Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
- Подробности
- Автор: Рамиля Бурханова
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 11488
1. МБОУ “СОШ № 13” г. Альметьевск Республика Татарстан
2. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. (3 сыйныф)
3. Бурханова Рамиля Ринатовна – учитель татарского языка и литературы.
4. 2013 год.
Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
Максат:
1. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәгълүмат бирү.
2. Килеш кушымчаларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.
3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның сүзлек запасларын баету. Белем алырга омтылыш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлар: таблицалар, рәсемнәр, карточкалар, презентация.
Дәрес барышы:
I Оештыру моменты.
- Исәнмесез, укучылар. Бүген кем дежур?
- Бүген кем дежур?
- Сыйныфта кем юк?
- Бүген ничәсе һәм атнаның кайсы көне?
II Үткәннәрне кабатлау.
1.
- Без үткән дәрестә сезнең белән исемнәрнең килеш кушымчалары белән таныштык. Кем миңа килеш кушымчаларын әйтеп бирә?
- -ның, -нең, -га, -гә, -ка, -кә, -ны, -не, -дан, -дән, -тан, -тән, -да, -дә, -та, -тә.
- Ни өчен кирәк безгә килеш кушымчалары?
- Алар җөмләдә сүзләрне үзара бәйәү өчен кулланыла.
- Без уку дәресендә сезнең белән “Алтын безнең җир” шигырен өйрәнгән идек, әйдәгез исебезгә төшерәбез.
2. Матур язу күнегүсе.
Дәфтәрдә бүгенге числоны, көнне, сыйныф эше һәм җөмләне матур итеп күчереп язабыз.
Татарстан – минем туган республикам.
III Яңа тема белән таныштыру.
- Бүген дәрестә без 6 килеш белән танышабыз. Килешләрнең сорауларын һәм кайсы килештә нинди кушымчалар ялгануын беләбез.
- Таблицага карыйбыз татар телендә 6 килеш бар.(1 слайд)
Баш килеш
Иялек килеше
Юнәлеш килеше
Төшем килеше
Чыгыш килеше
Урын-вакыт килеше
Һәр килешнең сораулары бар. (2 слайд)
Баш килеш Кем? Нәрсә?
Иялек килеше Кемнең? Нәрсәнең?
Юнәлеш килеше Кемгә? Нәрсәгә?
Төшем килеше Кемне? Нәрсәне?
Чыгыш килеше Кемнән? Нәрсәдән?
Урын-вакыт килеше Кемдә? Нәрсәдә?
- Шул сорауларга караписемнәргә кушымчалар ялгана. Калын сүзләргә калын кушымча ялгана, нечкә сүзләргә нечкә кушымча ялгана.
Тактага карыйбыз алма, җиләк сүзләренең килеш белән төрләнешен. (3 слайд)
- Бу килешләр сүз төркеме “Исем” патшалыгында яшиләр. Шул патшалыктан хатлар килде. Бу хатлардабиремнәр бар. Биремнәрне безгә үтәргә кирәк.
1. Табышмакларга җавапларын әйтергә һәм аларны килешләр белән төрләндерергә.
Юк аягы, юк күзе Энәсе бар,
Сөйли, өйрәтә үзе Ә тегә белми.
Телгә аннан оста юк
Аннан якын дус та юк. (керпе) (5 слайд)
(китап)(4 слайд)
Нинди аучы коралсыз Үлән ашый
Җәнлек аулый төн буе Май ташый.
Аннан мыегын селкетә
Йоклап ята көн буе. (сыер) (7 слайд)
(мәче) (6 слайд)
2. Патшалыктан сезнең өчен билетлар килгән. Монда мәкальләр язылган, ләкин аларның килеш кушымчалары төшеп калган. Килеш кушымчаларын өстәп мәкальләрне ничек аңлаганыгызны әйтегез һәм дәфтәргә күчереп языгыз. (8 слайд)( класс 2 командага бүленә)
1) Эш эш... өйрәтә.
2) Калган эш... кар ява.
3) Агач... яфрак бизәсә, кеше... хезмәт бизи.
4) Яхшы кеше эш... беленер.
5) Ялгыз каз... тавышы чыкмый.
6) Ялгыз агач... җил сындырыр.
Физкультминут “Нәни чебиләр”.
IV Дәреслек белән эш.
-Дәреслекне ачабыз 77нче бит 170нче күнегү. Нишлибез бу күнегүдә?
- Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәбез. Тәрҗемә иткән җөмләләрне укучылар тактага чыгып язалар. Исемнәрнең килеш кушымчаларын билгелиләр һәм килешләрен язалар.
V Тактада эш.
- Сез сыйныфка кергәнче монда Белмәмеш йөри иде. Әйдәгез карыйк әленәрсәләр язып киткән икән ул. Белмәмеш бернәрсә дә белми инде ул. Карагыз әле ул сүзләрне килешләр белән төрләндергән. Дөрес төрләдергзн микән ул. Нәрсәләр төшереп калдырган? (9 слайд)
Б. к. Укучы, урам.
И. к. укучы, урам.
Ю.к. укучы, урам.
Т.к. укучы, урам.
Ч.к. укучы, урам.
У.-в.к. укучы, урам.
VI Өй эше.
173 күнегү.
- Урман, күл сүзләрен килешләр белән төрләндерергә. Шул сүзләрне кертеп җөмләләр уйлап язарга.
VII Йомгаклау.
- Без бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?
Кулланылган материал:
http://40306s016.edusite.ru/p21aa1.html
http://www.garaj.by/garaj-bibl.html?subaction=showcomments&id=1306858877&archive=&start_from=&ucat=2&
http://detirisuyut.ru/risunok-egik
http://triinochka.ru/tags/%EA%EE%F8%EA%E8/
http://pierscionkipolskie.pl/cartoon-pictures-of-animals-to-draw&page=6
Карточкалар:
1) Эш эш... өйрәтә.
2) Калган эш... кар ява.
3) Агач... яфрак бизәсә, кеше... хезмәт бизи.
4) Яхшы кеше эш... беленер.
5) Ялгыз каз... тавышы чыкмый.
6) Ялгыз агач... җил сындырыр.



