,Мөнирә!
2-кыз.Әйт,ничек гашыйк булырга?
3-кыз.Ни ул мәхәббәт?
Мөнирә.Ни ул мәхәббәт?Үзем дә белмим
Һичбер сәбәпсез шатланам,көләм
Сабый баладай дөньяга туам...
1-кыз.Әтиең Сафа абзый ишетсә,үтерә бит!
2-кыз.Үтерде ди...Аның да яшьлеге булган бит.
3-кыз.Мондый җилкенү бала йөрәктән
Килер дә китәр,сызлар да бетәр
Утлар да сүнәр,бозлар да китәр,
Исең китмәсен,узар да китәр.
Мөнирә,син урманда бик матур җыр җырлаган идең,әйдә шуны җырла әле.
Мөнирә.Нинди җыр иде соң әле ул?
1-кыз.Адаштым дигәнме шунда.
Мөнирә җырлый.Җиләккә дип барган идем
Юри генә адаштым
Сине күргәч телсез калдым
Адаштым дип алдаштым
Кызлар,әйдәгез йөзек салыш уйныйбыз.
Кызлар.Әйдәгез,әйдәгез.(Уйныйлар,йөзек Йөзембикәгә чыга)
1-кыз.Нишләтәбез?
2-кыз Биесен!
3-кыз.Юк-юк,чәй куярга су беткән, чишмәгә барып кайтсын.(Йөзембикә чиләк-көянтә алып суга китә)
(Дилбәр белән Мәйсәрә алгарак килеп сөйләшәләр)
Мәйсәрә.Кара әле ,Дилбәр,кешегә әйтмәсәң мин сиңа бер сер сөйлим.
Дилбәр.Ни эшләп әйтим,Алла сакласын!Сүз ташып йөрергә мин чулак Фатыйма түгел ич.
Мәйсәрә.Әйем,әйтмим,кешегә сөйләп йөрерсең.
Дилбәр.Билләһи сөйләмим.Сөйләр булсам телем корысын.
Мәйсәрә.Сөйләмәссеңме?
Дилбәр.Юк дим бит инде!
Мәйсәрә.Менә алайса,теге Америка профессоры бар бит әле,әйеме?
Дилбәр.Йә-йә
Мәйсәрә.Ләкин,зинһар,кешегә әйтмә.Әткәй мине шул профессорга кияүгә бирә.
Дилбәр.Ә профессор ризамы соң?
Мәйсәрә.Нәрсәгә?
Дилбәр.Сиңа өйләнергә.
Мәйсәрә.Әй ябалак,әйтәм ич, зур придан белән дип.Әти әйтә,акча барысын да эшли,ди
Дилбәр.Карале,Мәйсәрә,син аңар кияүгә чыкма.
Мәйсәрә.Нигә?
Дилбәр.Ул бит сине ата-анаңнан,кардәш-кабиләңнән аерып әллә кая алып китә.
Мәйсәрә.Ә китсә ни?Әти әйтә,ел саен бер кат үзегез күрешергә килерсез,диБер кат үзебез барырбыз ди.Аннан ул тора торган Америка каласында большевиклар да юк икән.Автомобильләрдә генә йөриләр ,ди.Шулай булгач,кызыктым шул...Алтын-көмеш,энҗе дә бик арзан ,ди.Берлиант шул Америка каласыннан чыга икән...Икмәк урынына анда шиколад кына ашап торалар,ди.Шиколад анда тауда усә икән.
Дилбәр.Теләсәң ни эшлә,үзеңне анда чукындырсалар,соңыннан үкенерсең дә кире кайтмас.
Мәйсәрә.Нишләп чукындырсыннар?Әти әйтә,әгәр дә ди,шул профессорга барсаң,ди,ни теләсәң дә кызганмам,ди.Әбәзиян сак тектерермен,ди.
Дилбәр.Әбәзиян маймыл була бит ул!Маймыл тиресе киеп йөрерсеңме?
Мәйсәрә.Әбәзиян нишләп маймыл булсын?Мех ул,бик кыйммәтле мех!Әй,мескен шуны да белмисеңме?Маймыл булса кем кияр иде соң аны? Әбәү,маймыл тиресе кияргә!
Дилбәр.Син ул Американың кайда икәнен беләсеңме соң?
Мәйсәрә.Хаҗдан да ерак тугелдер әле.Әнә кешеләр хаҗдан да кайталар.Әти әйтә,сез мина Америка каласыннан вагонлап-вагонлап мал җибәрәсез ди.Мин аны монда сатармын,җик күп кенә акча булгач,алтынга әйләндереп,үзем дә сезнең яныгызга торырга Америкага күчәрмен,ди.Шулай булгач,нишләп риза булмыйм?!
Дилбәр.Анда аның хатыны бар ,ди.Көндәш өстенә сине алмакчымыни?
Мәйсәрә. Булса,мин аны баргач та куып җибәрермен.
Дилбәр.Хәер,теләсәң ни эшлә.Мин синең урыныңда булсам,әллә нигә дә аңар кияүгә чыкмас идем.Монда бит сине теләсә кем алыр.Үзең матур,узең укыган...
Мәйсәрә.Кем укыган,минме?Мин бернәрсә дә белмим.Валлаһи,басканны көчкә таныйм.Байлык булгач,укуның нигә кирәге бар?Ярлы кешеләр берәр җирдә хезмәт итеп тамак туйдыру өчен укыйлар бит.Ә миңа ул нигә?Чү,безне тыңлап торалар бугай.(Китәләр)

Су буе куренеше.Яшь Әлмәндәр басма өстендә утыра.Йөзембикә су алырга килә,Әлмәндәрне күрми.
Әлмәндәр.Йөзембикә...
Йөзембикә.Кем ул?
Әлмәндәр.Мин бу,Й-ә,Ә-р.
Йөзембикә.Басма өстендә нишләп утырасың,Әлмәндәр?
Әлмәндәр.Айны саклыйм.
Йөзембикә.Айны?Аны урлыйлармыни?Ул бит еракта,аңа кемнең буе җитсен.
Әлмәндәр.Җирдәге айны.Иңбашларына көянтә-чиләк аскан айны саклыйм,Й-ә.
Йөзембикә.Әллә минеме?
Әлмәндәр.Син аймыни?
Йөзембикә.И,хәсиятсез.Кит,юл өстендә утырма.
Әлмәндәр.Китмәсәм,нишләтерсең.
Йөзембикә.Суга төртеп төшерермен.
Әлмәндәр.Аннары тартып алырсың да бауга элеп киптерерсеңме?
Йөзембикә.Тиледер син,әйеме?Төнлә берүзең басма өстендә утырасың.
Әлмәндәр.Син дә берүзең чишмәгә килгәнсең ич.Төн дип тормагансын.
Йөзембикә.Көндезләрен вакытым юк.
Әлмәндәр.Минем дә вакытым юк.
Йөзембикә.Минем әти сине мактый.Ун кеше өчен эшли, ди.Печән чапканыңны карап торган.
Әлмәндәр.Алай булгач эш пешә икән.
Йөзембикә.Нинди эш?
Әлмәндәр.Сина яучы җибәрсәм,әтиең ык-мык килеп тормас.
Йөзембикә.Минем әти яучыларны яратмый,кызларым үзе теләгәннәргә барсыннар,ди.
Әлмәндәр.Алай булгач,бигрәк җайлы.Көзгә туй ясарбыз.
Йөзембикә.Мин сиңа барырга җыенмыйм да.
Әлмәндәр.Нигә?
Йөзембикә.Син әллә нинди.Сиңа ышанып булмый.Син авылдагы бөтен кызга күз кысасың.
Әлмәндәр.Аның хәйләсе бар,Йөзембикә.Бүтән кызларга мин күз кыскан булып бер күзем б-н генә карыйм,сиңа ике күземне тутырып карыйм.
Йөзембикә.Миңа ник алай карыйсын?
Әлмәндәр.Бүтән кызлар сарык кебек.Үз күләгәләреннән үзләре куркып өерләне б-н йөриләр,син берүзең кәҗә кебек,берәүгә дә исең китми,туры басып урамның уртасыннан йөрисең.
Йөзембикә.Әти шулай өйрәтә.Ходай ир балалар насыйп итмәгән,кызларым җебегән булмасыннар ди.
Әлмәндәр.Шуның өчен сине ирдәүкә диләрме?
Йөзембикә.Әйтсеннәр,исем дә китми.
Әлмәндәр.Кил,минем янга утыр,Йөзембикә.
Йөзембикә.Ник?
Әлмәндәр.Су анасының чәч тараганын күзәтербез.
Йөзембикә.Кешеләр күрсә...
Әлмәндәр.син курыкмыйсың ич.
Йөзембикә.Мин үзем генә булганда курыкмыйм.
Әлмәндәр.Берәресе сүз әйтеп карасын,җиде бабасына иман шарты укытырмын...Нигә көләсең?
Йөзембикә.Син усал түгел.
Әлмәндәр.Сиңа усаллар кирәкмени?
Йөзембикә.Кирәкми,усаллар кирәкми(утыра)
Әлмәндәр.Ай нигә якты,Йөзембикә,беләсеңме?
Йөзембикә.Белмим,Әлмәндәр.
Әлмәндәр.Болытлар ышкылып йөреп шулай ялтыратып бетергәннәр аны.

Йөзембикә су алып кайта.
Йөзембикә.Кызлар,Кыз-лар,егетләр кил-ә-ә-ә!
(Кызлар чыр-чу киләләр,өс-башларын рәтлиләр)
1-кыз.Кызлар,егетләрдән бусага ялы түләтәбезме?
Кызлар.Түләтәбез,түләтәбез.
Мөнирә.Кызлар,җебеп тормагыз,акчалары булмаса кертмибез!
Егетләр.Кызлар,кертегез инде.
1-кыз.Берәм-берәм керегез.(егетләр керәләр)
Фатыйма.Сиңа егет кем кирәк?
Исмәгыйль.Кара кашлы кыз кирәк.
Фатыйма.Ни эшкә соң ул кирәк?
Исмәгыйль.Әнигә килен кирәк.
Сәрвәр.Сиңа егет кем кирәк?
Исмәгыйль.Миңа нечкә бил кирәк
Сәрвәр.Ни эшкә соң ул кирәк?
Исмәгыйль.Ансыз яна яшь йөрәк
Фатыйма. И-и өтек карга.Буш кул салма кызларга!Акчаң кайда?
Исмәгыйль.Акча сезгә кирәксә,менә ул тулы кесә.(Акча бирә)

Кара-каршы җыр әйтешәләр.
Егетләр.Челтәр элдем читәнгә
Җилфер-җилфер итәргә
Без килмәдек буш китәргә
Килдек алып китәргә
Кызлар.Алын алырсыз микән
Гөлен алырсыз микән
Урталарга чыгып басып
Кемне алырсыз икән
Бергә.Алларын да алырбыз
Гөлләрен дә алырбыз
Күңелебезгә кем ошаса
Шуны сайлап алырбыз.
Күмәк татарча бию.
Йөзембикә.Уф,мин арыдым.Башка уен уйныйк әле.
1-егет.Алайса,җырлыйк.
Хор.”Җыр керсен күңелгә”(Лилия Муллагалиева җыры)
Кичә тәмамлана.

У вас нет прав для создания комментариев.