КЕШЕ КАЙЧАН МАТУР БУЛА? Дәрес-проект
- Подробности
- Автор: Алсу Файзиева
-
Категория: Начальная школа
-
Опубликовано 19 Июнь 2014
-
Просмотров: 5892
КЕШЕ КАЙЧАН МАТУР БУЛА?
Дәрес-проект
(Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)
Максат 1.Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.
3. Укучыларда матурлык, киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияләү.
Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.
Җиһазлау: презентация “Нәрсә ул матурлык?”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, фотолар,презентацияләр, слайдлар, китаплар, терәк-схема.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше
Исәнләшү. Дәреснең максатын билгеләү.
2. Төп өлеш
Укучылар, бүген безнең бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Без аны “Кеше кайчан матур була? ” дигән исем астында алдык. Дәресебез традицион дәресләрдән бераз үзгә булачак. Чөнки бу дәрескә әзерләнү өчен тема берничә көн алдан бирелгән иде. Дәресебез эзләнү дәресе дә, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе дә. Ренат Харисның шигыренә нигезләнеп, һәрберегез матурлык төшенчәсенә мисаллар әзерләп килергә тиеш идегез. Кеше кайчан матур була? Сез матурлыкны ничек аңлыйсыз ?
Әңгәмә үткәрү
Матурлык сүзенең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән? Әйдәгез, сүзлекләрне ачыйк һәм матурлык сүзен эзлик.
Матурлык 1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;
2) Матур , ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек;
3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы.
Матур сүзен без соклануыбызны, горурлыгыбызны белдергәндә кулланабыз.
Матурлыкка бай бит безнең заман,
Адым саен бездә матурлык.
Барлык матурлыкның, батырлыкның
Иҗат итүчесе бит халык , - дигән бик матур шигырь юллары да бар бит. Димәк чыгышларыбызны башлыйбыз. Экранда шигырь юллары. Чыгышыбызны шундагы юлларга бәйләргә дә, үз мисалларыгызны китерергә дә мөмкин.
Кеше кайчан матур була?
1. Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;
ятлар белән танышканда
күзләре җылынганда;
шул җылылыкның рәхәтен
җаның белән тойганда.
...............................................
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә;
сөйгән ярын югалтса да,
сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да
сафлыгын аклаганда.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.
1 укучы чыгышы
Мин үземнең чыгышыма эпиграф итеп Ренат Харисның түбәндәге юлларын алдым.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.
Мин эш – гамәлләре белән һәрберебезгә үрнәк якташыбыз, авылдашыбыз дәүләт советы депутаты Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин турында сөйләр идем.
Минем уйлавымча, ул- чын мәгънәсендә матурлык үрнәге. Нинди генә урыннарда эшләсә дә, ул һәрчак югарыга , уңышка омтыла. Балтач районында җитәкче, Мамадыш районында беренче секретарь, Норлат хакимияте башлыгы, Татарстан авыл-хуҗалыгы министры булып та эшләргә туры килә аңа. Кайда гына эшләсә дә , туры сүзле, таләпчән, белемле, гадел кеше булып кала. Без аның игелекләрен гел тоеп яшибез. Авыл уртасындагы күпер, мәктәп төзелешенә зур өлеш кертте. Авыл башындагы зиратны койма белән әйләндертеп алды. Газ кертүгә башлап йөрде. Һәм авылыбызга иман нуры иңдереп торган мәчетебезне дә ул төзетте. Авылым халкы мондый гаярь ир- егете белән, үз улы белән горурлана. Мин дә матурлык үрнәге дип куяр идем.
Укытучы. Гүзәл матурлык үрнәген бик уңышлы тапкан. Әйдәгез, без һәр кешенең чыгышыннан соң, дәфтәрләрдә һәм тактада терәк-схема төзи барыйк. Нәрсәдә күрәбез соң без бу очракта матурлыкны?
Бу очракта игелеклелек, эшчәнлек, файдалы булу
2 укучы чыгышы (презентация)
Ә минем өчен, шагыйрь әйткәнчә:
- Кеше матур шул мәлдә —
иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә.
