Дәрес эшкәртмәсе "Син данлы минем Болгарым"
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
Болгар шәһәре 1нче гомуми белем бирү мәктәбе”

Син данлы, минем Болгарым.
(4нче сыйныф, рус төркеме өчен
дәрес эшкәртмәсе)

Төзеде: Хәйруллина Әнисә
Гаяз кызы, татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
2013

Тема: Син данлы, минем Болгарым.
Максат: 1. “Син данлы – минем Болгарым” тексты буенча укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, Болгар турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту.
2.Мөстәкыйль фикер йөртергә, укыганнардан һәм сөйләгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясарга өйрәтү.
3.Шигъри юллар, җыр, уен аша туган шәһәребезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихы, үткәне белән горурлану хисләре тудыру.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
Методлар: укытучы сүзе, энергизатор, акыл штурмы, төркемнәрдә эшләү, әңгәмә, иҗади эш, сүзлек эше, рольле уен.
Җиһазлау: Болгар шәһәренең үткәне, бүгенгесе турында рәсемнәр, Болгар турында китаплардан күргәзмә, компьютер, проектор, презентация, видеоролик, интерактив такта, Татарстан картасы.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Без Татарстанда яшибез һәм дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер безнең уку дәресе.
Дәресебезнең девизы: Мин бик теләп татар телен өйрәнәм. (слайд)
(Экранда язылган) Балалар девизны бергә әйтәләр.
Укытучы. Әйдәгез әле дәресебезне “Менә мин нинди!” уены белән башлап җибәрик. (Укучы үзенең исеме башланган хәрефтән уңай сыйфатын әйтә. Мәсәлән, мин-Анджелла, акыллы, мин-Мария, матур һ.б.)
Укытучы. Балалар, сез бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичердегез?
Укучы. Горурлану, канәгатьләнү хисләре.
Укытучы. Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.
2.Актуальләштерү.

Укытучы. Ә хәзер экранга карагыз. Биредә матур шигырь юллары язылган.(Экранда Татарстан турында шигырь юллары язылган).
1 укучы укый. (слайд)
Татарстан - үз илебез, изге
Безнең изге җиребез, җиребез
Шушы изге җиребезнең
Балалары инде без.
Укытучы. Бу шигъри юллар нәрсә турында?
Укучы. Татарстан турында.
Укытучы. Татарстан нинди республика?
( Укучыларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала)
Укытучы. Нинди тема өйрәнәбез?
Укучы. Татарстан республикасы темасын өйрәнәбез.
Укытучы. Дәресләрдә нәрсә турында сөйләшәбез?
Укучы.Татарстанның символикасы турында, аның шәһәрләре, байлыклары турында.
Укытучы. Ә хәзер Татарстан турында белгәннәребезне тест биремнәренә җавап биреп тикшерербез.
а)Тест биремнәре. (слайд)
Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
1) Мәскәү;
2) Казан;
3) Пермь;
Татарстанның дәүләт гербында нинди хайван сурәтләнгән?
1) Ак барс;
2) Арыслан;
3) Юлбарыс;
Татарстанда дәүләт телләре нинди?
1) Рус теле;
2) Татар теле;
3) Рус һәм татар телләре;
Дәүләтебезнең гимнын кем язган?
1) Рөстәм Яхин;
2) Фәрит Яруллин;
3) Александр Ключарёв;
Татарстанның флагы нинди төсләрдә?
1) Кызыл,яшел,ак;
2) Зәңгәр, ак, яшел;
3) Яшел, ак, кызыл;
Укытучы. Тест биремнәренә дөрес, тулы җавап бирдегез. Булдырдыгыз.
Сүзлек эше.
Интерактив тактада язылган сүзләрнең тәрҗемәләрен искә төшерәбез. (Экранда сүзләр язылган, бу сүзләр җөмлә эчендә кабатлатыла)
туган як туган ил
Ватан милләт
дәүләт тел
башкала халык
Өй эшен тикшерү.
Татарстан шәһәрләре турында төзегән хикәяләрен тыңлау.(Нәтиҗә ясау.)
3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы. Татарстан республикасы дигән теманы өйрәнүне дәвам итәрбез, хикәяләр, шигырьләр укырбыз, диалоглар төзербез, яңа сүзләр белән танышырбыз.

