1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен КТП
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
“15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

РАСЛАНДЫ
1 нче номерлы педагогик
киңәшмә беркетмәсе
28 нче август 2012 нче ел
Мәктәп директоры
______________ Якупова Е.Н.
28 нче август 2012 нче ел
322 нче номерлы
боерык белән гамәлгә кертелде.

1 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән
эш программасы
(уку елына - 99, атнага 3 дәрес)
Төзүче: 2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Ринат кызы

КИЛЕШЕНДЕ КАРАЛДЫ
Директор урынбасары 1нче номерлы МБ утырышы беркетмәсе
_____________ С.М. Абдуллина 28 нче август 2012 нче ел
МБ җитәкчесе___________Ф.Д. Хәсәнова

2012

Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008 ел.
2.“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. 1-11 нче сыйныфлар.Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.
3.Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әлифба, Казан, “Мәгариф - вакыт” нәшрияты, 2012 ел;Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Татар теле, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел.
4. МАГББУ “15нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2012\2013 нче уку елына укыту планы.
Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:
1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
2. Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру:
а) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;
ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.
3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
4.Телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру.
5.Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.
1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү күздә тотыла.
Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим ителәчәк.
“Телдән әзерлек” чоры өчен сүзләр үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк. Кайсы дәрестә ничә һәм нинди сүз өйрәнүне балаларның тел белү дәрәҗәсеннән чыгып карау бурычы тора.
“Әлифба” чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзетү күз уңында тотыла.
Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.
Әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә халык педагогикасы җәүһәрләреннән файдалану, төрле җырлы-биюле уеннар уйнау уңай нәтиҗәләр китерүе дә максат итеп куела.
Мәктәпнең укыту планы буенча эш программасы 99 сәгать исәбеннән төзелде. 1 Г сыйныф үрнәгендә.

Программаның эчтәлеге

№ Бүлекләр, темалар Сәгать саны Темага караган төп төшенчәләр, сүзләр, сүзтезмәләр БСҮ Сүзлек диктанты Диктант
1. Телдән әзерлек чоры 29 Темалар буенча бирелгән сүзләрне кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белү.
Танышу 2 Малай,кыз, исемем, исеме, утырыгыз, мин, син, ул, минем,синең, аның, миңа, сиңа, аңа; бу кем, ничек, ничә;алты, җиде, исәнмесез, исәнме, сау булыгыз, рәхмәт, әйе, юк, бар,ә теркәгече;- мы,-ме кисәкчәләре.

Танышу





Безнең мәктәп (сыйныф) 4 Мәктәп,сыйныф, бүлмә, укучы,укытучы, акбур, карандаш, ручка, китап, дәфтәр, пенал, сумка, дәрес, рәсем, стена, шкаф, парта, тәрәзә, урындык, чүпрәк, такта, ишек, өстәл, утыра, басып тора, укый, яза, ясый, җырлый, сорый, җавап бирә, тыңлый,карый, ала, бирә, бара, керә ,эшли, безнең, сезнең, аларның,нәрсә, кая, кайда, нинди, нәрсә белән, кемнең, нишли, зур, кечкенә, бер, ике, өч ,дүрт, биш.

Безнең мәктәп (сыйныф)


Безнең гаилә 3 Гаилә, әти, әни, бабай,апа, энем, сеңлем,табиб, инженер, шәфкать туташы, сатучы, бала караучы, тегүче, төзүче, өй, йорт, ята, тора, йоклый, ял итә, кайчан, бүген, иртәгә, көндез, таза, ябык, алты, җиде, сигез, тугыз, ун.
Безнең гаилә




Ашамлыклар 2 Аш, ботка, токмачлы аш, чәй,икмәк, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, бавырсак, сөт, май, катык, шикәр, чәйнек, чынаяк, тәлинкә, кашык, чәнечке, килограмм,тәмле, тәмсез, кайнар, салкын, ачы, баллы, тозлы, пешерә, кыздыра, сала, өсти, эчә, ашый ,кисә, бүлә, куя, ала, булыша. Ашамлыклар
Кеше 3 Кеше, авыз, теш, борын, күз, колак, чәч, баш, аяк, кул, бармак, су ,сабын, сөлге, юа, юына, сөртә, чиста, пычрак, уң, сул ,кайсы, иртән, кичен Кеше



Өс-баш һәм аяк киемнәре 3 Күлмәк, алъяпкыч, яулык, чалбар, бияләй, пальто, бүрек, итек, оек, ботинка, кия, сала, элә, бәйли, тегә, чистарта,
яңа, иске, ак кара, зәңгәр Өс-баш киемнәре. Аяк киемнәре
Уеннар 2 Туп, шар, уен, уенчык, чана, чаңгы, тимераяк уйный, ясый, ята, шуа, егыла, тора, матур, ямьсез, салкын, җилле, тайгак, шома, йомшак, каты.
Уеннар.


Авылда 3 Авыл, урман, җир, бакча, алма, чия, карлыган, суган, кәбестә, кишер, бәрәңге, кыяр, помидор, җиләк, яшелчә бакчасы, көрәк, сыер, ат ,сарык ,тавык ,әтәч, каз, үрдәк, балык, эт, төлке, бүре, аю, керпе, куян, кызыл, яшел, сары, көрән, соры, сибә, казый, утырта, җыя, йөзә, оча, йөгерә


Авылда



Кошлар 2 Чыпчык, карлыгач, сандугач, тукран, күке, песнәк, күгәрчен, ябалак, бөркет, торна, акчарлак, аккош, карабүрек, кара карга, карга, саескан, тургай, сыерчык оясы, читлек, җим, җимлек, кычкыра, очып кайта, очып китә, сайрый, чыркылдый, чүпли
Кошлар


Шәһәрдә 3 Шәһәр, район, урам, трамвай, троллейбус, автобус, машина, тукталыш, йөри,туктап тора, кайта, яши, киң, тар, тиз, акрын, һәм Шәһәрдә
Бәйрәмнәр 3 Туган көн, Яңа ел, 8 нче Март, Корбан бәйрәме, Сабан туе, бүләк, кунак, тор т, битлек, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, әйлән-бәйлән, күчтәнәч, мәчет, ат чабышы, колга, капчык, көрәш, бәхетле, кадерле, бүләк итә, котлый, елмая, көлә, шатлана, бәйрәм итә, ихтирам итә, сыйлый ярыша, җиңә
Бәйрәмнәр

2. Әлифба чоры 50 Хәрефләр, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, басым төшенчәләре. Татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку. [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ]; [гъ], [къ], [а], [о], [э], [ы], [х], [ч], [w] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре, бу авазлар кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

2
1
3. Грамматика 20 Сузык,тартык авазлар. Җөмләләрдән исемнәрне, фигыльләрне,сыйфатларны табу. Җөмләләрдәге сүзләр бәйләнеше аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре кую. 1
Барлыгы 99 2 2

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Ринат кызының 2012-2013 нче уку елына календарь-тематик планы ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы” (татар балалары өчен) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезендә төзелде.

