“Ашамлыклар кибетендә” темасына дәрес эшкәртмәсе.
- Подробности
- Автор: Сирена Усманова
-
Категория: Начальная школа
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 5139
Тема: Ашамлыклар кибетендә.
Сыйныф: 2 (рус төркеме).
Максат:
1) укучыларны ашамлык исемнәре белән таныштыру, итәгатьле сүзләрне кабатлау, матур язу күнекмәләре булдыру;
2) сүзлек байлыкларын арттыру, бәйләнешле сөйләм телләрен һәм фикерләү
дәрәҗәләрен үстерү өстендә эшләү;
3) кызыксындыру чараларын кертеп, татар телен яхшырак өйрәнүгә этәргеч ясау,ашамлыкка сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: ЛКФ.
Алымнар: өлешчә-эзләнү, проблема тудыру, сөйләм, практик, күрсәтмәлелек.
Күрсәтмәлелек: ашамлыклар рәсемнәре, сүзләр язылган карточкалар, ребус, көз рәсеме, билетлар, биремле карточкалар, презентация.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез! Хәерле көн!
-Бүген ничәнче число?
-Атнаның нинди көне?
-Бүген көн нинди?
-Хәзер елның кайсы фасылы?
Көз рәсемнәре буенча җөмләләр төзетү.
2. Кабатлау.
1)-Бүген без сезнең белән сәяхәткә китәбез. Ребусны чишсәгез кая барганын белерсез.
Ребусны чишү (ашамлыклар кибете).
2)-Без сәяхәткә ашамлыклар кибетенә барабыз.Менә автобус та килде, билетлары да бар. Автобуска билеттагы тәмле сүзләрне тәрҗемә итә алганыгыз гына утыра.
Язылган сүзләр: здравствуйте, доброе утро, добрый день, добрый вечер, спасибо, добро пожаловать, прощайте, спокойной ночи, извините, привет, разрешите войти, разрешите выйти, счастливого пути, приятного аппетита, будьте здоровы.
3) Ситуатив күнегүләр эшләү.
-Ты встретила на улице подругу. Что ты скажешь?
-Мама купила тебе мороженое. Ты поешь и что скажешь?
-Пришла подруга. Пригласи сесть за стол.
-Вы поели в столовой, что скажете поварам?
4)-Менә килеп тә җиттек. Ашамлыклар кибетендә нәрсәләр саталар?
Укучылар өйдә ятлап килгән сүзләрне кабатлау ( сөт, ипи, май, каймак, эремчек, туңдырма, тоз).
3. Яңа материал.
1)-Кибеткә машина белән нәрсә алып килделәр?
Сүзлек эше: ит, йомырка, шикәр, он, ярма.
2) Яңа сүзләрне кертеп җөмләләр төзү.
Мин ...яратам.
Әни ...ашый.
Апа ...сатып алды.
Әби чәйне...белән эчә.
Кибеттә...саталар.
3) Физминутка.
-Күрсәтегез, балалар,
Ничек ботка ашыйлар?(сөтне эчәләр, аш пешерәләр, ипи кисәләр).
4) Китаптагы текстны уку, тәрҗемә итү.
4. Ныгыту.
1) Сорауларга җавап бирү.
-Кибеттә нәрсә саталар?
-Син нәрсә яратасың?
-Иртә белән нәрсә эчтең?
-Сөттән нәрсә ясыйлар?
2)Диалог өстендә эш.
-Исәнмесез!
-Хәерле көн!
-Сезгә нәрсә кирәк?
-Миңа 1 кг май кирәк. Май ничә сум тора?
-1 кг май 40 сум тора. Алыгыз.
-Миңа ярты кг май бирегез, зинһар.
3)”Өстәл артында” рәсеме буенча җөмләләр төзү.
5. Йомгаклау. Өй эше бирү.



