Сүз төркемнәрен кабатлау.
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Лаеш районы Муниципаль гомуми белем бирү
учреждениесе Урта Девятово гомуми белем бирү мәктәбе




Тема: “Сүз төркемнәрен кабатлау”.

Башкарды: Зәйнетдинова Руния
Нәсих кызы .

Эш: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эш урыны: Лаеш районы Урта Девятово урта гомуми белем бирү мәктәбе

2012

Сүз төркемнәрен кабатлау.
(4 нче класста татар теле)
(рус төркемнәрендә)
Кабатлау дәресе
Максат:
1) “Сүз төркемнәре” темасын гомумиләштереп кабатлау.
2) Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтләрен, иҗади активлыкларын, сөйләм телләрен, тест белән эшләү күнекмәләрен үстерү;
3) Әти-әниләргә, олыларга мәхәббәт, туган телне ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: сүзләр язылган плакатлар, интерактив такта, сигнал карточкалары, рәсемнәр.

Дәрес барышы.
I.Оештру өлеше. Уңай эмоциональ халәт тудыру.
- Барыгызга да хәерле иртә! Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.
II. Төп өлеш.
1) Кереш әңгәмә.
“Гаилә” рәсеме буенча әңгәмә.
- Бу рәсем сезгә танышмы? Нәрсәне аңлата?
- Әйе, сез өйдә бер гаилә, мәктәбебездә бер гаилә булып яшибез, сыйныфта үзебез бер гаилә кебек. Шушы гаиләдә без нинди телдә сөйләшәбез?(туган телебездә) Бу матур сүзләр безнең дәреслегебездә тупланганнар, алар да бер матур гаилә булып яшиләр.

2) Матур язу күнегүе. Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп язарга.(сүзләр чәчелеп бирелә)
Мин тату гаиләдә яшим.

3) Сүз төркемнәрен кабатлау.
- Җөмлә нәрсәләрдән тора?
- Сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?(сүзләр төрле була, төрле мәгънә белдерәләр)
- Әйе. Төрле мәгънә белдерүләренә карап. Сүзләрне төркемнәргә бүләләр. Сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, фигыль турында беләбез.

4) Биремнәрне үтәү һәм исем, сыйфат, фигыль турында кабатлау.
А) Нокталар урынына тиешле хәрефләр куй.
(Укучылар интерактив тактада эшлиләр)
А...ма, ...ни, бал...лар, ...ти, й...рт.
- Сүзләргә сорау куегез. Исем дип нәрсәгә әйтәләр?

Б) Кайсы сүз артык?
Матур, уйный, шатлана, эшли.

В) Сүзләрне парлап тоташтыр.
Акыллы кояш
Якты бала
Тәмле бәйрәм
Күңелле аш

- Сыйфат дип нәрсәгә әйтәләр?
5) “Сабантуй” газетасына күзәтү
Гаилә турында шигырь уку һәм биремне үтәү.
1нче төркем – 3 исем, 2нче төркем – 3 сыйфат, 3нче төркемгә 3 фигыль табып язарга.
6) Физкльтминутка. (Музыка куела)

7) Иҗади эш. “Минем гаиләм” кечкенә күләмле хикәя төзү.
- Дәрестә нинди сүзләр еш очрый?
(әти, әни, балалар, гаилә)
- Әйе, әти-әниләр – гаилә башлыклары. Гаилә кемнәрдән тора? Гаилә кешеләре ничек яшәргә тиешләр?(Укучылар кыскача үз гаиләләре турында сөйлиләр)
- Тату гаиләдә яшәү – бик зур бәхет ул.
8)Җөмләләр әйтеп яздыру һәм асларына сызу.
Әтием йортлар төзи. Әнием тәмле ашлар пешерә.
III. Тест. “Дөрес җавапны сайла”.
Җаваплар сигнал карточкалары ярдәмендә күрсәтелә.
Нәрсә? Соравына җавап биргән сүзне тап .
1) Шагыйрь; 2) эт; 3) дәү әни; 4) төзүче;
Хаталы язылган сүзне тап.
1) йөгерә; 2) аңладым; 3) укыйм; 4) коена;
Сыйфат нәрсәне белдерә?
1) Предметның билгесен;
2) Предметны;
3) Предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.
Артык сүзне тап.
1) матур; 2) яшел; 3) усал; 4) мәктәп;

Кирәкле кушымчаны тап.
Олыласаң олы..., олыларлар үзеңне.
1) -ны; 2) -га; 3) -да;
- Укучылар, бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Әйе, олыларга игътибарлы булырга, аларны яратырга, хөрмәт итәргә кирәк.)

IV. Өй эше бирү: татарча-русча сүзлектән өчәр исем, сыйфат, фигыль язып килергә.

V. Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую.
- Дәрестә нинди эшләр башкардык? Нәрсәләр турында сөйләштек?
- Сез үзегезгә нинди сабак алдыгыз? (Туганнарга ярдәм итәргә, гаиләдә бер-береңне аңларга, дус-тату яшәргә кирәк. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләргә мәрхәмәтле булырга тиешбез.)
- Әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясап, экрандагы юлларны бергәләп укыйк әле.
“ Тату гаиләдә җан ял итә,” – дип,
Халык юкка әйтмәгән.

VI. Өй эше бирү.
- Өйдә үзегезнең бертуганннарыгыз белән яшәвегез турында хикәя язып килегез. Хикәягездә татар халык мәкальләре дә куллана аласыз. Ә кемнәрнең бертуганнары юк, алар “Әгәр минем энем яки сеңлем булса...” дигән темага хикәя яза аласыз.

У вас нет прав для создания комментариев.