Минем буш вакытым
- Подробности
- Автор: Ляйсан Камалиева
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 4368
Зәй муниципаль районы
6 нчы гомуми белем бирү мәктәбе,
Ләйсән Юныс кызыКамалиева, югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
7 нче сыйныфта укучы рус балалары белән эшләү өчен
Тема: “Минем буш вакытым” текстын уку.
Тип: ЛГКК(лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү) Максат:1.1”Минем буш вакытым” тексты белән танышу;
1.2.Тик яту, үзем теләгәнчә, тапшыру, туктаусыз сүзләрен сөйләмгә кертү.
2.Кирәкле мәгълүматны сайлап алырга, үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.
3.Укудан буш вакытны файдалы үткәрергә өндәү.
Җиһазлау: дәреслек 68-69 бит, автор ХәйдәроваР.З Малафеева Р.Л., компьютер, проектор, экран, биремнәр язылган карточкалар.
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле көн, балалар!
- Имен үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?!
- Кояшлы иртә кебек,
- Татар телен, Тукай телен
- Өйрәнергә дип килдек.
- Бик яхшы. Мин бик шатмын.
2.Дежур укучы белән әңгәмә.
II Белемнәрне актуальләштерү.
1.фонетик-лексик зарядка;
1нче слайд (Татар алфавитына гына хас булган авазларны кабатлау)
Ә - әлбәттә, дәрес, нәрсә;
Ө - төрле, өченчеләр, өйдә;
Ү – үзем, күрәсең, үткәрергә;
Җ- җөмлә, җавап;
Ң – аңлашылмый;
Һ – һәм, һәркем,һәркайда
2.Өй эшен тикшерү.
А - (көчле төркем.) Диалогта төшеп калган репликаларны өстәп язарга һәм сөйләргә әзерләнеп килергә.
- Алсу, вакытың ничек үтте?
- Файдалы.
- Ни өчен файдалы дисең?
- Чөнки мин бик күп китаплар укыдым.
- Ә синең вакытың ничек үтте?
- Файдасыз.
- Ни өчен файдасыз?
- Чөнки мин урамда файдасыз тик йөрдем.
Б - (уртача төркем.) Дәреслектән, 8нче күнегү. Җөмләләрне тәрҗемә итегез, истә калдырыгыз.
С - (йомшак төркем)
Син бу фикер белән килешәсеңме?
1) Китап уку – файдасыз эш.
2) Китап уку – файдалы эш.
3) Вакытны дөрес файдаланырга кирәк.
4) Вакытны дөрес файдаланырга кирәк түгел.
5) Буш вакытта урамда тик йөрү файдылы.
6) Буш вакытта урамда тик йөрү файдысыз.
3. 2нче слайд. Рәсемнәр күрсәтелә. Җөмләләрне рәсемнәргә туры китереп уку. (Җөмләләр аерым битләргә язылып таратыла.)
1.Алия буш вакытта рәсем ясарга ярата.
2.Марат буш вакытта компьютерда уйнарга ярата.
3.Айгөл буш вакытта китап укырга ярата.
4.Айрат буш вакытта футбол уйнарга ярата.
5.Мин буш вакытта телевизор карарга яратам.
6.Минем дустым буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә ярата.
7.Мөнир буш вакытта йоклап ятарга ярата.
8.Кирилл буш вакытта театрга йөрергә ярата.
9.Алсу буш вакытта музыка тыңларга ярата.
10.Илназ буш вакытта маркалар җыя.
III Дәреснең төп өлеше.
1.Укучылар, без сезнең белән “Буш вакытны ничек файдаланырга?” дигән темага сөйләшүне дәвам итәбез. Хәзер яңа сүзләр белән танышабыз.
2. 3нче слайд. Яңа сүзләр белән танышу.
тик яту [тик йату] тапшыру [тапшыру]
үзем теләгәнчә [үзэм тэләгәнчә] туктаусыз[туктаусыз]
а) сүзләрне укытучы укый, укучылар кабатлый;
б) сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә күчереп язалар, сүзлектән
тәрҗемәсен табалар;
в) парлашып тикшерәләр;
г) сүзләрнең тәрҗемәсе телдән әйтелә;
3. 4нче слайд. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
тик яту кызыклы
тапшыру сөйли
үзем теләгәнчә файдасыз
туктаусыз яшим
4. Дәреслек белән эш. Дәреслек, 63-64нче бит, 1нче күнегү.
- Укучылар, “Ялкын” журналына Ләйсән исемле кыз буш вакытын ничек үткәрүе турында язган. Әйдәгез аның фикере белән танышып үтик.
- укытучы укый;
- укучылар үзлектән укыйлар;
- текстны чылбыр буенча укыйлар;
5. Найдите из текста предложение где говорится о том, что
- думают ученики о свободном времени;
- думает Ляйсан о свободном времени;
- Ляйсан не любит;
6. Җөмләләрне дәвам итегез.
1) Китаплар күп уку ... .(файдалы)
2) Өйдә тик яту, урамда тик йөрү ... .(файдасыз)
3) Спорт белән шөгыльләнү ... . (файдалы)
4) Сигарет тарту, пиво эчү ... .(файдасыз)
5) Театрга, музейга, концертка, китапханәгә йөрү ... . (файдалы)
6) Музыка белән шөгыльләнү ... . (файдалы)
Ял минуты. (Шигъри юллы физкультминутка)
Уң кул ягында – уң як
Сул кул ягында – сул як
Ишегебез уң якта
Тәрәзәләр сул якта
Әйләнеп баскан идек
Сул якта калды ишек
Шул арада уң як сулга
Әйләнгән ничек итеп?
IV Ныгыту
1. Төркемнәргә бүленеп эшләү. Күнегүләр телдән эшләнә.
А - (көчле төркем) Дәреслек, 5нче күнегү 64нче бит.
Б - (уртача төркем) Дәреслек, 4нче күнегү 64нче бит.
С - (йомшак төркем)Дәреслек, 3нче күнегү 64нче бит .
2.Ситуатив күнегү.
Спроси у друга:
- что он делает в свободное время;
- полезно ли он проводит свободное время;
- полезно ли на улице ходить просто так;
3. 5нче слайд.
- Укучылар, буш вакытта үзебезнең шәһәрдә кайда ял итә алабыз?
Экранда Карамалы ял паркы, Җиңү бульвары, Энергетик мәдәният йорты, “Космос” яшьләр үзәге, Үзәк китапханә, ФОК – физкультура-сәламәтләндерү комплексы,
V Өй эше.
А һәм Б төркемнәренә “Минем буш вакытым” дигән темага сөйләргә әзерләнеп килергә;
С төркеме сорауларга җавап бирергә.
1) Синең буш вакытың бармы?
2) Син аны файдалы үткәрәсеңме?
3) Буш вакытыңда нишлисең?
VI Йомгаклау.
Укытучы.
- Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Билге кую. Саубуллашу.




/ 4