Печать
Рейтинг:   / 24
ПлохоОтлично 
Тема: Сүз ясагыч – чы; - че кушымчалары. Һөнәрләр.

Дәрес тибы: ЛГКК

Максат:

1. Сүз ясагыч – чы; - че кушымчаларының исем һәм фигыль сүз
төркемнәренә дөрес ялгау күнекмәләрен камилләштерү; һөнәрләр
темасы буенча белемнәрне, үтелгән лексиканы ныгыту, системага
салу.
2. Дәрес этапларында яңа технологияләр кулланып, балаларның
белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
3. Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын
билгеләп үтү.

Җиһазлау:

Компьютер, мультимедиа, хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр, карточкалар, таблица, ребуслар, кроссворд, китаплар күргәзмәсе

Д ә р е с б а р ы ш ы:

I Оештыру моменты.

Балалар белән исәнләшү.
Комплимент әйтү.

Дәрес шигырьдән башлана (балалар күрсәтеп, хор белән сөйлиләр).
Уң кул белән кәлам тотабыз,
Без дөрес хәрефләр язабыз.
Сул кул белән дәфтәр тотабыз,
Уң кулыбызга булышабыз.
Куллар яши татау гына,
Дус булып, булышып кына.

II Актуальләштерү.

Балалар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрестә, гадәти булмаган бүлмәдә белем алырбыз. Безнең бүген ярдәчебез – компютер. Балалар, экранга игътибар белән карагыз (1 нче слайдта төрле һөнәр ияләре рәсемнәре).


- Балалар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында, кем турында сөйләшербез? (Кешеләр турында, һөнәрләр турында).
- Дөрес! Һөнәрләр турында. Рәсемнәрдә нинди һөнәр ияләрен күрәсез. Санап үтегез. (балалар әйтеп китәләр).

III Яңа төшенчәләр бирү.

1. Кагыйдә белән таныштыру.
- Игътибар белән тыңлагыз, һәм уйлап әйтегез татар телендә һөнәр атамалары ничек ясала? (укытучы һөнәр иялрен атап чыга: сатучы, укытучы, язучы, укучы, эшче, тегүче). (-чы –че аффикслары белән һөнәр исемнәре ясала).
- Экранга карыйк әле, монда исем һәм фигыль сүз төркемнәреннән ничек яңа сүз ясалышы күрсәтелгән. (2 нче слайд)

Исем Фигыль
Балык + чы
Чаңгы + чы
Эш + че
Бакча + чы оч + а - оч + у + чы
яз + а - яз + у + чы
йөз + ә - йөз + ү + че
тег(к) + ә - тег + ү + че

- Димәк исемнәрдән, фигыльләрдән ничек һөнәр атамаларын ясыйбыз? (Исемнәрнең тамыр өлешенә -чы –че кушымчалары ялгыйбыз,ә хәзерге заман хикәя фигылләрнең кушымчасын –у –ү кушымчалары белән үзгәртәбез һәм –чы - че кушымчаларын ялгыйбыз).
“Кар атышлы” уены (Укытучы сүзләр әйтеп балаларга йомарлам “кар” җибәрә, балалар “карны” тоталар һәм яңа сүз ясап укытучыга аталар сата – сатучы)
- Ә экранга карагыз әле, балалар. Бу кем? (3 нче слайдта берничә ребус күрсәтелгән, балалар чишәләр: табиб, тәрбияче, сатучы, очучы).

Дәреслектән 1 нче күнегүне эшләү.

2. Шигырьне уку.
Укытучы шигырьне тулысынча укып чыга. Х. Гарданов “Безнең урам”.
- укучылар өзекне эчтән укыйлар;
- кычкырып уку;
(өзектән профессия исемнәрен табып әйтү)

- Ә хәзер, балалар, игътибар белән экранга карыйк.(4 нче слайд) Ике баганада сүзләр язылган. Беренче баганада кем? дигән сорауга җавап бирә торган сүзләр, ә икенче баганада – нишли? Уйлап карагыз әле, укытучы нишли? (Укытучы укыта).
- Ә сатучы нишли? (Сатучы сата) һ.б.

