Яшелчәләр - витаминнар хәзинәсе.
- Подробности
- Автор: Мария Кадомцева
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 3033
Укытучы: Аглуллина Фаягөл Ярулла кызы
Сыйныф: 2к сыйныфы, рус төркеме
Дәреснең темасы Яшелчәләр – витаминнар хәзинәсе.
Дәреснең максаты һәм бурычлар 1)тема буенча яңа сүзләр өйрәнүне дәвам итү, аларны дөрес әйтү һәм хәтердә калдыру өстендә эшләү;
2)өйрәнелгән яшелчә исемнәрен дөрес итеп әйтү һәм бу атамаларны кулланып бәйләнешле сөйләмгә чыгуга ирешү;
3)яшелчәләрнең файдасы турында әңгәмә кору.
Планлаштырылган нәтиҗә яшелчә исемнәрен дөрес итеп әйтү һәм бу атамаларны кулланып бәйләнешле сөйләмгә чыгуга ирешү
Төп төшенчәләр - яшелчәләр
әйләнә-тирә дөнья
Ресурслар:
- төп
- өстәмә 1)Дәреслек “Күңелле татар теле” 2 класс, эш дәфтәре.
2) Төрле яшелчәләр, яшелчә рәсемнәре төшерелгән рәсем-карточкалар
3) Методик кулланма, күрсәтмә һәм таратма материал.
Эш төре Фронталь, индивидуаль, парлы һәм төркемнәрдә эш.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре: 1) дәреслек белән эш итә белү;
2) текстны сәнгатьле итеп уку;
3) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;
4) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;
5) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: 1) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
2) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;
3) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
4) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: 1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;
2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;
3) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;
Шәхси универсаль уку гамәлләре: 1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;
2) үз фикерләрен телдән, яки язмача әйтә белү
Дәрес этаплары Максат Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге.
Көтелгән нәтиҗәләр
I этап. Оештыру өлеше Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлашты-ру Оештыру (Слайд 1)
Укытучының сәламләве
Бер-береңә комплиментлар әйтү
Число, һава торышы турында сөйләшү Укытучыга игътибар итү
II этап . Актуальләштерү Яшелчәләр турында булган белемнәрен ныгыту. Тактада кәбестә, суган, кишер, алма рәсемнәре.
1) рәсемнәрнең исемнәрен атау;
2) артык рәсемне табу
- Ни өчен алма артык?
- Ә калганнар нәрсәләр?
- Сез тагы нинди яшелчәләр беләсез?
- Димәк, дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? ( яшелчәләр)
- Яшелчәләр безгә нәрсәгә кирәк7
- Аларда нәрсәләр күп? (витаминнар)
Бүгенге дәресебезнең темасы: “Яшелчәләр – витаминнар хәзинәсе”(2 нче слайд)
Укучылар кушылып яшелчә исемнәрен кабатлыйлар, артык сүзне табалар
III этап. Өй эшен тикшерү.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Текст өстендә эш.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белүләренә ирешү.
- Яшелчәләр кайда үсә?
- Ә кемнәрнең бакчалары юк, алар яшелчәләрне кайдан алалар?
( базардан)
Сезгә өй эше “Базарда” текстын укырга кушылган иде. Ничек укыдыгыз икән, тикшереп карыйк. Аңлашылмаган сүзләр калмадымы? (3 нче слайд)
1. “Базарда” тексты өстендә эш.
- Света, текстны укы әле.
- Катя, русча кыскача эчтәлеген сөйләп күрсәт.
- Ә кем татарча матур итеп эчтәлеген сөйли?
2. “Базарга бару” диалогын төзү.
- Света, син кая барасың?
- Мин базарга барам.
- Базарга кем белән барасың?
- Мин базарга әни белән барам.
3. Ял итү. Физминутка.
4. Тексттан яшелчә исемнәрен табу. (бәрәңге, чөгендер, суган, кыяр, кәбестә)
5. Бирелгән яшелчә исемнәрен ике төркемгә бүлү.
- Нинди төркемнәргә бүлеп була? (калын һәм нечкә)
Калын нечкә
Суган бәрәңге
Кыяр чөгендер
кәбестә
- Сүзләрне дөрес итеп укыйк, к,г хәрефләренә игътибар итик. Татар телендә к, г хәрефләре ничә аваз белдерә?
6. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтү.
7. Язма эш. Дәфтәрләрегезгә 2-3 җөмлә төзеп язып куегыз.
- Настя, нинди җөмләләр яздың?
- Яшелчәләр безгә нәрсәгә кирәк? ( Без алардан төрле-төрле ризыклар әзерлибез). (4 нче слайд)
1. Уен. Сыйныфта 4 почмакта ризык исемнәре язылган: борщ, щи, рагу, винегрет.
- Балалар, сез нәрсәләр яратасыз? Т өркемнәргә аерылып басыгыз.
2. Әңгәмә.
- Костя, әйт әле Катяның яраткан ризыгы нинди?
- Аня, Ульянадан сора әле, Тимур нәрсә ярата икән?
3. Төркемнәрдә эш.
- Менә хәзер инде яраткан ризыкларыгызны әзерлибез.
Укытучы кәрзиннәрдә яшелчәләр һәм әзерләр өчен савытлар бирә. Һәр төркем үзенең яраткан ризыкларын әзерлиләр.
- Нәрсәләр салдыгыз сөйләп күрсәтегез әле.
- Молодцы балалар, төрле ризыклар да пешерә беләсез икән?
4. Өстәмә эш.
- Укучылар, сез әкиятләр яратасызмы? Менә безнең яшелчәләребез әле әкият геройлары да. ( 5 нче слайд)
- Сез алар катнашында нинди әкиятләр беләсез? ( “Золушка”, “Буратино”, “ Репка”, “Чиполлино”, “Мужик и медведь”. Болар – рус әкиятләре. Татар телендә андый әкиятләр бар. Мәсәлән, “ Карт, төлке һәм аю”.
Балаларның җаваплары
1) Текстны 2 баладан укыту
2) 1 бала русча эчтәлеген сөйли
3) 2 бала кыскача эчтәлеген сөйли
Партадашы белән диалог төзү
Тексттан яшелчә исемнәрен табып әйтү.
Балалар тактада ике төркемгә бүләләр.
Укучылар әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр
Телдән җөмләлр.
Дәфтәрдә җөмләләр язалар
Балалар үзләренең яраткан ризыкларының исемнәре янына басалар.
Сорау-җавап
Балалар төркемнәргә аерылып утыралар.
Берничә бала сөйли.
Балаларның җаваплары.
V.этап.
Йомгаклау
. Рефлек
сия. Дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.
1. Йомгаклау әңгәмәсе.
Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?
- Яшелчәләрдә нәрсәләр күп?
Алардан нинди ризыклар пешереп була?
2. Үзбәя.
- Укучылар, таза, сәламәт буласыгыз килсә күбрәк яшелчәләр ашагыз. Барыгызга да зур рәхмәт. Сау булыгыз.
3. Билгеләр кую.
Балалар үз җавапларын әйтәләр.



