Җир асты байлыклары
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Тема: Җир асты байлыклары.
Максат:
1.Укучыларга файдалы казылмалар, аларның үзлекләре, аларны табу-куллану турында мәгълумат бирү;
2. Балаларны Татарстан, Кукмара районындагы файдалы казылмалар белән таныштыру, карта белән эшләү кәнемәләрен үстерү;
3. Табигатькә, файдалы казылмаларга карата сакчыл караш тәрбияләү;

Материал: дәреслек 159- 168 битләр; О.И.Дмитриева, О.А.Мокрушина”Поурочные разработки по курсу окружающий мир”- 4 класс, стр 156-158; газета “Начальная школа” №17, 2008; Ә.С.Тайсин “Татарстан географиясе” 17 бит; Р.М.Мухаметов, М.Р.Мухаметов, А.Р.Мухаметов “География Кукморского района”, стр 8-9;
Җиһазлау: Татарстанның физик картасы;

План:
1 Оештыру өлеше:
• Укучыларны тынычландыру
• Исәнләшү
2. Актульләштерү
1)Үткән дәрес материалын ныгыту:
• Тест
• Каточка буенча эш
• Тактада күмәк эш (Таблица тутыру)
2) Яңа материалны үзләштерүгә әзерлек
• Дәфтәрләрдә эш. ( Нинди файдалы казылмаларны беләсез, язарга)
3. Яңа тема өстендә эш
1) Групаларда эш
• 1 группа (гранит, известьташ)
• 2 группа (ком һәм балчык, торф, күмер)
• 3 группа ( Тимер рудасы , нефть)
• 4 группа ( табигый газ)
2) Таблицаларны тутыру;
3) Кыйммәтле ташлар, металлар турында кыскача белешмә
4) Кукмара районындагы файдалы казылмалар турында мәгълумат
5) Дәреслек белән эш. Файдалы казылмаларны саклау.
4. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
1) кроссворд чишү;
2) тест;
5. Йомгаклау.
• Билгеләр кую
• Өй эше

- Хәерле көн укучылар! Бүген бездә гадәти генә дәрес түгел, күрәсезме безгә никадәрле кунаклар килгән. Димәк бүген һәркем үзенең тырышлыгын, белемен күрсәтергә тиеш була.
- Бүген без Сезнең белән җир асты байлыклары белән танышырбыз, без аларны тагын ничек атыйбыз?
- - Файдалы казылмала.
- Әйе, сез инде аларның кайберләре белән 3нче сыйфныфта таныштыгыз. Ә бүген без алар белән тагын да якыннанрак танышырбыз. Ләкин безне җир асты патшалыгы үзенең патшагына кертергә теләми. Ул безнең Сулыклар турындагы белемнәребезне тикшерергә тели. Менә аның биремнәре:
1. тест
2. мөстәкыль эш өчен карточка
3. күмәк эш (таблицаны тутыру)
- Әйдәгез хәзер бергәләп эшкә тотынабыз. Сезгә тестлар өләшәм, аны үтәргә кирәк.
ТЕСТ
1. Табигый сулыклар:
а)бөя, елга, канау
б) елга, күл,океан
в) плотина, кое, чишмә.
2. Россияне нинди океаннар юа:
а) Һинд океаны, Тын океан, Атлантик океан.
б) Төньяк боз океаны, Һинд океаны, Атлантик океан.
в) Төньяк боз океаны, Тын океан, Атлантик океан.
3. Җир шарының күпме өлешен су алып тора.
а) Биштән ике өлешен
б) Яртысын
в) Өчтән ике өлешен
4. Сулыкларда яшәүче кошлар:
а) үрдәкләр, казлар, торналар
б) Казлар, торналар, күкеләр.
в) Торналар, лачыннар, ләкләкләр.
5. Елганың күлгә - диңгезгә коя торган өлеше:
а) Канавы
б) Тамагы
в) Башлангычы
6. Кешеләр эчү өчен суны каян алалар:
а) Диңгез, күл, елга.
б) Чишмә, кое, океан.
в) Елга, кое, чишмә.

- Тестларны төгәлләдекме, яхшы, хәзер сәгать уңаена иптәшебезгә тапшырабыз һәм тикшереп билгеләр куябыз. (Слайд буенча тикшерелә һәм билгеләр куела).
2 нче биремгә күчәбез, безгә тизрәк җир асты патшагына керергә кирәк.
- Сезгә мин мөстәкыйль эш өчен карточкалар өләшәм.

