9 нчы сыйныф дәрес планы "Һөнәр сайлау"
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
”Бехтерево урта гомуми белем бирү мәктәбе”

9 нчы сыйныф дәрес планы
Тема:


Бехтерево гомуми белем бирү мәктәбенең
1 категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Шәйхиева Раилә Сәлим кызы

Һөнәр сайлау (1 нче слайд)
”Алда юллар-кайсын сайларга?”
“Тормышта бәхетле булу ,үз урыныңны
табу өчен нык белемле булырга,
хезмәт яратырга кирәк.

Максат: һөнәрләр турындагы мәгълүматны бирүне дәвам итү, балаларның сөйләм активлыгын үстерү, һөнәр сайлауга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, мультимедиа, язучыларның һөнәр ияләре турында язылган китаплары, магнитофон.
Дәрес барышы:
1. Оештыру (исәнләшү)
2. Фонетик күнегү (аудирование)
3. Өй эшен тикшерү
4. Лексика өстендә эш
*өйрәнелгән сүзләрне кабатлау
*яңа сүзләр белән таныштыру
*аудирование, җөмләләрне тәрҗемә итү
*карточкалар белән эш
5. Һөнәр сайлауга карата укучыларның фикерләре
6. Белемнәрне ныгыту,д.с.ү.
7. Йомгак.Өйгә эш.

1 . Оештыру.
-Хәерле көн укучылар, хөрмәтле кунаклар.Дәресне башлыйбыз, кем сыйныфта кизү тора? (җавап алу).
2.Фонетик күнегү.
һе-һө-һөнәр
җә-җа- җаваплы
ту-тү-түләүле
кә-ка-канәгать
ңа-ңә-шуңа
һа-һә-әһәмиятле
-укучылар үткән дәрестә без сезнең белән һөнәр сайлау турында сөйләшә башладык.
3.Өй эшен тикшерү
Әйдәгез әле өй эшен тикшерик. Бирем нинди иде?
-һөнәр исемнәрен язарга иде
-тикшерәбез
-Дәфтәрләрне ачабыз, тикшереп барабыз (укучы укый)
1. Сәүдә һәм икътисадка бәйле һөнәрләр: сатучы, хисапчы, менеджер, икътисадчы,.....;
2.Транспортка бәйле һөнәрләр: очучы, шофер, машинист, трамвай йөртүче, диңгезче, елгачы,тракторчы,.........;
3.Авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләр: агроном, зоотехник, игенче, сыер савучы, комайнчы, көтүче, умартачы,........;
4 .Мәгърифәткә караган һөнәрләр: укытучы, тәрбияче, фән эшлеклесе, галим,.......;
5.Сәнгатькә бәйле һөнәр ияләре: артист, биюче, рәссам.җырчы, скульптор(сынчы), архитектор,........
-Укучылар, һөнәр сайлау- һәркемнең тормышында бик мөһим нәрсә. Һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый һәм аңа гомерен багышлый (Выбор профессии- очень серьезный момент для каждого человека..Каждый человек выбирает профессию по души и посвящает этому всю свою жизнь.).
Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да -һөнәр сайлау.
Ә нәрсә соң ул һөнәр? Аңлатмалы сүзлектә һөнәр сүзенә мондый аңлатма бирелгән.
2 нче слайд .
Профессия - вид трудовой деятельности человека,требующий определенной подготовки и специальных знаний , умений.
Һөнәр-ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре
Максатыбыз: һөнәр сайлау турында сөйләшү, фикер йөртү, язарга өйрәнүне дәвам итү.
Ә хәзер инде өйрәнелгән һәм бүгенге дәрестә куллану өчен кирәк булачак сүзләрне кабатларбыз.
4. Сүзлек өстендә эш:
а) сүзләрне тыңлыйбыз, минем арттан кабатлыйбыз
-һөнәр сайлау
-әһәмиятле
-җаваплы
-шәхси проблема
-исәпкә алырга
- максатка ирешү
- омтылу
- яхшырак
- тормышны яхшырак беләләр
- киңәш бирәләр
-канәгать булырга
-эшкә урнашырга
б) яңа сүзләр белән танышу, җөмләләр төзербез
3 нче слайд
-үскән саен- взрослея
-шәхси проблема-личная проблема
-мөмкинлектән чыгып- исходя из возможностей
-шактый кыен-довольно сложно
-хәл итәргә- решать
-төгәл- точно
Укытучы укып чыга, балалар кабатлыйлар, тәрҗемәсен әйтәләр, шул сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйлар.
1.Мин үскән саен күбрәк беләм.
2.Һөнәрне мөмкинлектән чыгып сайларга кирәк.
3.Алгебра дәресе миңа шактый кыен бирелә
4.Бүген үк проблеманы хәл итәргә кирәк.
5.Мин төгәл белмим.
Физ.минутка. Без инде хәзер зурлар
Күп эшли безнең куллар
Компьютерда да уйныйбыз,
Без бәйләм дә бәйлибез,
Без бии дә беләбез,
Хезмәт сөеп үсәбез.

Ә хәзер сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне тәрҗемә итәбез(укытучы әйтә, балалар тәрҗемә итәләр)
4 нче слайд
-һөнәр сайлау- выбор прфессии
-һөнәр сайлау- һәркемнең шәхси эше- выбор прфессии личное дело каждого
- гомер буе- всю жизнь
- максатка ирешергә- стремиться достичь цели
- һәр кеше үз мөмкинлеген белергә тиеш- каждый человек должен знать свои возможности
- -үзеңнең характерыңны исәпкә алырга кирәк- нужно учитывать свой характер
- -шактый кыен- довольно трудно
- авырлыклар килеп чыга - возникают трудности
- -хәл итәргә кирәк- нужно решать
- югары түләүле булырга тиеш- должна быть высокооплачиваемый
- -җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш- должна быть нужный обществу (востребованный).
Төркемнәрдә эшләү.
Карточкалар белән эш
1 нче карточка дөрес тәрҗемәне тап:
Моя будущая профессия должна быть высокооплачиваемая.
1.Һөнәрне сайлау бик әһәмиятле һәм бик җаваплы .
2.Һөнәр сайлаганда үзеңнең характерыңны , белемеңне исәпкә алырга кирәк.
3.Минем киләчәк һөнәрем югары түләүле булырга тиеш.
2 нче бирем. -чы/-че кушымчалары ярдәмендә һөнәр исемнәре яса;
(җыр,укыту,бию,гармун, скрипка, курай, нефть, тимер, умарта, тарих, сак, таш, хисап, көтү, уку, әкият,элемтә,сату,печән, бакча, сын, балык, тәрбия, мич, иген,төзү,шахмат,туп,көрәш, һ.б)

2 нче карточка дөрес тәрҗемәне тап:
Выбор прфессии личное дело каждого
1.Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.
2. Һөнәр сайлау- һәркемнең шәхси эше.
3.Замана үзгәргән саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.
2 нче бирем һөнәр сүзен килешләр белән төрләндер

Һөнәр сайлау проблемасын күп кенә әсәрләрдән табарга була.Мәсәлән, Г.Әфпсәләмов “Ак чәчәкләр “романында -табиблар, Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повестенда табиб, артист,укытучы, Г.Ахунов “Хәзинә” романында нефтчеләр турында язалар.
Укучылар бу тема сезне дә бик борчый.Һөнәр сайлауны хәзердән үк уйлый башларга кирәк булачак. Шуңа күрә киләсе дәресләрнең берсендә “Кем булырга?” темасына сочинение язарбыз.
-Һөнәр сайлау сезнеңчә кем эше, проблемасы?
5 нче слайд
5.Укучыларның фикерләрен тыңлау.
-Без һөнәр сайлауны шәхси проблема дидек.
-әти-әниләр проблемасы дидек
-безнеңчә һөнәр сайлау- җәмгыять проблемасы дидек
1 нче төркемгә сүз бирәбез.Сезнеңчә һөнәр сайлау-шәхси проблема.
(Укучыларның фикерләре)
Минемчә һәрбер кеше үзенә максат билгели һәм гомере буе шул максатка ирешергә омтыла.Ләкин максатка ирешү шактый кыен, чөнки тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин.Аларны хәл итәргә кирәк. Мөмкинлекләрне исәпкә алырга кирәкме?
Әлбәттә, белемеңне, характерыңны да исәпкә алу кирәк. Һөнәр сайлау кешенең үзеннән тора.
Икенче төркемгә сүз бирәбез.Сезнеңчә һөнәр сайлау әти-әниләр проблемасымы?
-Ата-аналар тормышны безгә караганда яхшырак беләләр.
-Алар безнең мөмкинлекләрне яхшырак беләләр
-Алар безнең белемнәребезне.холкыбызны исәпкә алып . безгә файдалы киңәшләр бирәләр
- Безгә һөнәрне сайларга тәкъдим итә алалар.
-Алар эшкә урнашырга ярдәм итә алалар.
3 нче төркемгә сүз бирәбез Һөнәр сайлау-җәмгыять проблемасымы?
-Җәмгыятькә кирәкле һөнәрләр югары түләүле булырга тиеш. Хезмәт хакына матур киенергә, чит илләргә барырга, әти-әнигә булышырга, күңелле ял итәргә мөмкин булырга тиеш.шуңа күрә мин җәмгыятькә кирәкле һәм югары түләүле һөнәрне сайларга телим.
6.Белемнәрне ныгыту
Укучылар хезмәтне, эшне ярату турында мәкальләрне искә төшереп үтик әле.
6 нчы слайд
Кем эшләми, шул ашамый.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.
Агач җимеше белән, кеше эше белән.
Элек хезмәт, аннары хөрмәт.
Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.


Һөнәр сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның да үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик.
1. Балаларның шәхси кызыксынулары.
2. Гаилә традицияләре.
3. Баланың укудагы уңышлары.
4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе, укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы.
7.Йомгак. Өй эше.
Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? ( Укучыларның җаваплары) Сөйләшкәнгә нәтиҗә ясыйк. Бүген бик күп кызыклы фикерләр әйтелде., һәрберегез бу темага үз мөнәсәбәтен белдерергә тырышты.Без куелган максатка ирештек дип саныйм. Чыннан да һөнәр сайлау- һәр кеше өчен бик әһәмиятле һөм бик җаваплы эш. Сез һөнәр сайлаганда үз мөмкинлекләрегездән чыгып. әти-әниләрегезнең теләкләрен исәпкә алып, җәмгыяткә кирәкле һөнәрне дөрес сайларсыз дип ышанам.Сөйләшүне алдагы дәрестә дә дәвам итәрбез
”Гаиләм һөнәрләре” темасына миниатюр сочинение язып килергә
.Ә хәзергә дәрес тәмам. Рәхмәт сезгә дәрестә актив булганыгыз өчен. Билгеләр..... Сау булыгыз.
Магнитофонда “Бәхетле булыгыз” җыры яңгырый.

7 нче слайд Әгәр сез ир-егет икән,
Эш тотсын кулыгыз.
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз.
Һәммәгездән минем
Теләктән уңыгыз:
Бәхетле булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
Торган саен хикмәтлерәк
Көнебез, елыбыз.
Шатлыкларга, мәхәббәткә,
Бәхеткә- юлыбыз
Һәммәгездән минем
Теләктән уңыгыз:
Бәхетле булыгыз!
Бәхетле булыгыз

У вас нет прав для создания комментариев.