Печать
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 
Титульный лист:
1.МБОУ «Гимназия №125» Советского района г. Казани
2. План конспект. Тема: Хәл фигыль.
3. Абдрахманова Назиля Наилевна,учитель татарского языка и литературы.
4. 2013 год

Тема Хәл фигыль.

Максатлар:

1.Укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; хәл фигыль һәм аның төрләре турында мәгълүмат бирү,аларны табарга өйрәтү.
2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү (дәлилләргә,аналогия буенча эш итәргә өйрәтү).
3.Татар теленә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: плакатлар,7 нче сыйныф дәреслеге
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату
Дәрес төре: катнаш.
Дәреснең методы:үткән материалны искә төшерү,тест эшләү ярдәмендә ныгыту,яңа теманы аңлату,күнегүләр өстендә эшләү.

Дәрес планы

I.Оештыру моменты
II.Өй эшен тикшерү.
III.Актуальләштерү
а) сораулар ярдәмендә үткән теманы искә төшерү
б) тест ярдәмендә белемнәребезне бәяләү
IV.Яңа теманы аңлату
а) плакатка нигезләнеп, хәл фигыль һәм аңа хас төркемчәләре белән таныштыру(мисаллар китерү)
б) кагыйдә уку
в) әңгәмә
V.Ныгыту
Китап белән эшләү (169,170 нче күнегүләр)
VI. Өй эшен бирү ( Әдәби әсәрдән хәл фигыльгә караган 4 төренә дә берәр җөмлә табып алып килергә )

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты:
- Укучылар,без бер – беребезнең хәлен сорашканда,таныш – белешкә теләк теләгәндә,эш кушканда,нинди сүз төркемен ешрак кулланабыз.( фигыльләрне)
- Әлбәттә. Фигыль – безнең сөйләшебездә бик еш кулланыла торган сүз төркеме. Без инде сезнең белән берничә фигыль төркемчәләрен,аларга хас булган билгеләрен өйрәндек. Бүгенге дәрестә алган белемнәребезне ныгытып,аны тагын бер төркемчәгә “баетырбыз”, аңа хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз.
II.Өй эшен тикшерү:
- Мин сезгә, өй эше итеп сыйфат фигыльне кабатлап,аңа хас билгеләрен карап,кабатлап килергә кушылган иде.
- Барыгызга да дәрескә әзерме?
- Иң элек, сыйфат фигыльгә керешкәнче фигыль сүз төркемен искә төшереп китмәсәк,дәресебез тулы булмас.
- Фигыльләр предметның яки затның нәрсәсен белдерә?
- Фигыль нинди төркемчәләргә бүленә һәм алар ничәү?
- Ниндиләр?
- Без сезнең белән ничә төремчә белән таныштык?
- Димәк: боерык фигыль;
хикәя фигыль;
шарт фигыль;
сыйфат фигыль.
- Әлеге фигыль төркемчәләреннән кайсылары затланышлы фигыльләр?
- Аларны ни өчен затланышлы дип атыйбыз?
III.Актуальләштерү:
- Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә?
- Сыйфат фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
- Сыйфат фигыль затланышлы фигыльләр рәтенә керәме?
- Сыйфат фигыльнең ничә заманы бар?
- Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымча ярдәмендә ясала?(мисал китерергә)
1. - учы, -үче;
2. - а торган, - ә торган;
- ый торган,и торган.
- Үткән заман сыйфат фигыль нинди кушымча ярдәмендә ясала? (мисал китерергә)
3. - ган, -гән;
- кан, -кән.
- Киләчәк заман сыйфат фигыль нинди кушымча ярдәмендә ясала? (мисал китерергә)
4. - ыр, - ер, -ар, -әр, -р;
5. - ачак, -әчәк, - ячак, - ячәк;
6. - асы, -әсе, - ыйсы, - исе.
- Димәк,ничә төрле формасы бар?
- Укучылар,эш дәфтәрләребезне ачып,бүгенге числоны язабыз.Дәфтәрләргә башла, йөз, көл – сүзләрен хәзерге,киләчәк,үткән заманнарга куеп язабыз.
(Өч укучы тактада эшли )
- Хәзер,әлеге кабатлауларны тирәнәйтеп,тест ярдәмендә белемнәребезне сынап карыйк.Тестны дәфтәрләребездә эшлибез.