Сүзем яраткан язучыбыз Фәнис абый Яруллин турында. 19 яшендә хәрби күнегүләр ясаганда имгәнеп, хәрәкәтсез калган,үзендә яшәр , иҗат итәр өчен көч таба алган корыч ихтыярлы язучыны матурлык үрнәге дип саныйм мин. Ул 55 елга якын урын өстендә ятса да, чын мәгънәсендә тормышны яратып яшәде, рухи көченә таянып, 51 китап чыгарды. Бүлмәсендә яткан килеш тә аның күзләре күпне күрә, колаклары күпне ишетә, тынгысыз җаны барысын да тоеп-сизеп тора. Ак кәгазь битенә язылган тылсымлы сүзләрен укыган саен укыйсы килә. Кат-кат укып, төрле мәгънә, бизәкләр табасың, заман сулышын тоеп язылган сүзләр безне уйландыра, яңадан алып укырга мәҗбүр итә:
Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
Яши -яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.
Эшне дусты иткән кеше
Кайгыларда аумый икән.
Фәнис абый безгә яшәүнең кадерен белергә, мөмкинлекләрнең чиксезлегенә ышандырырга тели. Менә кемнән түземлелеккә, яшәргә өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк икән безгә.
Укытучы . Сезнең фикерләрегез белән мин дә килешәм, укучылар. Таза-сау килеш төшенкелеккә, сәрхүшлеккә, мескенлеккә бирелгән байтак бәндәләрне оялтырлык,тәүбәгә китерерлек матур тормыш үрнәге ул Фәнис Яруллин.
Ни белән үлчәнә гомер?
Калган эзләр белән.
Матурлыкның тагын бер сыйфаты - ул тормышны ярату .
Терәк-схемабызны төзүне дәвам итәбез. Димәк, бу очракта матурлыкны нидә күрдек.
Көчле рухлы, тормышны ярата, түзем
3 нче укучы чыгышы (Фотолар күрсәтелә)
Ә мин сүземне Һ. Такташның шигъ ри юлларына нигезләнеп әзерләдем.
Ана! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатын- кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да, әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без -көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә. Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз бит алар. Алар булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.
“Ата-ана хакы – тәңре халкы” дигән борынгылар. Әниләрнең кадерен белеп, гел изгелек кылып яшәсәк иде. Безнең турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын аларга. Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк .
Минем уйлавымча, матурлык үрнәге ул – әниләр. Сез дә минем белән килешәсездер, дусларым. Әни изгелеген , әни назын, әни яратуын берни дә алыштыра алмый.
Әни кеше гел изгелек тели
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе тугрылыклы калыйк
Әни дигән изге кешегә.
Укытучы. Рәхмәт, матур чыгыш әзерләгәнсең. Мин дә сезне Ләйлә Дәүләтованың тирән мәгънәле шигъри юллары белән таныштырырга телим.
Бары ана мәхәббәте генә
Илаһи бер көче дөньяның.
Ана өчен син һәрвакыт бала,
Йөрәгендә һәрчак син аның.
Бер ялгышлык кылсак, дуслык сүнә,
Көнче утлар кинәт кабына.
Бар хатаны гафу итәрлек көч
Ана йөрәгендә кабына.
Дан- дәрәҗә, байлык өчен түгел
Син кадерле аңа ничек тә.
Иң яхшысын баласына бирә,
Үзе сират юлын кичеп тә.
Димәк, терәк-схемабызга ниләр өстибез.
Изге күңелле лек,сабырлык, игелеклелек
Хәзер сезгә Гүзәл Уразованың “Бала әйткән авыр сүз” клибын тәкъдим итәм. Уйланып утырыбыз, сүзләренә игътибар итәбез. Соңыннан фикерләр белән катнашабыз.
4 нче укучы
Матурлык төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бу турыдагы уйларым мине шигырь язарга этәрде.
Сокланмыйча мөмкин түгел
Шушы матур дөньяга.