1 – башлангыч
2 – сул як яры
3 – Уң кушылдык
4 – уң як яры
5 – сул кушылдык
6 - тамагы

Карточкада елганың өлешләре күрсәтелгән, сезгә аларның исемнәрен язарга кирәк. Тәмамладыгызмы, молодцы. Хәзер инде үзебезне үзебез бәялибез, билгене үзебезгә үзебез куябыз. Тикшерәбезме!?
(Слайд яки зур карточка буенча тикшерелә)
- Булдымы, тикшереп билгеләрегезне куйдыгызмы? Алга таба киттек, хәзер күмәкләп тактадагы таблицаны тутырабыз: (тактага ватманда таблица эленә һәм укучылар ярдәме белән маркер белән тутырыла).

СУЛЫКЛАР
Табигый сулыклар Ясалма сулыклар
Елга, диңгез, океан, күл, инеш, чишмә. Бөя, плотина, канал, сусаклагыч, кое

- Рәхмәт, барыгыз да актив булырга тырыштыгыз. Менә хәзер инде безнең өчен җир асты патшалыгының ишекләре ачылыр. ( Слайд)
- Әйдәгез хәзер дәфтәрләрдә эшләп алыйк. Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз: 2 нче декарь. Теманы язабыз: Җир асты байлыклары.
Һәркем үзе белгән файдалы казылмаларның исемен яза, ләкин алардан ясалганнары белән бутамагыз, ярыймы! (Дәфтәрләрдә эш)
- Тәмамладыгызмы, Фәннүр, әйдә укы әле, калганнар яхшылап тыңлагыз, өстәмәләр булса, әйтерсез. (Тикшерү, фикерләр).
- Хәзер дәреслекләрне ачабыз, 160нчы бит. Без хәзер группаларга бүленеп эшлибез.
1 группа – Ләйлә, Нияз. ( Гранит һәм известьташ турында укый һәм мин сезгә өләшәчәк карточка буенча безне кыскача таныштыра).
2 группа – Айдар, Фирдүс.( Ком һәм балчык, торф, күмер)
3 группа – Фәннүр, Дилә. ( Тимер рудасы, нефть)
4 группа – Рәмис. (Табигый газ)
- Бу карточкалар (карточка өләшенә) Сезгә җавап биргәндә билгеле бер план булып тора.

КАРТОЧКА:
1. Исеме
2. Картада тамгасы
3. Үзлекләре
4. Табу юллары
5. Тормыштагы кулланылышы
6. Кайларда табыла (Картадан күрсәтергә)
(Балалар мөстәкыль эшлиләр, укытучы группаларга ярдәм итә).
-Укучылар сөйләгәндә слайдлар күзәтелә, үрелеп барыла. ( Коллекцияләр тәкъдим ителә)
Картада чыккан урыннары, табып күрсәтелә. ( Россия һәм Татарстан карталары кулланыла).
Балалар сөйләп бергәч бергәләп таблица тутырыла. (Ватманда маркер белән).

ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАР
РУДАЛАР РУДА БУЛМАГАННАР
Төзелеш материаллары Янучаннар
Тимер рудасы Гранит, Ташкүмер
Ком, Торф
Балчык Нефть
Известьташ газ

Укучылар, без әле барлык төр казылмаларны өйрәнеп бетермәдек, әле бик сирәк очрый торган кыйммәтле ташлар да бар. Әйдәгез кайберләрен карап китик.
- Алмаз
- Рубин
- Малахит
- Яшма
-Файдалы казылмалар Безнең районыбызда да бар. Сез ниндиләре дип уйлыйсыз?
(Фикерләр)
- Безнең районда күбесенчә төзелеш материаллары буларак кулланыла торганнары очрый.
БАЛЧЫК
КОМ
ИЗВЕСТЬТАШ
ТОРФ
БАКЫР РУДАСЫ
Кукмара районында 17 гасырда ук бакыр рудасы табыла һәм чыгарыла. Руда зур булмаган ояларда ята, аны шуңа күрә гади казу юлы белән чыгарганнар. Һәм Кукмара районында 1743 нче елда бакыр эшкәртү заводы ачыла. Ләкин 19 гасырның уртасында Кукмарада бакыр эшкәртү туктый. Чөнки башка җирләрдә, мәсәлән Уралда бакырның күпләп ятакан урыннары табыла һәм аны чыгару күпкә отышлырак була.
Известьташ Кукмара районында шактый күп очрый кайбер җирләрдә 10 метрга җитә. Ул ком һәм балчык белән аралашып ята. Безгә иң якын урнашкан зур карьер Чишмәбаш авылында. Татарстан картасында да күрсәтелгән. ( Күрсәтү). Шулай ук безнең территориядә дә юлларга салу һәм төзелештә куллану өчен таш чыгарыла, бездә ул балчык белән катнаш.
Районда шулай ук кирпеч ясарга яраклы кызыл балчык ятмалары бар. Алар Кукмара станциясеннән ерак түгел елга Нурминкә елгасы буенда урнашкан. Кукмара кирпеч заводы әлеге балчыкны кулланып кирпеч ясый. Районда ком чыгарыла һәм төзелеш өчен кулланыла. Районда шулай ук торф ятмалары да бар. Ләкин алар 1 метр тирәсе генә. Аны Оштырма, Бурец, Нурминкә елгалары буендагы иңкүлекләрдә очратырга була. Торф туфракны баету, ашлау өчен тотыла, кулланыла.