Предмет Сыйныф Барлык сәгатьләр саны Атнага сәгатьләр саны БСҮ Сүзлек диктанты Диктант Дәреслекнең авторы, елы
Татар теле 1 г 99 3 12 2 2 Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әлифба, Казан, “Мәгариф - вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Татар теле, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел.

2012-2013 уку елына методик тема
Шәһәр темасы Мәктәп темасы Укытучының темасы
Организация деятельности методической службы образования учреждений в контексте ФГОС общего образования в целях повышения компетентности профессионального роста педагогических кадров Заманча укыту технологияләре һәм ресурслары кертү аша уңышлы шәхес тәрбияләү Татар телен өйрәтүдә уен алымнары


№ Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы Сәг.
саны
Үткәрү вакыты Фактик вакыт Көтелгән нәтиҗәләр
Белем Күнекмә Гомумкүнекмәләр
Контроль төре
1нче яртыеллык - 48 с.

Телдән әзерлек чоры - 29 с.

Танышу ( 2 с.)

1 БСҮ Танышу. Уен-дәрес 1 03.09. Малай, кыз, исемем, исемең, исеме, утырыгыз, мин, син, ул, минем, синең, аның, миңа, сиңа, аңа, бу кем, ничек, ничә, алты, җиде, исәнмесез, сау булыгыз, рәхмәт Син кем? Исемең ничек? Бу кем? сорауларын аңлау, сорауларга аңлап җавап бирү. Раслау һәм инкарь җөмләләр төзи белү
2 Укучы һәм укытучы белән танышу әңгәмәсе 1 04.09. әйе, юк , бар Әйе, юк, түгел сүзләрен куллану Сорауларга җавап бирә белү. Укытучыны тыңлый белү
Безнең мәктәп (сыйныф) ( 5 с. )

3 Мәктәптә. Уен-дәрес 1 05.09. Мәктәп,сыйныф, бүлмә, укучы,укытучы, акбур, карандаш, ручка, китап, дәфтәр, пенал, сумка, дәрес, рәсем, стена, шкаф, парта, тәрәзә, урындык, чүпрәк, такта, ишек, өстәл, утыра, басып тора, укый, яза, ясый, җырлый, сорый, җавап бирә, тыңлый, карый, ала, бирә, бара, керә ,эшли, безнең, сезнең, аларның,нәрсә, кая, кайда, нинди , нәрсә белән, кемнең, нишли, зур, кечкенә, бер, ике, өч ,дүрт, биш. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирергә өйрәнү, җөмләләр төзү Уку-язу әсбап-ларының исемнәрен әйтә белү
4 Сыйныф бүлмәсе. Кем? Нәрсә? сораулары.Уен-дәрес 1 10.09.
5 Дәрестә . Кая? Кайда? Нишли? сораулары 1 11.09. Әйбернең (кешенең) урыны, эше турында хәбәр итү Дөрес җавап бирү
6 БСҮ Безнең мәктәп (сыйныф). Уен-дәрес 1 12.09. Сөйләмдә ким җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану Бәйләнешле сөйли белү
7 Мин – укучы. Уен-дәрес 1 17.09. Үзең турында сөйли белү
Безнең гаилә (4 с.)
8 БСҮ Безнең гаилә 1 18.09. Гаилә, әти, әни, бабай,апа, энем, сеңлем,табиб, инженер, шәфкать туташы, сатучы, бала караучы, тегүче, төзүче, өй, йорт, ята, тора, йоклый, ял итә, кайчан, бүген, иртәгә, көндез, таза, ябык, алты, җиде, сигез, тугыз, ун. Гаилә кешеләре турында хәбәр итү Бәйләнешле сөйли белү
9 Өйдәге әйбер атамалары. Уен-дәрес 1 19.09. Өйдәге әйбер атамаларын әйтә белү
10 Гаилә кешеләренең эш-хәрәкәте. У ен-дәрес 1 24.09. Гаилә кешеләренең эш-хәрәкәте турында хәбәр итү, картина белән эш Сорауларга җавап бирү
11 Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге 1 25.09. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү Җөмләләр төзү белү
Ашамлыклар (2 с. )
12 БСҮ Ашамл ыклар.
Уен-дәрес 1 26.09. Аш, ботка, токмачлы аш, чәй,икмәк, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, бавырсак, сөт, май, катык, шикәр, чәйнек, чынаяк, тәлинкә, кашык, чәнечке, килограмм,тәмле, тәмсез, кайнар, салкын, ачы, баллы, тозлы, пешерә, кыздыра, сала, өсти, эчә, ашый ,кисә, бүлә, куя, ала, булыша. Милли ризыкларны, ризыкның составын әйтә белү, темага караган атамаларны әйтү Рәсемнәр белән эшли белү
13 Аш вакыты . Уен-дәрес 1 1.10 Табын янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белү Сорауларга җавап бирә белү
Кеше (3 с.)
14 Тән төзелешенә караган атамалар 1 02.10. Кеше, авыз, теш, борын, күз, колак, чәч, баш, аяк, кул, бармак, су ,сабын, сөлге, юа, юына, сөртә, чиста, пычрак, уң, сул ,кайсы, иртән, кичен. Тән төзелешенә караган атамаларны әйтә белү, тән әгъзаларын атый белү Рәсем буенча сөйли белү
15 БСҮ Кеше. Уен-дәрес 1 03.10. Шәхси гигиенага караган эш-хәрәкәт турында хәбәр итү, рәсем буенча сөйли белү
16 Көндәлек режим . Уен-дәрес 1 08.10. Үзеңнең режимың турында сөйли белү, эш-хәрәкәтнең үтәлү вакыты турында хәбәр итү
Өс-баш һәм аяк киемнәре (3 с.)
17 БСҮ Өс-баш киемнәре 1 9.10. Күлмәк, алъяпкыч, яулык, чалбар, бияләй, пальто, бүрек, итек, оек, ботинка, кия, сала, элә, бәйли, тегә, чистарта, яңа, иске, ак кара, зәңгәр Темага караган атамаларны дөрес әйтү Тулы җавап бирү

