Дәрес - проект. Тема: Күрим дисәң Болгар җирләрен
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Спас муниципаль районы
МББУ “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы
Болгар гомуми урта белем бирү мәктәбе”.


Күрим дисәң Болгар җирләрен
(7 нче сыйныф, рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе)





Төзеде: Хәйруллина Әнисә Гаяз
кызы татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
2013

Аңлатма язуы.
Мин егерме елдан артык рус балаларына татар теле укытам. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә күп кенә инновацион технологияләр кулланыла. Эшләү дәверендә төрле технологияләр кулланып, төрле системалар буенча эшләргә туры килде. Соңгы елларда, тәҗрибәмнән чыгып, проектлар методын кулланып эшләүне уңышлы дип күрәм. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла. Проектлар методы- нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшәнлегенә нигезләнгән укыту методы. Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.
Тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен алдыма шундый бурычлар куйдым:
- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;
- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек сәләтен үстерү;
Дәрескә әзерләнгәндә, боларның барысын да искә алып, дәресләрне кызыклырак һәм җанлырак итеп үткәрергә тырышам. Һәр кеше үзенең халкын, туган җирен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш.
Мин, борынгы бабаларыбыз яшәгән, ислам дине кабул ителгән изге Болгар җирләрендә яшим һәм моның белән чиксез горурланам. Үземнең хисләремне укучыларыма да җиткерергә тырышам.
Болгарыбызның үткәне, бүгенге көндә тарихи һәйкәлләрнең торгызылуы, зур төзелешләр баруы белән таныштыру максатыннан тәкъдим ителгән дәрес, өйрәнелгән, кабатланган сүзлек запасы нигезендә, 7 сыйныфта “Күрим дисәң Болгар җирләрен” дигән темага багышланды. Туган шәһәрләренең бай тарихлы, бик борынгы шәһәр булуын, аның киләчәге данлы, якты булачагын балаларга җиткерү, аларда горурлану хисләре тудыра. Тәкъдим ителгән дәрестә укучыларның эшчәнлеген активлаштыру өчен, “ Иртәнге комплимент” энергизаторы, акыл штурмы, үзләре сайлап алган темага проект яклау, сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән төрле күнегүләр кулланылды. Бу эш методлары, балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, иҗади мөмкинлекләрен ачуга, төркемдә эшләү күнекмәләрен булдыруга, үзләре сайлаган темага кызыклы проблеманы ачу өстендә эшләүгә юнәлтелде.
Белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, без укытучылар, укучыларның сәламәтлеге турында да кайгыртырга тиешбез. Һәр дәрес башында уңай психологик халәт тудыру, дәрестә укучыларның активлыгын максималь дәрәҗәгә җиткерү өчен тренинг элементлары – уен – энергизаторлар үткәрәм. “ Исәнме, дус!”, “ Менә мин нинди.”,” Иртәнге комплимент” һ.б.
Дәресләрдә музыкаль тәнәфесләр оештырып, үзем баянда уйнап, рус балаларын татарча җырларга өйрәтәм. Тәкъдим ителгән дәрестә, ял минутында, Болгарга багышлап балалар җыр җырладылар.
Бөек Болгар шәһәренең истәлекле урыннары төшерелгән видеоязма күрсәтү, киләчәктә Болгар музей – тыюлыгындагы зур үзгәрешләргә багышланган презентация, балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дәресне җанлы, кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Дәрестә компьютер, интерактив такта кулланылды. Дәрес Р.З. Хәйдәрова төзегән дәреслек материаллары нигезендә үткәрелде.
Сыйныф 3 төркемгә бүленде: “ Тарихчылар” төркеме, “Болгарлылар” төркеме, “ Архитекторлар” төркеме. “ Тарихчылар” төркеме Болгарның үткәне буенча материал туплады, “ Болгарлылар” шәһәрбезнең бүгенгесе турында мәгълүмат тупладылар, “ Архитекторлар” изге җирләрдә барган төзелешләр турында сөйләделәр. Проектларның темасы, күләме билгеләнде, укытучы ярдәме белән план төзелде, кирәкле чыганаклар күрсәтелде, презентацияләр ясалды. Проект методы балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дәресләрне кызыклы, җанлы итеп үткәрүгә мөмкинлек бирә.