- Сез ничек уйлыйсыз, файдалы казлмалар бетә аламы? (фикерләр).
- Әлбәттә әгәр кешеләр саксыз куллансалар, бу файдалы казлымалар бетәргә дә мөмкин. Әйдәгез, дәреслекнең 168 нче битен ачыгыз да укыйк әле без җир асты байлыкларын саклауга ничек булыша алабыз микән.
- Әйдә Айдар кычкырып укый башла әле. ( Чылбыр буенча уку).
- Димәк, файдалы казылмаларны сакчыл тотарга кирәк. Моны ничек эшләргә мөмкин инде?
- (Фикерләр)

Хәзер инде өйрәнгәннәребезне ныгытып китик.
Бергәләп әлеге кроссврдны чишәбез.

1н е ф 1т ь
и
м
е
2г р а н и 2т
3г а з
ш
4б 3а л ч ы к
к ү
б 5к о м
у е
р 6т о р ф

Горизонталь буенча:
1. Җир астында ята ул,
Өскә чыкса ага ул.
Утын түгел, яна ул. (Нефть)

2. Бик нык һәм чыдам,
Төзүчегә зур ярдәм.
Баскычлар, һәйкәлләр,
Ялтырашып көләләр. (Гранит)

3. Трубадан килә,
Безне җылыта,
Бәлешләр пешерә.(Газ)

4. Тап табышмак,
Аякка ябышмак. (Балчык)

5. Балаларга уйнарга кирәк,
Кешеләргә - төзелештә.
Кояшта кызынырга дисәң,
Ят тезелеш тә. (Ком)

6. Ашласаң – җиргә файда,
Яксаң – кешегә. (Торф)

Вертикаль буенча:

1. Зур мичләрдә кыздым мин,
Кып – кызыл ут булдым мин.
Сәнәк, көрәк , тырмалар,
Бар да көлеп торалар. (Тимер)

2. Өйләрне җылыта,
Тимерне эретә.
Үзе кап-кара,
Бу ни, я әйтеп кара? (Ташкүмер)

3. Ак таш эреп югалды,
Тактада эзе калды. (Акбур)

- Молодцы тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә. Хәзер тагын бер бирем үтибез. Диктант язып алабыз.
- Мин сезгә файдалы казылмаларның үзлекләрен әйтәм, сез исемен генә язарга тиеш буласыз.
-
1. Җиңел, яхшы яна, ашлама, суны әйбәт сеңдерә. ( торф)
2. Шахталарда чыгарыла, авыр, нык, бик югары температурада эри.(Тимер рудасы)
3. Кара, каты, ялтырый, суда бата, яна. (ташкүмер)
4. Нык,авыр. Алсу, кызыл, соры төсләрдә була, яхшы шомара. (Гранит)
5. Гадәттә ак яки соргылт таш. Элекеге диңгез урынындагы ятмалар.(Изветьташ)
6. Куе, кара сыеклык. Аннан бензин, мазут, керосин ясыйлар. (нефть)
7. Чүлмәкләр, уенчыклар, савыт-сабалар әвәлиләр. (балчык)
8. Төзелештә кулланалар, сукмакларга, юлларга җәяләр, суны яхшы сеңдерә, вак, шикәрнеке дә була. (ком)

- Җитештегезме, язып бетердегезме. Хәзер инде парларыгыз белән дәфтәрләрегезне алышыгыз да тиз генә иптәшебезне тикшерәбез. Ничә дөрес җавап бар, шул кадәр балл куясыз.
Билгеләр:
- 8-7 балл – 5
- 6 балл- 4
- 5 балл - 4
- 4 балл – 3

У вас нет прав для создания комментариев.