Зирәк бала
- Подробности
- Автор: Гульнур Садыкова
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1779
Интеллектуальная игра для русскоязычных детей.
Татар теле атналыгында үткәрү өчен интеллектуаль уен. (рус төркеме)
Максат: укучыларның интеллектуаль дәрәҗәсен бәяләү;фикер йөртү сәләтен үстерү;татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Зал уен тәртибенә туры китереп бизәлә.Жюри өчен урыннар,таблицалар куела.Катнашучылар 3 рәткә тезелә(компьютер урынына 1,2,3 саны язылган таблица бирелә)
1нче ал.бар:Хәерле көн,кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар!
2 нче ал.бар:Бүген без “Зирәк бала” исеменә лаек булучы укучыны билгеләргә җыелдык.
1нче ал.бар:Белемле кеше- бәхетле кеше.Күп телләр белгән кеше- бермә-бер бәхетле.
2 нче ал.бар:”Иң татлы тел- туган тел,әнкәң сөйләп торган тел”- ди халык.Менә шушы татлы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү кирәк.
1 нче ал.бар:Ә телне халык- дәрья белән чагыштыра.Әйдәгез әле,шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк.Бераз шаярып, уйнап та алыйк,тапкырлыкта, зирәклектә ярышып карыйк.
2 нче ал.бар:Безнең алда татар телен аеруча яратып өйрәнүче балалар көч сынашачак.Әйдәгез әле тырыш, акыллы балалар белән танышыйк. (Уенда катнашучылар тантаналы көй барышында чыгып тезеләләр һәм чиратлап үзләре белән таныштыралар.)
1 нче ал.бар:Уен тәртибе белән таныштырабыз.Уен III турдан тора.I турда 12 уенчы катнаша.Аларга 3 вариант җаваптан торган сорау бирелә.Кем дөрес җавап күрсәтелгән 1,2,3саны белән бирелгән таблицаны күтәреп,күбрәк очко җыя,шул II турга үтә.
Сораулар(башка да булырга мөмкин):
Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
1)икенче яртысына
2)әфлисунга
3)шарга
Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?
1)йоклый
2)бүреген сала
3)мылтыгын ала
Кайсы ай календарьда юк?
1)февраль
2)май
3)һавадагы ай
Бу нинди җыр?
1)”Туган тел”
2)”Бәйрәм бүген”
3)”Әпипә”
Фронтовик шагыйрь– Советлар Союзы Герое
1)Габдулла Тукай
2)Муса Җәлил
3)Һади Такташ
Бу язучыларның кайсысы балалар язучысы?
1)Әмирхан Еники
2)Гадел Кутуй
3)Абдулла Алиш
Салават Фәтхетдинов
1)язучы
2)җырчы
3)рәссам
Кешеләрне дәвалаучы һөнәр иясе
1)табиб
2)сатучы
3)укытучы
Бу иллюстрацияләр кайсы әдипнең әсәрләре буенча
1)Абдулла Алиш
2)Гадел Кутуй
3)Габдулла Тукай
Бу өзек кайсы иллюстрациягә туры килә?
“Качма! Качма!Тукта!Тукта!И карак!
Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!”
1)”Кәҗә белән сарык”
2)”Шүрәле”
3)”Су анасы”
Зәй төбәгендә туган язучыны атагыз?
1)Гомәр Бәширов
2)Муса Җәлил
3)Рабит Батулла
Зәй төбәгендә туган күренекле артистны атагыз
1)Г.Сафиуллина
2)Наил Дунаев
3)Нәҗибә Ихсанова
II турга узган укучыларны жюри әйтә.(5-6 укучы үтәргә тиеш).
2 нче ал.бар: II тур тәртибе белән танышыйк.Үзегезгә ошаган теманы сайлап алыгыз.Билгеле вакыт эчендә кем күбрәк һәм тизрәк җавап бирә,шул турга үтәчәк.
1 нче ал.бар: Ә темаларны сайлап алу тәртибен билгеләү өчен сезгә “К “ хәрефеннән башланган һәм беткән сүзләрне язу өчен карточкалар таратыла.Кем беренче шуларны тутырып бетерә,шул беренче сайлый.(укучылар тәртип буенча урыннарга басалар)
Сайлап алу өчен темалар:
-Габдулла Тукай
-Муса Җәлил
-Әкияттә- кунакта
-Татарстан -туган җирем
-Гореф- гадәтләр
-Зәем- ямьле калам
- Серләр
(һәр укучыга 14 сорау бирелә)
Жюри III турга узган 3 укучыны атый.Алар “БАШВАТКЫЧ “сүзеннән сүзләр төзиләр.Кем күбрәк һәм тизрәк сүзләр төзеп бирә, шул җиңүче була.
Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм бүләкләр тапшырыла.