Тема: Күрим дисәң Болгар җирләрен
Максат: 1. Болгарның үткәне, бүгенгесе , киләчәге турындагы алынган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.
2. Танып- белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясый белергә юнәлеш бирү.
3. Борынгы бабаларыбыз яшәгән изге урыннар белән горурлану хисләре уяту,
ихыбызга хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.
халкыбызның чал тарихын онытмау, үткәннәргә кире кайтып, болгар халкының, ягъни борынгы бабаларыбызның бөек тормыш юлын өйрәнү,

Дәрес төре: дәрес-проект ( укучылар төркемнәрдә Болгар шәһәренең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында проект төзиләр һәм яклыйлар)
Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.
Алымнар: энергизатор, әңгәмә, акыл штурмы, төркемнәрдә эшләү, сүзлек эше, җыр тыңлау, җырлау, проект яклау.
Җиһазлау: Болгар: үткәне, бүгенгесе, киләчәге ( презентация), мультимедиа проекторы, Болгар турында китаплардан күргәзмә, карточкалар, аудиоязма, төркем исемнәре язылган эмблемалар.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше. Без Татарстанда яшибез һәм дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер безнең татар әдәбияты дәресе.
Уңай психологик халәт тудыру. “ Иртәнге комплимент” энергизаторы.
Укытучы. Әйдәгез әле дәресебезне бер-беребезгә матур комплиментлар әйтеп башлыйк. ( Рома син акыллы., Наташа син ярдәмчел. һ.б.)
Укытучы. Укучылар, сез матур сүзләр ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?
Укучылар. Горурлану, канәгатьләнү хисләре.
Укытучы. Күтәренке күңелләр белән дәресебезне башлыйбыз.
( Аудиоязмада “ Минем Болгарым” җыры тыңлана)
- Бу җырда нәрсә турында җырлана?
- Болгар турында.
- Шәһәребез турында нәрсәләр беләсез? ( укучыларның җаваплары)
- Болгарда нинди истәлекле урыннар бар?
- Шәһәребез нәрсә белән данлыклы?
Нәтиҗә ясау.
2. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
- Әйе, балалар бик дөрес. Без сезнең белән дөньяның иң матур почмагы булган Болгар җирләрендә яшибез. Бүген дәресебезне тарихи Болгарыбызга багышларбыз, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәк тормышына сәяхәт ясарбыз. Сез төркемнәргә бүленеп, Болгарыбыз турында проект төзедегез. Хәзер үз эшегезне якларсыз.“Тарихчылар” төркеме болгарыбызның үткәне турында, “Болгарлылар“ төркеме Болгар шәһәренең бүгенге көне турында, ә “ Архитекторлар” төркеме киләчәге турында турында сөйләрләр.
Иң элек әңгәмә өчен кирәк булган кайбер сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерик. ( экранда)
серләр- тайны
хәрабәләр – развалины, руины
елъязма - летопись
ныгытмалар - укрепление
тикшеренүләр - исследования
ачыкларга - уточнять, уточнить
( Сүзләр һәм сүзтезмәләр белән җөмләләр төзетү)
Укытучы. Ә хәзер сүзне “ Тарихчылар” төркеменә бирәбез. Болгарның борынгы чорына сәяхәт итәрбез.
“ Тарихчылар” Болгарның төзелүе турында легенда сөйлиләр.
( презентация)
Пәйгамбәребез Нойның өч улы булган: Гази, Турк, Алп. Алп туган якларын ташлап, үзенең туган телендә сөйләшүче кешеләр яшәгән елга ярында төпләнә. Ул анда матур кызга өйләнә һәм аларның игезәк балалары туа. Болгар исемле уллары елга ярында зур шәһәр сала. Шәһәр Болгар дип йөртелә башлый.
1 укучы. Болгар җирләренең тарихы бик бай һәм онытылмаслык. Болгар – ул Идел Болгарстанының башкаласы. Ул 10 гасырда төзелә. Биредә татарларның бабалары болгарлар яшәгән. Бу шәһәр үз исемен болгар халкы исеменнән ала. Болгарлар игенчелек, аучылык, балыкчылык, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр (слайд). 1361 нче елда Алтын Урда ханы Булак-Тимер җимерә. (слайд)
2 укучы. Шәһәрне кабат торгызалар, ләкин 1431 нче елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый аны тагын җимерә. Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне ташлап китәләр, һәм шәһәр инде кабат торгызылмый. Борынгы Болгар шәһәре хәзерге вакытта булган Болгар шәһәре янында урнашкан булган. Борынгы шәһәрдән әнә шундый хәрабәләр генә калган.( слайд)
3 укучы. Идел буе Болгар дәүләте турында болгар язма документлары сакланмаган. 1969 елда Болгар шәһәренең бөтен территориясе тарихи-архитектура тыюлыгы дип игълан ителде. (слайд) Ә хәзер без сезгә борынгы һәйкәлләребезнең кайберләре турында сөйләп китәрбез.
