ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Биектау муниципаль районы
Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе
Г.Тукай эзләре буйлап
( 4 сыйныфта әдәби уку дәресеннән районкүләм
ачык дәрес )
Укытучы: Гарипова Л.И.
Ноябрь, 2011
Максат: укучыларның Г.Тукай турындагы белемнәрен ныгыту, белем
дәрәҗәләрен сынау; күзаллауларын киңәйтү, сәнгатьле сөйләм
күнекмәләрен үстерү; шагыйрь иҗатына карата хөрмәт, горурлану
хисләре уяту.
Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе .
Җиһазлау: Г.Тукай портреты, дәрескә презентация, капчык, алтын тарак,
бүре башы, балта, рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, кроссворд,
рәсемнәр.
I. Дәресне оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә, кунаклар!
-Укучылар, кәефләрегез ничек? Әйбәт булырга тиеш, чөнки безгә бүген кунаклар килде. Ә кунаклар янында гел елмаеп кына торырга кирәк. Әйдәгез әле, елмаегыз. Ә хәзер кунаклар белән исәнләшик тә, тыныч кына утырыйк. Барыгызга да яхшы кәеф, көннәрегезнең имин үтүен теләп уку дәресебезне башлыйбыз.
II. Уку мәсьәләсен кую.
-Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасын шушы кроссвордны чишеп белербез.
1. Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк, аннан якын дус та юк. (китап)
2. Җәен – соры, кышын – ак,
Аңа шулай яхшырак. (куян)
3. Сакалы бар – акылы юк. (кәҗә)
4. Табышмак әйтәм мин сезгә,
Йон бирә нәрсә безгә? (сарык)
5. Җиләкләр пешкән вакыт
Әлсерәүдән, су буена
Йөзәргә төшкән вакыт. (җәй)
Вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкты? Тукай.
-Димәк, без бүген кем турында сөйләшербез? (Бүген без татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында сөйләшәбез)
-Әйе, укучылар. Бүгенге дәресебез халкыбызның сөекле шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларыбызның иң зурысы булган Г.Тукайга багышлана. Бу дәрестә без Тукай иҗатын һәм аның турындагы белемнәребезне кабатларбыз, ныгытырбыз.
1 слайд- Тукай портреты. Зур горурлык белән әйтәм,
Тукай – безнең якташ ул.
Киләчәк буыннарга да
Үлемсез замандаш ул.
Рәйсә Насрединова
III. Уку мәсьәләсен чишү.
-Укучылар, сезгә Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын кабатлап килергә кушылган иде. Хәзер сүзне сезгә бирәм, Тукай турындагы белгәннәрегезне сөйләгез.
2 слайд - Тукайның сабый чагы. Дүрт ай ярымнан әтисез, өч яшендә әнисез калган сабыйның аянычлы язмышы, кулдан –кулга йөрүләре башлана.
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап – гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез – Г.Тукай туган. Кечкенәдән үк ул моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үскән. Үсә төшкәч үзе дә шигырьләр, әкиятләр язган. Аның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өйрәтә.
Г.Тукайның балачагы бик авыр була. Аңа дүрт ай тулганда әтисе, ә инде өч яшь тулганда әнисе үлеп китә. Әнисе назын татырга да өлгермәгән сабый бала ниләр генә күрми: кулдан – кулга, авылдан- авылга күчеп үтә аның балачагы. Дөнья аңа бик күп авырлыклар, мәшәкатьләр бирсә дә, аның авылына, туган теленә хөрмәте һәм мәхәббәте зур булып кала. Шагыйрь вафат, ләкин аның шигырьләре үлемсез. Күп еллар үтсә дә, без аның шигырьләрен әле дә яратып укыйбыз.
IV. Ныгыту.
Өреп, эт керә. Аның артыннан малай.
-Балалар, сез бу геройларны таныйсызмы? Алар Тукайның кайсы шигыреннән ? ( Бу геройлар Тукайның “Кызыклы шәкерт “ шигыреннән) Әйе, укучылар, бик дөрес. Әйдәгез сүзне аларга бирик. Укучылар шигырьне сәхнәләштерәләр.
3-4 слайдлар – авыл күренешләре.
- Балалар, игътибар белән карадыгызмы? Бу рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән?
( Бу рәсемнәрдә авыл күренеше күрсәтелгән)
- Әйе, һәркемнең үз туган җире, үз авылы һәркемгә бик кадерле. Безнең сыйныфтагы укучылар – Юртыш һәм Мәмдәл авылларыннан. Хәзер сезнең туган авылыгыз турында язган хикәяләрегез белән танышыйк. (Балалар өйдә язган хикәяләрен укыйлар).
