Хәзерге заман сыйфат фигыль.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Дәреснең темасы:Хәзерге заман сыйфат фигыль.
Максат:1) хәзерге заман сыйфат фигыльнең ясалышын, кулланышын өйрәтү; 2) өйрәнелгән сүзләрне актив кулланышка кертү; 3) бердәмлек, дуслык, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материал: 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслегеФ.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова), сүзлекләр, төрле төсләрдәге карточкалар.
Дәрес барышы.
1. Уңай психологик халәт булдыру. а) ( исәнләшү, хәл сорашу)
-Исәнме, Кристина!
- Хәерле көн, дустым!
-Кәефләрең ничек?
-Әйбәт, дустым!
-Сиңа уңышлар телим!
-Мин дә сиңа уңышлар телим!

Укытучы:
Бүгенге дәрескә үзегезгә нинди максат куясыз?
Укучылар:
Укытучы:
Үзегездә нинди күнекмәләр булдырырга телисез?
Укучылар:

б) (Микс-фриз-групп -төркемнәргә бүленү)

Төркемнәр 1нче, 2нче, 3нче өстәлләр артына утыралар.

в) Өй эшен тикшерү.
(Джот- тотс)

Укытучы:
1) үткән дәрестә өйрәнелгән сүзләрне искә төшерәбез;(15сек)
2) кечкенә кәгазьләргә сүзләрне язып куясыз. Сүзләр кабатланмаска тиеш.(1 мин)
3) сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез.(30 сек)

2. Уку мәсьәләсен кую.
(Сигнл Раунд Робин) ( 2 мин)
1) Сыйфат фигыль дип нәрсәне атыйбыз?
2) Һәр укучы җавапны кабатлый.
- Сыйфат фигыль(причастие) - затланышсыз фигыль формасы, 3 төрле заман формасы, юклык формасы бар.
Укытучы:
- зәңгәр төстәге карточкаларны алыгыз, җөмләләрне укыгыз, тәрҗемә итегез.
- үткән заман сыйфат фигыльләрне табыгыз.
Укучылар:
Я люблю рыбачить с другом, который приехал из города.- Мин шәһәрдән кайткан дустым белән балык тотарга яратам. Не рвите цветы, растущие на лугу!- Болында үскән чәчәкләрне өзмәгез! В городе, где много заводов, реки и озера бывают грязными.- Заводлар күп булган шәһәрдә елгалар һәм күлләр пычрак була.
3. Уку мәсьәләсеен чишү.
Укытучы:
Бүген без сыйфат фигыльләрне өйрәнүне дәвам итәбез.

Җөмләләр язылган ал төстәге карточкалар таратыла.
(Бакчада үсә торган розаларны үзем утырттым. Безнең урманнарда, су буйларында үсүче агачларны сакларга кирәк. Безнең якларда кышлаучы кошларны барыбыз да беләбез. Безнең урманнарда үсә торган дару үләннәре турында әбием сөйләде. )

(Континиус Раунд Робин)(4 мин)
Укытучы:
1) Җөмләләрне тәрҗемә итегез, сыйфат фигыльләрне билгеләгез.
2)Бу сыйфат фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? Сыйфат фигыльләрнең кайсы заман формасына карый?
Укучылар : Нишли торган? Нинди? Нишләүче? сорауларына җавап бирә. Бу хәзерге заман сыйфат фигыльләр.

Укытучы:
Димәк, без сезнең белән хәзерге заман сыйфат фигыльләрне өйрәнәбез. Китап укучы кыз, өй эшен эшләүче укучы, җырлаучы артист, мин укый торган китап, син яза торган хикәя. Болар барысы да хәзерге заман сыйфат фигыльләр.
-Ә хәзер үзегез хәзерге заман сыйфат фигыльләргә мисаллар китерегез.
Укучылар: эшли торган кеше, бара торган малай, кибеткә баручы кыз, ....

(Финк- Райт-Раунд Робин) (4-5 мин)
Укытучы:
68 нче биттәге 4нче күнегүне эшлибез.
1)Нокталар урынына нинди сыйфат фигыльләр куеп була?
2) Уйлагыз.
3)Кирәкле сыйфат фигыльләрне язып куегыз.
4)Төркемнәрдә тикшерегез.

4. Белем- күнекмәләрне ныгыту,

(Микс Пэа Шэа)(1 мин)
Укытучы:
1)Музыкага биегез.
2)Парларыгызны табыгыз.
3)Һәркем берничә х.з. сыйфат фигыль уйлагыз.

(Куиз-Куиз-Трейд)
Укытучы:
4)Уйлаган сүзләрне кулланып , беренче укучы(А) сорау җөмлә төзи, икенче укучы(Б) сорауга җавап бирә. (1 мин)
5)Икенче укучы(А) сорау җөмлә төзи, беренче укучы(Б) сорауга җавап бирә. (1 мин)
6) Шулай берничә тапкыр кабатлана.

5. Рефлексия.
1)Хәзерге заман сыйфат фигыльләр ясау өчен бирелгән сүзләргә нинди кушымчалар ялгарга кирәк?
Утыр... торган бала, туңдырма сат... апа, сайра... кош, рәсем яса... кыз, агачлар үстер... бабай.

Бүгенге дәрескә куелгәан максатыгыз үтәлдеме?

Бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

6. Өйгә эш бирү.
5 нче күнегү, 69 нчы бит.

У вас нет прав для создания комментариев.