- Подробности
-
Автор: Миляуша Бикмуллина
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 4155
Рейтинг: 



/ 2
МБОУ "ТР Буа шәһәре 2 нче лицей"
Тема: Исем турында төшенчә
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бикмуллина Миләүшә Зәкиулла кызы
2013 нче ел
Максатлар: 1) исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту,
исем сорауларныда рус теле белән татар теле арасында
аерманы аңлату, исемнәрне башка сүз төркемнәреннән аерырга
өйрәтү;
2) фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру;
3) тирә-юнь белән кызыксыну теләге уяту, туган якка мәхәббәт
тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, проектор, йомшак куян уенчыгы, “Ә мин татарча сөйләшәм ” эмблемалары һәм плакаты
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү, бер – беребезгә елмаю.
II. Алган белемнәрне актуаллләштерү.
1. Матур язу күнегүләре.
Иии Ссс Ффф
Исем Сыйфат Фигыль
2. Өй эшен тикшерү.
- Өй эшен тикшерер алдыннан, үткән теманы искә төшерик.
-Укучылар, сез нинди сүз төркемнәрен беләсез?
- Ә менә шушы куян ярдәмендә исемгә, фигыльгә, сыйфатка мисаллар китерегез әле.
- Нәрсә? – куян. (предметны белдерә),(куянны күрсәтү.)
- Ул нинди? (соры, куркак).
- Куян нишли? (сикерә, кача, чаба),(куянны хәрәкәтләндерү).
- Нәрсәне белдерә? (эш-хәрәкәтне белдерә.)
- Нинди сүзләр язып килдегез, укып күрсәтегез (укучылар укыйлар).
- Бу сүзләр нәрсәне белдерә? (предметны)
- Нинди сорауларга җавап бирәләр? (Нәрсә?)
- Өй эшен бик әйбәт эшләгәнсез. Ә менә үзебезнең якта үсә торган агачларны танырсызмы икән?
- Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын әйтегез.
3. Ребус чишү. (Слайд)
III. Яңа төшенчә, белем бирү.
1. Агачлар турында әңгәмә кору.
- Укучылар, димәк, безнең урманнарда нинди агачлар үсә? (Юкә, каен, усак, имән,нарат һ.б.)
- Агачларны нишләргә кирәк? Алардан нәрсәләр ясыйбыз?
- Әйе, безгә агачлар бик кирәк. Безнең өстәлләребез, урындыкларыбыз шулардан ясалган. Бу атнада безнең мәктәп буенча макулатура җыю атналыгы игълан ителде, чөнки китап – дәфтәрләребез шулардан ясалган, ә макулатура җыеп без бик күп агачларны саклап калабыз, саклыйбыз.
- Ребусыбызда кызыл төс белән нинди сүз килеп чыкты? (ИСЕМ).
- Әйе, бүген исем турында без тулырак мәгълүмат алырбыз.
- Исемнең сораулары ни өчен ике?
- Кешеләрне белдергән сүзләргә – кем? дип сорау куябыз, кешедән башка предметларга (хайваннарга, яшелчәләргә, кош исемнәренә, табигать күренешләренә) – нәрсә? дип сорау куябыз.
- Кем? соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез?
- Нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез?
- Ә рус теле дәресе булса нинди сораулар бирер идек? (Кто?Что?)
- Кто? Учитель – укытучы, мальчик – малай һ.б.
- Что? Яблоко – алма.
2. Татар телен рус теле белән бәйләү.
- Укучылар, февраль аеннан алып апрель аена кадәр Татарстан Республикасы буенча “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бара.Бу акциядә барлык кешеләр дә, балалар да безнең дәүләт телебез татар телендә сөйләшкәннәрен бөтен республикага күрсәтәләр. Дәүләт теле буларак, татар телендә барлык милләт кешеләре дә бу конкурста катнашалар. Без дә бүген шушы акциядә катнашабыз.
(балаларның барысына да логотип таратыла.)
- Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Бу турында Шәйхи Маннурның шигыре дә бар. Әйдәгез, барыбыз да бу шигырьне кабатлыйк.
”Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел ... ”
IV. Ял итү. “Кем игътибарлырак ” уенын уйнау.
- Мин сүзләр укыйм, ә сез кем? соравына җавап биргән сүзләргә - кул чабасыз, ә нәрсә? соравына җавап биргә сүзләргә - утырасыз.
Сүзләр: Җил, малай, күл, бакчачы, төзүче, фил, бәйрәм, җырчы, юлбарыс, ат, апа, кибетче.
V. Белем – күнекмәләрне ныгыту.
1. Дәреслек белән эш.
а) 7 бит, 7 нче күнегүне телдән эшләү.
2. Дәфтәрләрдә эш.
Сүзлек диктанты.
Усак, чикләвек, каен, урман, песи, күбәләк, малай, карбыз, кәбестә, кош.
- Тактага карагыз һәм тикшерегез.
3.Язылган сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
VI. Өй эше: 7 нче бит, 6 нчы күнегү.
VII. Йомгаклау. Билге кую.
- Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (сүз төркеме –исем турында).
- Исем нинди сорауларга җавап бирә? (кем? нәрсә?)
- Бүген нинди акциядә катнаштык? (“Ә мин татарча сөйләшәм” акциясендә)
- Бу акция нишләргә өнди? (татарча сөйләшергә, чөнки ул безнең туган телебез).
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
1.Ф.Ф.Харисов,Ф.М.Хисамова,Ч.М.Харисова. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 2нче сыйныф өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2009.
2. С.Т. Вәгыйзов. Кызыклы грамматика.