Фигыльләр илендә сәяхәт
- Подробности
- Автор: Рахиля Мавлеева
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2009
Тема: Фигыльләр илендә сәяхәт (уен-дәрес)
Максат: Фигыльләрне төрле заманнарда калын һәм нечкә төрләнеш кушымчаларын аңлап куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; фигыльләр турында үтелгәннәрне ныгыту;
укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен , мөстәкыйль активлыкларын үстерү; белем дәрәҗәләрен тикшерү;
туган телгә мәхәббәт, хөрмәт, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, җаваплылык тою хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, таблица, рәсемнәр, сигнал карточкалары, мультимедиа, тест биремнәре язылган карточкалар, әкияттән өзек язылган карточкалар, слайдлар .
Дәрес тибы: кабатлау, гомумиләштерү, актуальләштерү
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. (“Туган тел” Салмак кына көй яңгырый)
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, бүген без ана телебез – татар теле дәресендә алган белемнәребезне тикшереп үтәрбез.
Ә аңа кадәр искә төшереп китик әле. Кичә нинди көн иде?
1. – Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Әйе, дөньяда бик күп телләр бар. 3-4 мең кеше генә аралаша торган телләр дә, миллиардлаган кешенең туган теле булган телләр дә бар. Татар телендә Татарстанда гына түгел, башка бик күп илләрдә дә сөйләшәләр. Ул дөньядагы иң камил 14 телнең берсе.
Татар теле – туган тел,
Безгә газиз булган тел,
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел, – дип язган Ш.Маннур. Ә минем үземә беләсезме, нинди шигырь юллары ошый?
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
Укучылар, инде берничә дәрес без Фигыльләр илендә сәяхәттә. Бүген дә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Ә хәзер без барасы маршрутыбызның схемасын сызыйк әле. Без сезнең белән график диктант язабыз, ләкин бу юлы мин сезнең эшегезне җиңеләйттем. График диктантны алдан хәзерләнгән битләргә язабыз. Боерык фигыльләрнең төрләнешен искә төшереп китик әле...
График диктант..
Берлек сан
Күплек сан
I зат
II зат
III зат
1. Айрат, син концертка кил.
2. Без балыкка барганда үзебез белән Ирекне дә алыйк.
3. Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
4. Барыгыз,болынга, балалар!
5. Бүген ял итүчеләр алма ашасыннар.
6. Кич утырып дустыма хат языйм.
Димәк, укучылар, Илебезнең исеме Фигыль дип аталгач, алган белемнәребезне дөрес итеп кулланып сәяхәт тә итә белергә тиешбез.
- Әйдәгез, юлга кузгалыйк, чөнки юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлда бер – беребезгә игътибарлы булыйк, булышыйк.
Сәяхәтебезнең схемасы тактада күрсәтелә.
Хикәя тугайлыгы
Белем авылы
Китап утравы
Ял аланы
“Биремнәр” елгасы буенда
“Күпнокталар”” аланында
Хикәя тугайлыгы.
II. Өй эшен тикшерү.
« Туган телем –иркә гөлем » темасына язылган хикәяләрне тикшерү.(1 малай, 1 кыз)
Белем авылы
III . Укучыларның белемнәрен тикшерү “Тиз җавап бир!” уены
1. Фигыль дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?
- Предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерүче сүз төркеме
2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?
- Нишли? Нишләр? Нишләячәк?Нишләде?
3. Фигыльләр нәрсә белән төрләнәләр?
- Зат-сан
- Барлык - юклык
- заман
4. Нинди заманнары бар?
Хәзерге, киләчәк, үткән
5. Һәр заманның сорауларын һәм кушымчаларын әйтеп китик әле.
Үткән заман (Нишләде? Нишләгән? Нишләмәде? Нишләмәгән?
-ды,-де,-ты,-те,-ган,-гән,-кан,-кән)
Хәзерге заман (нишли? Нишләми?-и,-ми,-а,-ә,-ый,-мый)
Киләчәк заман (нишләячәк? Нишләр?нишләмәячәк? нишләмәс?
