6нчы сыйныф.Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау
Максат:
1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.Белем бирүдәге җитешсезлекләрне ачыклау.
2. Сөйләм ,иҗади фикерләү, күзәтү. хәтер, игътибар итү сәләтен үстерү.
3. Укучыларда табигатьнең матурлыгына мәхәббәт хисе уяту.Җаваплылык, активлык,үз-үзеңә бәя бирү,такт хисе тәрбияләү.
Тибы: Йомгаклау.
Метод һәм алымнар: презентация карау,әңгәмә, тест , карточка , таблица белән эш ,иҗади диктант язу.
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, схемалар, тестлар, конверт, карточкалар, проектор, экран.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
- Исәнмесез ,укучылар,утырыгыз.Дәресне башлыйбыз.Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз ,белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз.Төрле биремнәр эшләрбез. Матур , дөрес итеп җавап биргән укучыларга яхшы билгеләр дә куярбыз.
Укучылар, мин сезгә конвертлар таратам,алар безгә эш өчен мөһим. Мин ачырга дип әйткәч ачарсыз.
Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк.
II. Өй эше тикшерү.
( 119 күнегү.)Чылбыр буенча укыйлар.
III. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
- Дәресебезне әңгәмә белән дәвам итәбез.
1. Сорауларга җавап бирү:
- Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
- Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?
- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?
- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?
- Сыйфатлар күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?
-Яхшы.Китап ,дәфтәрләрне ачабыз,бүгенге числоны язабыз.

2.Бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язу.(дәфтәрләрдә)
тамыр ясалма кушма парлы тезмә
Җиңел, куе кызыл, иске – москы, матур йөзле, чибәр,күңелсез,аклы – каралы, алмачуар, зәңгәр, күпкырлы, ямь – яшел, ямьле, иң юмарт, эшчән, зифа, халыкара, дөм караңгы, кышкы.

3. Физкультминутка.
-Укучылар , хәзер тәнебезне , акылыбызны ял иттерик.
Бик күп эшләр эшләдек
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек,
Сузылдык , киерелдек,
Югарыга үрелдек.
Ә хәзер тынычланыйк,
Шөгыльне дәвам итик.

4. Уен “Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез” (конверт ярдәмендә)
Сары май, күксел томан, биегрәк тау, кып – кызыл алма, куе яшел буяу, кара туфрак, саргылт яфрак, батыр егет, дөм караңгы төн, зәңгәрсу күлмәк, чибәррәк кыз, ямьлерәк болын.

5.Дәреслек белән эш.
6.Иҗади диктант.
- Ә хәзер иҗади диктант язып алабыз.
Сыйфатларны 1-в.-чагыштыру, 2-в.-артыклык дәрәҗәсенә куеп яза.
Текст.
Бүген көн җылы. Җиле салкын. Җиргә ак кар яткан.Күк йөзе зәңгәр.

7. Тест.
1. Нинди сүзләр сыйфат була?
А. Предметның исемен белдергән.
Б. Предметның билгесен белдергән. 1б.
В. Предметның санын белдергән.
Г. Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?
А. Ничә? Ничәнче? Ничәләп?
Б. Кем? Нәрсә? Ни? 1б.
В. Нишли? Нишләгән? Нишләячәк?
Г. Нинди? Кайсы? Кайдагы?
3. Сыйфатларны табыгыз.
А. Иренчәк, үткен.
Б. Язучы, киләчәк. 1б.
В. Үткер, язган.
Г. Укучы, тырышкан.
4. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?
Аксыл сары; кара коңгырт.
А. Кушма сыйфат. В. Тезмә сыйфат. 1б.
Б. Ясалма сыйфат. Г. Парлы сыйфат.
5. Бу мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар җөмләнең нинди кисәкләре.
- И Куян, куркак Куян; йомшак Куян…
А. Аергычлар. В. Ия, аергыч.
Б. Аергыч һәм хәбәр. Г. Тәмамлык. 1б.
6. Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгэн?
Жилбәзәк, җилкуар
А. Тезмә сыйфатлар. В. Ясалма сыйфатлар.
Б. Тамыр сыйфатлар. Г. Кушма сыйфатлар.

7. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?
А. Сыйфатланмыш. В. Саналмыш.
Б. Аерылмыш. Г. Аныкланмыш. 1б.
8. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?
А. 2 Б. 3 В. 4
- Экранга дөрес җаваплар чыгарыла, укучылар үзара тикшерәләр, билгеләр куела.

IV. Өй эше бирү.
-

V. Йомгаклау.

У вас нет прав для создания комментариев.