Класстан тыш уку
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет белем бирү
Учреждениесе Татарстан Республикасы
Әгерҗе районы Нарат авылы
мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге
балалар өчен
мәктәп-балалар бакчасы
укытучысы Арсланова Алия Наил кызы.
Эш стажы: 17 ел

Класстан тыш уку.

Тема: Резидә Заһретдинованың тормышы һәм иҗаты.

“Ачылмаган гөлчәчәк” китабы буенча үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Максат: Кечкенә шагыйрь Р.Заһретдинова турындагы белемнәрне тирәнәйтү;
Укучыларда белем алуга кызыксыну уяту,
Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, алар аша үзеңдә ихтыяр көчен табу,якташыбыз булуы белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.Заһретдинованың китаплары, фотосурәтләре, стенгазеталар, күргәзмәлекләр, видео дисклар,ноутбук.
Музыкаль бизәлеш: Р.Заһретдинованың яздырылган җырлар дисклары.

2013

Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
-Укытучы: Исәнләшү.Укучылар кәефләрегез яхшымы?Әгәр дә барыбызның да кәефләребез яхшы булса,рөхсәт итегез бүгенге дәресне башлап җибәрергә.Ә дәресебезнең темасын ачу өчен, сез җырланган җырның сүзләрен кем язганын танып белергә тиеш. (тыңлау).
Әйе, дөрес укучылар әлеге җырны Р.Заһретдинова язган. Исеме “Әйтмим әле” дип атала.
1 нче сыйныф укучылары ишек шакып керәләр.
1 нче укучы: кызлар әйдәгез китапханәгә барабыз.Матур китаплар алырбыз.
2 нче укучы: әйдәгез.
3 нче укучы: мин алдым инде. Ул “Ачылмаган гөлчәчәк” дип атала.Аны Резидә апа язган.
4 нче укучы: син бит әле укый белмисең?
5 нче укучы: иҗекләп өйрәнәбез бит.
6 нче укучы: әйдәгез.
7 нче укучы: без аны 3 нче сыйныф укучыларына алып барыйк.Алар безгә китапның эчтәлеге белән танышырга ярдәм итәрләр.
8 нче укучы: бир әле ,бир миңа бу китапны? (тартып алырга тели).
9 нче укучы:алай тартма,ярамый! Китапны ертасың бит.Китапны кадерләргә,бөкләмәскә,пычрак кул белән бервакытта да тотмаска, дип өйрәтә бит безнең апалар.
Укытучы: Бик дөрес әйтәсез укучылар. Менә шул урында минем мәктәбебез китапханәчесенә сүз бирәсем килә. Ул безгә китапны хөрмәт итү турында таныштырп үтәр. Рәхим итегез!
II. ТӨП ӨЛЕШ:
Укытучы: Тымызык җилле җәйге иртә.Төз наратлар биеклегенә генә күтәрелгән кояш Көтмәс буендагы яшел хәтфә болыннарны күзли. Табигатьнең гүзәл бу почмагында тормыш инде күптән кайный. Үләннәргә күмелгән кечкенә түмгәкләрдә җитез кырмыскалар тыз-быз килә,чикерткәләр сикерешә, салават күперенең бар төсләрен дә үзләренә күчергә чәчәкләрнең берсеннән икенчесенә кунып, күбәләкләр оча,эшчән бал кортлары үз эшләренә соңламаган. Ерактан караганда тып-тын күренгән болын,игътибар белән тыңласаң, гөҗ килеп тора икән.
Болын уртасыннан әкрен генә бер нәни кыз атлый.Өстендәге ак күлмәге белән ул чәчәкләргә дә,күбәләкләргә дә охшаган. Аны бал кортлары белән дә тиңләп була. Бал кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйса,кечкенә шагыйрә Резидә Заһретдинова, табигать серләрен аңларга теләп,шигырьләр җыя,әйе,әйе,шигъри фикерләрне ул табигатьнең үзеннән ала да, кулындагы дәфтәренә шунда ук язып та куя. (Әлеге сөйләгәнне бер бала тасвирлап бара).
(Шул ук укучы -Арсланова Тансылу, Р.Заһретдинованың шигырен укый) .
Күбәләгем.
1.Күбәләгем,күбәләгем.
Кун инде бармагыма.
Куанам мин бу дөньяда
Синең дә барлыгыңа.
2.Күбәләгем,күбәләгем,
Очасың да очасың.
Үзең бәләкәй булсаң да,
Киң дөньяны кочасың.
3.Күбәләгем,күбәләгем.
Очыйк әле бергәләп-
Син йөзәрсең баш очымда,
Мин уйнармын тәгәрәп.(шигырь кыскартылып алынды).
Кадерле укучылар менә шушы урында мин кечкенә язучыбыз Резидәнең иң якын кешеләренә,әти-әниләренә сүзне бирәсем килә. Рәхим итегез!
Сораулар: Резидәнең тормыш юлы.
Ул кайчан иҗат итә башлады.
Тормышта аны ниләр борчый иде?
Укытучы: Әйдәгез укучылар үзебезнең белгәннәребездән чыгып минем сорауларга җавап бирик әле.Р.Заһретдинова турында сез ни дәрәҗәдә беләсез микән?
1.Р.Заһретдинова кайсы авылда туган?
2.Әти-әнисе кем?
3.Резидәнең беренче укытучысы кем булган (Мөсифуллина Нурия Ш.)
4.Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?
5.Ул хикәяләр язганмы? Нинди хикәяләрен беләсез?(“Ботакны кем сындыргын?”, “Инша”, “Бер тәмсез сүз”).
6.Р.Заһретдинова ничә яшьтә вафат булды?
7.Аның иҗат иткән җырлары бармы?Исемнәрен әйтә алмассызмы?
Укытучы: әйе, (искә төшереп үтү) Р.Заһретдинова үзе вафат булгач кына Чаллыдан яшәп иҗат итүче Ринат Губайдуллин берничә җырына көй язды.
Мәсәлән: “Әнкәм пешергән коймак”.
“Авылым”.
“Күбәләгем”.
“Әйтмим әле”.
“Колынкаем”.һ.б. шигырьләренә көйләр язылган.
Укытучы:әйдәгез балалар аның иҗат иткән берничә шигырен укып үтик. (Чиратлашып,чылбыр рәвешендә уку).
Песнәккәем.(Р.Губайдуллин көе)
1.Песнәккәем,песнәккәем,(укучылар укый)
Тәрәзәмә килдең мени?
Сиңа тәмле җимнәр куеп
Мин көткәнне белдең мени?
2.Песнәккәем,песнәккәем,
Тышта бүген бигрәк салкын.
Үз җылымны биримме әллә
Йөрәгең киң,
Ут ул,салкын.
3.Җылытырмын тыным белән,
Өф-өф итеп,өреп кенә.
Иртәгә дә килерсең бит,
Якын дустың күреп кенә.