18 Предметларның билгеләре, эш-хәрәкәте
Уен-дәрес. 1 10.10. Төсләрне дөрес әйтә белү
19 БСҮ Аяк киемнәре
Уен-дәрес
1 15.10. Темага караган предметларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү, сорауларга җавап бирү, киемнәрне чиста йөртү турында сөйләшү
Уеннар (2 с.)
20 Уенчык һәм уеннарның атамалары 1 16.10. Туп, шар, уен, уенчык, чана, чаңгы, тимераяк уйный, ясый, ята, шуа, егыла, тора, матур, ямьсез, салкын, җилле, тайгак, шома, йомшак, каты. Уенчык һәм уеннарның ата-малары турында хәбәр итү, дөрес әйтү Бәйләнешле сөйләмне үстерү
21 БСҮ Уеннар.Уен-дәрес. 1 17.10. Уеннарның исемнәрен белү, сөйләмдә куллану
Авылда (2 с.)
22 БСҮ Авылда
Уен-дәрес 1 22.10. Авыл, урман, җир, бакча, алма, чия, карлыган, суган, кәбестә, кишер, бәрәңге, кыяр, помидор, җиләк, яшелчә бакчасы, көрәк, сыер, ат ,сарык ,тавык ,әтәч, каз, үрдәк, балык, эт, төлке, бүре, аю, керпе, куян, кызыл, яшел, сары, көрән, соры, сибә, казый, утырта, җыя, йөзә, оча, йөгерә
Яшелчә, хайван,кош-корт исемнәрен әйтә белү, җөмләләр төзү Җөмләләр төзи белү
23 Кыргый һәм йорт хайван-нары 1 23.10. Кыргый һәм йорт хайваннарының исемен, яшәү урынын әйтә белү, сорауларга җавап бирү Кечкенә хикәя төзи белү.
Кошлар (2 с.)
24 БСҮ Кошлар. Уен-дәрес 1 24.10. Чыпчык, карлыгач, сандугач, тукран, күке, песнәк, күгәрчен, ябалак, бөркет, торна, акчарлак, аккош, карабүрек, кара карга, карга, саескан, тургай, сыерчык оясы, читлек, җим, җимлек, кычкыра, очып кайта, очып китә, сайрый, чыркылдый, чүпли Кош исемнәрен дөрес әйтү Диалог төзи белү
25 Безнең якта кышлаучы һәм җылы яктан кайтучы кошлар. Уен-дәрес 1 29.10. Кошларның табигатькә, ке-шеләргә китергән файдасы турында сөйләү, дөрес әйтү,
үз фикереңне җиткерү Тулы җавап бирә белү
Шәһәрдә (2 с.)
26 Шәһәр тормышына караган атамалар 1 30.10. Шәһәр, район, урам, трамвай, троллейбус, автобус, машина, тукталыш, йөри,туктап тора, кайта, яши, киң, тар, тиз, акрын, һәм Шәһәр тормышына караган атамаларны әйтә белү, җөмләләр төзү Парлап эшли белү

27 БСҮ Шәһәрдә. Уен-дәрес 1 31.10. Сорауларга җавап бирү

Бәйрәмнәр (2 с.)
28 БСҮ Бәйрәмнәр. Уен-дәрес 1 12.11. Туган көн, Яңа ел, 8 нче Март, Корбан бәйрәме, Сабан туе, бүләк, кунак, тор т, битлек, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, әйлән-бәйлән, күчтәнәч, мәчет, ат чабышы, колга, капчык, көрәш, бәхетле, кадерле, бүләк итә, котлый, елмая, көлә, шатлана, бәйрәм итә, ихтирам итә, сыйлый ярыша, җиңә Бәйрәм исемнәрен әйтә белү, җөмләләр төзү Рәсем белән эшли белү
29 Милли бәйрәм – Сабантуй 1 13.11. Сабантуй уеннары,ярышла-рының исемнәрен әйтә белү, кечкенә хикәя төзеп сөйләү
Әлифба чоры (50сәг.)
30 Иҗек,сүз,сүзтезмә. Уен-дәрес 1 14.11. Иҗек,сүз,сүзтезмә Хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр төзү, сүзләрне иҗеккә бүлә белү Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү
31 Җөмлә. Уен-дәрес 1 19.11. Җөмлә Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү
Җөмләләр төзи белү
32 Сүз басымы 1 20.11. басым сүзе.
Сүз басымы турында мәгълүмат алу Сүз басымын дөрес куя белү Басымын дөрес куя белү
33 Сузык [а] авазы һәм Аа хә-рефләре. Уен-дәрес 1 21.11. Сузык аваз
А хәрефенең язуда күрсәтелешен, а авазының әйтелеш үзенчәлеген белү Сүзләр уйлау, аларны сөйләмдә куллану. Дөрес әйтү һәм язу Диалог төзи белү
34 Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Уен-дәрес 1 26.11 Сүзләрне иҗекләргә бүлү Сүзне иҗеккә бүлә белү Сүзләрне иҗеккә бүлә белү
35 Сузык [ә] авазы һәм Әә хә-
рефләре. 1 27.11. [ә] авазының әйтелеш үзенчәлеген белү Татар теленең үзен-чәлекле авазларын дөрес әйтү һәм язу
Дәфтәрне чиста,пөхтә тота белү.
Язганда дөрес утыру күнекмәләре булдыру
36 Сузык [и] авазы һәм Ии хәрефләре. Уен-дәрес 1 28.11. [и] авазы белән танышу Дөрес язу күнекмәсен үстерү, дөрес әйтү һәм дөрес язу
37 Сузык [ы] авазы һәм Ыы хә-рефләре. Уен-дәрес 1 3.12. [ы] авазының әйтелеш үзенчәлеген белү
38 А-Ә хәрефләре.
1 4.12. а-ә авазларының әйтелеш үзенчәлеген белү
39 Калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләре. Уен-дәрес 1 5.12. Калын, нечкә сузык аваз хәрефләре. Сузыкларның бүленеше белән танышу, калын һәм нечкә сузыкларны аера белү Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү. Сүзләрдән җөмләләр төзи белү