-Укучылар, без туган авыл турында рәсемнәр карадык, сез үзегез язган хикәяләрегезне укыдыгыз. Ә без моны Тукай белән ничек бәйли алабыз?
(Г.Тукай да үзенең туган авылын бик яраткан. Аны иң матур сүзләр табып мактаган. Тукайның туган авыл турында бик матур шигыре дә бар. Ул “Туган авыл “ дип атала).
V. Физминутка.
- Әйдәгез, ял итеп “Туган авыл” җырын җырлап китик.
- Ә менә бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?
Һич сине куркытмасыннар
Шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз – аларның булганы
Юктыр гомер. (“Сабыйга”)
- Безгә бу шигырьне Айнур сөйләп үтәр. (“Сабыйга” шигырен яттан сөйләү)
VI. Тест эшләү.
1. Г.Тукайның туган елы?
а) 1986 б) 1891 в) 1886
2. Тукай туган авыл?
а) Кушлавыч б) Өчиле в) Кырлай
3. Әти – әнисенең исеме?
а) Мәмдүдә – Гайнулла
б) Мәмдүдә – Мөхәммәтгариф
в) Бибинур – Хәбибрахман
4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?
а) “Исемдә калганнар”
б) “Хатирәләр”
в) “Балачак”
5. Кайсы шигыре гимн булып яңгырый?
а) “Туган авыл”
б) “Туган тел”
в) “Карлыгач”
6. Бу шигырьләрнең кайсысы Г.Тукайныкы түгел?
а) “Җир йокысы”
б) “Мәктәптә”
в) “Кызыл ромашка”
7. Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?
а) Апуш б) Шүрәле в) Шәкерт
5-6 слайдлар – тест сораулары. Компьютерда тикшерү (сигнал карточкалары белән).
- Укучылар, җавапларыгыз дөрес булса - кызыл, дөрес булмаса – сары карточкаларыгызны күтәрегез.
Ишек шакыйлар. Укытучы ишек артыннан капчык күтәреп керә.
-Укучылар, менә ишек төбендә бер капчык калдырып киткәннәр. Кем капчыгы икән бу? ( Бу Кәҗә белән Сарык капчыгы. Капчыктан алтын тарак, балта, бүре башы чыга.)
- Бу предметлар Тукайның кайсы әсәрләреннән? (укучыларның җаваплары)
-Укучылар, Тукай вафат, ләкин аның шигырьләре үлемсез. Күп еллар үтсә дә, без аның шигырьләрен әле дә яратып укыйбыз, сөйлибез. (Китаплар күргәзмәсе белән танышу. ) Китап – иң якын дус, иптәш, сердәш, юлдаш. Ә хәзер, әйдәгез, дәреслектән Г.Тукайның “Китап” шигырен сәнгатьле итеп укып китик әле.
- Безнең укучыларыбыз үзләре дә яраткан шагыйребез турында шигырьләр язалар. Ә хәзер сүзне аларга бирик. (Укучылар үзләре язган шигырьләрен сөйлиләр.)
VII . Йомгаклау.
-Укучылар, шулай итеп без бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? (Бүген без Г.Тукай турында белгәннәребезне кабатладык)
- Әйе, укучылар. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның исеме, иҗаты бөегәя, тирәнрәк ачыла. Үзенең кыска гына гомере эчендә, гасырлар буе сакланырлык, телдән – телгә сөйләнерлек әсәрләр иҗат итә алган ул.
Белемнәрне бәяләү.
Өй эше. “Г.Тукай – бөек шагыйрь” дигән темага хикәя язарга.
Укытучының йомгаклау сүзе:
Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син – шагыйрьләр солтаны.
Тест
1. Г.Тукайның туган елы?
а) 1986 б) 1891 в) 1886
2. Тукай туган авыл?
а) Кушлавыч б) Өчиле в) Кырлай
3. Әти – әнисенең исеме?
а) Мәмдүдә – Гайнулла
б) Мәмдүдә – Мөхәммәтгариф
в) Бибинур – Хәбибрахман
4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?
а) “Исемдә калганнар”
б) “Хатирәләр”
в) “Балачак”
5. Кайсы шигыре гимн булып яңгырый?
а) “Туган авыл”
б) “Туган тел”
в) “Карлыгач”
6. Бу шигырьләрнең кайсысы Г.Тукайныкы түгел?
а) “Җир йокысы”
б) “Мәктәптә”
в) “Кызыл ромашка”
7. Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?
а) Апуш б) Шүрәле в) Шәкерт