Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Кеше матур эше белән.

Укытучы:Асхабиева Лилия Фаил кызы.

2013нче ел.

Тема: Кеше матур эше белән.
Максат: Йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен, сөйләмне үстерү;
уйлау сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү;
туган якка, хезмәт кешесенә хөрмәт, олылау хисләре тәрбияләү, эш сөяргә өйрәтү, ипигә сак караш тәрбияләү.
Материал: дәреслек, И.И.Шишкинның портреты һәм "Рожь" картинасы.
Җиһазлау: бодай сабагы, бодай бөртеге, он, төсле кәгазь, кайчы, клей, ике тау арасына ясаган басу рәсеме.
Дәрес барышы.
1. Дәресне оештыру.
Бүгенге уку дәресен хезмәт дәресе белән берләштереп алып барырбыз. "Алтын бөртекләр" әкиятен укырбыз, эчтәлеген сөйләрбез, төсле кәгазьләрдән басу да ясарбыз.
2. Эш турында әңгәмә:
Нәрсә соң ул эш? (Нәрсә белән булса да шөгыльләнү)
Ни өчен кешене эше белән матур диләр? (Эш сөйгән, тырыш һәм эйбәт эшләгән кешене яраталар, хөрмәт итәләр)
Сез ничек уйлыйсыз,эш күп төрле булса яхшымы, әллә бер генә төрле булсамы? (Күп төрле. Укытучы укыта,табиб дәвалый,рәссам рәсем ясый, игенче иген игә һ.б.)
3. Хезмәт укытучысы И.И.Шишкин һәм аның "Рожь"картинасы белән таныштыра.
4. Ә хәзер "Алтын бөртекләр" әкиятен укырбыз.
а)сүзлек өстендә эш: Ташлытау, Карлытау, сабан, кәс, камыл, яуга киткән;
б)укытучы әкиятне кычкырып укый, укучылар укытучы артыннан күз белән укып баралар;
5. Әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү:
а)нәрсә ул алтын бөртекләр?
б)ни өчен әкият "Алтын бөртекләр" дип атала? (җаваплардан соң укучыларга бодай сабагы, бодай бөртекләре күрсәтелә)
в)әнисе улларын нәрсәгә өйрәтә?
г)алар нигә бәхетле елмаялар?
д)ул бөртекләр нигә кирәк? (Әйе,он ясыйлар, ә оннан төрле ризыклар пешереп була. Укучыларга он күрсәтелә).
6.Димәк, ипи өстәлгә килгәнче бик озак, озын "юл" уза икән. Әйдәгез, тагын бер тапкыр ипи узган "юл"ны санап чыгыйк эле. (Басуны
сөрәләр, тырмалыйлар, орлыкны чәчәләр...)
7. Хезмәт укытучысы тактага рәсем беркетә һәм сорый:
а)ясалган рәсем әкиятнең кайсы өлешенә туры килә? (Дәреслектән табып укырга);
б)бу рәсемдә нәрсә ясалып бетмәгән? (Басуда бодай үсмәгән)
в)төсле кәгазьләрдән бодай башаклары кисеп, рәсемдәге ике тау арасына ябыштыралар.
8.Әкиятне чылбыр тәртибендә уку һәм эчтәлеген сөйләү.
9.Игенче турында җыр җырлау. ("Чайкала иген кырлары" И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре)
10. Дәресне йомгаклау.
11.Өйгә эш. эш яки ипи турында әкият язарга, ә авыр укучыларга әкиятне кабат укырга һәм эчтәлеген сөйләргә.