40 Сузык [ү] авазы,Үү хәрефләре. Уен-дәрес 1 10.12. [ү] авазының әйтелеш үзенчәлеген белү Татар теленең үзен-чәлекле авазларын дөрес әйтү һәм язу
41 Сузык [у] авазы,Уу хәрефләре 1 11.12. Яңа хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укый белү Дөрес әйтү һәм дөрес язу
42 Сузыклардан торган сүз һәм кушылмалар. Уен-дәрес
1 12.12. кушылмалар
Сузыклардан торган сүзләр, иҗекләр белән танышу Сүз һәм кушылмалар уйлау.
43 Тартык [л] авазы һәм Лл хәрефләре. Уен-дәрес 1 17.12. Тартык аваз
Лл хәрефенең язуда
кү рсәтелеше, сүздә аны тоташтыру ысулларын белү Л авазы булган сүзләр уйлау, аларны сөйләмдә куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу Хәрефләрдән иҗекләр төзү.
Җөмләләр төзи белү
44 Тартык [т] авазы, Тт хәрефләре. 1 18.12 Тт хәрефләренең язуда күрсәтелеше, сүздә аны тоташтыру ысулларын белү Яңа авазларны хә-рефләр белән тамгалый белү күнекмәләре булдыру.
45 Тартык [н] авазы, Нн хәрефләре. Уен-дәрес 1 19.12. Н хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү Өйрәнгән авазлар булган сүзләр уйлау, аларны сөйләмдә куллану. Дөрес әйтү һәм дөрес язу
Схема буенча җөмләләр төзи белү.
46 Тартык [с] авазы, Сс хәрефләре. Уен-дәрес 1 24.12 Сс хәрефләренең язуда күрсәтелешен , сүздә аларны тоташтыру ысулларын белү
47 Тартык [къ] авазы, Кк хәрефләре. 1 25.12. Кк хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү Татар теленең үзен-чәлекле авазларын дөрес әйтү һәм язу Язу гигиенасын үти белергә өйрәтү.

48 Тартык[к] авазы, Кк хәрефләре. Уен-дәрес 26.12.
2 нче яртыеллык ( 51 сәг.)
49 Тартык [р] авазы, Рр хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 14.01. Рр хәрефләренең язуда күрсәтелешен , сүздә тоташтыру ысулларын белү Рр хәрефләрен дөрес әйтү һәм дөрес язу, р авазы булган сүзләр өйрәнү, аларны сөйләмдә куллану Рәсемнәр белән җөмләләр төзү
50 Ее хәрефләренең [йы] авазларын белдерүе. 1 15.01. Е хәрефенең ике аваз белдерүен белү Е хәрефенең ике аваз белдерүе, дөрес әйтү һәм дөрес язу Сораулар төзү
51 Ее хәрефләренең [йэ] авазларын белдерүе. Уен-дәрес 1 16.01.
52 Сузык [э] авазы, Ээ хәрефләре. Уен-дәрес 1 21.01. Ээ хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү Э (е) хәрефен дөрес әйтү һәм дөрес язу Раслау җөмләләр төзи белү
53 Тартык [гъ],[г] авазлары һәм Гг хәрефләре. Күчереп язу. 1 22.01 Гг хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү Татар теленең үзен-чәлекле авазларын дөрес әйтү һәм язу Хәрефләрдән иҗекләр төзү.

54 К,г хәрефләре булган сүзләр.
Уен-дәрес 1 23.01. Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтү Парлап эшләү
55 Тартык [д] авазы, Дд хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 28.01. Дд хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. Сүзләрдән җөмләләр төзи белү Иҗекләрдән сүзләр төзү.

56 Тартык [б] авазы, Бб хәрефләре 1 29.01. Бб хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. Схема буенча җөмләләр төзү Сүзләрдән сүзтезмәләр төзү.

57 Тартык [ч] авазы,Чч хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 30.01 Чч хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. Сорау җөмләләр төзи белү.
58 Тартык [ш] авазы, Шш хәрефләре. Уен-дәрес 1 4.02. Шш хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү.. Ш авазы булган сүзләр уйлау, аларны сөйләмдә куллану Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү
59 Тартык [м] авазы, Мм хәрефләре 1 5.02. Мм хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. Сүзләрдән җөмләләр төзи белү Сүзләрне дөрес уку
60 Й й хәрефләре. Уен-дәрес 1 6.02. Йй хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. Йй хәрефләрен дөрес әйтү һәм дөрес язу Язганда дөрес утыру күнекмәләре булдыру
61 Сузык [о] авазы, Оо хәрефләре. Уен-дәрес 1 18.02. О о хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү. Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтү һәм дөрес язу Рәсемнәр белән җөмләләр төзү
62 Йо кушылмасы. Сүзлек диктанты
1 19.02. йо кушылмасы булган сүзләрн белү.е йо кушылмасы булган сүзләр уйлау,алар белән җөмләләр төзү Схема буенча җөмләләр төзи белү Сүзлек диктанты