4 укучы. Җәмигъ мәчете. Хәзерге вакытта мәчетнең фундаменты гына бар. Дүрт якта дүрт манара булган. Формасы буенча ул дүртпочмаклы. Керү урыны төньяктан булган. Мәчетнең биеклеге 2,5 метр булган. 1361 нче елда бу мәчет бик нык җимерелә. (слайд)
4 укучы. Зур манара. Мәчетнең төньягында Зур манара бар. Хәзерге вакытта бу манараның биеклеге 32 метр, ләкин башта ул 24 метр гына булган. Бу манара 1841 нче елда тулаем диярле җимерелә, чөнки бинаның астыннан кешеләр байлык эзләп җир чокыйлар. Шул сәбәпле манара юкка чыга. Мәчетнең эчке өлешендә бер багана бар. Аның турында шундый легенда бар. Шушы багананы җиде тапкыр урап, теләк теләсәң, шул теләгең кабул була диләр. (слайд)
5 укучы. Ак пулат. Ак пулат ул шәһәр мунчасы булган. Бу бинада 14 нче гасырда төзелгән. Борынгы Болгарда мунчаларны бик зур һәм үзенчәлекле итеп төзегәннәр. Аерым юыну бүлмәләре булган. Биредә ванналар һәм фонтаннар булган. Мунча болгарлылар өчен юыну урыны гына булмаган. Һәр мунчада зур зал булган. Бу зал шәһәр халкы өчен очрашу, аралашу урыны хезмәтен дә үтәгән. Мунчаларда төрле бәйрәмнәр, җыелышлар да уздырылган. (слайд)
6 укучы. Иң үзенчәлекле һәйкәлләрнең берсе – ул Кара пулат. Пулат шулай ук 14 нче гасырда салынган. Ни өчен ул шулай аталган соң? Легенда буенча Алтын Урда ханы Булак-Тимер бу пулатка ут төртә, бина эчендә Болгар ханы Абдулла үзенең гаиләсе белән яшеренгән була. Ханның чибәр кызы Булак-Тимергә кияүгә чыгарга риза булмый, шуңа ул бинаны яндырырга була. Уттан кара төскә кергән пулатка Кара пулат дип исем бирәләр.
Укытучы. Рәхмәт, балалар. Сез борынгы Болгарыбыз турында бик кызыклы һәм эчтәлекле материал әзерләгәнсез. “Татарстанның Болгардагы кебек тарихи һәйкәлләре беркайда да юк”,- диде район хакимият башлыгы Камил Әсгать улы Нугаев.( слайд) Дәресебезне дәвам итәбез. Бүгенге көндә Болгар шәһәребез үсә, матурлана. Шул турыда “Болгарлылар” төркеме нәрсә сөйләр икән. Рәхим итегез.
( сүзне “ Болгарлылар” төркеме ала)
1 укучы. Болгар шәһәре Спас районында Идел елгасы яры буенда урнашкан.(слайд) Ул башкалабыз Казаннан 140 км ераклыкта гына. Бу шәһәрнең исемнәре бик күп булган. Башта аны Спасск, Спасск-Татарский, Куйбышев дип йөрткәннәр. Ә Болгар дигән исемне аңа 1991 нче елда гына бирәләр.
2 укучы. Елдан-ел шәһәребез үсә, матурлана, юлларга асфальт җәелә, яңа кибетләр, йортлар төзелә. Матур скверлар шәһәребезнең бизәге булып тора. Күп кенә яңа биналар калкып чыкты: балалар иҗаты йорты, “ Регина” кунакханәсе, зур шугалак, я спорт комплексы. ( слайдлар күрсәтелә) Бүгенге көндә халкыбызның саны 9 меңнән артып китә.
3 укучы. Шәһәребезнең урамнары күренекле кешеләр исемен йөртә.
( шәһәр урамнары буенча сәяхәт, слайдлар)
Бу хирург Шеронов урамы. Шеронов Г.А. 25 ел хирургия бүлеген җитәкли. Тәҗрибәле, кешеләрнең зур ихтирамын казанган кеше. Кызганычка каршы ул безнең арабыздан китте. ( слайд)
4укучы. Тагын бер урамыбыз күренекле балалар язучысы Абдулла Алиш исемен йөртә. Абдулла Алиш Спас районы Көек авылында туган. Кечкенәдән үк тырыш, уңган бала була. Мәктәптә укыганда беренче шигырьләрен яза. Башлангыч белемне Бураково, Ямбакты авылларында ала.Укуын Казанда дәвам итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, кулына корал алып сугышка китә. Авыр яраланып әсирлеккә эләгә. Соңгы сулышына кадәр иленә тугрылыклы булып кала. (слайд)
5укучы. Шәһәребездә күренекле кешеләрнең исемнәренен йөрткән урамнар бик күп.Алар: Брендин Н.В. – Спас милиция начальнигы, 1918 елда атып үтрелә, Вертынская М.А., Лихачев П.Т. – Бөек Ватан сугышы герое, Нагаев И.А. Спас шәһәренең актив революционеры һ.б. урамнар.
6 укучы. Болгарда яңа фатирларга 26 гаилә күченгән, тагын 21 гаилә быел яңа фатирлар көтә. 14 гаилә өчен шәхси торак йортлар төзелә.
Ял минуты “Алкышлар”( Укытучы кулларын акрын гына өскә күтәрә, укучыларның алкышлары көчәйгәннән-көчәя)
Укытучы. Әйе, балалар, мин дә сезнең белән килешәм. Шәһәребезнең матурлануын күреп күңелләр сөенә. Ә менә “ Архитекторлар” төркеме нәрсә сөйләрләр икән? Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.
1 укучы. Болгарым, минем Болгарым,
Кояшым, таңым минем.
Син данлы, минем Болгарым,
Киләчәгең якты – мин беләм.

