Сыйфат дәрәҗәләре
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 
Сыйфат дәрәҗәләре
Эшләде: Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна
Югары Кибәхуҗа,
Дәрес темасының гомуми тема эчендә тоткан урыны
Сүз төркеме буларак, сыйфатлар белән укучылар башлангыч сыйныфларда ук танышалар, аларны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәнәләр. Сыйфат сүз төркемен өйрәнүгә 6 сәгать вакыт бирелә. Дәреслектә материал җитәрлек, шулай да бер сәгатен язма эшкә бирү отышлы була.
“Сыйфат дәрәҗәләре” темасын укучылар шактый кыен үзләштерәләр. Аны коллектив рәвештә танып белүгә нигезләнгән әңгәмәгә (өлешчә танып белү методына) туры китереп оештыру отышлы.
Дәрәҗә белән төрләнү – сыйфатларга хас бердәнбер грамматик категория. Татар телендә дәрәҗә категориясе, башка төрки телләрдәге кебек үк, билге чамасының һәртөрле үзгәрешен – уртача дәрәҗәсен, билгенең чагыштырмача артыграк яки уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын, иң югары дәрәҗәсен – чиген белдерә. Дәрәҗәнең бу рәвешле белдерелүе белән татар теле башка телләрдән, әйтик, рус теленнән аерылып тора. Рус телендә сыйфатлар билгенең чагыштырма дәрәҗәсен генә белдерәләр.
Татар телендә сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе аерып өйрәнелә: төп дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе.
Гади дәрәҗәдән башкалары махсус кушымча яки кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Гади дәрәҗәдәге сыйфат әйбернең гадәти билгесен белдерә: салкын чишмә, зур йорт, кызыл алма.
Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең, башка әйбергә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәккушымчасы ярдәмендә формалаша. Мәсәлән: каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк.
Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең башка шундый ук әйбердәге билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Мәсәлән: Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора.
Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша:
1) билгенең артыклыклыгы сыйфат алдындагы 1-2 аваз кабатлану юлы белән белдерелә. Мәсәлән: түм-түгәрәк, кып-кызыл, кап-кара;
2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, дөм караңгы, җете кызыл.
Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. Кимлек дәрәҗәсе –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су кушымчалары ярдәмендә формалаша: кызгылт, аксыл, зәңгәрсу, яшькелт
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре
Максат:
1. Белем бирү. Сыйфат дәрәҗәләре турында аңлату һәм аларны үз сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләре булдыру;
1. Үстерешле. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны табу һәм аларны тирәнәйтү;
2. Тәрбияви. Укучыларга эстетик тәрбия бирү.
Материаллар:
1. Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Төзәтелгән һәм тулыландырылган 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2001.- 290 б.
2. Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.
3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта ук йортлары өчен дәреслек. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.
Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар, открыткалар
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: өлешчә танып белү
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, күнегү, диктант
Дәреснең планы
1. Оештыру өлеше.
- укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау.
- укучыларны барлау
II. Актуальләштерү.
- Үткәннәрне кабатлау. Тест.
III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне булдыру.
1. Экрандагы таблицага нигезләнеп проблемалы ситуация тудыру:
- эзләнү
- чагыштыру
- мөстәкыйль фикер йөртү
2. Проблеманы хәл итү.
3. Дәреслектәге параграфны укытып, сөйләгәннәрнең дөреслеген тикшерү.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Дәреслектәге 183 күнегүне эшләү, сыйфатларның кайсы дәрәҗәдә булуларын күрсәтү.
2. Аңлатмалы диктант.
3. Карточкалар белән эш.
4. Таратылган открыткалар ярдәмендә, төрле сыйфатларны кертеп, кыскача сочинение язу.
VI. Йомгаклау.
1. Сыйфатлар нәрсәгә карап, нинди дәрәҗәдә килә алалар?
2. Аларга нинди кушымчалар һәм кисәкчәләр кушыла? Дигән сорауларга җавап бирү.
VII .Өйгә эш.
Төрле сыйфатларны урынлы кулланып, “Көзге табигать” темасына хикәя язарга.
План буенча тулы конспект
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз.
Яңа темага күчкәнче, алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик. Без алдагы дәрестә нәрсә өйрәнгән идек?
Укучы: Сыйфат турында гомуми төшенчә.
Укытучы: Укучылар, экранда “Сыйфат турында гомуми төшенчә” темасы буенча сораулар һәм аларга өч төрле җаваплар күрсәтеләчәк. Сез шул җаваплардан дөресен сайлап алырга һәм дәфтәрләрегезгә язып куярга тиеш (проектор ярдәмендә слайдларны курсәтү.
