«Ап – ак карлы кышны яратам»
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Литература
-
Опубликовано 16 Январь 2025
-
Просмотров: 4512
|
Ф.И.О. ученика |
Класс\дошкольник |
Школа\садик |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
Название работы |
|
Гатина Гульфия Гайнулловна |
воспитатель |
МБДОУ Алексеевский детский сад №1 «Ромашка» Алексеевского муниципального района РТ |
Гатина Гульфия Гайнулловна |
Сочинение о зиме |
«Ап – ак карлы кышны яратам» |
Инша
“ Ап – ак карлы кышны яратам”
Нинди матур минем туган ягым! Һәр фасыл үзенең матурлыгы белән килә дә җитә. Ямьле җәйдән соң матур алтын көз җитә. Көз белән сокланганнан соң, минем яраткан ел фасылым, кыш ае килеп җитә.Мин кыш айларын аеручада яратам. Әллә инде кыш аенда дөньяга килгәнгәме, әллә инде ап – ак карлы кышны шулай яраткангамы. Белмим, ләкин кышны мин бик яратам.
Менә инде тагын туган ягыбызга ап –ак тун киеп кыш ае килде.Бар дөнья ап – ак кар белән капланды.Урамда шундый матур, күңелгә рәхәт, саф һава. Әкрен генә җиргә ябалак – ябалак кар ява. Мин һәр ел саен ак мамыктай ап – ак кышны сагынып көтәм. Бигрәк серле бит ул кыш ае. Шуннан ялтырап кояш чыга, көн бик суык була. Шуннан әллә каян кар- бураннар тотына. Зур кар өемнәре барлыкка килә.Әле дә хәтеремдә, бала чакта әти – әниләргә өйдәге эшләрне булышканнан соң, зур чаналарны алып тау шуарга барганым. Бергәләп күршедәге малайлар, кызлар белән шулай күңел ача идек.Бигрәк күңелле мизгелләр булган икән ул чакта. Кар бөртекләренең җиргә төшкәнен күзәтергә ярата идем.
Бер елны әтием, энем һәм мин кардан зур тау ясадык. Энем белән әтием кар ташыдылар, ә мин өйдән салкын су алып чыгып сибеп тордым. Әтием тауга җиңел күтәрелү өчен, зур баскычлар ясады.Тау әзер булгач, дусларыбыз безнең капка төбенә җыелдылар. Бергәләп, узыша – узыша тауга менеп тау шудык.Әле хәзер дә шул вакытларны сагынып искә алабыз. Көн салкын булса да, өши башласак та өйгә керәсе килми иде. Йөгерә – йөгерә, узыша - узыша тау шуып, кышның һәр мизгеле белән соклана идек.
Кышкы табигатьне күзәтергә яратам. Суык көнне үзләренә азык эзләп очкан кошларны күзәтәм.Тормыш иптәшем белән бакчабызда алар өчен аерым җимлекләр ясап куйдык. Кошларга ипи валчыклары, көнбагыш, төрле ярмалар чыгарып салабыз. Ашагыз кошкайлар, ашагыз дускайлар, - диеп сыйлап керәбез.
Ял көнендә җимлеккә очып килүче кошларны күзәтергә яратам. Шундый матур кошлар очып килә. Алар турында төрле китаплардан мәгълүматлар укыйм. Кошлар тормышы турында бик кызыклы язмаларга тап булам. Тәрбияче булып эшләгәч, эшемдә тәрбияләнүчеләремә кошлар тормышыннан кызыклы хәлләр турында сөйлим. Алар бик кызыксынып тыңлап торалар. Кайткач әти – әниләренә кошлар турында ишеткән яңалыкларын сөйлиләр.Алар да матур итеп җимлекләр ясап алып килделәр.
Песнәкләр, чыпчыклар, карабүрекләр, күгәрченнәр. Нинди матурлар! Миңа песнәкләр ошый. Алар бик хәрәкәтчән кошлар, бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга яраталар.Ботакта атыналар. Иң нечкә ботакта да асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын, очлы тырнаклары ярдәмгә килә. Кыш көне аларга бик кыен.Шуңа күрә балалар белән аларны ашатабыз, аларның очып килеп җим ашауларын күзәтәбез.Балалар да матурлыкны күрә белергә, кошлар турында кайгырырга өйрәнделәр. Ап – ак карлы кышны алар да ярата башладылар. Мин бик шатландым.Төркемебездә балалар белән “Ап – ак карлы кыш килде” дигән темага рәсемнәр ясадык. Бисердан ак каен агачын күмәк эшләдек. Җепләрдән песнәкләр, кызылтүшләрне ясадык.Балалар белән шулай бергәләп күңелле итеп вакытыбызны үткәрәбез. Кыш аеның матурлыгына сокланып урамда саф һавада йөреп керәбез. Кышкы табигать артыннан күзәтәбез. Минем кебек алар да кыш аен яраталар. Ап – ак карлы дәвам итсен, илебездә тыныч булып , шат яшәргә язсын!