-ачак,-ячак,-әчәк,-ячәк,-ар,-әр,-ер,-р,-ыр)
2. Фигыльләрне генә сайлап алу, сорау кую (яттан,телдән)
1) Туган оясыннан аерылган кош 5) Туган тел – иң татлы тел,
Канатына мәңге ял тапмый, Туган тел иң тәмле тел.
Туган телен яратмаган кеше Тәмле дип, телеңне йотма,
Башкаларның телен яратмый. Туган телне онытма!
2) “Әткәм”, “Әнкәм” сүзе белән
Ачылган телем минем!
Син бирдең миңа ышаныч
Кичкәндә белем илен.
3) Татар теле – дөнья теле,
Шундый камил, шундый матур.
Җирдә әле бик күпләрнең
Күңелләрен үзенә тартыр.
4)Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!”- дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Китап утравы
IV.Үткәннәрне ныгыту күнегүләре.
Дәфтәрдә эшләү.
Матур язу күнегүләре. (тактада)
Телең белән ашыкма, эшең белән ашык!
Бирем: Сүзтезмәләргә дөрес кушымчаларны ялгап язарга.
Дәрес... җавап бирү туган авыл... кайту бәйрәм... катнашу
Туган ил... ярату мәктәп ... кайту кибет... бару
3. 261 нче күнегү. Фигыльләрнең зат-санын билгеләп күчереп язу, кушымчаларның асларына сызарга.
Ял аланы
Физминутка
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк,
Сикергәләп тә алыйк.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Күл тегермәне ясыйк.
Тиз армаска тырышыйк.
Арганнарга булышыйк.
V. “ Биремнәр” елгасы аша бары тик биремне төгәл, дөрес үтәгәннәр генә уза ала. Тест биремнәре эшләп алыйк эле.
1. ( карточкалар таратыла, эшлиләр, аннан соң бергәләп тикшерелә.)
2. Морфологик анализ.
Айрат көндәлеген тапмый.
Тапмый- хикәя фигыль, нишләми?, х.з., юклыкта, III зат, берлек санда, җөмләдә хәбәр
Барлык ишекләр дә киң итеп ачылганнар
Ачылганнар – хикәя фигыль, нишләгән?, ү.з.,барлыкта, III зат,күплек санда, җөмләдә хәбәр
Әйдәгез, хәзер сез мине тартыгыз!
Тартыгыз – боерык фигыль, нишләгез?, х.з., барлыкта, II зат, күплек санда, җөмләдә хәбәр
Алсу, тузан сөртергә онытма!
Онытма – боерык фигыль, нишләмә?, х.з., юклыкта, II зат, берлек санда, җөмләдә хәбәр
3. Бирем: Фигыльләрне тиешле формага куеп язарга
- Хәзер үзегез шагыйрьләр булып карагыз.
№1
Мин (сөйлә) анам телендә, Тәүге кабат аяк басып,
(Яшә) атам җирендә. Сукмактан (кит) йөреп.
Бу бәхет миңа бирелгән (Әйт) анам теле белән:
Туган йорт бишегендә. -Мин җирдә кеше! – диеп.
№2
Күзләремне (ач) минем, Канатсыз коштай буласың,
(Иркәлә) үз телем. (Белмә) ана телен.
Үз телем (яктырт) юлны, Сандугач язын сагынып
Үз телем (бир) белем. Кайтса да туган илен.
Үз көен (оныт) әгәр,
Аны (назлама) идем.
№3
Әткәң-әнкәң телен белсәң,
(Адашма) кайда да...
Туган телемдә (эндәш)
Кояшка да, айга да.
Туган телдә (аңлаш)
Үткән, белгәнем белән.
№4
Татар телен Такташ сөйде,
Тукай өзелеп (макта).