а) Хәзер бер видеосюжет карарбыз.( Болгар турында видеосюжет карау)
Укытучы. Видеосюжет нәрсә турында?
Укучылар. Болгар турында.
Укытучы. Әйе, балалар, дөрес әйттегез, бүген дәресебезне туган шәһәребез - Болгарга багышларбыз. Болгарның үткәне, киләчәге турында сөйләшербез, “Син данлы, минем Болгарым” дигән текстны укырбыз, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз.
б) Дәресебезнең эпиграфы:
Болгарым, минем Болгарым,
Кояшым, таңым минем.
Син данлы, минем Болгарым,
Киләчәгең якты – мин беләм.
(Укучыларның игътибары дәреснең эпиграфына юнәлтелә. Эпиграф Болгар фондында язылган. Укучылар эпиграфны барысы бергә укыйлар, тәрҗемә итәләр, Татарстан картасыннан Болгар шәһәрен табып билгелиләр)
Укытучы. Ә хәзер “Акыл штурмы” үткәреп алабыз.
Болгар нинди шәһәр? соравына үзегезнең фикерләрегезне әйтерсез. ( Сорау интерактив тактада язылган)
Иң элек кагыйдәне искә төшерик.
- фикерләр кабатланмый;
- фикерләр күбрәк булган саен яхшырак;
- әйтелгән фикерләр тәнкыйтьләнми;
( Укучылар фикерләрен әйтәләр, укытучы интерактив тактада яза).
Укытучы. Әйе, балалар, мин дә сезнең белән килешәм. Туган шәһәребез Болгар - зур, матур, борынгы, бай тарихлы шәһәр.
Укытучы. Ни өчен без аны туган шәһәребез дип әйтәбез?
Укучылар. Чөнки без бу шәһәрдә туганбыз, яшибез, укыйбыз, монда безнең әти-әниләр эшли.
Укытучы. Безнең шәһәрдә нәрсәләр бар?
Укучылар. Музейлар, мәктәпләр, парклар, кинотеатр,
стадион, кибетләр, кунакханәләр.
Укытучы. Болгар шәһәре тагын нәрсәләре белән истәлекле икән, хәзер шул турыда текст укырбыз.
в) Иң элек яңа сүзләр белән танышырбыз.( Элек, урнашкан, болгарлар, игенчелек, һөнәрчелек, сәүдә, сәяхәт, тарихи шәхесләр сүзләренең мәгънәләре аңлатыла, дөрес әйтү күнегүләре уздырыла, алар белән җөмләләр төзелә)
Укучыларга битләргә бастырылган текст үрнәкләре таратыла. Текст укытучы тарафыннан кычкырып укыла һәм балаларның ишетеп аңлау дәрәҗәләре тикшерелә.
Укытучы. Текстны тыңлагач, сез нәрсә турында сүз баруын аңладыгызмы?
( Көтелгән җаваплар: Болгар турында, аның үткәне турында, бүгенгесе турында)
Текстны абзацлап уку һәм“ Тәрҗемәчеләр” ролендә тәрҗемә итү.
Син данлы, минем Болгарым.
Болгар шәһәре - бай тарихлы, бик борынгы шәһәр.
8-9 гасырларда Идел буенда Болгар дәүләте төзелә.
Аның башкаласы - Болгар шәһәре булган.
Бу җирләрдә борынгы заманда болгарлар яшәгән. Алар – бүгенге татарларның бабалары.
Борынгы болгарлар игенчелек, аучылык,балыкчылык, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр.
Бөек тарихи шәхесләр Болгарга сәяхәт кылганнар.
13 гасырда Болгар дәүләтен монголлар җимерә.
Ләкин Болгарыбыз яшәүдән туктамый.
Бүгенге көндә безнең шәһәребез үсә, матурлана. Болгарда төрле милләт кешеләре бердәм гаилә булып, дус, тату яшиләр. Шәһәрдә 9 меңнән артык кеше яши.
Болгарның изге һәм истәлекле урыннары: Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы, Рабига күле бөтен дөньяга билгеле. Бирегә күп кенә шәһәрләрдән, чит илләрдән экскурсиягә туристлар киләләр.
Шәһәребезнең табигате дә бик матур. Аның тирә-ягын урманнар, кырлар, тирән сулы елгалар әйләндереп алган.
Безнең Болгарыбызның киләчәге якты, матур. Бүгенге көндә беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнә.
Болгар – республикабызның горурлыгы.
Ял минуты. “ Музыкаль тәнәфес”. Болгар турында җыр җырлыйлар, соңыннан күңелле көйгә бию хәрәкәтләре ясыйлар.
2. Белемнәрне ныгыту.
Укучыларның текстны аңлау дәрәҗәләре тикшерелә, Сораулар” һөҗүме” уены үткәрелә.
Укытучы. Хәзер төркемнәрдә эшләрбез. “Болгар”, “Шәһәр” сүзләренә санашып ике төркемгә бүленәбез. (Сыйныф 2 төркемгә бүленә, һәр төркемдә лидерлар сайлана).
1 нче бирем.
Сораулар “һөҗүме” уены. Төркемнәр текстның эчтәлеге буенча сораулар төзеп, бер-берсенә “һөҗүм” итәләр. Нәтиҗә ясау.
2 нче бирем.
Иҗади эш.
Фикерләрне дәвам итегез.
Болгар шәһәре матур, ... , ... , . ( Бирем экранда язылган)
( Һәр төркемнең лидеры Болгар турындагы фикерләрен әйтеп чыгыш ясыйлар, нәтиҗә ясала)
3 нче бирем.
Спроси у друга:
- люди каких национальностей живут в Болгарах;
- какие достопримечательности есть в Болгарах;
- Болгар - красивый город;
- есть ли в Болгарах музей родного края?
( Биремнәрне тикшерү, билгеләр кую)
Укытучы. Балалар бүген безнең дәрескә “ Яңа тормыш” район газетасыннан журналист килгән. Аның сезгә Болгар турында сораулар бирәсе килә. Кем сөйләшергә тели?
(Дәрескә алдан әзерләнгән укучы журналист ролендә укучылардан интервью ала, кулында блокнот, микрофон )
Интервью өчен сораулар:
- Син кайда яшисең?
- Кайсы урамда торасың?
- Йорт номерыгыз ничә?
- Сезнең урам зурмы?
- Урамыгызда нәрсәләр бар?
- Шәһәребез нинди?
- Шәһәрдә нәрсәләр бар?
- Син шәһәрнең кайсы урыннарында булырга яратасың?
- Музейда булганың бармы?
- Бүгенге Болгар нинди?
- Болгар музей – тюлыгында нәрсәләр төзелә? һ.б.сораулар