1. Нинди сүзләр сыйфат була?
а) предметның билгесен белдергән
б) предметның исемен белдергән
в) предметның санын белдергән
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?
а) кем? нәрсә? ни?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) ничек? кайчан? кайда?
3. Сыйфат нәрсәне ачыклап килә?
а) фигыльне
б) санны
в) исемне
4. Сыйфатлар күбрәк җөмләнең кайсы кисәге булып киләләр?
а) аергыч һәм хәбәр
б) Мәймүнә - ана
в) сан һәм рәвеш
Укытучы: Дәфтәрләрне бер – берегез белән алыштырыгыз һәм җавапларны дөресләгез. (экранда дөрес җаваплар чыга)
1. а
2. б
3. в
4. а
Кемнең бөтен җавплары да дөрес, “5”ле куегыз, бер хата булса – “4”ле, ике – хатасы булганнар “3”ле билгесе куя, аннан да артык хата юктыр. Чөнки биремнәр бик җиңел.
Укытучы: Укучылар, экранга карыйбыз. Экранда җөмләләр һәм таблица күрсәтелә.
Каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк. Чапан ямь-яшел, ә чалма яшькелт
1. Гади дәрәҗә 2. Чагыштыру дәрәҗәсе 3. Артыклык дәрәҗәсе 4. Кимлек дәрәҗәсе
Яшел (яфрак) Яшелрәк Ямь – яшел
Яшелнең яшеле
Иң яшел яшькелт
Җылы (су) Җылырак Җып – җылы
Җылының җылысы
Иң җылы җылымса
Кызыл (яулык) кызылрак Кып – кызыл
Кызылның кызылы
Җете кызыл Кызгылт
Салкын (көн) салкынрак Сап-салкын
Салкынның салкыны
Үтә салкын салкынча

Кем әйтер: чагыштырып караганнан соң, нинди нәтиҗә ясап була?
Укучы: Сыйфатлар предмет билгеләренең төрле күләмдә булуын да белдерәләр икән: берсендә күбрәк, икенчесендә кимрәк булырга мөмкин
Укытучы: Шулай. Беренче төркемдә сыйфатлар предметның (сыйфатланмышның) нинди билгеләрен белдерәләр?
Укучы: Сыйфатлар (яшел яфрак, җылы су, кызыл яулык, салкын көн) предмет билгесе күләменең артык та, ким дә түгел, бәлки уртача булуын белдерәләр.
Укытучы: Дөрес, бу сыйфатлар предмет билгесе күләменең артык та, ким дә түгел, бәлки уртача булуын белдерәләр. Без аны гадәти (төп) билге дип атыйбыз.
Ә икенче төркем турында нинди нәтиҗәгә килә алабыз?
Укучы: Монда предметтагы билгенең башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә: яшел – яшелрәк, җылы- җылырак, кызыл – кызылрак, салкын – салкынрак.
Укытучы: Шулай. Монда предметтагы билге күләмнең төп билгедән я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Без аны чагыштыру дәрәҗәсе дип атыйбыз. Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала. Бу кушымчалар сыйфатка кушылып языла. Тартык авазга беткән сыйфатларга бу кушымчаларны ялгап әйткәндә, сыйфат белән кушымча арасында сузык аваз ишетелсә дә, язуда ул күрсәтелми: киң+рәк – киң(е)рәк – киңрәк, кызыл+рак – кызыл(ы)рак – кызылрак.
Өченче төркем турында нәрсә әйтә алабыз?
Укучы: Сыйфатлар бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерәләр:
Укытучы: Нәкъ шулай. Һәм бу дәрәҗә артыклык дәрәҗәсе дип атала. Артыклык дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала:
1) сыйфатның беренче иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: ямь- яшел, җып – җылы, кып – кызыл, сап-салкын;
2) иң, үтә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән: иң яшел, иң җылы, җете кызыл, үтә салкын;
3) бер үк сыйфатны кабатлау аша: яшелнең яшеле, җылының җылысы, кызылның кызылы, салкынның салкыны.
Артыклык дәрәҗәсе ясалганда, сыфатның беренче иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр сызыкча аша язылалар: тип-тиге, кап-караңгы.
Артыклык дәрәҗәсе ясый торган калган кисәкчәләр аерым язылалар; иң файдалы, дөм сукыр.
Дүртенче төркемгә карап нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Укучы: Монда сыйфатның предметтагы билгенең төп билгедән кимрәк булуын белдерәләр.