Яшьлектә дә, картлыкта да
Тормышыбыз гел ага.
Дөнья иркен, илләр тыныч
Тагын безгә ни кирәк?
Әти-әни, туганнарыбыз –
Безнең иң якын терәк.
Матурлыкны күрер өчен,
Кирәк күңлебез күзе.
Күктә балкыган кояш та
Матур түгелме үзе?
Матурлык һәрбер адымда
Кирәк күрә белергә.
Матур булып, бәхет тоеп,
Яшисе иде бергә.
Укытучы.Рәхмәт ,Рүзилә, бик зур. Алга таба да матурлыкны тоеп иҗат ит.
5 нче укучы чыгышы Презентация( авыл, табигать күренешләре)
Ә мин чыгышымны “Матурлык һәр адымда” дип атадым һәм чыгышыма эпиграф итеп түбәндәге юлларны сайладым
Кемдер нәни шатлыктан да,
Елмаеп көлә белә.
Ап-ак кар бөртегендә дә
Матурлык күрә белә.
Минем уйлавымча, матурлык һәр адымда. “Арча хәбәрләре” газетасында басылып чыккан “Матурлык һәр адымда” дигән язмам бүгенге дәресебезгә туры килә дип уйлыйм. Сезне дә таныштырасым килә.
Без күзгә ташланып торган матурлыкны гына күрәбез. Ә бит уйлап карасаң, һәр нәрсә матур. Мин хыял диңгезләрендә йөзәргә, уйланырга яратам. Юк кына әйберләргә дә игътибар итеп, матурлыгын күреп сокланам. Шигырьләр укырга яратам, бигрәк тә мәхәббәт турындагыларын. Менә беркөнне мондый шигъри юлларга тукталдым.
Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен
Ача торган , серле чәчәгем.
Кабат-кабат бу юлларны укыйм. Кинәт берничә ел элек булган бер вакыйга искә төште.
Мин бит бик кечкенә генә авылында яшим . 4-5 чакрым безнең тирәдә авыллар юк. Тирә-якта болын, агачлар...Өй артына чыксаң , урман. Тәпи баскан көннән башлап, мин табигать кочагында, урманда үстем дисәм дә ялгыш булмас . Җәйге гүзәллек , яшеллек, чәчәкләр... сөйләп бетергесез. Г. Тукай шигырьләрендәгечә:
Авылымны һич онытмам, һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдәй юрган иде...
Авылыбыз кечкенә булганлыктан, җәй көннәрендә атналар буе көтү көтәргә туры килә. Иртән көтүгә чыккач, болындагы искиткеч матур чәчәкләргә игьтибар иттем. Алар бик күп, гүя аларны чәчеп үстергәннәр. Ә кичен кайткан чакта, кабат ул урыннан үткәндә шаккаттым: чәчәкләрнең берсе дә юк. Я ходам, хайваннар барысын да ашап бетерде микәнни? Мин бик аптырадым, ник берсе булсын. Иртән тагын көтүгә чыктык. Ни гаҗәп: болын кабат шул чәчәкләр белән тулган, шундый ук гүзәллек. Кичен чәчәкләр кабат юкка чыкканнар. Ничек аңламаганмын : чәчәкләрем бит кичен йомылалар икән.
Шигырь юлларын кабат-кабат укыйм. Менә шагыйрь кайдан алган икән бит бу юлларны.Ул бит шуны күргән һәм ничек оста сурәтләгән.
Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен
Ача торган , серле чәчәгем.
Матурлык һәр адымда. Аны бары күңел күзе белән генә күрергә кирәктер. Тик бүген күпләребезгә ул җитми шул.
Минем фикерләремне Ирек дәвам итә, ул безгә ял минуты әзерләгән. Җырда да “адым саен матурлык” дип җырлана.
Слайд-шоу карала. Җыр тыңланыла “Адым саен матурлык”
Укытучы Зур рәхмәт, укучылар. Терәк-схеманы дәвам итәбез.
Нечкә күңеллелек
6 нчы укучы чыгышы.