Кем ? Нишли?
Укытучы
Сатучы
Тегүче
Эшче
Төзүче
Түбә ябучы
Бакчачы
Табиб
Язучы Тегә
Укыта
Төзи
Дәвалый
Сата
Эшли
Түбә яба
Яза
Су сибә

- Укучылар, уйлап карагыз әле, ничек әйтерсез? (ситуатив күнегүләр))
- Садовник посадил красивые цветы;
- Учительница красиво пишет;
- Рыбак поймал большую рыбу;
- Портной красиво шьёт;
- Строитель строит дом.

( Рәсемнәр тактага элеп куела.)
- Хәзер, балалар,рәсемгә карап, җөмләләрне искә төшереп, икешәр җөмлә языгыз. (Тикшерү: өч укучы язган җөмләләрен укыйлар).

Ял минуты.

5 нче слайд “Кем булып эшли?” дигән таблица белән эш.

- Һәр кешенең һөнәре бар. Экранга карыйк һәм әйтик кемнең һөнәре нинди? (Алсу тегүче булып эшли. Ул фабрикада эшли. Шул рәвешле һәр кеше турында сөйләп чыгу. Өстәмә сорауларда бирергә мөмкин. )
(Өстәмә сораулар: Укытучы кайда эшли? Укытучы кибеттә эшлиме? Бакчачы кайда эшли? Бакчачы кибеттә эшлиме?)

IV Ныгыту.

- Димәк һәр һөнәр иясенең үз эш урыны, махсус эш коралы да була. Карагыз әле бу предметлар кемгә кирәк? (6 нчы слайд. Экранда: кайчы, энә, җеп, линейка –тегүчегә һ.б. шундый ук рәсемнәрне төрле һөнәр ияләренә ясарга мөмкин .)

Ял минуты.

Карточкалар белән эш. (слайд итеп күрсәтергәдә мөмкин). 7 нче слайд.
- Хәзер карточкалар белән эшлибез. Сезнең партада карточкалар бар. Нокталар урынына сүзләр куеп җөмләләрне төгәлләп укырга (вакыт бирелә; тикшергәндә тәрҗемәсе дә сорала. Мама кем работает? Папа что делает?)
Ике карточка бирелә.


- Исәнме, ...!
- Исәнме, ...!
- Әниеңнең исеме ничек?
- Аның исеме ... .
- Ул кем? Ул нишли?
- Ул – тегүче. Әнием матур күлмәкләр тегә.
- Ә әтиең кем? Ул нишли?
- Әтием – шофер. Ул машина йөртә.
- Сау бул, ... !


- Исәнме, ...!
- Исәнме, ...!
- Әтиеңнең исеме ничек?
- Аның исеме ... .
- Ул кайда эшли?
- Ул ... .
- Ул кем?
- Ул ... .
- Ул нишли?
- Әтием ... .
- Сау бул, ... !
- Сау бул, ... !

- Ә хәзер, укучылар, Роберт Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә” дигән шигырьен игътибар белән тыңлагыз һәм нинди һөнәрләр ишеттегез исегездә калдырыгыз. (могнитофон тасмасына язылган).

V Йомгаклау.

- Балалар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә ничек уйлыйсыз: һөнәрләрнең кайсы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? (балалар җаваплары).
- Димәк, укучылар, бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы.
- Ә хәзер безнең “Сүзләр иленә сәяхәт” дигән даими рубрикабыз. (“Һөнәр” темасына кергән сүзләр белән башваткыч төзелә. Һөнәр темасына туры килгән сузләрне табу: эшче, табиб, тәрбияче, укытучы, балыкчы, сатучы, бакчачы). 8 нче слайд.

Һөнәрләр
А С А Т У Ч Ы П Т
Б А Л Ы К Ч Ы Ң Ә
Ң Ә Ч Т Ы Л Ч К Р
Ш Ү Л Р Т А Б И Б
Ы М С П У Ө Л Н И
Ң Б А К Ч А Ч Ы Я
Л К Ә Т Ы Р Һ Ө Ч
М И С О Б Л Е С Е

VI Өй эше.
- Гаилә фотографиясен алып килегез, үзегезнең гаиләгез белән таныштырырсыз. “Гаиләдә кемнәр бар? Исемнәре ничек һәм кайда эшлиләр? ” дигән сорауларга җаваплар уйлап килегез.(сораулар 9 нчы слайдта)

Сораулар.
Гаиләдә кемнәр бар?
Исемнәре ничек?
Кайда эшлиләр?
Кайда укыйлар?

Дәрестә бик яхшы эшләдегез, җавапларны әйбәт бирдегез (билгеләр кую).
Дәрес бетте, сау булыгыз!