2 укучы. Бүгенге көндә беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев Болгар тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнә. (слайд) Болгар җирләрен төзекләндерү эшләре инде башланды. Биредә яңа мәчет төзеләчәк, чатырлар лагеры, икмәк музее, елга порты, кунакханәләр Болгар җирләрен ямьләндереп торачак.
3 укучы. Болгар тарихи комплексында зур мәчет төзеләчәк. Әлеге мәчет комплексы Болгардагы икмәк музее янында булачак. Мәчет проектын архитектор Сергей Шәкүров җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшли. Проект ике ай ярым ясалган. Проект нигезендә мәчет өч катлы булырга тиеш. Гомуми комплексның мәйданы 1671,1 квадрат метрны тәшкил итә. Резиденция - 485,5 кв. м, мәдрәсә - 485,5 кв. м, мәчет - 700,1 кв. м тәшкил итәчәк. Шулай ук 92 машинага исәпләнгән парковка да булачак.
4 укучы. Елга порты. Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей да булачак бинаны да тарихи һәйкәлләрдән әз генә тәбәнәгрәк итәләр. Тарихи урыннарның ерактан ук күренеп торыруы зарур. Иделдә килгәннәр көймәдән төшүгә үк бинага үтеп тарих белән таныша-таныша эскалаторларда өскә күтәрелә алачак. Президент Рөстәм Миңнеханов эскалатор шундый итеп эшләнергә тиеш, кешеләр күтәрелгәч тә тышка чыгарлык булсын, диде.
5укучы. Чатырлар лагеры. Билгеле күпчелек туристлар Болгарга киләчәктә машина белән һәм автобуста киләчәк. Шуңа күрә “Чатырлар шәһәрчеге” корылачак. 9 гектар биләгән бу урынга 1100 машина куеп булачак. Берьюлы 15 мең 600 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә. Без шундый тарихи җирләрдә яшибез һәм моның белән горурланабыз. Изге Болгар җирләрендә бүген дә төзелешләр дәвам итә.
Укытучы. Сез үз эшләрегезгә иҗади якын килгәнсез. Темаларыгыз буенча бик күп материал туплагансыз. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә.
“ Сораулар һөҗүме” уены ( төркемнәр бер-берсенә Болгар турында сораулар бирәләр)
Укытучы. Ә хәзер “Акыл штурмы” үткәреп алабыз.
Фикерләрне дәвам итегез. Кайсы төркем күбрәк әйтер? (төркемнәрдә эшләү)
Болгар җире ..., ..., ..., җир. ( Нәтиҗә ясау)
Укытучы. Болгар җирләрендә яшәвебез белән чиксез бәхетле.
Йомгаклау.
Укытучы. Сезнең алдыгызда кәгазь битләре бар.Анда җөмләләр язылган.Үзегезгә охшаганны алып, җөмләләрне дәвам итегез.
Бүген мин белдем ( Сегодня я узнал...).....
Миңа ошады ( Мне понравилось….)
Мин биремне эшләдем( Я выполнил(а) задание).....
Мин аңладым ( Я понял(а) ,что....)
Хәзер мин эшли алам(Теперь я могу…)....
Мин өйрәндем (Я научился…)....
Мин эшләп карыйм(Я попробую…)...
Билгеләр кую.
Өй эше: “ Болгар сезне көтә” темасына экскурсия төзергә.

У вас нет прав для создания комментариев.