Тартымлы исемнәрнең 3 затта урын-вакыт килешендә төрләнеше
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 
Тартымлы исемнәрнең төрләнеше.
Үткәрде:2 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибрагимова Венера Әгърәф кызы

Татар теле. 5”а”(р.г)
Дәреснең темасы:Тартымлы исемнәрнең 3 затта урын-вакыт килешендә төрләнеше.
Дәреснең максаты: 1.Тартымлы исемнәрнең килешләр белән төрләнешен ныгыту.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен,фикерләү сәләтен устерү.

3 .Укучыларны тәртипкә өйрәтү,әти-әниләргә ярдәм итәргә, сәламәт булырга өндәү.
Җиһазлау: китаплар,дәфтәрләр,интерактив такта.
Дәреснең барышы.
1.Оештыру өлеше. (5мин.)

1.Исәнләшү.
-Исәнмесез укучылар,хәерле көн! Бүген безнең дәрестә кунаклар бар.
-Әйдәгез әле,аларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтик.
2.Көндәлек сорауларга җавап.
-Буген ничәнче февраль?
-Атнаның кайсы көне?
-Сыйныфта кемнәр юк?
-Һава торышы нинди?
-Кар явамы?
-Бу елның нинди фасылы?
Укытучы: Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
-Зарядка ясарга,спорт белән шөгелләнергә,дөрес утырырга,дөрес тукланырга,
ял итәргә, һавада йөрергә,һ.б.
-Әйе,сез бик дөрес әйттегез. Сәламәт булу өчен зарядка ясарга,спорт белән шөгелләнергә,дөрес утырырга дөрес тукланырга,ял итәргә, һавада йөрергә,шәхси
гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Менә минем дә, сезгә теләкләрем бар.

Сәламәт булыйм дисәң,
Режим үтә һәр көнне.
Зарядкаңны калдырма,
Иртәнге ашың төсле.

-Аңладыгызмы?
-Да,чтобы быть здоровым, нужно соблюдать режим, утром делать зарядку, плотно позавтракать.

2.Актуальләштерү өлеше.(10 мин.)
.
1).-Ә,бүген безнең темабыз: Тартымлы исемнәрнең 3 затта урын-вакыт килешендә төрләнеше.
Максаты: 1.Тартымлы исемнәрнең килешләр белән төрләнешен ныгыту.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен,фикерләү сәләтен устерү.

3 .Укучыларны тәртипкә өйрәтү,әти-әниләргә ярдәм итәргә, сәламәт булырга өндәү.

2).Өй эшен тикшереп китү.(Үзегезнең фатирыгыз турында классташларыгызга сөйләгез)
3).Килешләрне кабатлап китү.
а)Сүзләрне сораулар белән парлап күрсәтегез,килешләрен билгеләгез:
нәрсә? аш бүлмәсенең
нәрсәнең? алгы бүлмәне
кая? юыну бүлмәсе
нәрсәне? балалар бүлмәсендә
кайдан ? кунак бүлмәсеннән
кайда ? йокы бүлмәсенә

б)Урын-вакыт килешен билгелибез,кушымчасын чыгарабыз.
-(н) да/ -(н) дә
в)
В ванной комнате- юыну бүлмәсендә
В спальной комнате- йокы бүлмәсендә
В детской комнате- балалар бүлмәсендә
На кухне- аш бүлмәсендә
В гостинной- кунак бүлмәсендә
3.Төп өлеш.(20 мин.)
1).Яңа сүзләр белән танышу.(5мин.)
Сүзләрне тыңлагыз,дөрес кабатлагыз,күчереп языгыз.
кәнәфи-кресло газ плитәсе-газовая плита
келәм-ковер кер юу машинасы-стиральная машина
суыткыч-холодильник китап шкафы-книжный шкаф
компьютер кием шкафы-шкаф для одежды
телевизор тузан суырткыч-полесос
көнкүреш әйберләре-бытовые предметы
йорт җиһазлары-мебель для дома
-Сүзләрне ике төркемгә бүлергә.
көнкүреш әйберләре
йорт җиһазлары
-Сүзләрне сүзлекләргә языгыз.
2).Яңа сүзләр белән җөмләләр төзибез.(5мин.)
Һәр бәйләмнән берәр шар алып,җөмләләр әйтегез,тәрҗемә итегез.
Суыткыч алмашлыкларны суыта.
Кер юу машинасы керләрне юа.
Тузан суырткыч тузанны суырта.
- Газ плитәсе нәрсә өчен кирәк?
- Китап шкафы нәрсә өчен кирәк?
- Кием шкафы нәрсә өчен кирәк?
Бу эшне йомгаклап дәфтәрләрдә күнегү язу.(20б.,№5)
3).Ял итеп алу.(Очты,очты уены.)
4 ).Йорт җиһазларын үз урыннарына урнаштыр.(5мин.)
Нәрсәләр дөрес тора? Нәрсәләр дөрес тормый?