Укытучы: Әйе, укучылар, Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең төп билгедән кимрәк булуын белдерәләр. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе –су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, - кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала: яшел +келт – яшькелт, җылым+са – җылымса, кызыл+гылт – кызгылт, салкын + ча – салкынча.
Кимлек дәрәҗәсен ясый торган кушымчалар кушылып язылалар: аксыл, ачкылтым.
Сыйфатка –гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ялганганда, тамырда кайбер үзгәрешләр барлыкка килә: яшел+келт – яшькелт, Күк+елҗем – кү(г)елҗем – күгелҗем.
Укучылар, сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар. Без ул дәрәҗәләр белән танышып киттек. Экрандагы таблицаны кагыйдәләр дәфтәренә язып куегыз. Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге 47 параграфны укып чыгыгыз һәм сөйләгәннәрнең дөреслеген тикшерегез.
Укытучы: Инде параграфны укып чыктыгыз, сорауларыгыз бармы? Булмаса, дәреслектәге 183енче күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез. Биремне укып чыгабыз.
Укучы: Текстны укыгыз. Күчереп языгыз. Язу барышында сыйфатларның астына сызыгыз, җәяләр эчендә аларның кайсы дәрәҗәдә булуларын күрсәтегез.
Укытучы: Күнегүне эшли башладык.
(укучылар күнегүне күчерәләр, сыйфатларның астына сызалар һәм дәрәҗәсен күрсәтәләр)
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән аңлатмалы диктант, ягъни “үз-үзеңне тикшерү” диктанты язып алырбыз.
Җәйге кояш үзенең көләч нурларын ямь-яшел урман өстенә сибә. Биредә зифа буйлы наратлар, нәфис яфраклы ак каеннар үсә. Яшь усакның яшел яфраклары әкрен җилдә тибрәләләр. Алар гаять бай табигатьнең тиңсез матурлыгын мактыйлар. Менә шундый гүзәл ул безнең туган ил җәе! (Бу диктанты бер укучы тактада яза, калганнары дәфтәрләрендә яза. Аңлатманы башка укучы бирә.)
- текстта нинди сыйфат дәрәҗәләрен очраттыгыз, шуларның асларына сызыгыз.
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, карточкалар белән эшлибез: Җөмләләрдә нинди дәрәҗәләрдәге сыйфатлар кулланылган?
1. Бу каенлыктагы каеннар елмайган сабый йөзедәй яп-якты, ап-аклар, әгәр озаграк карап торсаң, күзләрне камаштыра, ди. (Ф.Яруллин) 2. Төндә генә җылы яңгыр явып киткән, кышның соңгы суыкларын алып киткән. Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан, гөл – чәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан. (М.Җәлил) 3. Дәваланучының авыртуны ничек кичерүен аның күзләренең төсеннән белеп була икән. Зәңгәр күзле кешеләр, мәсәлән, теш дәвалауны җиңелрәк кичерәләр. Яшел һәм соры күзлеләр дә авыртуга артык илтифат итмиләр. Аның каравы коңгырт – кара күзлеләр өчен теш бораулау машинасы чын мәгънәсендәге җәза коралы булып тоелырга мөмкин, ди. (Вакытлы матбугаттан) 4. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән.көне буе йөргән алар, ләкин кайсын гына алып карасалар да, алмада йә берәр яшькелт, йә аксыл сызык була икән. Кып-кызыл тап була икән. (Укучылар мөстәкыйль эшлиләр)
Укытучы: Укучылар, таратылган открыткалар ярдәмендә, төрле сыйфатларны кертеп, кыскача гына сочинение язып карагыз. (аның берничәсе укучылардан укытыла).
Укытучы: Дәрес ахырына якынлашты. Өй эшен язабыз: Төрле сыйфатларны урынлы кулланып, “Көзге табигать” темасына хикәя язарга.

Ә хәзер, йомгаклап, түбәндәге сорауларга җавап биреп карагыз:
1. Сыйфатлар нәрсәгә карап, нинди дәрәҗәдә килә алалар?
2. Аларга нинди кушымчалар һәм кисәкчәләр кушыла?
Укучы: Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар: гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе.
Укучы: Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала; сыйфатның кимлек дәрәҗәсе –су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, - кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала; сыйфатның беренче иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: ямь- яшел, иң, үтә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән: иң яшел, бер үк сыйфатны кабатлау аша: яшелнең яшеле.
Укытучы: Әйбәт. Дәрес тәмам, катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Билгеләр куела.

У вас нет прав для создания комментариев.