Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып
- Подробности
- Автор: Гөлназ Кәримова
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1638
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“27нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып
Кәримова Гөлназ Рәисовна
Татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы шәhәре
2013 ел
Электрон презентация - укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган hәм аның аңлатмалар бирүен, өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара, ә компьютер hәм проектор электрон презентацияне күрсәтү мөмкинлеге бирүче техник чара. Презентация слайдлардан тора.Бер слайд – бер фикер дигән кагыйдәләрдән чыгып эш итәргә кирәк дип саныйм.Слайдлар - презентациягә, чыгышка бары тик иллюстратив материал гына.
Презентацияләр Microsoft Power Point яки Impress, Acrobat программаларында эшләнә.Шулар арасында иң гади hәм уңайлы программа, hичшиксез, Microsoft Power Point программасы.Ул – презентацияләр hәм слайд-фильмнар әзерләүнең график рәвешендә күрсәтелгән пакеты.Гадәттә, презентацияләрне түбәндәге план нигезендә төзим:
1.Титул бите.Беренче слайдта презентациянең исеме, авторы турында язам.
2.Эчтәлеге. Презентациянең планы, аның төп бүлекләрен яисә каралачак сорауларын язам.
3.Бүлекнең исеме.
4.Кыскача мәгълүмат.
3-4 пунктлар күпме кирәк, шул кадәрле кабатлана алалар.
5.Нәтиҗәләр.Алар аңлаешлы, кыска, төгәл булырга тиеш.
6.Рәхмәт белдерү.(Мәсәлән: Игътибарыгыз өчен рәхмәт!)
Слайдта бөтен сөйләячәк материалны язып, урнаштырып бетерү мөмкин түгел, hәм кирәк тә түгел дип саныйм.
Дәресләрдә компьютер презентацияләреннән файдалану татар теле hәм татар әдәбияты дәресләрен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә.Ул дәрес сруктурасына бик тә урынлы кереп урнаша.Әдәбият дәресләрендә язучыларның, шагыйрьләрнең биографияләрен өйрәнгәндә, әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә презентацияләр әзерлим.Дәресләремдә вакыттан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге туа.Аз гына вакыт эчендә мин бик күп файдалы мәгълүмат бирә алам. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә тарих, география, җыр, рәсем сәнгате белән бәйле өзекләрне сөйләп, тәрҗемә итеп кенә калмыйм, ә шул турыда сөйләүче фрагментларны да күрсәткәндә презентацияләр кулланам.Әдәби әсәрнең эчтәлеге буенча рәсемнәрдән, өзекләрдән кечкенә презентацияләр ясыйм.Рәсемнәр укучыларның игътибарын җәлеп итә, аларда кызыксыну уята.Яңа материалны үзләштерүгә этәргеч була. Башлангыч сыйныфларымда татар теле дәресләрендә сүзләрнең дөрес язылышын, транскрипциясен, рәсемен бирәм. Презентация күрсәткәндә рәсеме дә, язылышы да ачык, аңлаешлы.Ә беренче сыйныфта рус төркемнәрендә Яр Чаллы укытучылары тарафыннан төзелгән мультимедиа ресурсларыннан файдаланам.Ул уку процессын оештыруда индивидуаль якын килү мөмкинлеген исәпкә алып төзелгән.Укучыларга, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, материалга кат – кат әйләнеп кайту, кат – кат кабатлау мөмкинлеге тудырылган.Бу исә бигрәк тә авыр үзләштерүче балаларга укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итә.Татар теле өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итү йөзеннән, мультимедиа кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителгән.
Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Презентация дәреснең: - белемнәрне актуальләштерү;
- яңа материалны аңлату;
- белемнәрне беренчел ныгыту;
- белемнәрне гомумиләштерү hәм системалаштыру этапларында куллану максатка ярашлы дип саныйм.
Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза.Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулыландыру отышлырак.Болар – фоторәсемнәр, әсәрләрдән өзекләр, дәреслектәге рәсемнәр. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була.Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин, әмма җавап үзе язылмый.
Яңа материалны аңлаткан вакытта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур.Слайдларны күрсәтү тәртибе hәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле.Бу очракта укытучы белән укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтнең ничек булуы да игътибарга алынырга тиеш.Слайдларны текс белән чуарламаска кирәк. Анда даталар, исем, рәсем, фотолар, кыскача тезислар языла.
Дәрес материалын беренчел ныгытканда да, белемнәрне гомумиләштерү hәм системалаштыру дәресләрендә дә презентацияләр кулланып эшлим.
Әгәр дә презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен төрле фонда күрсәтәм.Дәрестә слайдларны кирәгеннән артык күп куллану белән мавыкмаска кирәк, шул вакытта бертөрле дә булмасын.
Дәресләрдә презентацияләр төзү hәм куллану тәҗрибәсен гомумиләштереп, кайбер киңәш – тәкъдимнәрне әйтеп үтәм:
- анимация артык актив булмаска тиеш.Атылып чыгу, бөтерелү,дулкын спираль кебек эффектларны булдырмавың хәерле;
- фонга аерым игътибар бирелсен.Кара – кучкыл яшел төскә язылган формалар укучы игътибарын читкә җибәрә.Караңгы фоннар, төсләрнең hәм тексларның кинәт алышынуы да файдага түгел. Компьютер мониторында ясалган төсләр гаммасының проектор аша трансляцияләгәндә бозылачагын да күздә тотарга кирәк.
- тавыш катнашында бирү дә урынлы булырга тиеш. Әгәр укытучы аңлатма биреп бара икән,тавышның кирәге юк.
- укучыларның электрон презентация төзүе – өй эшенең бер төре.Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылар компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл, кыска итеп әйтергә өйрәнә.Андый презентацияләрне укытучы аңлаткан чакта да, өй эшләрен тикшергәндә дә кулланырга мөмкин, моның өчен аз вакыт сорала.Укучылар яңа презентация белән тәнәфес вакытында да бик теләп таныша.Алар үзләре башкарган эшнең кирәкле булачагын тоеп, өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк карый.Хәтта монарчы чыгыш ясарга, рефератлар язарга теләмәгән укучыларым да үзләренең интеллектуаль hәм компьютерлык осталыклары белән иҗади эшкә тартылды.
Әдәбият дәресләрендә сыйныфташлары каршысына басып үзләре төзегән презентацияләр буенча оста итеп чыгыш ясыйлар.hәр чыгышны анализлап, аның җитешсез якларын бергәләп ачыклыйбыз.Әмма барысы да заманча укыту чараларын булдыруда компьютер технологияләренең әhәмияте зур булуына басым ясый.
hәр яңалыкка укучылар сокланып карый.Әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын hәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөhим.Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын hәрьяклап үстерү, белем алу hәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер - белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе hәм укытучының hөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул
Әлбәттә, заманча мәгълүмати технологияләр кулланылып үткәрелүче дәресләргә әзерләнү күп вакыт сорый. Мәгълүматларны эзләп табарга, системалаштырырга, кирәклесен генә сайлап алып теркәп куярга кирәк.
Кыскасы, компьютер технологияләреннән файдалану укучыларның танып – белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә.Бу исә аларның активлыгын hәм зиhенлеген, иҗади сәләтен үстерергә, hичшиксез, ярдәм итә.