63 Тартык [п] авазы, Пп хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 20.02. Пп хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә аны тоташтыру ысуллары белү.н . П авазы булган сүзләр уйлау, аларны сөйләмдә куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу Сүзтезмәләрне дөрес уку
64 Тартык [з] авазы, Зз хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 25.02. Зз хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү. З авазы булган сүзләр уйлау, алар белән җөмләләр төзү
65 Тартык [ң] авазы, ң хәрефе. Күчереп язу. 1 26.02. ң хәрефенең язуда күрсәте-лешен белү. Татар теленең үзенчәлекле авазын дөрес әйтү һәм дөрес язу. Дөрес күчереп язу Күчереп язганда игътибарлы булу
66 Яя хәрефләре. Уен-дәрес 1 27.02. Я хәрефенең ике аваз белдерүен, сүздә аны тоташтыру ысулларын белү. Йа, йә авазлары булган сүзләр уйлау, фонетик анализ ясау Сүзләрне дөрес уку
67 Юю хәрефләре. Уен-дәрес 1 4.03. Ю хәрефенең ике аваз белдерүен, сүздә аны тоташтыру ысулларын белү. Йу, йү авазлары булган сүзләр уйлау, фонетик анализ ясау Укытучыны тыңлый белү
68 Тартык [w] авазы, Вв хәреф-ләре. Диктант. 1 5.03. Вв хәрефенең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын . белү.
Татар теленең үзен-чәлекле авазларын дөрес әйтү һәм язу,
сүзләр уйлау, аларны сөйләмдә куллану Сүзләрне дөрес әйтү Диктант
69 Тартык [в] авазы, Вв хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 6.03.
70 Тартык [х] авазы, Хх хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 11.03. Хх хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысуллары белү.н х авазы булган сүзләр уйлау, аларны сөйләмдә куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу Раслау җөмләләр төзи белү
71 Тартык [ф] авазы, Фф хәреф-ләре. 1 12.03. Ф ф хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү П авазы булган сүзләр уйлау, алар белән схема буенча җөмләләр төзү, дөрес әйтү һәм дөрес язу Сораулар төзү
72 ь (нечкәлек билгесе) хәрефе. Уен-дәрес 1 13.03. ь хәрефенең язуда күрсәте-лешен белү. фонетик анализ ясау, дөрес язу Язганда дөрес утыру күнекмәләре булдыру
73 Тартык [ж] авазы, Жж хәрефләре. Уен-дәрес 1 18.03. Жж хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысуллары белү.н дөрес әйтү һәм дөрес язу Дәфтәрне чиста,пөхтә тоту
74 Тартык [җ] авазы, Җҗ хәрефләре 1 19.03. Җ җ хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү Татар теленең үзен-чәлекле авазларын дөрес әйтү һәм язу, сүзләр өйрәнү, аларны сөйләмдә куллану
Диалог төзи белү
75 Тартык [һ] авазы, Һһ хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 20.03 Һһ хәрефләренең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. Сүзләрне дөрес уку
76 Тартык [ц] авазы, Цц хәреф-ләре. Уен-дәрес 1 1.04. Ц ц хәрефенең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. дөрес әйтү һәм дөрес язу Җөмләләр буенча схема төзи белү
77 Тартык [щ] авазы, щ хәреф-ләре. Сүзлек диктанты 1 2.04 Щщ хәрефенең язуда күрсәтелешен, сүздә тоташтыру ысулларын белү. Сүзләрдән җөмләләр төзи белү Рәсемнәр белән җөмләләр төзү Сүзлек диктанты
78 ъ (калынлык билгесе). Уен-дәрес 1 3.04 ь хәрефенең язуда күрсәте-лешен белү. фонетик анализ ясау, дөрес әйтү һәм дөрес язу Сүзләрне дөрес язу
79 Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Уен-дәрес
1 08.04
Сорауларга тулы җаваплар бирү
Грамматика (20 сәг.)
80 Авазлар һәм хәрефләр. 1 09.04 Аваз һәм хәрефкә билгеләмә. Калын һәм нечкә су-зыкларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу. Авазлар һәм хәрефләрне аеру
81 Сузык авазлар. Уен-дәрес 1 10.04 Калын сузыклар: а, у,о, ы.
Нечкә сузыклар: ә, ү, ө, и, э Калын һәм нечкә су-зыкларны аера белү
82 Сүз һәм иҗек, басым. Уен-дәрес. 1 15.04 Иҗек-аваз анализы ясый белү Иҗек-аваз анализы ясый белү Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү
83 Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Диктант 1 16.04. Сүзләрнең бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелүен белү Сүзләрне юлдан-юл-га дөрес күчерә белү Чиста,пөхтә язу Диктант
84 Тартык авазлар. Уен-дәрес
1 17.04 Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу Яңгырау һәм саңгы-рау тартыкларны аера белү, кагыйдәне аңлап кабул итү Тартык авазларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу.
85 Э э е хәрефләре булган сүзләрне язу. Уен-дәрес 1 22.04 Татар телендәге бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу Татар телендәге бу хәрефләр кергән сүзләрне сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес язу. Сүзләрне дөрес язу.
Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү,сүзләр арасындагы бәйләнешне белү
86 О о Ө ө Ы ы хәрефләре булган сүзләрне язу. 1 23.04
87 Яя Юю хәрефләре булган сүзләрне язу. Уен-дәрес 1 24.04
88 Е е хәрефләре булган сүзләрне язу. Уен-дәрес 1 29.04
89 Й й , Вв хәрефләре булган сүзләрне язу. 1 30.04
90 Кк ,Гг хәрефләре булган сүзләрне язу. Уен-дәрес 1 1.05
91 Исем. Уен-дәрес 1 6.05 Исем турында төшенчә Җөмләләрдән исемнәрне таба белү. Раслау җөмләләр төзи белү
92 Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр. Күчереп язу. 1 7.05 Ялгызлык исемнәр турында мәгълүматлы булу Ялгызлык исемнәр-не баш хәреф белән яза белү. Рәсем буенча кечкенә хикәя төзү
93 Сыйфат. Уен-дәрес 1 8.05. Сыйфат турында төшенчә Җөмләләрдән сыйфатларны таба белү. Сорауларга җавап кайтару
94 Фигыль. Уен-дәрес 1 13.05. Фигыль турында төшенчә Җөмләләрдән фигыльләрне
таба белү Рәсемнәргә карата сораулар бирү
95 Сөйләм,җөмлә, текст 1 14.05. Сөйләм,җөмлә,текст турында төшенчә Кечкенә хикәя төзү Бәйләнешле сөйләм оештыру
96 Җөмлә турында төшенчә. Уен-дәрес 1 15.05. Җөмлә турында төшенчә .

97 Җөмлә.
Уен-дәрес 1 20.05. Алган белемнәрне куллану Сүзләрдән җөмләләр төзи белү. Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү.
98 Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре 1 21.05. Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышу Җөмлә ахырында дөрес тыныш билге-ләрен куя белү.
99 Йомгаклау.Уен-дәрес 1 22.05 Алган белемнәрне гомумиләштерү Бәйләнешле сөйләм төзү


1 нче сыйныф укучыларының белем , осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Уку елы ахырында 1 нче сыйныф укучылары, “Телдән әзерлек чоры” өчен тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.
Хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.
Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.
Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.



Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес һәм гадел бәя бирү - шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык (татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат,сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш сүзләр һ.б.) мәдәни маглүматлылык (татар сөйләм этикеты, тормыш- көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли уеннар, халык авыз иҗаты,сынлы сәнгать һ.б.)
Телдән җавап бирүне бәяләү
Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була, кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек чорында ситуатив- тематик принцеп буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләмне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырырга ярдәм итә. Телдән әзерлек чорына 29 сәгать вакыт бирелә. Бу вакытта 300 дән артык сүз кергән гади җөмләләрне өйрәнү күздә тотыла. Балаларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар ителә.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:
1. “тулаем аңлады”,
2. “ өлешчә аңлады”,
3. “аңламады”.
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6 җөмлә тәшкил итә.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Тиешле темага дөрес интонация белән сорау куя, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтара белергә тиеш.


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр формалаштырыла:
1) татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне текстларны күчереп яки ишетеп язу;
2) сорауларга җавап бирү;
3) сүзлек яки контроль диктантлар язу;
Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә.1 нче сыйныфта һәр укучының дәфтәренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.
Матур язуның күләме 1нче сыйныфта 1юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.
Күчереп язу өчен , аерым сүзләр,җөмләләр, зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.
Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме
Сыйныф Эш төрләре
Сүзләр Җөмләләр
1
6-8

2-3



Язма эшләр челтәре

Эшнең төре I чирек II чирек III чирек IV чирек Искәрмә
Тиеш Үтәлде тиеш үтәлде тиеш үтәлде тиеш үтәлде
Сүзлек диктанты (2) - - 19.02 2.04
Контроль диктант (2) - - 5.03 16.04






Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК Укытучы өчен методик әдәбият Укучылар өчен әдәбият
1.“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. 1-11 нче сыйныфлар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

2.Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова Әлифба, Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2012 ел; Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Татар теле, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел.