(Нәтиҗә ясала, журналист саубуллашып чыгып китә)
3. Йомгаклау.
Укытучы. Менә дәресебез ахырына якынлашты. Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Болгар турында сез нәрсәләр белдегез?( Укучыларның җаваплары тыңлана). Үзегез өчен нинди яңалыклар белдегез?
Укытучы. Әйе, балалар безнең шәһәребез көннән-көн үзгәрә.Соңгы елларда шәһәребездә күп кенә яңа биналар төзелде. Балалар иҗаты йорты, “ Регина” кунакханәсе, зур шугалак, яңа кибетләр, спорт комплексы. ( слайдлар күрсәтелә)
Бүгенге көндә беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев Болгар тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнә. “Татарстанның Болгардагы кебек тарихи һәйкәлләре беркайда да юк”,- диде район хакимият башлыгы Камил Әсгать улы Нугаев.
Болгар җирләрен төзекләндерү эшләре инде башланды. Биредә яңа мәчет төзеләчәк, чатырлар лагеры, икмәк музее, елга порты, кунакханәләр Болгар җирләрен ямьләндереп торачак. (слайдлар күрсәтелә) Без шундый тарихи җирләрдә яшибез һәм моның белән горурланабыз.
5.Укучыларның белемнәрен бәяләү

6.Өй эше.
1 нче дәрәҗә. “ Туган шәһәрем – Болгар” темасына диалог төзергә.
2 нче дәрәҗә. “Син данлы, минем Болгарым” темасына хикәя язарга.
3 нче дәрәҗә. “ Мин шәһәрем – минем горурлыгым” темасына район газетасына мәкалә язарга.

У вас нет прав для создания комментариев.