- Подробности
-
Автор: Лилия Шәрәфетдинова
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 4386
Рейтинг: 



/ 2
МББУ ”ТР Буа муниципаль районы
Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе”
Дәреснең темасы: Охшату-чагыштыру рәвешләре.
Автор: Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы,
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013
Максат: Рәвешләрне мәгънәләре буенча төркемләү, охшату-чагыштыру рәвешләрен танып белү, мөстәкыйльлек тәрбияләү, җирле материаллардан файдалану.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Укыту методлары: әңгәмә, аңлату.
Җиһазлау: 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге, плакат, таблица, Г.Айзатуллова “Бәхет гөле” китабы, интерактив такта.
Дәреснең планы.
I. Оештыру моменты.
Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, эш тәртибе белән таныштыру.
IІ. Белемнәрне тигезләү.
Рәвешләр турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау өчен тест эшләү һәм эшнең үтәлешенә нәтиҗә ясау, билге кую.
ІII. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
1. Таблица буенча эш (рәвешләрне билгеләү һәм ясалышларын күзәтү, нәтиҗә ясау).
2. Төркемнәрдә карточкалар буенча эш(рәвешләрне билгеләү).
3. Сайланма эш (дәреслектәге 276 нче күнегү)
4. Иҗади эш
1) Саф рәвешләрдән охшату-чагыштыру рәвешләре ясау.
2) Охшату-чагыштыру рәвешләреннән җөмләләр төзергә
IV Рефлексия.
Дәрес алдыннан куелган уку мәсьәләсенә кайту, аны искә төшерү.
V Өй эше. “Дустыма хат” темасына хат язу.
Дәрес барышы.
Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез яхшымы?
Бүген дәрестә сез төркемнәрдә эшләрсез. Дәрестә үткән һәрбер эшкә билге куеп барыр өчен мин сезгә “Үзбәя карточкалары” таратам. Исем-фамилиягезне язып куегыз.
Сезгә өй эше рәвеш турында өйрәнгәннәрне кабатлап килергә иде. Әйдәгез, тикшереп карыйк. Мин сезгә тестлар таратам.
Тест.
1. Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?
а) мөстәкыйль сүз төркеменә;
ә) модаль сүз төркеменә;
б) бәйләгеч сүз төркеменә.
2. Рәвеш лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?
а) предметны;
ә) хәрәкәтне;
б) хәлнең билгесен;
в) предметның билгесен белдерә.
3. Рәвеш ...... торган сүз төркеме.
а) төрләнә;
ә) төрләнми.
4. Рәвеш нинди җөмлә кисәге булып килә?
а) ия;
ә) тәмамлык;
б) хәл.
5. Рәвешләрнең ясалыш төрен билгеләгез: бераз, бертуктаусыз, яланбаш.
а) парлы рәвешләр;
ә) кушма рәвешләр;
б) ясалма рәвешләр.
Укытучы. Укучылар, хәзер тикшерү өчен тестларыгызны бер-берегез белзн алмашыгыз. ә мин дөрес җавапларны әйтәм.
Нәтиҗә ясау.
Кемнәр бер хатасыз эшләде – “5” ле, 1 хата – “4” ле , 2 хата – “3”ле.
Бу белемнәр сезгә алдагы сыйныфларда да кирәк булыр, истә калдырыгыз.
Үзбәя.
Укытучы. Укучылар, уйлап карагыз әле, карточкаларга язылган сүзләр рәвешнең кайсы төркемчәсеннән? Алар нинди сорауларга җавап бирә?
Мисаллар:
Уттай, аюдай, татарча, дусларча, белгәндәй, уйлаганча, көмештәй,
сөйләгәнчә, төлкедәй, минемчә, иптәшләрчә, сизенгәндәй, русча, коштай.
Укытучы. Сорауларны төгәлрәк кую өчен, бирелгән рәвешләр белән дәфтәрләрдә сүзтезмәләр төзегез.
Уттай (ничек?) яну, аюдай (ничек?) атлау, татарча (ничек?) әйтү, дусларча көлү, белгәндәй кылану, уйлаганча эшләү, көмештәй сибелү, сөйләгәнчә язу, төлкедәй чыгу, минемчә сикерү, иптәшләрчә ышану, сизенгәндәй чыгу, русча язу, коштай очу.