1.Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова Әлифба, Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2012 ел; Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Татар теле, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел
2. Р.З. Хайдарова “Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан” Набережные Челны.
3. Ф.Ф.Харисов “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” Казан, “Мәгариф”.
3.Ч.М.Харисова “Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению” Казань, “Магариф”.
4. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
4.Р.Р. Нигъматуллина “Лингва-1” Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны.

1.Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова Әлифба, Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2012 ел; Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Татар теле, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел

2.Р.Р. Нигъматуллина “Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк” Яр Чаллы.

3.Ф.С. Сафиуллина “Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников” Казань, ТаРИХ, 2007

4.Н.М. Хәсәнова “Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен күнегүләр җыентыгы” Яр Чаллы.

Өстәмә белем бирү чыганаклары

1 Техник чаралар: ноутбук, интерактив такта, магнитофон.
2. Таблицалар: Рәсемле татар алфавиты; җөмлә ахырында тыныш билгеләре; аваз һәм хәреф; сузык һәм тартык авазлар; калын һәм нечкә сузык авазлар; яңгырау һәм саңгырау тартык авазлары; иҗекләр; сүзләрне юлдан юлга күчерү; сузык аваз хәрефләре; җөмләдә сүзләр бәйләнеше;
3. Сайтлар :http://edu.tatar.ru ( электронное образование в Республики Татарстан);
http://www.mon.gov.ru ( официальный сайт Министерства образования и науки РФ);
http://belem.ru ( татар телендә Интернет- белем үзәге).

4. Презентацияләр: а) Грамматика:

- Йо-, йө- кушылмалары ;
- ң хәрефе;
- о-ы хәрефләре
- Сыйфат ;

в ) татар теленнән тренажор;
г ) физкультминуткалар




Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
“15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

РАСЛАНДЫ
1 нче номерлы педагогик
киңәшмә беркетмәсе
28 нче август 2012 нче ел
Мәктәп директоры
______________ Якупова Е.Н.
28 нче август 2012 нче ел
322 нче номерлы
боерык белән гамәлгә кертелде.

1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан (татар)
эш программасы
(уку елына - 33, атнага 1 дәрес)
Төзүче: 2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Ринат кызы

КИЛЕШЕНДЕ КАРАЛДЫ
Директор урынбасары 1нче номерлы МБ утырышы беркетмәсе
_____________ С.М. Абдуллина 28 нче август 2012 нче ел
МБ җитәкчесе___________Ф.Д. Хәсәнова
2012

Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге норматив-хокукый документларны исәпкә алып төзелде:
1.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008 ел.
2.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары
өчен) Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
3. Әдәби уку китабы (1 нче сыйныф ) ,Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова , “Мәгариф - вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
4. МАГББУ “15нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2012\2013 нче уку елына укыту планы.
1нче сыйныфларда әдәбият укыту программасы түбәндәге максат һәм бурычларын билгели:
матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;
дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү һәм башкалар.
Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек 1 нче сыйныфтан ук башлана. Программага әдәби әсәрләр дә, фольклор материаллары да кертелгән.
Эш программасы мәктәпнең укыту планы буенча 33 сәгать исәбеннән, 1 Г сыйныф үрнәгендә төзелде.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар Сәгать саны
Темага караган төп төшенчәләр
БСҮ Ятлау өчен әсәрләр
1. Хәрефләр өйрәнәбез 8 Мәктәп – белем йорты. Хәрефләрне һәм авазларны өйрәнү. Туган телне белү.
Г.Тукай “Әлифба”
Дәрдемәнд “Балалар, әйдәгез мәктәпкә”
Р.Вәлиева ”Беренчеләр”
Р.Миңнуллин “Кояш”
Ш.Галиев “Таяк”
Э.Шәрифуллина “Күзең күргәч” Х.Халиков “Сакчы күркә” Р.Бәшәр “Танышу” Ш.Маннанов “Ат нигә көлә?”
Туган телне өйрәнәбез


Г.Тукай. “Әлифба”

2. Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме? 6 Хайваннарга,кошларга хас характерлы сыйфатларны ачыклауга ирешү. Балаларда күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.Текстларны уку барышында татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белүләренә ирешү.
Г.Тукай “Гали белән Кәҗә”, “Бала беләy күбәләк”,”Карлыгач”
Р.Вәлиева “Күбәләк һәм кырмыска”,”Керпе белән күбәләк” Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”
М.Җәлил “Карак песи”
Р.Батулла “Әйлән –бәйлән” уены, “Аю Әппәс”
Х.Халиков “Укытучыларым”
Г.Сабитов “Балага - балык” Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз. Г.Тукай “Гали белән Кәҗә”. Р.Вәлиева “Бер атнада ничә көн”
3 Әдәп-әхлак 6 Дуслык, юмартлык, шәфкатьлелек һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрдемәнд “Гали”
И.Туктар “Өлгер”
Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”,
Л.Лерон “Супермалай”,
Ф.Яруллин “Хикмәтле сүз”,Һ.Такташ “Пи-пи-бип”,
Р.Вәлиева “Бер атнада ничә көн”, Р.Вәлиева “Дуслык”,
Ш.Галиев.“Светофорның өч күзе” ,
Т. Әйди “Дачада” Әдәпле сүзләр.

4 Ямьле яз 6 Ел фасылларының үзенчәлекләрен билгели белү.Табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу.
Г.Тукай “Яз”
Б.Рәхмәт “Яз килә”
М.Әгъләмов“Бүләк”
Г.Галиев “Кояш”
Ш.Галиев “ Яз”
Г.Хәсәнов “Ел язга аяк атлады”
Г.Сабитов “Кояшк а да эш күбәйде”
Н.Каштанов “Болыт”
С.Муллагалиев “Яз иде” Безнең гаилә.
М.Әгъләмов“Бүләк”
5 Татар халык иҗаты 7 Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрияви тәэсире. Аларда халкыбызның җор күңеллелеге, тапкырлыгы,тирән акылы, рухи байлыгы чагылуы.
Табышмаклар, санамышлар.
Такмаклар.Тел шомарткычлар.
Мәзәкләр.
“Шүрәле” татар халык әкияте
“Кола ат” татар халык әкияте
“Мактанчык каз” татар халык әкияте
“Алдавыч әкият” татар халык әкияте
“Камыр батыр” татар халык әкияте Бүген Тукай туган көн. Санамыш
лар

Барлыгы 33 5 5

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Ринат кызының 2012-2013 нче уку елына календарь-тематик планы ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы” (татар балалары өчен) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезендә төзелде.

