сценарий сказки "Төлке белән Торна"
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Муниципальное автономное образовательное учреждение “Средняя общеобразовательная школа №4”
г.Набережные Челны.

Сценарий татарской народной сказки “Торна белән Төлке”.

Автор: Биктимерова Фирюза Файзелхановна
учительница начальных классов

2013 год.
Торна белән төлке” әкиятен сәхнәләштерү өчен сценарий.
Күл буе. “Алмагачлары” көенә ике “бака” сикереп чыга һәм чиратлап бакылдыйлар. Ике яктан Торна һәм Төлке җырлап чыгалар.
Җыр: Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары,
(Төлке) Торна дустым...
(Торна) Төлке дустым...
(бергә) Сагындыра башлады.
Торна белән Төлке очрашалар, кочаклашалар, биеп алалар. Бакалар камыш артында күзәтеп утыралар.
Төлке: Торна дускаем, купшы борыным,
Килә бер сине өйдә күрәсе,
Бер сөйләшәсе, киңәшләшәсе.
Сине сыйлармын- ботка куярмын.
Килче кунакка. Сузма озакка!
Торна: И, Төлке дустым,
Әлбәттә киләм.
Кичен килермен.
Сиңа сүз бирәм.
Барысы да сәхнәдән чыга.
Төлке өе. Төлке бии-бии ботка пешерә, көзгегә карап бизәнеп ала.
Торна керә.
Төлке: Утыр әле, Торна дус.
Тәмле ботка пешердем.
Эре ярма сайладым,
Тәмле итеп майладым.
Төлке тәлинкәсен ялый. Торна чукый, чукыган саен ачуы килә.

Торна: Рәхмәт инде, Төлке дус.
Шундый итеп сыйладың!
Иртәгә үзең дә кил,
Мин дә сине сыйлармын.
Төлке: Сау бул, сау бул, дускаем!
Сәхнәдән чыгалар. Торна өе. Торна бии-бии чүлмәкләргә аш сала. Төлке керә.
Торна: Төлкениса, түргә уз!
Тәмле ашлар пешердем.
Токмачы вак-вак кына,
Тозы да чак-чак кына.
Торна чукый, төлке чүлмәк тирәли бөтерелә.
Торна: (корсагын сыйпап) И, тәмле соң, и, тәмле!
Ашадыңмы, дускаем?
Гафу итче, бик тиз бетте.
Юк шул башка әйберем.
Төлке: Болай булгач дуслык бетте.
Торна мине мыскыл итте!
Торна: Моннан соң белеп торырсың -
Ни чәчсәң- шуны урырсың!
Икесе бергә бер-берсенә аркаларын куеп күңелсез кыяфәттә җырлыйлар.
Җыр: Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары,
Дошманлашу бик тиз икән,
Ничекләр дуслашасы?
Пәрдә.

У вас нет прав для создания комментариев.