Билгеләү алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше
- Подробности
- Автор: Alsu Hazeeva
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 6493
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «6нчы урта гомуми белем мәктәбе»
Билгеләү алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше
(7 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)
Хаҗиева Алсу Шамил кызы, 1квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013 ел
Тема: Билгеләү алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.
Максат:
1. Алмашлык турында алган белемнәрне кабатлау һәм системага салу; билгеләү алмашлыклары турында мәгълүмат бирү; билгеләү алмашлыкларының үзенчәлекләрен өйрәнү: сан, килеш, тартым белән төрләнеше, җөмләдәге роле; сөйләмдә,текстта табарга өйрәнү;
2. Балаларның коммуникатив осталыкларын арттыру, анализларга(чагыштыру, гомумиләштерү, аерып күрсәтү), алган белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтү;
3. Туган илгә, телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты
- Исәнләшү
- Кизү белән әңгәмә ( Бүген ничәсе?Елның кайсы фасылы? Көн нинди? Сыйныфта бүген кем юк?)
II. Актуальләштерү.
1. 1.Укучылар, бүгенге дәрестә сез эш кәгазьләрендә эшләрсез.Сезнең алдыгызда шигырь. Сәнгатьле итеп укыгыз (слайд№3):
Туган тел
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Илләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем-бәгърем,син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
- Балалар,бу шигырь нәрсә турында? Автор нәрсә әйтергә тели? Үзегезгә таныш алмашлыкларны табып астына сызыгыз, төркемчәләрен билгеләгез (Фикер алышу)
2. Тест биремнәре эшләү. Үзбәя( слайд№4)
Укучылар, өйрәнгән алмашлык төркемчәләре буенча тест биремнәрен үтәп чыгыгыз
1.Алмашлыклар башка сүз төркемнәре белән нинди бәйләнештә?
1) алыштырып килә
2) алыштырмый
3) турыдан-туры белдерә
2. Алмашлыкларның төркемчәләре ничәү?
1)5;
2)6;
3)7.
3.Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
1) төрләнә;
2) төрләнми;
3)кайберләре төрләнә.
4. Зат алмашлыклары нинди җөмлә кисәге булып килә?
1) баш кисәкләр генә;
2) иярчен кисәкләр генә;
3) төрле җөмлә кисәкләре.
5. Күрсәтү алмашлыклары нәрсәгә күрсәтәләр?
1) затка гына;
2) предметка гына;
3) зат яки предметка, аның билгесенә яки эшнең билгесенә
6. Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?
1)затны;
2) затка бәйле тартымны;
3) билгеле бер затка яки предметка ия булуны.
7. Тартым алмашлыкларын билгеләгез.
1) минеке,синеке,аныкы;
2)минем, синең, аның;
3)мин, син, ул
8. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.
1) әллә кем, ниндидер,әллә нәрсә;
2)ни, кайда,кая;
3)беркем, һичнәрсә, һичкем.
9. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез
1) үз,һәркем,һәрнәрсә;
2) ул,без, мин;
3)шул, бу, андый.
10. Зат алмашлыкларын билгеләгез
1)әллә нәрсәне, кемгәдер;
2)минем, аның, сезгә;
3)берничә, беркем, бернәрсә.
III. Яңа теманы өйрәнү.
1. Теманы ачыклау.
- Укучылар, без бүген алмашлыкларның тагын бер төркемчәсен өйрәнербез. Төркемчәнең исемен белер өчен сүзләрнең хәрефләрен куеп чыгыгыз.