Предмет Сыйныф Барлык сәгатьләр саны Атнага сәгатьләр саны
БСҮ Ятлау өчен әсәрләр Дәреслекнең авторы, елы
Әдәби уку 1 г 33 1 5 5 Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әдәби уку, Казан, “Мәгариф - вакыт” нәшрияты, 2012 ел.

2012-2013 уку елына методик тема
Шәһәр темасы Мәктәп темасы Укытучының темасы
Организация деятельности методической службы образования учреждений в контексте ФГОС общего образования в целях повышения компетентности профессионального роста педагогических кадров Заманча укыту технологияләре һәм ресурслары кертү аша уңышлы шәхес тәрбияләү Татар телен өйрәтүдә уен алымнары

Тәртип саны
Дәреснең темасы

Сәг.саны

Үткәрү срогы Фактик вакыт Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль төре
Белем Күнекмә Гомумкүнекмәләр
1 яртыеллык (16 с.) Хәрефләр өйрәнәбез (8 с.)

1 БСҮ “ Туган телне өйрәнәбез”
Г.Тукай. “Әлифба”.
1 6.09 Әлифба, күзлек, ата Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү. Рәсемнәр белән эш. Аваз һәм хәрефләрне дөрес әйтү Ятлау Г.Тукай. “Әлифба”

2 Дәрдемәнд “Балалар, әйдәгез мәктәпкә” 1 13.09 Бак, гыйбрәт, һәркайсы, һәркем, кырмыска Җөмләләр төзү. Гаиләдә зурларны хөрмәтләү, туганнар арасында татулык төшенчәләре. Шигырь эчтәлегенә рәсем ясау Җөмләләр төзү

3
Р.Вәлиева
”Беренчеләр” 1 20.09 өлгер Укучыларның сөйләм телләрен үстерү. Сорау җөмләләр төзү
4 Р.Миңнуллин “Кояш”
Ш.Галиев “Таяк”

1 27.09 Кинәт, дөнья.
Сүзлек эше, сорауларга җавап бирү. Интонация өстендә эш Сорауларга җавап бирү
5
Э.Шәрифуллина “Күзең күргәч” 1 4.10 Үзем, рәхәт, сүзләре Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү. Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтү
6 Х.Халиков “Сакчы күркә” 1 11.10 Сакчы, күркә Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү. Җөмләләр төзү
7.
Р.Бәшәр “Танышу” 1 18.10 Киртә сүзе.
Танышырга өйрәнү. Сөйләмдә “минем исемем”,”синең исемең ничек” кебек сүзтезмәләрне дөрес кулланырга өйрәтү Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү
8 Ш.Маннанов “Ат нигә көлә?” 25.10 Хәйләкәр, җирән кашка,бәбкәм. Матур сүзләрне сөйләмдә куллану Картина ярдәмендә сөйләм төзү.

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме? (6 с.)
9 Г.Тукай “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән күбәләк”,”Карлыгач” 1 8.11 Чирәм,тату,көн күрмеш, рәнҗетмә, карлыгач, балчык, чебен-черки сүзләре. Кошлар һәм хайваннар белән танышу. Дөрес интонация белән уку Сорауларга тулы җавап бирә белү Ятлау Г.Тукай “Гали белән Кәҗә”
10 Р.Вәлиева “Күбәләк һәм кырмыска”,”Керпе белән күбәләк” 1
15.11 Эшчән, хәтер сүзләре Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану. Сәнгатьле уку. Рольләргә бүленеп укый белү
11 Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”
М.Җәлил “Карак песи” 1 22.11 Тавыш.карак сүзләре. Дөрес интонация белән уку Сәнгатьле укый белү
12 Р.Батулла “Әйлән –бәйлән” уены, “Аю Әппәс” 1 29.11 Әйлән-бәйлән, риза сүзләре. Уен кораллары атамалары турында хәбәр итү. Җөмләләр төзү. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү Рольләргә бүленеп уку

13
Х.Халиков “Укытучыларым” 1 6.12 Тал сүзе
Аваздаш сүзләрне табу. Рәсемнәр белән эш Сорауларга тулы җавап бирә белү
14 БСҮ “Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз”
Г.Сабитов “Балага - балык” 1 13.12 Тыйнак, тамаша сүзләре. Текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү. Рәсемнәр белән эш. Балаларның йорт эшләрен карауда олыларга ярдәм итүләре Текстны мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

Әдәп – әхлак (6 с.)
15 БСҮ “Әдәпле сүзләр”
Дәрдемәнд “Гали” 1

20.12 Өлкән сүзе

Геройларны табу. Алар турында сөйләргә өйрәнү. Төп геройларны таба белү.
16 И.Туктар “Өлгер”
Җ.Тәрҗеманов “Биш чия” 1 27.05 Юмартлык, кешелекле, кимегән, ныгыта.
Әсәр буенча сораулар бирергә өйрәнү, сәнгатьле итеп укый белү
Сәнгатьле укый белү
2 нче яртыеллык (17 сәг.)
17 Л.Лерон “ Супермалай”
Р.Вәлиева “Бер атнада ничә көн” 1 17.01 Теләсә, майтара ала, юата.
Хикәянең төп фикерен билгеләү Дөрес интонация белән уку Ятлау Р.Вәлиева “Бер атнада ничә көн”
18 Ф.Яруллин “Хикмәтле сүз”
Һ.Такташ “Пи-пи-бип” 1 24.01 Хикмәтле, иләсәм, янәсе
Сәнгатьле уку Әйтемнәрне истә калдыру
19 Р.Вәлиева “Дуслык” Ш.Галиев.“Светофорның өч күзе” 1 31.01 Иген, күк, күл, сабыр, чат. Шәһәр тормышына караган атамаларны әйтә белү Сәнгатьле укый белү
20 Т. Әйди “Дачада” 1 7.02 Алан, мәтәлчек, уртаклашты. Текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү Хикәянең эчтәлеген сөйләү
Ямьле яз (6 с.)
21 БСҮ Безнең гаилә”
Г.Тукай “Яз” 1 21.02 Җанлана,черки Яз билгеләрен әйтү. Әсәрнең төрен билгеләү Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтү
22 Б.Рәхмәт “Яз килә”
М.Әгъләмов
“Бүләк” 1
28.02 Сыерчык, гөрләшеп, чабышып йөри Сәнгатьле уку. Эчтәлек буенча рәсем ясау Ятлау М.Әгъләмов“Бүләк”
23 Г.Галиев “Кояш”
Ш.Галиев “ Яз” 1 7.03 Терлекләр, хәтфә,лапас Әсәрне рольләргә бүленеп уку. Рәсем буенча әңгәмә Текстны мәгънәви кисәкләргә бүлә белү.
24 Г.Хәсәнов “Ел язга аяк атлады” 1 14.03 Козгын,песнәк, көртлек Сәнгатьле уку Сорауларга тулы җавап бирә белү
25 Г.Сабитов “Кояшка да эш күбәйде” 1 21.03 Челтәр, сөңге, гөрләвек Әсәр буенча сораулар бирергә өйрәнү Хикәянең эчтәлеген сөйләү
26 Н.Каштанов “Болыт”
С.Муллагалиев “Яз иде” 1 4.04 Рәсем буенча әңгәмә Әсәр буенча сораулар бирү
Халык авыз иҗаты (7 с.)
27 Табышмаклар, санамышлар, тел шомарткычлар. 1 11.04 Орлык Халык авыз иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку Истә калдыру Ятлау Санамыш
лар