Ә мин “Матурлык нәрсә ул? “ дигәндә, кешеләрнең эчке дөньясы , күңеле матур булырга тиеш дияр идем. Тышкы матурлык кына кешене бизәми, күңеле киң, яхшы булган кешеләргә күбрәк тартыласың. Татар әдәбиятында күпчелек әсәрләрдә шушы тема күтәрелә. Мисалга Ә Еникинең “Матурлык” хикәясен китерер идем. Автор әсәрдә гел ямьсез күренешләр турында сөйли. Ләкин соңыннан ямьсезлек эченә яшеренгән матурлыкны күреп шаккатасың. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. . Без гадәттә ямьсез күренешләрне дусларыбыздан яшерәбез, күрсәтергә теләмибез. Ә Бәдретдин бу кимчелекләрне бөтенләй күрми дә. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу гаиләдәге кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти. Әсәр ахырында шәкертләр нәкъ менә шушы матурлыкны күрәләр.”Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасы килә, ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур Бәдретдиннең әнисе” дигән юллар һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. “Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай” дигән мәкальләрдә дә күпме хаклык бар. Минем фикеремчә, күңелең чиста, изге, теләкләрең яхшы булса, кеше һәрчак матур. Нинди мөлаем һәм бәхетле бу мөнәсәбәттән – тыштан караганда ямьсез, ә бөтен эчке дөньясы тоташ нур белән тулган матур, әйе, матур, бәхетле Ана . Һәм һичшиксез, күңеле белән матур Бәдретдин.
Укытучы Әйе, укучылар, кешене тышкы матурлык кына бизәми, кеше рухи яктан матур булырга тиеш. Бала әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көйдән бигрәк улының шул көй аша күрсәткән игътибары, яратуы кадерле. Менә кайда ул матурлык?!
Терәк-схемабызны тагын да тулыландырабыз.
Изге күңеллелек, хөрмәт, ярату
7 нче укучы чыгышы . Ясаган рәсеме буенча сөйли.
8 нче укучы чыгышы
Түбәндәге юлларны укый башлау белән без Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре искә төште.
Сөйгән ярын югалтса да,
сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да
сафлыгын аклаганда.
Гомере буе сөйгәне Сәетне көтә белгән, тугры Мөнирәнең мәхәббәтенә сокланмый мөмкин түгел. Раилә үзенең чыгышында матур Бәдретдин дигән кебек , минем дә матур Мөнирә диясем килә. Гашыйклар тавында бирелгән вәгъдәне бозмыйча , кавышу көнен гомеренең соңгы минутына кадәр көтеп яши ул. Өметен беркайчан да өзмичә Сәетнең кайтуын еллар буена көткән Мөнирә кабер ташына да: «Кайтырсың, шушында табарсың… Өзмимен өметне. Мин көтәм», – дип язарга кушып калдырган. Менә ул матурлык кайда? Мин терәк-схемага , һичшиксез, тугрылык сүзе өстәлергә тиеш дип саныйм.
Тугрылык сүзен өстәү
Укытучы сүзе, нәтиҗә. Терәк-схема буенча.
Сезнең чыгышларыгызны тыңлап, мин бик шатланып утырдым. Сез, бик җаваплы карап, темага якын килгәнсез һәм һәрберегез матурлыкны дөрес күргәнсез. Дәрескә йомгак ясап әйтәсем килгән сүзләрем бар. Укучылар , аңлатмалы сүзлектә матурлык ул – барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә, дип бирелә . Бүген без күңелебез аша ләззәтле хисләрне һәммәбез дә кичереп, сабыр, кешелекле, тормышны яратучан, игелекле , тугрылыклы булырга омтылып утырганбыз икән – болар барысы да матурлык бит. Безгә әле шигыребездә уйланырга урын калдырырлык юллар бар. Матурлык һәркайда, аны күрә, тоя белергә кирәк. Мин һәркайсыгызның бәхетле, матур булып, шуңа омтылып мәгънәле яшәвегезне телим. Чыгышларыгыз өчен зур рәхмәт




/ 4