Аптыра(п,б)рак Б
Га(и,й)лә И
Яшел(л,н)ек Л
Көрә(г,к)е Г
Төр(ө,е)нгән Е
Ямь(л,н)ерәк Л
Пәрәм(е,ә)ч Ә
Чә(ү,у,в)кә Ү
- Нинди сүз килеп чыкты? Дөрес, дәреснең темасы – Билгеләү алмашлыклары.(слайд №5) Без бүген татар теле дәресендә нинди билгеләү алмашлыклары булуын, аларның үзенчәлекләрен һәм сөйләмдә кулланылышын өйрәнербез. Сезнең алдыгызда план, дәрестә алган белемнәрнең барысын да без шушы йортка урнаштыра барырбыз.(слайд№6)
Билгеләү алмашлыклары
Төрләнеше
Җөмлә кисәге
... алмашлыклары
-Укучылар, слайдтагы схемага игътибар итегез.(Схема ярдәмендә теманы аңлату)
(слайд №7 )
Билгеләү алмашлыклары
Зат һәм предметларны гомумиләштерүче Зат һәм предметларны аерым-аерым
билгеләү алмашлыклары билгеләүче алмашлыклар
(һәммә, һәммәсе,бар,барлык, (һәркем, һәр, һәрнәрсә,һәрбер,
барча, барлыгы, барысы, бөтен) һәртөрле, һәркайсы,үз, һәрберсе)
- Ә хәзер,балалар без галимнәр ролендә булып карарбыз,чөнки хәзер тикшеренү эше алып барырбыз. Бергәләп билгеләү алмашлыкларын тикшерик әле:
1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? – мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!(Г.Тукай)
2. Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! (Г.Тукай)
3.Кәҗә, Сарык күргәч ошбу тамашаны,
Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны. (Г.Тукай)
4. Кәҗә әйтә:”Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук! (Г.Тукай)
5. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәр көн куллану кирәк.
- Балалар, билгеләү алмашлыкларын табыгыз, аларны түгәрәккә алыгыз һәм уйлагыз: Кайсы сүзне ачыклап килә? Бу очракта төрләнәме? Кайчан төрләнә һәм нәрсә белән төрләнә? Җөмләдәге ролен билгеләгез. (Йортка урнаштыралар, нәтиҗә ясыйлар.)(слайд №8)
-Укучылар,кайсы билгеләү алмашлыклары килеш белән төрләнгән (Һәрберсенең). Әйдәгез әле, шушы сүзне дәвам итеп килешләр белән төрләндерик һәм төрләнешенә игътибар итик. (Нәтиҗә ясала).
2. Мөстәкыйль эш.
1 нче вариант – һәркайсы алмашлыгын килеш белән төрләндерергә, 2 вариант- үз алмашлыгын тартым белән төрләндерергә (слайд №9)
III. Ныгыту
1) 276нчы күнегү телдән эшләнә.
2) Җәя эчендәге алмашлыкларны татарчага тәрҗемә итеп язарга.
1. (Весь) дөнья сиңа булсын,
Ал син аны шушы көннән.
Җаныңда гамь булмый икән
Нишләрсең ул дөнья белән
2. Ул көннәрдә һәркайда бәйрәм төсе, (у каждого) бәйрәм рухы була.(Н.Булатов)3. Кайсы юата, кайсы тынычландыра - (все) минем янда.(Ф.Бәйрәмова)
Өстәмә бирем. Билгеләү алмашлыкларына басым куярга.
3) Сайланма диктант ( балалар чылбыр буенча тактада эшлиләр)
Арттырмыйм да, киметмим дә шуны бел –
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул.
Туган тел-
Баш очында кош булып тора гел!
Шуңа да мин беләм тел кадерен,
Бер телдән дә телем ким түгел.
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да.
Ким күрер тик аны ким күңел.
Әй , Туган тел, бәйләнгәнсең
Янымдагы һәрбер хискә.
Дөнья йөзләрендәге
Мин эшләгән һәрбер эшкә.
И минем җандай кадерлем,
И җылы , тере телем!
4.Нәтиҗә ясау. Бәяләү
5 Өй эшен бирү.Кагыйдә162 нче бит; 1)278 нче күнегү, 2) 278 нче күнегү(1-4)
Әдәбият исемлеге.
1. Татар теле. 7 нче сыйныф өчен дәреслек(татар балалары өчен)/ Р.Ә.Асылгәрәева, М.Ә.Зиннәтова. – Казан:Мәгариф, 2010.