28 Такмаклар.
Мәзәкләр 1 18.04 Тәңкә, аккош, былбыл Дәреслек белән эшли белү.
29 БСҮ “Бүген Тукай туган көн”
“Шүрәле” татар халык әкияте 1 25.04 Борын-борын заманда, ни атлы, былтыр, кети-кети,балта, ярык,шыр-шыр, тумран,ташпулат Әкиятләрне мөстәкыйль рәвештә укый белү. Әкиятләр сөйләргә өйрәнү.
Әкият буенча сорауларга җавап бирергә өйрәнү. Алдавыч әкият уйлау Сорауларга җаваплар бирү. Дәреслектәге рәсемнәрнең эчтәлеген сөйләү.
30 “Кола ат” татар халык әкияте 1 2.05
31 “Мактанчык каз” татар халык әкияте 1 9.05 Әкиятнең эчтәлеген сөйләү
32 “Алдавыч әкият” татар халык әкияте 1 16.05 Дөрес интонация белән уку
33 “Камыр батыр” татар халык әкияте 1 23.05 Сорауларга тулы җавап бирә белү



1 нче сыйныф укучыларының әдәби укудан белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр

Уку техникасы
Кыска сүзләрне иҗекләп уку. Уку елы ахырына эчтән уку күнекмәләрен формалаштыра башлау.

Әдәби текст белән эшләү

- текст буенча сорауларга җавап бирергә;
- тексттагы сүзләрне кулланып, эчтәлеген сөйли белергә һәм кемнәр катнашуын әйтеп бирә белергә тиеш.

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек
Әкиятләр, әкият персонажлары, аларның теле, әкиятнең төп фикере.
Шигырьләр, алардагы сәнгатьлелекне тою.



Укучыларның әдәби укудан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес һәм гадел бәя бирү - шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык (татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат,сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш сүзләр һ.б.) мәдәни маглүматлылык (татар сөйләм этикеты, тормыш- көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли уеннар, халык авыз иҗаты,сынлы сәнгать һ.б.)
Телдән җавап бирүне бәяләү
Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була, кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек чорында ситуатив- тематик принцеп буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләмне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырырга ярдәм итә. Телдән әзерлек чорына 29 сәгать вакыт бирелә. Бу вакытта 300 дән артык сүз кергән гади җөмләләрне өйрәнү күздә тотыла. Балаларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар ителә.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:
4. “тулаем аңлады”,
5. “ өлешчә аңлады”,
6. “аңламады”.
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6 җөмлә тәшкил итә.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Тиешле темага дөрес интонация белән сорау куя, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтара белергә тиеш.

Укуның күләме һәм аны бәяләү
Уку дәресләренең төп вазифасы - укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләргә өйрәтү.Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш.
Баланың уку сәләтен билгеләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә.
Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк.
Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы кую мәҗбүри түгел.
Укуны билгеләү өчен, 2-3 минутлык тоташ текст бирелә. Шуннан соң 1 минутка ничә сүз укуын табарга мөмкин.
Уку тизлеген бәяләү күрсәткече

Сыйныф Хәрефләр саны Сүзләр саны
Кычкырып уку Эчтән уку Кычкырып уку Эчтән уку
1 85-95
-
20-25
-





Практик эшләр челтәре

Эшнең төре
I чирек II чирек III чирек IV чирек
Ятлау (5) 6.09
8.11
17.01
28.02 11.04

БСҮ (5) 6.09
13.12
20.12 21.02 25.04



Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК Укытучы өчен методик әдәбият Укучылар өчен әдәбият
1.“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. 1-11 нче сыйныфлар.Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.
2.Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әдәби уку, Казан, “Мәгариф - вакыт” нәшрияты, 2012 ел.

1.Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әдәби уку, Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2012 ел
2. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
3.Р.Р. Нигъматуллина «Лингва-1» Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны 1.Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әдәби уку, Казан, “Мәгариф - вакыт” нәшрияты, 2012 ел
2.Ф.С.Сафиуллина “Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников” Казань, ТаРИХ, 2007
3.” Көмеш кыңгырау” газеталары

Өстәмә белем бирү чыганаклары
1 Техник чаралар: ноутбук, интерактив такта, магнитофон.
2. Таблицалар:
3. Сайтлар :http://edu.tatar.ru ( электронное образование в Республики Татарстан);
http://www.mon.gov.ru ( официальный сайт Министерства образования и науки РФ);
http://belem.ru ( татар телендә Интернет- белем үзәге).

4. Презентацияләр: а) Әкиятләр: “ Төремкәй” , “ Ак калач” , “ Шалкан”
б) Мультимидеяле уеннар: “Ак барс “ банк тәкъдим итә:
- Барсикның риваятләр иленә сәяхәте,
- Г.Тукайга 125 ел уңаеннан,
- Ак барсның маҗаралар иленә сәяхәте,
- Ак барсның гасырларга сәяхәте,
- Татарстан Республикасы Милли музеена сәяхәт.
в ) физкульт минуткалар
г) БСҮ:
- башваткычлар;
- Казанда истәлекле урыннар;
- Кошлар;
- Кызыл китап ;
- Муса Җәлил;
- Һөнәрләр;
- Татар халык ашлары;
- Фразеологик әйтемнәр;
- Хайваннар һәм кошлар. Бик шәп;
- Шәһәр проспектлары;
- Г.Тукай;
- Дуслык;
- Кибет;
- Һөнәрләр.

У вас нет прав для создания комментариев.