Фигыльләрне кабатлау
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 
Тема: Без эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерәбез.
Максат:
1. Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.
2. Укучыларның логик фикерләүләрен системага салу, интеллектуаль хисне формалаштыру.
3. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяту, тел байлыгын арттыру, коммуникатив күнекмәләрен камилләштерү.
Дәреснең төре: кабатлау, уен-сәяхәт формасында.
Җиһазлау: Г.Тукайның “Пар ат” шигыре, интерактив такта, ноутбук, кроссворд.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Бер-беребезгә карап елмаештык, хәерле көн теләдек.
- Сыйныфта бүген кем юк?
- Яхшы.
Өстәл кырыенда төрле төстәге тасмалар ята. Хәзерге вакытта кәефегезгә охшаганын каршыгызга алып куегыз. Рәхмәт.
Төп өлеш.
- Темага карагыз да, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
- Җаваплар.
- Без бүген, укучылар, фигыльләр иленә сәяхәткә чыгарбыз. Моның өчен билетлар алабыз. Алар гади түгел, ә белемегезгә карап “бишле”, “дүртле” һәм башка билгеләр булыр. (укучылар компьютерлар артына утырып, экспресс тест үтәләр).
Тестлар:
I. Кайсылары затланышлы фигыльләр?
1. Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль.
2. Боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль.
3. Хикәя фигыль, исем фигыль, хәл фигыль

II. Болар нинди фигыльләр? Тырышса, кайгырса да
1. Шарт фигыльләр.
2. Хикәя фигыльләр.
3. Боерык фигыльләр.

III. Монда нинди фигыльләр? Тырышты, күрдек
1. Киләчәк заман хикәя фигыльләр.
2. Үткән заман хикәя фигыльләр.
3. Хәзерге заман хикәя фигыльләр.

IV. Затланышлы фигыльләрнең кайсысы заман белән төрләнә?
1. Шарт фигыль, боерык фигыль.
2. Боерык фигыль, хикәя фигыль.
3. Хикәя фигыль.

V. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
1. Ике.
2. Дүрт.
3. Өч.

VI. Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?
1. –гач, -гәч, -кач, -кәч.
2. –ырга, -әргә, -маска, -мәскә.
3. –ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк.

VII. Кайсылары затланышсыз фигыльләр?
1. Сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль, инфинитив.
2. Хикәя фигыль, сыйфат фигыль, исем фигыль.
3. Боерык фигыль, инфинитив, шарт фигыль, сыйфат фигыль.

VIII. Кайсылары исем фигыль?
1. Яши, йөгерде, барачак.
2. Алу, күрмәү, сәламәтләнү.
3. Кайткач, уйлап, язгач.

IX. Кайсылары сыйфат фигыль?
1. Уйнау, сикерү, егылу.
2. Кичә кайткан, әни әйтәчәк, бала язды.
3. Килүче (кыз), сөйләячәк (укучы), пешкән (икмәк).

X. Кайсылары боерык фигыльләр?
1. Язсын, кайт, барыйк, әйт.
2. Барсам, уйласак, эшли, килде.
3. Уйнау, сыза, йокласа, уянгач.

Укытучы. Хәзер укучылар, хәрәкәт итәр өчен, транспорт төрен сайларга кирәк.
- Укучылар төрле транспорт төрен, ни өчен шуны сайлаганнарын әйтәләр.
- Мин мондый транспорт төрен әйтәм, аның өчен шигырьне тыңларга, авторын һәм исемен әйтергә кирәк. (дискта язма тыңлана).
- Беренче тукталыш. “Сорау-җавап” шәһәре.
- Г.Тукай. “Пар ат” шигыре (интерактив тактада шигырьнең тексты чыга).
- Әсәрнең эчтәлеген аңларга, андагы эшне, хәрәкәтне белергә нәрсәләр ярдәм итә?
- Җаваплар.
- Яхшы. Әйдәгез фигыльләрне табып асларына сызабыз, төркемчәләрен әйтәбез. (укучылар чиратлашып, интерактив тактада эшлиләр, фигыльнең нинди мәгънә аңлатканын әйтәләр).
- Әлеге шигырьне, хәтерләсәгез өч өлешкә бүлеп караган идек. Лирик геройның хисләре иде ул. Искә төшерик әле.
- Канәгатьлек, борчылу, шатлык хисләре иде ул.
Беренче хисне аңларга (канәгатьлек) булышкан фигыльләрне табабыз.
- киттем карап, чаптыра суккалап та тарткалап, җырлый, укый, (күз) эленгән, (йокы) баскан
Икенче хисне (борчылу) белдергәннәрен табабыз.
- Кыр күрәм, нинди аерылу, сау бул, (шәһәр) еракта калдыгыз, таныш йортларның күздән югалуы,
- Һәм шатлык хисен аңларга ярдәм иткән фигыльләр
- Ачты (күңелем), (җан) яна, чап (кучер), (атларың) ку.
Икенче тукталыш. “Иҗат ит” шәһәре.
Өч төркемгә бүленәбез. Беренче төркем канәгатьлекне белдергән, икенчесе борчылуны, өченчесе шатлыкны белдергән текст төзи. Соңыннан укыйлар.
Өченче тукталыш. “Шакмаклар” шәһәре. Кроссворд чишү. Укытучы өстәлендә кагыйдә язылган карточкалар. Укучы килеп ала, укый, җавапны тактага яза.
1) Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр (фигыль) дип атала.
2) Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр (затланышлы) фигыльләр дип атала.
3) Эш яки хәлнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә, барлык-юклык формаларында килә, зат-сан белән төрләнә торган фигыль – (хикәя фигыль).
4) Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдергән сүзләр (боерык фигыль) дип атала.
5) Икенче эш-хәлнең үтәлүенә шарт булган эш-хәл мәгънәсен белдергән сүзләр (шарт фигыль) дип атала.
6) Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр (затланышсыз) фигыльләр дип атала.
7) Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – (сыйфат фигыль).
8) Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль – (исем фигыль).
9) Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыль (хәл фигыль) була.
10) Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль – (инфинитив).

Дүртенче тукталыш. “Ял итү” шәһәре.
Такта белән күп эшләдек. Хәзер күзләрне ял иттереп алыйк. “Пар ат” җырын тыңлау.
Бишенче тукталыш. “Уйла, тап” шәһәре.
- “Пар ат” шигыреннән фигыль төркемчәләренә мисал табабыз.
- Кайсы фигыльгә тапмадыгыз инде?
Йомгаклау өлеше.
Алтынчы тукталыш. “Кире кайту” (йомгаклау). Моның өчен килгән юлны искә төшерергә кирәк. Төсле тасманың тагын берсен алып каршыбызга куябыз. Икесен бергә миңа күрсәтәсез.
- Без бүген нәрсә кабатладык?
- Фигыльләр сүз төркемен.
- Исем, сыйфат сүз төркемнәре бар, ә фигыльләр җөмләдә ни өчен кирәк?
- Исем сүз төркеме ярдәмендә безне әйләндереп алган бөтен әйберне әйтеп була.
- Сыйфатлар исемнең билгеләрен ачыкларга булыша.
- Ә бары тик фигыльләр генә барсын да җанландыра, хәрәкәткә китерә икән.
- Шуның өчен дә, Алексей Толстой әйткән: “Хәрәкәт һәм аны белдерүче фигыльләр – телнең нигезе”.
Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.