проект бүлмә гөлләре
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 
Экология - ул әйләнә-тирә дөнья һәм кеше арасындагы бәйләнешне өйрәнә торган фән. Экологиянең тагын бер аңлатмасы бар. Экология - ул без яши торган йорт. Кешелек өчен яши торган йорт - ул Җир планетасы. Без Җир планетасын сакларга, якларга тиешбез. Без табигатьнең бер кечкенә генә өлеше булган бүлмә гөлләре турында өйрәнәбез.
Бик борынгы заманнардан бирле хәзерге вакытларга кадәр бүлмә гөлләре безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Бернинди йорт җиһазлары да, картиналар да бүлмә гөлләре кебек тирә-юнебезгә ямь бирә алмый. Алар безне шатландыралар, үз-үзебезгә ышанычны арттыралар, ямьле язны, җылы, күңелле җәйне, алтын көзне хәтерләтеп үзләренең искиткеч төсләре белән иркәлиләр. Матур гөлләр белән бизәлгән бүлмәдән дә ямьлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Тышта зәмһәрир суык, буран, тәрәзәләр төрле кар бизәкләре белән бизәлгәндә бүлмә гөлләре бигрәк тә матур була.Аларның матурлыгы безнең күңелебезгә матур музыка булып ята, яшәргә көч бирә дип ышанып әйтә алабыз.
Проектның темасы да “Безнең тормышыбызда бүлмә гөлләре” . Без күп вакытыбызны класста, өйдә уздырабыз. Шуңа күрә бүлмә гөлләрен үзебез үстерергә, тәрбияләргә өйрәнәсебез килде
Максат:
1. Бүлмә гөлләрен үстерү һәм тәрбияләү турындагы әдәбиятны өйрәнү һәм анализлау.
2. Бүлмә гөлләренең үрчү юлларын өйрәнү.
3. Бүлмә гөлләренең чыннан да безнең класска кирәклегенә һәм файдалы булуына ышану.
4. Алган белемнәрне кулланып бүлмә гөлләрен үстерергә һәм тәрбияләргә өйрәнү.
5. Өйрәнгән теоретик белемнәребезне ясаган тәҗрибәләр белән раслау.

У вас нет прав для создания комментариев.