1. Затланышлы фигыльләр генә булган җавапны сайлап ал:
1) боерык фиг.,шарт фиг.,сыйфат фиг.;
2) хикәя фиг.,сыйфат фиг.,шарт фиг;
3) боерык фиг.,шарт фиг.,хикәя фигыль.
2. Затланышлы фигыльләр зат – сан белән төрләнәме?
1) юк;
2) әйе;
3) кайберсе.
3. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә?
1) зат яки предметның эшен;
2) зат яки предмет эшенең билгесен;
3) зат яки предметның эшен билге итеп;
4. Сыйфат фигыльнең ничә заманы бар?
1) 4;
2) 5;
3) 6.
5. Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?
1) –ы, - е ;
2) –чы, - че;
3) – учы, - үче.
6.Үткән заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?
1) – ачак, - әчәк;
2) – ыр, - ер, - р;
3) –ган, -гән.
7. Киләчәк заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?
1) –ды, - де; -ты, -те;
2) -ган, -гән; - кан, -кән;
3) -ачак, -әчәк; -асы, әсе; -ыр, -ер, -р.
8. Килүче,кайтучы,эшләүче сүзләре нинди сүз төркеменә керә?
1) хәзерге заман сыйфат фигыль ;
2) исем;
3) сыйфат.
9. Укыйсы (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә карый?
1) шарт фигыль;
2) тартымлы исем;
3) киләчәк заман сыйфат фигыль.
10. Укый торган (кеше) тезмәсендәге бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә керә?
1) сыйфат;
2) үткән заман сыйфат фигыль;
3) хәзерге заман сыйфат фигыль.
- укучылар, хәзер плакатта бирелгән тест җавапларын эшләгән зшегез белән чагыштырып, баллар куярга туры килер. Әгәр җавап дөрес булса 1 бал,әгәр дөрес булмаса 0 формада билгелисез.
Димәк, -10 бал җыйганнар кулларын күтәрә?
- 8-9 бал җыйганнар кемнәр икән?
- 5-7 бал җыйганнар кулларын күтәрә.
Нәтиҗә ясап,10 бал җыйганнар..... “5” ле билгесе,
8-9 бал җыйганнарга ..... “4” ле билгесе,
5-7 бал җыйганнарга ..... “3” ле билгесе куела.

IV. Яңа тема:
- Без сезнең белән бүгенге дәрестә фигыльнең тагын бер төркемчәсе: хәл фигыль белән танышырбыз. (сораулар плакатта бирелә)
- Хәл фигыль ничек?кайчан? кайчанга чаклы?нишләп? нишләгәч? нишләгәнче? соруларына җавап бирә.
- Әйдәгез әле укучылар,әлеге срауларга мисаллар табыйк.
- Хәл фигыль зат- сан белән төрләнми,затланышсыз фигыльләр рәтенә керә.
- Хәл фигыльнең IV төре бар: (плакатта)
1) Беренче төр хәл фигыль: -п, -ып, - еп кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән:укып, барып, көлеп һ.б.ш.
2) Икенче төр хәл фигыль: -а, -ә, - ый, - и кушымчалары ярдәмендә ясала һәм кабатланып килә. Мәсәлән:укый - укый, бара - бара, көлә - көлә һ.б.ш.
Бу 2 төрнең юклык формасы: - мый, -ми, - мыйча, - мичә кушымчалары белән ясала.Мәсәлән: укымый,көлми.
3) Өченче төр хәл фигыль: -гач, - гәч, - кач, - кәч кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән:укыгач, көлгәч.
Юклык төре – ма, -мә белән ясала: укымагач,көлмәгәч.
4) Дүртенчее төр хәл фигыль: -ганчы, - гәнче, - канчы, - кәнче кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән:укыганчы, көлгәнче.
Юклык төре кулланылмый.
- укучылар,хәзер хәл фигыльнең 4 төренә дә мисаллар китерәбез.
- Сезгә хәл фигыль төркемчәләрен әлеге тәртиптә ятлап,истә калдырырга кирәк булачак.
- Китапларыбызның 91 һәм 92 нче битләрне ачып, бирелгән кагыйдәләрне аңлаешлы итеп укып чыгабыз.
169 нчы күнегү.(телдән эшлэү)
- Биремне Алсу укый.Димәк,безгә элеге күнегүдән нәрсәләрне сайлап аласы? (фигыльләрне)
- Әйдәгез, барыбызга да аңлашылсын өчен фигыльләрне тактага язып барабыз.
- Әлеге фигыльләр нинди кушымча ярдәмендә ясалган һәм нинди сорауларга җавап бирәләр?
170 нче күнегү (язмача)
- Биремне,Айрат укый.
- Бирелгән җөмләләрне нишләтергә кирәк.?(күчереп язырга,аннан хәл фигыльләрне табып төркемчәсен билгеләргә)
-Бирелгән хәл фигыльләрне үрнәктәгечә эшлибез.
1) I төр хәл фигыльгә хас фигыльләрне язабыз,аннан II төр хәл фигыльгә хас фигыльләрне язып күнегүне дәвам итәбез.(тикшерәбез).
V. Йомгаклау:
- Ярый,укучылар бүгенге дәресне йомгаклап:
- Хәл фигыль нинди соруларга җавап бирә?
- Хәл фигыльнең ничә төре бар?
- Һәр төргә хас мисаллар китерик.
- Хәл фигыль зат – сан белән төрләнәме?
VI. Өй эше:
- Өйгә эш, әдәби әсәрдән хәл фигыльгә караган 4 төренә дә берәр җөмлә табып алып килергә.