Чишмәләр иле син, туган як
- Подробности
- Автор: Гульнара Гарифуллина
-
Категория: Начальная школа
-
Опубликовано 26 Июнь 2014
-
Просмотров: 3156
Азнакай районы Сәпәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфында уку дәресе.
I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Идрисова Флёра Тәлгать кызы
Тема:”Чишмәләр иле син,туган як...”
Максат:укучыларда чишмәләргә,туган якка,аның табигатенә,гүзәл-
легенә,матурлыгына мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү;
якташ язучыларның чишмәләр турында язган шигырьләре
белән танышу;укучыларның сәнгатьле сөйләм телләрен,
фикерләүләрен,иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау:проектор,авыл,чишмәләр турында слайдлар,якташ язучыларның шигырь китаплары,чишмәләр турында җырлар(аудиоязмалар)
Дәрес барышы.
(Аудиоязмада Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында”Авылым хатирәсе”дигән җыр яңгырый)
-Туган җир,туган як... Ни өчен күңелгә шулкадәр кадерле һәм якын соң? Кеше кайда гына булмасын,әти-әнисен,туган ягын искә ала,алар турында истәлекләрен яңарта.Менә якташ җырчыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында “Авылым хатирәсе”дигән җыр да безнең күңел кылларын тибрәндерде,туган ягыбызга соклану хисләре уятты.(җырның эчтәлеге буенча эш)
-Балалар,ә туган якның матурлыгын сез нәрсәдә күрәсез?
( сорау слайдтагы рәсемнәргә игътибар итеп бирелә,укучыларның җаваплары тыңлана)
-Балалар,мин сезгә бер табышмак әйтәм,җавабын табыгыз эле.
Башы-тауда,аягы-диңгездә.Бу нәрсә?(чишмә)
-Ә нәрсә ул чишмә?
-Җир асты сулары өскә бәреп чыккан урынны кизләү яки чишмә дип йөртәләр.Чишмәләр кечкенә генә булсалар да,табигатькә җан кертүчеләр,елга,диңгез,океаннарга җан өрүчеләр.Безнең Азнакай районы да чишмәләргә бай.Нефтьчеләребез көче белән күпме чишмәгә җан өрелде,алар чистартылды,төзекләндерелде,чын сәнгать әсәре итеп эшләнде.Районыбызда Ык елгасыннан башка тагын 13 кече елга,инешләр бар.(слайдларда күрсәтү)
-Ә безнең авылдагы чишмәләрнең исемнәрен беләсезме?Ни өчен аларга андый исемнәр кушканнар,кайсыгыз белә?(җаваплар тыңлана)
-Балалар,чишмәләр турында күп кенә шигырьләргә композиторларыбыз көйләр язганнар,шигырьгә көй язгач,матур җыр туа,шулай бит?Сезнең чишмәләр турында җырлар ишеткәнегез бармы?(берничәсен атап китү:Л.Гыймаева башкаруында”Яшьлегем чишмәләре”,А.Хисамиева башкаруында”Актүбә чишмәләре”,З.Сәхәбиева башкаруында”Җидегән чишмә”,Н.Нигъмәтуллин башкаруында”Челтер чишмә”,Фәридә-Алсу дуэты башкаруында”Чишмәләр иле син,туган як”һ.б.)
Физминут.
-Әйдәгез,шушы җырларның берсен тыңлап үтик әле(аудиоязмада”Чишмәләр иле син,туган як”җырын тыңлау)
-Җыр сезгә ошадымы,балалар?Аның сүзләрен күп еллар безнең район башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаков язган.(портретын күрсәтү)
-“Ярлары яшел келәм”дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?(җаваплар)
-Чишмәләр турында шулай ук якташ язучыларыбыздан Марсель Галиевның”Актүбә чишмәләре”,Илдус Гыйләҗевның “Юмарт чишмәләр”,”Пөхтәлек чишмәсе”дигән бик матур шигырьләре бар(китапларны күрсәтү).Әйдәгез,берничәсен укып китик.(укучылардан укыту)
-“Челтер-челтер ага”,”зәңгәр күзле”,”көмеш сулы”дип язганнар,ни өчен шулай язганнар икән,ничек уйлыйсыз?(җаваплар)
-Ә хәзер мин сезгә Бикә Рәхимованың”Нихәл,чишмәкәй?”дигән бик матур шигырен укып китәм.
Нихәл,чишмәкәй,
Ничек хәлләрең?
Ничекләр үтә
Кышың,җәйләрең?
Рәнҗетмиләрме
Сине кешеләр?
Табигать корткыч-
Шуның ишеләр?
Юлыңны синең
Чүп-чар бумыймы?
Бармы ярдәмчең,
Үзем булыйммы?
Нитрат-агулар
Агып төшмәсен.
Һәркем сакласын
Туган чишмәсен!
Синең саф суга
Кизәнмәсеннәр.
Сине ямьсезләп
Бизәнмәсеннәр.
Нихәл,чишмәкәй,
Ничек хәлләрең?
Ничекләр үтә
Кышың,җәйләрең?
(Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышулар).
-Балалар,ә без чишмәләр өчен нәрсә эшли алабыз соң?(тирәсен чистарта алабыз һ.б.
-Ә хәзер мин сезгә Илдар Юзеевның”Аксакал нәсихәте”дигән шигырен укып китәм,игътибар белән тыңлагыз әле!
Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп
Нәкъ татарча тыйнак көлегез.
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Дулкынланып,йөрәкләрне ачып,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез.
Күпме сахра сусыз кибә,сула,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Сусыз калсак,әгәр,корыячак,
Табигатьнең иркә гөле без.
Җилләр иссен,назлы гөлләр үссен,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Их,яшисе иде озак,мәңге,
Табигатьтән башка үле без.
Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан,корыр телебез.
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
-Ни өчен шагыйрь “Чишмәләрнең кадерен белегез!”дип өзгәләнә?(җаваплар)
-Суның һәр тамчысы да кадерле булган дала,чүлләр бар.”Сабантуй”газетасында берничә еллар элек “Анда су бензиннан 3 тапкырга кыйммәтрәк”дигән мәкалә басылган иде.Анда сүз Гыйрак илендә эчә торган суның дефицит икәне турында бара.Нефть күп булганлыктан,бензин җитәрлек,ә эчәргә су юк.Шуннан,балалар,нинди нәтиҗә чыгарабыз инде?(җаваплар)
-Дөрес,су-безнең төп байлыгыбыз.Су булмаса,ипи дә,башкасы да үсми.Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар.Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар.Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре,картлары күзәтеп,карап торганнар.Димәк,безгә дә чишмәләрне саклап,карап,чистартып торырга кирәк.Чишмә яннары ял итеп китә торган,кызыгып туктап,матурлыгына сокланып карый торган урын булсын иде!Чишмәләребез җырда җырланганча,илләргә иминлек теләп,челтерәп аксыннар!
Йомгаклау.
-Балалар,сезгә бүгенге дәрес ошадымы?Нәрсәсе белән ошады?(җаваплар)
-Киләсе дәрескә чишмәләр турында үзегезгә ошаган берәр шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез,эчтәлегенә карата рәсем ясагыз.