Урам теле түгел диеп,
Насыйри да (якла)
VI. “Күп нокталар аланлыгы” аша уза.
Экологлар ярдәме
Күп нокталар урынына тиешле фигыльләрне куегыз, бирелгән хәрефләрдән әкиятнең исемен җыегыз
Шуннан соң авыл халкы җыелып бабайга ... :
Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп..., теләсәң кая ... – диләр.
Чыгып ... малай дөнья гизәргә, атна ... , ай ... , ел ... , бер саплам җир китә. Барып ... , ди, бу бер карурманга . ... ди моңа бер аягын тышаулаган кеше.
Сүзләр: Очрый , китә, әйтәләр,китә, бетерә, куй, китә, керә, китә.
Әкиятнең исемен җыю өчен хәрефләр: Р Б Ы А М ТА Ы К Р (Камырбатыр)
***Дәресебез ахырына якынлашты. Мин сезгә бер әкият укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз. Марат хәленә калмас өчен нишләргә кирәк икән?
Әкият.
Борын- борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә, җиде урман артында да, җиде диңгез чатында да түгел, гап –гади бер шәһәрнең гап – гади бер мәктәбендә гап –гади бер малай укыган ди. Исеме Марат икән. Бу малай бер дә әйбәт укымаган, ди. Көннәрдән бер көнне төн уртасы җитүгә татар теле китабы тузынырга тотынган. “ Күпме белсен дип тырышсам да, күпме көч түксәм дә, берни белми бит бу бала”,- дип бөтен битләрен чәчеп җибәргән, ди китап. Ә ул битләр арасыннан мөстәкыйль сүз төркемнәре коелышкан. Үзләре ачулы, үзләре усал, үзләре җидәү ди болар. Исем сүз төркеме Марат янына килеп, ачулана башлаган:
- Җитте сиңа! Үз исемеңне һәм башка предметларны атаучы сүз төркемен дә белмисең. Китәм мин синең яннан!
Аңа Фигыль дә кушылган.
• Түзәр хәлем калмады! Мин дә аның китабыннан чыгып китәм. Кемнең, нәрсәнең ни эшләгәнен дә белми йөрсен әле. Фигыль заманнарын да белми бит ул.
Болар янына Сыйфат та килеп җиткән.
• Бик кыен булыр сиңа, Марат! Фигыль китә икән мин дә китәм. Мин бит бар дөньяның матурлыгын ачыклыйм.
Аларга алмашлык, сан да кушылган. Барысы да Маратның татар телендә дөрес сөйләшә белмәгәнгә ачулана икән. Җыелышып малайның кул – аякларын бәйләп салганнар, кыйнарга ук тотынганнар. Тавыш, гауга купкан. Марат бик курыккан. Тиргә баткан. Ахыр чиктә уянып киткән.
Марат сикереп торып, татар теле китабына ябышкан. Аннан сүз төркемнәрен табып, йөрәгенә җылы йөгергән, җиңел сулап куйган. Шушы көнне үк ул татар телен – туган телен яхшылап өйрәнергә сүз биргән.. Икенче көнне дәрестә зур бишле алган.
• Укучылар, бу әкият нәрсә турында? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?
V. Дәресне йомгаклау
1. Телдән бирем. “ Мәкальләрне җый” уены.
Тел - тел.
Тел күрке - илләр белгән.
Әдәп башы - күңел көзгесе.
Теле татлының - сүз.
Телләр белгән - дусы күп.
1. Нәтиҗә ясау: Туган тел иң газиз кешеләр – әти-әниең аша күчкән иң кадерле нәрсә. Аны онытырга яисә бозып сөйләшергә ярамый. Туган телеңне яхшы белсәң, башка телләрне дә яхшырак үзләштерә аласың.
- Укучылар, менә безнең сәяхәтебез тәмамланды да.
2. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү.
а) өй эше бирү: 115бит, күнегү 278, “Тау шуганда” дигән темага хикәя төзергә



