Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Укучыларның “Алмашлык” темасы буенча булган белемнәрен
кабатлау, ныгыту.
2. Укучыларның алмашлык төркемчәләрен билгеләп, җөмләдә нинди
кисәк булып килүләрен билгели алуларына ирешү, сөйләм
телләрен үстерү.
3. Халык авыз иҗатына кызыксыну уяту. М.Җәлил шигырьләре аркылы
укучыларда мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек кебек әхлакый сыйфатлар
тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютерлар, интерактив такта, дәреслек, гипперсылка белән тестлар эшләү , перфокарталар, күзне ял иттерә торган рәсемнәр, ноутбук куллану, (Алсу Хисамиева башкаруында) “Баулы ” җырының аудио язмасын тыңлау , сигнал карточкалар, Муса Җәлил портреты , ,,Гасырларда калыр батырлык” исемле интерактив методик әсбап куллану

Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Укучыларның игътибарын дәрескә туплау.
II. Өй эшен тикшерү.
Вакытлы матбугаттан (татарча газета-журналлардан) алмашлыкның 7 төркемчәсе дә кулланылган җөмләләрне тикшерү.
III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә хәзерлек.
Укучыларга максатны җиткерү:
- Бүгенге дәрестә алмашлык сүз төркемен гомумиләштереп кабатларбыз, аларның төркемчәләрен кабатлап, җөмләдә кулланылышларын билгеләп, булган белемнәрне ныгытырбыз. Белемнәребезне бәяләр өчен, төрле төстәге түгәрәкләр әзерләдем. Яхшы җаваплар – кызыл, ә җитешсезлекләре булган җаваплар зәңгәр түгәрәкләр белән бәяләнәчәк.
IV. Белемнәрне гомумиләштерү.
1. Интерактив тактада «Алмашлык» темасы буенча 4-5 минутлык презентация карала.
- Укучылар, ә хәзер белемнәребезне ныгыту һәм бәяләү өчен, тест үткәреп алыйк.
2. Укучылар, компьютерлар артына утырып, тест сорауларына җавап бирәләр. (Укучылар компьютер артында утырганда, талгын музыка уйный (“Казан кичләре”). Эшләп бетергәч, иң соңгы тәрәзәдән җаваплар тикшерелә. Бер–берсенең җавапларын тикшерәләр.)

V-VI. Үзконтроль һәм контроль.
1. Аудирование. Перфокарталар белән эш. Укучылар, компьютер артына утырып, наушниклар кияләр. Һәр җөмләдәге алмашлыкның төрен ачыклап, перфокарталарда билгелиләр.
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
Зат
алмашлыгы

Күрсәтү алмашлыгы

Билгеләү алмашлыгы

Сорау алмашлыгы

Билгесезлек
алмашлыгы

Юклык алмашлыгы

Тартым алмашлыгы


Аудирование тексты:
Урамда һичкем күренми. Әни бар кешедән кадерлерәк. Без укырга барабыз.
Абыең армиядән кайчан кайта? “Минекен, минекен алыгыз!”- дип кычкырды Фәнис. Кемдер рәттән өч мәртәбә атып җибәрде. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан. Бернәрсә укымаган килеш имтиханны биреп булмый инде! Кайларда гына булмаган әтием?! Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! Яшь каенга карап тордым озак, ул дәшмәде, мин дә дәшмәдем. Шушы якларда туып-үскән Муса Җәлил.
Биремне эшләп бетергәч, укучылар перфокарталардагы нокталарны берләштерәләр. Укытучы әзер җавапларны җыеп ала. (Алдагы дәрестә һәр эшкә нәтиҗә ясау.)

2. Дәреслектәге 330 нчы күнегүне вариантлап эшләү. Бирем: җөмләләрне күчереп язу, алмашлыкларга сызу, төркемчәсен билгеләү.Тактага ике укучы чыга.
Физкультминутка уздыру. Күзләрне ял иттерү:
Яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып, тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
3. Интерактив тактада алмашлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе чыга. Укучыларны анализ тәртибе белән таныштыру.
Укытучы:
- Укучылар, интерактив тактага игътибарыбызны юнәлтик.(Муса Җәлилнең тормыш юлын кыскача искә төшерү һәм “Имән” шигырен сәнгатьле итеп уку)
4. Экранда М.Җәлилнең тормыш юлы сурәтләнгән презентация күрсәтелә. Сәнгатьле итеп уку. Шигырьдә алмашлыклар табыла һәм дәфтәрләрдә морфологик анализ ясала.
Муса Җәлилнең “Имән” шигыре.

Кем дә белми ул кешене,
Игенчеме, бакчачымы,
Яшеллек һәм хәят сөйгән
Батыр хезмәт патшасымы?

Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Һәм карт имән гомере белән
Бүләкләгән бу эш ирен.

Һәр көн юлдан дистәләгән
Юлчы уза, тузан туза.
Һәм һәр юлчы – моңлы җырчы
Имән җырын тыңлап уза.

Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил-яңгырдан,
Җылы биреп, җил-су үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.

Күләгәсе ял иттерә
Кырда эшләп арганнарны,
Кавыштыра айлы кичтә
Яшрен утта янганнарны.

Юл күрсәтә адашканга
Имән кышкы бураннарда,
Җәен татлы дымын эчерә
Кырда урак урганнарга.

Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.

Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып. (М.Җәлил.)
- Муса Җәлил кем ул? Аның тормыш юлы буенча нәрсәләр әйтә аласыз?
- М.Җәлилнең кайсы әсәрләрен укыганыгыз бар? (М.Җәлилнең патриот шагыйрь булуына басым ясала, “Моабит дәфтәрләре” җыентыгының фашистларда тоткынлыкта чагында язылуы әйтелә).
- Укучылар, алмашлыкларның төсләренә игътибар итегез. Төсләре буенча нәрсә әйтә аласыз? (Дөрес җавап: яшел – зат алмашлыклары, кызыл – күрсәтү, сары – билгеләү, зәңгәр – сорау, көрән - билгесезлек).

VII. Йомгаклау.
- Шулай итеп, бүгенге дәрестә нәрсәләр карадык?
- Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?
- Һәр төркемчәгә мисал китерегез.
Укучылардагы түгәрәкләрне санап, белемнәрен бәяләү, билгеләр кую.
VIII. Өй эше.
“Туган ягым” темасына, төрле алмашлыклар кулланып, хикәя язарга. Алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләп, асларына сызарга.

У вас нет прав для создания комментариев.