Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Укытучы: Галиева Ләйлә Рәдиф кызы – Балтач районы Биктәш башлангыч мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Тема: Исем турында белемнәрне ныгыту.
Максат: 1). Исем турында алган белемнәрне ныгыту.
2). Укучыларның иҗади сәләтен үстерү.
3). Бер-береңә бәя бирү, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәреснең тибы. Ныгыту дәресе.
Материал. Дәреслек, методик ярдәмлек.
Җиһазлау. Исем турында модельләр, такта, акбур.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориенлаштыру.
1.Матур язу.
Б б б б бә ба бу би
Бану бәйрәмгә бара.
Парларда тикшерү, үзбәя.
2.Өй эшен тикшерү.
а) Иҗади эшләр тикшерү,үзбәя бирү.
ә) 185 нче күнегүне тикшерү, үзбәя.
3. Актуальләштерү.
а) сүзлек диктанты.
Халыкара,һәркөн,саңгырау,сишәмбе,тимераяк,чәршәмбе,табигать.
-дәфтәрләрне алыштырып,үзара тикшерегез,бәяләгез.
ә)Исем турында белгәннәрегезне модельдә күрсәтеп сөйләгез.







Нәрсәне белдерә? сораулары төркемчәләре төрләнеше (килеш,сан)
(парларда киңәшләшеп, һәр пардан берәр кеше сөйли, үзбәя)
4. Уку мәсьәләсен кую.
- Димәк,без бүген дәрестә нишләрбез?
(исем турында белемнәребезне ныгытырбыз)
(үзбәя)
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1. 186нчы күнегү.
- Биремне укыгыз.
- Текстны укыгыз.
- Текст азагында бирелгән мудра сүзенең аңлатмасын укыгыз.
- Сорауларын укыгыз . Җавап бирегез.
- Ә хәзер җавапларыгызны язып куегез.
*Ташу вакытларында елга турыдан юл ярып,күлләр барлыкка килгән.
*Иң зур күл яңа юл белән муенлык арасына урнашкан.
*Күл тирәсендә тал куаклары,өенкеләр булганга күрә,Таллы Колак дип исем биргәннәр.
*Сәхип белән Әбүзәр,Җаббар бабай кебек,мурда белән балык тотмакчы булалар.
* Таллы Колакка алар тал чыбыгы җыярга барганнар.
-Баш хәрефтән язылган исемнәрне табыгыз,аңлатыгыз.
Чишмәле Яр-елга исеме,Таллыколак-күл исеме.Сәхип,Әбүзәр,Җаббар- кеше исемнәре.
(тикшерү,үзбәя)
2. 187 нче күнегү.
-Биремне укыгыз.
-Төркемнәрдә эшләгез.Төркемдә барыгызның да хикәясе бөртөрле булсын. Барыгыз бергә бер хикәя төзисез. (төркемнәрдә эшләү,тикшерү,бәяләү).
III. Рефлексив бәяләү.
1. Рефлексив кабатлау.
-Нәрсә эшләдек? (килеш кушымчаларын,ялгызлык исемнәренең язылышын ныгыттык).
-Ничек эшләдек? (Текст белән эшләдек,рәсем буенча хикәя төзедек).
2.Өй эше
а) 188 нче күнегү
ә) 189 нчы күнегү
б)*