Базарда.2 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты.
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 
Коммуникатив технология нигезендә, дәрес планына үрнәк.
( “Татар теле”2 нче сыйныф, 29-33 нче дәресләр)
Текст. [/b]
Базарда.
Света әнисе белән базарга бара. Көз көне базар бик бай. Бер апа кызыл помидор сата. Абый карбыз сата.Әнисе кавын сатып ала. Бер бабай Светага алма бирә. Базарда бәрәңге, чөгендер, суган, кыяр, кәбестә, кишер, кабак та күп.
Бу текстны өйрәнү өчен циклда 5 сәгать бирелгән:
1 нче дәрес – ЛКФ
2 нче дәрес – ЛГКК
3 нче дәрес - Д\М сөйләм дәресе
4 – 5 нче дәресләр – Д\М сөйләм дәресе
Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең
үрнәк планы
Тема: « Базарда» текстындагы яңа лексика.
Дәрес тибы: ЛКФ
Дәрес максатлары:(Укытучы өчен)
1)”Базарда” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; Исемнәрнең (базар) юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүен кабатлау.
2) Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү; Дөрес уку күнекмәләре булдыру.
3) Татар теле дәресләренә карата кызыксындыру хисе уяту.
Укучы өчен:
1) Текст эчтәлеген сөйли белү.Базарга барырга чакыра белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.
2) ”Базарда” текстын сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (44-45 нче битләр); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
1) уңай психологик халәт тудыру;
2) дежур укучы рапорты;
II. Өй эше тикшерү.
Беренче уку бурычын хәл итү.1) Ребусны чишеп, уку мәсьәләсен кую.(1,2 нче слайдлар)

2.Слайдлар аша Белмәмешкә яшелчә исемнәрен искә төшерергә булышу; Яшелчә исемнәрен берлек һәм күплек санда куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның җавапларының дөреслеге билгеләнә бара.
III. Яңа сүзләр белән таныштыру.
Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:
Кабак [къабакъ] кыяр [ къыйар]
Кавын [ къаwын] суган [ сугъан]
1.Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).
2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):
- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзтезмә әйтү: Сары кавын, ачы суган, тәмле кыяр һ.б.;
- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1) Сары кавын үсә. Миңа кыяр кирәк. Әни суган алды. Һ.б
–Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:
Ситуатив күнегүләр:
1. Как скажешь о том, что: ( 4нче слайд)

2. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:
- хаталар профилактикасы үткәрү;
- хәтер диктанты язу.
3.Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.
IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.


1)-Әйе,укучылар ,бу базар. Ә хәзер, әйдәгез “Базарда” тексты белән танышып узабыз.
- тексны үрнәк уку;
- текстны укучыларга укыту;
- тәрҗемә эше.
- тексттан яшелчә исемнәрен табу. Презентацион материал белән эш.



2)Ә хәзер базарга барабыз һәм җиләк-җимешләр, яшелчәләр сатып алабыз.
Сатучы- сатып алучы диалогы:
- Исәнмесез, сатучы апа!
- Исәнмесез!
- Сездә кыяр бармы?
- Кыяр бар.
- Миңа 1 кг үлчәгез әле.
- Рәхим итегез.
- Ничә сум?
- 25 сум.
- Рәхмәт. Һ.б.
3) Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.
1. Прослушайте и укажите слова со звуком [қ] : суган, кабак, чөгендер, кишер, шалкан, кәбестә, кыяр, бәрәңге, кавын, карлыган һ.б
2. Прослушайте и скажите что добавлено ко второму предложению каждой пары:
1) Света әнисе белән бара - Света әнисе белән базарга бара
2) Бер апа сата - Бер апа помидор сата
3) Әнисе сатып ала – Әнисе кавын сатып ала.
4) Презентацион материал аша билгеләренә карап яшелчә исемнәрен уйлап табу.
”Уйлап тап “уены.
Сорауар ярдәмендә яшелчә исемнәрен уйлап табу. Мәсәлән,
- Ул йомшакмы?
- Йомшак?
- Ул кызылмы?
- Әйе, ул кызыл.
- Ул түгәрәкме?
- Әйе,ул түгәрәк. (помидор) һ.б.

4)Чагыштырма грамматик таблица аша исемнәргә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә нинди кушымчалар ялгануын карау .Хәтердә калдырырга тырышу. Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”, 11-12 нче битләр.
- Җөмләләр үзләренең кушымчаларын югалтканнар. Тиешле кушымчаларны куеп җөләләрне уку.(4 нче күнегү).
Света әнисе белән базар... бара.
Света әнисе белән базар... яшелчәләр ала.
Света әнисе белән базар... өйгә кайта.

Әлеге слайдтан җөмләләргә туры килгән рәсемнәрне табыгыз.
V. Өй эше.
а)Дәреслек, 6нче күнегүне язмача эшләү. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп уку, дәфтәрләргә язу.(Уртача һәм авыр үзләштерүче балалар өчен).
б) Дәфтәрдәге диалог үрнәгендә ”Базарда” темасына яңа диалог төзү.


ТЕМА: Татар телен һәм әдәбиятын федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында “укыту” проблемасы буенча үткәрелгән квалификация күтәрү курсларының зачет эше.

Эшне башкарды:Балык Бистәсе муниципаль
районы Урахча төп гомуми
белем бирү мәктәбенең татар
теле һәм әдәбияты укыту-
чысы Гарипова Зөлфирә
Зөлфәт кызы.

У вас нет прав для создания комментариев.