Печать
Рейтинг:   / 11
ПлохоОтлично 
Тема: Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә”
Максат: 1. Килеш кушымчалары турында белемнәрне ныгыту.
2. Укучыларның сөйләм телен үсерү.
3.Укучыларда кайгыртучанлык сыйфатлары, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, презентация, тест язылган карточкалар, дәреслек “Татар теле һәм уку китабы” Р.З.Хайдарова, 4 сыйныф.
Дәреснең төре: яңа материалны өйрәнү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
Укытучы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
Укучылар: Исәнмесез! Хәерле көн!
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле, затлы тел!
2. Белемнәрне актуальләштерү.
 Балалар, слайдта бирелгән җөмләләрне нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп,укып чыгыгыз. Кушымчалар өстәгән сүзләргә сораулар куегыз.(3 слайд)
1.Мин Акбай... ашатам. (нәрсәне?)
2.Саша кошлар... ашата. (нәрсәне?)
3.Алсу песи... сөт эчертә. (нәрсәгә?)
4.Әнисә песнәк... май ашата. (нәрсәгә?)
5. Мин энем... ботка ашатам. (кемгә?)
 Исемнәрнең иялек һәм төшем килеше белән төрләнешен искә төшерү.(4 слайд)

3.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру
Укучыларга дәреснең максатын әйтү, яңа материал кабул итәргә уңай мотивация тудыру (5 слайд).
- Балалар, тәрәзә каршына нинди кош килгән икән, табышмакны тыңлагыз әле.
Түшләрендә кояш төсе
Аркасында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы?” ди төсле.
(Песнәк)

 Г.Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе белән танышу. (49 бит, 5 күнегү)
 Сүзлек эше.(6 слайд)
 Хикәя буенча әңгәмә.(7 слайд)
- Бу хәл кайчан була ?
- Көн нинди була ?
- Тәрәзәгә нәрсә кунды ?
- Әнисә әнисеннән нәрсә дип сорый?
- Ни өчен песнәк Әнисәләрнең тәрәзәсен чукыган?
- Әнисә песнәккә ашарга бирәме ?
- Ул аңа нәрсә бирә ?
- Кош Әнисәгә рәхмәт әйтәме ?
 Сүзләр ярдәмендә песнәкнең рәсемен ясарга. (8 слайд)
 Әнисәгә бәя бирү . (9 слайд)
- Син Әнисә белән дус булыр идеңме? Әнисә дөрес эшләгәнме?
- Кайсы сыйфатлар Әнисәгә туры килә?
o игътибарлы
o тәртипле
o ярдәмчел
o тәрбиясез
o тәрбияле
o мәрхәмәтле
o игелекле
o ялкау
 Фикерләрне дәвам ит. (10 слайд)
1.Әнисә яхшы кыз, чөнки ...
2.Әнисә миңа ошый, чөнки ...
3. Әнисә кошларны ярата, шуңа күрә ...

4. Физминутка (11 слайд)
5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
 Диалогны дөресләп языгыз.(12 слайд )
- Алайса, мин аны ашатам,- Әнисә диде.
- Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?- сорады Әнисә дип.
-Тышта нинди салкын! Аның ашыйсы килгән,- диде әнисе.
 Кайсы раслау дөрес? Дөрес раслау артына кошларга җим яшерелгән.(13 слайд)
 Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куй, дәфтәреңә яз.(14 слайд)
Песнәк кыш көне авыл... , шәһәр... яши. Балалар песнәк... ашаталар. Песнәк... дуслары күп.
-Песнәкләрне авылда да,шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш киләләр. Ә җәй көне бөтенләй диярлек күренмиләр, бу вакытта алар балаларына ризык эзиләр.
 Ә хәзер балалар текст буенча тест эшлибез. (Карточкаларга язылган тест сораулары таратыла).
Тест
I. Текстта кайсы ел вакыты турында сүз бара?
а) җәй
б) яз
в) кыш
II. Кирәкле сүзләрне табып җөмләләрне язып бетерегез.
1.Кошларның хәле…
а) җиңел
б) авыр
в) күңелле
2.Песнәк тәрәзә пыяласын…
а)шакыды
б)чукыды
в)ватты
3.Әнисә…сорау бирде.
а) әнисенә
б) әбисенә
в) әтисенә
4.Песнәк бик…
а) кайгырды
б) шатланды
в) сайрады
5. Кош …өйгә керә башлады.
а) морҗадан
б) ишектән
в) тәрәзәдән
III. Җөмләләрне текстның эчтәлеге буенча дөрес тәртиптә куегыз.
а) Әнисә песнәкне ашатырга булды.
б) Кыш көне иде.
в) Песнәк көн саен тәрәзәгә килә башлады.
г) Тәрәзәгә песнәк кунды.
Тест җаваплары (15 слайд)
6.Йомгаклау
-Балалар, рәсемнәр урынына сүзләр, нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне укыгыз.(16 слайд)
- Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? Сез нәрсәләр белдегез?
-Кошларга ничек ярдәм итеп була?
Дөрес әйтәсез. Кышын кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә дә безгә алар турында кайгыртырга, җимлекләр ясап эләргә кирәк.
Әйдәгез, балалар, кошларны саклыйк һәм яклыйк.
7.Билгеләр кую.
8. Өй эше. 52 бит 2 нче күнегү