- Подробности
-
Автор: Наиля Якубова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2987
Рейтинг: 



/ 0
Сыйфат темасын кабатлау (6 сыйныф татар төркемендә укучы балаларга)
Максат: 1. Укучыларның сыйфат турында алган белемнәрен системалаштырып кабатлау.
2. Сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланып, сөйләмнәрен баету.
3. Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Сәяхәт картасы, картина, сәяхәт билеты, карточкалар, тест.
Дәрес барышы:
I оештыру а) исәнләшү: Исәнмесез укучылар! Ә хәзер, урыннарга утырыгыз, дәресебезне башлыйбыз.
б) Максат әйтү: Дәресебез безнең сәяхәт – дәрес.
в) Сәяхәт картасы белән таныштыру: Шулай булгач, юлга чыгар алдыннан, без маршрутыбыз белән танышып китик әле. Иң элек, сез автобуска утыру өчен, билетлар сатып алырсыз. Аннан соң, безнең беренче тукталыш “исемләшкән сыйфат” шәһәрендә булыр. Аннан “яшел урман аланы”нда тукталып китәрбез. Дәресебезнең иң югарыгы ноктасы менә шушында булыр. Алда безне тагын бер сынау “сыйфат дәрәҗәләре” тавына менү көтеп тора. Я, әйдәгез шушы урында туктап, билетлар алыйк. Моның өчен билетларда табышмаклар бирелә, сез табышмакларга дөрес җавап биреп, сыйфатларны табарга тиеш.(Укучылар җавап бирә. Аларга сәяхәт билетлары тапшырыла.)
Барыгыз да сәяхәтчеләр исемен алды, әйдәгез сәяхәтебезне башлыйбыз. Укучылар барыгыз да игътибар итегез әле табигатьнең матурлыгына. Менә бу болынлыкны халыкта “сыйфатлар ясалышы болыны” дип атап йөртәләр. Игътибар итегез әле, анда сыйфатлар нинди ысуллар белән ясалганнар?
Укучы: Исемгә, фигыльгә төрле сыйфат ясагыч кушымчалар ялганып, сыйфат ясала. –лы, -ле, сыз, -сез, -лык, -лек, -чы, -че кушымчалары исемгә ялганып сыйфат ясыйлар. Мәсәлән: шәфкатьле, язгы, гамьсез.
Укучы: -чан, -чән, -ык, -ек, -ынкы, -енке кушымчалары фигыльгә ялганып сыйфат ясыйлар. Мәсәлән: оялчан, ябык, салынкы.
Укучы: Сыйфатлар тагын 2 сүзне кушу ярдәмендә дә ясалалар (ис + киткеч, кот + очкыч)
Укучы: Сыйфатлар парлы да була алалар(зур – зур, нәп – нәзек, яп - ялангач)
Укучы: Аерым язылып, берничә сүздән торсалар. Болар тезмә сыйфатлар булалар(аз сүзле, эч пошыргыч, үтә кызыл)
Укытучы: Бик дөрес, рәхмәт, утырыгыз. Сәяхәт билетларыгыздагы беренче биремне үтәү өчен, дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны язып куегыз һәм рәсемгә карап җөмләләр төзегез.(Укучылар икешәр җөмлә уйлап язалар)
Укучылар, сез җөмләләр язган арада без “исемләшкән сыйфат” шәһәренә килеп җиттек. Ягез әле, уйлап карыйк, ни өчен бу шәһәр шулай аталды икән? Кайсыгыз җавап бирә?
Укучы: Сөйләм барышында сыйфатка ияреп килгән исем төшеп калса, исемнең грамматик категорияләрен сыйфат үзенә ала. Шуңа аны исемләшкән сыйфат дип атыйлар.
Укытучы: Исем категорияләре турында сүз чыккач, әйдәгез әле алда алган белемнәрне искә төшерәбез. Исем үзенә нинди кушымчалар ялгый ала?
Укучы: Исем килеш, тартым, сан кушымчаларын ала.Ә рус телендә род категориясе дә бар.
Укытучы: Ә хәзер сәяхәт билетларыгыздагы икенче биремне эшлибез, бирелгән исемләшкән сыйфатның кушымча төрләрен билгелибез.(Укучылар дәфтәрләренә язалар)
Укучылар, без сәяхәтебезне “урман аланы”нда туктатып торырбыз. Үзегезне урман аланында дип хис итегез һәм игътибарыгызны картинага юнәлтегез. Анда ниләр сурәтләнгән, күзәтегез әле. Айгөл белән Гөлия безгә шушы рәсем буенча диалог төзесеннәр, ә калганнар чылбыр буенча хикәя төзегез. (Һәр укучы берәр җөмлә әйтеп, җөмлә төзиләр)
Укытучы: Бик яхшы. Рәхмәт сезгә, әйдәгез бергәләп, кызларның сөйләшүен тыңлап карыйк әле.(Диалог укыла) Бик яхшы укучылар!
Укытучы: Укучылар, табигать темасын дәвам итеп, әйдәгез әле өй эшләрен тикшерик. Сезгә өй эше итеп, мөмкин кадәр күбрәк сыйфатлар кулланып, табигать турында “Урман – саф һава чыганагы” исемле язма эш язып килергә иде(бер укучы укып күрсәтә)
Укытучы: Бик яхшы, эшләрегезне дәрестән соң җыеп алып, бәяләрмен. Урманнар турында шундый югары бәядә булуыгызга мин бик шатмын.
Укучылар, без сезнең белән сәяхәтебезнең ахырына якынлашабыз. Сезнең каршыгызда сыйфат тавы. Анда менү өчен, без сезнең белән тесттагы сорауларга җавап бирәбез. Блокнотларга дөрес җавапны гына языгыз. (тест эшләнә)
Укучылар, менә инде без сыйфат түбәсенә мендек. Хәзер инде андагы биремнәрне генә эшлисе калды. Сәяхәт билетларыгыздагы 3 нче биремне үтәгез.(Укучылар сыйфат төрле җөмлә кисәге булырлык итеп җөмләләр төзиләр, алар тикшерелә)
Укытучы: Укучылар шуның белән безнең дәресебез ахырына якынлашты. Өй эше 26, 27 нче темаларны кабатлап, контроль эшкә әзерләнергә.(дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую) Уңышлар сезгә! Сау булыгыз.