Укучы. Бу рәвешләр ничек? Ни төсле? Сорауларына җавап бирәләр, фигыльне ачыклыйлар.
Нәтиҗә.
1) Охшату-чагыштыру рәвешләре ничек? ни төсле? сорауларына җавап бирәләр;
2) җөмләдә фигыльне ачыклыйлар;
3) төрле сүз төркемнәренә -ча/-чә, -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчалары ялгап ясалалар, рәвешләр ничек? ни төсле? сорауларына җавап бирәләр, фигыльне ачыклыйлар.
Укытучы. Тактадагы таблицага игътибар итәбез: рәвешләргә без куйган сораулар анда юкмы икән? Алар кайсы төркемчәгә карыйлар?
Укучы. Бу рәвешләр охшату-чагыштыру рәвешләренә карыйлар.
Укытучы. Ә хәзер бу рәвешләрнең ясалышына игътибар итегез. Алар нинди сүз төркемнәреннән ясалганнар?
Укучы. Бу рәвешләр төрле сүз төркемнәренә -ча, -чә, -дай, -дәй,-тай, -тәй кушымчалары ялгап ясалган.
Укытучы. Ә хәзер бирем эшлибез. Мисалларны сәнгатьле итеп укыгыз. Ничек?Ни төсле? сорауларына җавап бирүче сүзләрне табып, шул сүзләр кергән җөмләләрне генә язып алыгыз, нинди җөмлә кисәге булуын ачыклагыз(астына сызыгыз).(Материаллар Г.Айзатуллова китабыннан)
1. Әниләр бәйрәме җитә,
Чәчәк төшерә куллар.
Әниле булганга гына
Кояштай якты уйлар.
2. Бакча тутырып карлыганың үсте,
Баланнарың – уттай кызарып.
Алмаларың тел йотарлык иде –
Кунак иттең күрше кызларын.
3. Колхоз кырларында борчак чаптың,
Киң алдырып үткен чалгыны.
Буразнадай маңгай сырларында
Шул елларның тирән чалымы.
4. Болытлардай ишелеп борчу килсә,
Йөрәгемне авыр таш баса.
Борчуларым исәр җилләр белән
Мәктәбемә килеп тоташа.
Кайчак очам шашып, күбәләктәй,
Шатлык тулып күңелем таша.
Шатлануым күчеп башкаларга,
Мәктәбемә килеп тоташа.
4. Дәреслектәге 276 нче күнегү өстендә эш. Охшату-чагыштыру рәвешләре белән сүзтезмәләр төзеп язарга.
5. Акрын дигән саф рәвештән охшату-чагыштыру рәвеше ясап карагыз.
Укучы. Рәвешләрдән охшату-чагыштыру рәвешләре ясап булмый.
4.Түбәндәге охшату-чагыштыру рәвешләре белән җөмләләр төзегез.
Инглизчә, мамыктай, көлгәндәй, русча, энҗедәй, күбәләктәй.
Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә рәвешнең охшату-чагыштыру дигән төркемчәсен өйрәндек. Бу төркемчәгә кергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр?
Укучы. Охшату-чагыштыру рәвешләре ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирәләр.
Укытучы. Җөмләдә кайсы сүз төркемен ачыклап киләләр?
Укучы. Җөмләдә фигыльне ачыклыйлар.
Укытучы. Нинди сүз төркемнәреннән ясалалар?
Укучы. Төрле сүз төркемнәренә -дай/-дәй, -тай/-тәй, -ча/-чә кушымчалары ялгап ясала.
Үзбәя.
Укучылар белемнәрен үзләре бәялиләр, билгеләрен төркем җитәкчеләре куйган билгеләр белән чагыштыралар, уртак билге журналга куела.
Өйгә эш.
“Дустыма хат” темасына саф һәм охшату-чагыштыру рәвешләрен кулланып, хат язарга.
Кулланылган әдәбият
1. Г.Айзатуллова “Бәхет гөле” китабы, Казан, “Сүз” нәшрияты, 2008.
2. 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге