6нчы сыйныф.Тәртип саны.
- Подробности
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 3816
РТ Балык Бистәсе районы 1 нче гимназиясенең 2 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзрахманова Гөлсәрия Наил кызы.
Сыйныф:6 ,рус мәктәбе,татар төркеме.
Тема: Тәртип саны.
Максат:
1. Тәртип саны турында төшенчә бирү.Алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү.
2. Сөйләм ,иҗади фикерләү, күзәтү, хәтер, игътибар итү сәләтен үстерү.
3. Укучыларда туган нигезгә сакчыл караш аша мәхәббәт хисе тудыру,татар халкының милли бизәкләре нигезендә зәвыклылык формалаштыру. .Җаваплылык, активлык,такт хисе тудыру.
Тибы:Яңа тема аңлату.
Метод һәм алымнар: презентация карау,әңгәмә, карточка(тест) , таблица белән эш .
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, схемалар, тестлар, проектор, экран.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
- Исәнмесез ,укучылар,утырыгыз.Дәресне башлыйбыз.Бүгенге дәресне мин-Гөлсәрия Наилевна алып барырмын. Без бүген алган белемнәрне искә төшерербез һәм яңа тема үтәрбез. Төрле биремнәр эшләрбез. Матур , дөрес итеп җавап биргән укучыларга яхшы билгеләр дә куярбыз.Безнең дәресебез гади генә булмас.Бүген безгә бик күп көч кирәк булачак. Ни өчен дисезме? Менә мин сезгә бер текст укыйм.
Туган өем!.. Нинди җылы , ягымлы,мәгънәле сүзләр.Һәр кешенең үз оясы-өе бар.Кунакка барсаң да,чит җирләргә китсәң дә үз өеңне сагынып кайтасың. Өеңне үзеңчә җыештырасың. Өеңә кунаклар чакырасың.
Урамда салкын булса ,өеңә кереп җылынасың.Яңгыр,җил-давыллар булса,өеңә кереп шыкланасың.Ятлар сине кыерсытса , өеңә кереп сыенасың.Өй - һәр кеше өчен изге ,кадерле урын.
Укучылар, сезнең дә һәр берегезнең үз өегез бар.Ул өйләрне кемнәрдер төзегән.Ә менә сезнең әле өй салганыгыз юктыр.Ә без бүген сезнең белән өй салып чыгачакбыз.
Моның өчен ярдәмче материаллар – сезнең алган белемнәрегез, төп материал - бүгенге тема.
Алдагы дәресләрдә сез нинди тема үткән идегез?
- Сан сүз төркеме. Микъдар саны.
- Бу темаларны ничек үзләштерүегезне тикшереп тест үткәреп алырбыз.
1.Тест.(тест үтиләр , җавапларын тикшерләр , үзләренә бәя бирәләр.)
Менә өй салу өчен материал булды.
Ә хәзер өй салу өчен төп материал- яңа тема- өйнең нигезе .” Өйне сала башлаганчы нигезен ныгыт” дигән халык мәкалендә. Өйне нинди тәртиптә салабыз?
-1нче – нигез
2нче –бура
3нче –түбә
4нче –ишек ,тәрәзләр.
-беренче,икенче,өченче,дүртенче нинди сүз төркеме?
-Сан.
-Бу саннарны без тәртип буенча кулландык.Димәк,мәгънәсе буенча нинди сан?
-Тәртип саны.
-Әйе,безнең бүгенге тема : Тәртип саны.
Кагыйдә белән таныштыру.
Тәртип саннары предметның саналу яки урнашу тәртибен белдерәләр. Алар микъдар санына -ынчы, -енче, -нчы, -нче кушымчалары ялганып ясала икенче, унынчы.
Тәртип саннары ничәнче? соравына җавап бирәләр.
Таблица ярдәмендә күрсәтелә.
Микъдар саны
Тәртип саны
бер
ике
алты
тугыз
унбер
уналты
йөз
бер-енче
ике-нче
алты-нчы
тугыз-ынчы
унбер-енче
уналты-нчы
йөз-енче
Искәрмә.Татар телендә тәртип санының саналмышы гына төрләнә:
Б.к. беренче укучы
И.к. беренче укучының
Ю.к. беренче укучыга
Т.к. беренче укучыны
Ч.к. беренче укучыдан
Ур.в.к. беренче укучыда
Аңлашылдымы ? аңлашылса безнең өйнең нигезе бар.Ә хәзер бүрәнәләрен куябыз.
Дәреслек,дәфтәрләрне ачып число язабыз.
2. 157 нче күнегү.(тактада эш.)
Менә өйнең бурасы да булды.Халык мәкалендә “Бурасына күрә түбәсе “дип әйтәләр.Һәзер түбәсен эшлибез.
3. Тәртип санын ишетеп таны.(тәр.с. булса басалар)
Беренче,ике ,җидешәр,унбер,тугызынчы,бишәү,дүртенче,өч,өчләп,ундүртенче,ун.
Менә өйнең түбәсе дә булды. Тәрәз ,ишекләрне куеп,өйгә керү өчен сорауларга җавап бирергә кирәк:
-нинди сан тәртип саны дип атала?
-сораулары?
-ниниди кушымчалар ярдәмендә ясала?
-мисаллар китерергә.
Төзүчеләр.
Экскаватор җир казый.
Машиналар ком ташый,
Атлар бара кирпечкә,
Су да кирәк бер мичкә.
Бик тырыша балалар:
Алар зур йорт салалар,
Кирпечкә кирпеч куеп,
«Ташчы», «инженер» булып.
(Мөнир Мазунов.)
(Мөнир Мазунов.)
Яхшы.Афәрин!Өйне салып та чыктык.Бергә күмәк көч белән өй салуы бердә авыр түгел икән.Ләкин,тырышырга кирәк.Белем алганда өй салгандагы кебек тырышырга, күп көч куярга кирәк икән.
Менә яңа өегез булды. Һәзер өйгә эш тә биреп кайтарам.
Өй эше.160 нчы күнегү.
Ә хәзергә саубуллашабыз. Исән –сау , бәхетле булыгыз.Өйләрегез тынычлык-иминлек урыны булсын!