Телевизор дөрес тора.Ул кунак бүлмәсендә
торырга тиеш.
Гөл дөрес дөрес тора.Ул аш бүлмәсендә торырга тиеш.
Газ плитәсе дөрес тормый.Ул аш бүлмәсендә торырга тиеш.
Суыткыч дөрес тормый.Ул аш бүлмәсендә торырга тиеш.
Аш өстәле дөрес тормый.Ул аш бүлмәсендә торырга тиеш.
Журнал өстәле дөрес тормый. Ул кунак бүлмәсендә торырга тиеш.
Гөл дөрес тормый. Ул кунак бүлмәсендә торырга тиеш.

5).Бу эшне йомгаклап дәфтәрләрдә күнегү язу.(20б.,№6)
6).Рәсем буенча эш.(10мин.)
-Ничек уйлыйсыз,ни өчен өйдә тәртипсезлек?
-Кайда нәрсә ята?
-Малай нишли?
-Синеңчә,аның әти-әнисе кайда?
Бүген Алеша өйдә берүзе.Тиздән эштән әнисе кайтырга тиеш.Ул тәртип ярата.
Тизрәк өйне җыештырырга кирәк .Аңа тәртип ясарга булышыйк.

-Нәрсәләрне үз урыннарына куярга кирәк?
Мендәр диван өстендә ятарга тиеш.
Туп уенчыкларянында торырга тиеш.
Ваза өстәлдә торырга тиеш.
Китаплар китап шкафында торырга тиеш.
Курчак уенчыклар янында торырга тиеш.
Песи идәндә ятырга тиеш.

-Менә без укучылар, Алешага өен җыештырырга булыштык. Әнисе бик шатланыр
инде.
-Ә сез әниләрегезгә, булышасызмы?
-Әйе.(Идән юам,өйләрне җыештырам,тузан сөртәм,тузан суыртам,савыт-саба юам,
гөлләргә су сибәм,керләр үтеклим,аяк киемнәрен юам,әйберләрне урыннарына куям.)

-Әфәрин,сез әниләрегезгә булышасыз икән.Булышуыгызны дәвам итегез,чөнки
чисталык-саулык, диләр.
-Өйдә тәртип булса,күңелләр тыныч була.

4.Йомгаклау өлеше.(5мин.)
.
1).Дәрескә анализ ясау.

а) -Димәк,У.в.к-дә 3 затта тартымлы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?
В ванной комнате-
В спальной комнате-
В детской комнате-
На кухне-
В гостинной-
б)-Өйдә тәртип булсын өчен нишләргә кирәк?
-әниләргә булышырга;
-тәртип һәм чисталык сакларга;
-әйберләрне урынына куярга.

2) Билгеләр кую.

3) Өй эше.(Әнигә булышам.,хикәя,5-6 җ.)

4) Саубуллашу.

нәрсә?
нәрсәнең?
кая?
нәрсәне?
кайдан ?
кайда ?

аш бүлмәсенең
алгы бүлмәне
юыну бүлмәсе
балалар бүлмәсендә
кунак бүлмәсеннән
йокы бүлмәсенә

В ванной комнате-
В спальной комнате-
В детской комнате-
На кухне-
В гостинной-

юыну бүлмәсендә
йокы бүлмәсендә
балалар бүлмәсендә
аш бүлмәсендә
кунак бүлмәсендә

-әниләргә булышырга;

-тәртип һәм чисталык сакларга;

-әйберләрне урынына куярга.

У.в.к. 3 затта тартымлы исемнәргә

-(н) да/ -(н) дә

кушымчалары
ялгана.

Мендәр диван өстендә ятарга тиеш.

Туп уенчыклар янында торырга тиеш.

Ваза өстәлдә торырга тиеш.

Китаплар китап шкафында торырга тиеш.

Курчак уенчыклар янында торырга тиеш.

Песи идәндә ятырга тиеш.

У вас нет прав для создания комментариев.