Сыйфат
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Актаныш районы
МББУ Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе.


2 нче класста татар теленнән ачык дәрес
план-конспекты


Тема:



Төзеде:1 квалификацион категорияле
башлангыч класс укытучысы
Мирзаянова Рәмилә Мехаматнур кызы.



2013ел

Тема. Сыйфат.
( 2 нче сыйныфта З.И.Җамалетдинова дәреслеге буенча А.З.Рәхимов технологиясенә нигезләнеп үткәрелгән татар теле дәресе.)

Максат: 1) Сыйфат турында төшенчә бирү.
2) бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү, танып белү сәләтләрен
үстерү.
3) Кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек, карточкалар, схемалар,таблицалар,тест, компьютер.
Метод һәм алымнар. Әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү,
төркемләп эшләү.
Дәрес төре: дәрес –эзләнү
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Психологик уңай халәт тудыру. Укучыларның фикерләрен дәрескә туплау.
1. Кереш сүз.
-Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик. (экранда язылган)
“Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр”.
Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Сез әзерме?
II. Актуальләштерү.
1) Тест ярдәмендә укучыларның белемнәрен тикшерү.
ТЕСТ
1. Исем нәрсә белдерә?
1) билгене
2) предметны
3) эшне
2. Исемгә нинди сораулар куела?
1) кем? нәрсә?
2) нишли?
3) нинди?
3. Исемнәр нәрсә белән төрләнә?
1) саннар
2) саннар һәм килешләр
3) килешләр
4. Татар телендә ничә килеш бар?
1) 5.
2) 6.
3) 7.
5. Ялгызлык исемнәр ничек языла?
1) баш хәрефтән
2) юл хәрефеннән
2) Матур язу. Сссс ссс ССС

III. Уку мәсьәләсен кую.
- Укучылар, сүзләр нинди мәгънәләргә ия? (Җаваплар тыңлана)
(Укучыларга сүзләр язылган карточкалар бирелә)
- Сүзләрне 2 төркемгә аерыгыз.

?

яфрак яшел
лимон әче
җиләк кызыл
- Кайсы сүз төркемен без өйрәндек? (Исем)
- Бүген кайсы сүз төркемен өйрәнербез? (Билгене белдерүче сүзләрне)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
- Укучылар,предметның билгесен белдерүче сүзләрне сыйфат дип атыйлар.
1) Сыйфатларны исемнәр белән бәйләгез.
Яфрак яшел. Лимон әче. Җиләк кызыл.
2) Исемнәрдән чыгып сыйфатларга сорау куегыз.
Яфрак (нинди?) яшел. Лимон (нинди?) әче. Җиләк (нинди?) кызыл.
Нәтиҗә ясау.
* Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр сыйфат дип атала. Җөмләдә сыйфат исемгә бәйләнеп килә.

Ф и з к у л ь т м и н у т.
( Уен “Предметны билгесе буенча тап”)

3) Текстларны чагыштырып укыгыз.(Ел фасылына карап төзергә була)
Яз килде.
Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә.
Яз килде.
Тагын кояшлы, ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелде. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле сыерчыклар җилпенә.

- Кайсы текст сезгә ошады? Ни өчен?
- Текстагы сыйфатларны табыгыз. Сорау куегыз.
- Сөйләм телен үстерү.Сыйфатлар кулланып кыш турында хикәя төзергә.
Нәтиҗә ясау.
• Сыйфатлар җөмләне тулыландыра, сөйләмне матурлый.
1) Дәреслектәге кагыйдәне уку, ныгыту, тикшерү, үзбәя.
2) 139 нчы күнегү.
- биремне укыгыз
- исем бирегез
- текстның темасын ачыклагыз
- кошлар турында әңгәмә (тәрбияви өлеше)
- күнегүне дәфтәрдә үрнәк буенча эшләү
• Кош нинди?- Хәрәкәтчән.
-Кош сүзеннән сорау куйдык, кош сүзе өстенә (х) билгесен куябыз, кош сүзеннән сыйфатка ук юнәлдерәбез, сыйфат астына дулкынлы сызык сызабыз.
3) 140 нчы күнегү.
(Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)
Үрнәк: Сөт ак, тәмле, иртәнге, куе, салкын, җылы.
- Җөмләләр төзү. (телдән)
4) Сүзлек белән эш.
- Сүзләрне укыгыз. Ямьле юньле
Бу сүзләр арасында нинди уртаклык бар? ( Ике сүздә дә беренче иҗектән соң ь хәрефе язылган)
- Нечкәлек билгесе нәрсә белдерә? (Иҗекнең нечкәлеген)
V. Модельләштерү.



- Модель буенча сөйләгез.
VI. Рефликсив кабатлау. Үзбәя.
- Нәрсә белдек? Ничек белдек?
VII. Өй эше.
1. Сыйфат турында гаиләгездә сөйләгез.
2. 142 нче күнегү.
3*. Күнегүдәге сүзләр белән җөмлә төзегез.

У вас нет прав для создания комментариев.