Мин туганмын (Укучылар укый)
1.Мин туганмын җәй көнендә,
Майның унбишләрендә.
Юк ла инде,алай түгел
Тын июнь кичләрендә
2.Мин туганмын җәй көнендә
Чәчәкләр бәйләмендә.
Юк ла инде,алай түгел,
Сабантуй бәйрәмендә.
3.Мин туганмын җәй көнендә
Кояш чыккан чагында.
Сабантуйны да күргәнмен
Әнием кочагында.

Исемем минем Резидә шул
1.Исемем минем Резидә шул,
Мәңге шиңмәс гөлчәчәк.
Гөлләр кебек булыр әле
Минем якты киләчәк.
2.Исемем матур-гөл исеме,
Резидә шул,Резидә.
Гөлләр кебек шат күңелле
Чибәр кызлар күп бездә.
3.Гөлләр кебек булыр идем,
Әгәр гөлләр иш итсә.
Чыгар юлым табармынмы,
Таудан хәсрәт ишелсә?
Укытучы: Резидә Заһретдинованың сыйныф җитәкчесе Гөлия Мәгъсүм кызына сүз бирәсем килә.Әлеге шигырьләре белән сез,сыйныф җитәкчесе таныш идегезме?
Укытучы: Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 6 нче сыйныф укучысы Шәрипова Гөлинә башкаруында җыр “Әнкәм пешерә коймак” Р.Заһретдинова сүз.Р.Губайдуллин көе (Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче композитор).
(физ-минутка булып тора, ял итеп алачакбыз,бию).
Укытучы: Р.Заһретдинова әти-әнисе,дуслары,табигать, авылы турында яза. Ул туган ягын,туып-үскән авылын ихлас ярата. Авылын ташлап,шәһәр шау-шуын артыграк күрүчеләргә, үртәлеп, яза:
Киттегез дә оныттыгыз,ахры.
Туган авылыбызның күлләрен.
Сагыналар инеш-тугайлар да,
Сагыналар сезне гөлләрем.
Р.Заһретдинованың “Авылым” җырыннан бер өзек тыңлау. Башкара авылыбыз җырчы һәм композиторы Фәнис Арсланов.
Укытучы: Әлеге шигырь өстендә бераз аңлатма биреп үтик әле.
Әлеге шигырьнең төп эчтәлеге. Шагыйрь ни әйтергә теләгән?
Көе ничек? Сүзләре сезгә ошадымы?
Укытучы: Хыялга бай кыз каләмен төрле жанрларда сынап карый,шигырьләр белән бергә,хикәяләр дә яза.Кроссвордлар төзи. Кайберләрен газета битләрендә дә чагыла. Соңгысы буенча хәтта призлы урын да ала.
Җиденче сыйныфны гына тәмамлаган Р.Заһретдинова иллегә якын шигырь,шактый санда хикәяләр, кроссвордлар калдырган. Сыйныфтан сыйнфка ул “бишле” билгеләре белән генә күчеп барган.
Әле 13 яше генә тулган Р.Заһретдинова бу фани дөньядан бик-бик иртә китте: ул,үзенең шигырьләрендә мәдһия җырлаган Көтмәс чоңгылына батып вафат булды.
Әгәр дә кадерле укучыларым бер-беребезгә игътибарлы булсак,әти-әни сүзен тыңласак әлеге хәлләр фаҗига белән тәмамланмас иде дә.
Шулай да,нәни кызчык Резидәнең фаҗигале үлеме әти-әнисе, туганнары өчен генә түгел,бөтен мәктәп, Девятерня халкы,Тугызбуй өчен дә зур югалту булды. Кем белә озын гомер юлы үтеп,зур тәҗрибә туплап, вафатына кадәр язганча ихлас бирелеп,җигелеп эшләсә,бәлки, ул татар әдәбиятының бер җәүһәре булып балкыр иде.
Кадерле укучылар без нәкъ Резидә кебек иҗат итә алмасак та,безнең дә арада каләм тибрәтүчеләребез бар.
Әйдәгез әле,укучылар үзегез иҗат итеп карагыз әле. (10 минут вакыт бирелә). Сезнең шигырьләрне дә тыңлар вакыт җитте.
Көзге урман.
1.Урманга алтын көз,
Елмаеп килде.
Яфраклар коела
Яңгырлар шикелле.
2.Көннәр кыскара,
Төннәр озыная
Җылы якларга
Кошлар китеп бара. (Гөлинә Шәрипова)
Алтын көз.
1.Алтын көзләр дә килде.
Яшел яфрак саргайды
Алар шулай һәрберсе
Төрле якка таралды.
2.Кошлар җылы якларга
Китәргә җыеналар.
Чөнки салкын кышлардан
Алар бик тә куркалар. (Назлыгөл Арсланова)

III.Дәресне йомгаклау.

Р.Заһретдинованың тормыш юлын тасвирлаучы презентация күрсәтү.

Кадерле укучылар,килгән кунаклар без бүген сезнең белән безнең өчен бик тә кадерле булган кечкенә шагыйрәбез Р.Заһретдинованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Әлеге дәрес күпләребезнең хәтерендә матур хисләр генә уятып истә калсын иде. Шулай да бүгенге дәрестә без сезнең белән алган яңалыкларыбыз белән танышып үтик.Нинди белемнәребезне ныгытып үттек.
Кыскасы укучылар Резидәнең 50 дән артык шигыре,9 дан артык җыры барлыгы ачыкланды

IV. Өй эше.

1.Сездә укучылар тагын беркат матур-матур шигырьләр иҗат итеп алып килегез. Аларны газета битләренә җибәрербез.

2.Резидә Заһретдинованың бер шигырен яттан өйрәнергә.

Дәреслек: Дәреслек : А.Г. Яхин "Әдәбият" 4 сыйныф, Казан. "Мәгариф"нәшрияты 2004 ел.

Кулланылган әдәбият: А.Г.Яхин. Дәреслек : Дүртьеллык баш. татар мәкт. 4сыйныф өчен хрестоматия, Казан. "Мәгариф"нәшрияты 2008 ел. -167 б:рәс.б-н.

ФГОСны өйрәнү методикасы.

Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма. Казан. "Мәгариф"нәшрияты, 2005ел.

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерешле укыту пограммасы 1-4 сыйныфлар/ Яхин А. Г.2010

Өстәмә әдәбият:
“Ачылмаган гөлчәчәк” Р.Заһретдинова,Әгерҗе районы.

“Күңел чишмәләре” Әгерҗе районы язучылары.

Р.З.Биктимерова Көч , рух тамырлары Казан

А.Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр. Казан

Р.К.Шәехова. Иҗат баскычлары. Казан.

В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы

Р.Газизова. Иркен минем туган илем. Казан

Ф.Зарипова. Бала бишеге-гомер ишеге. Казан.

2012-1213 нче уку елы.

У вас нет прав для создания комментариев.