Мин бит – татар баласы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Гилязев Раиль Ризитович - 8 класс

МАОУ «Полилингвальная гимназия «Адымнар-Альметьевск»

руководитель - Тамасова Язгуль Ильясовна

Мин бит – татар баласы.

 

Туган телем – татар теле,

Мин бит – татар баласы,

Киләсе көннәремдә дә

Килә - татар булып каласы!!!

Бишекләрдә ятканда,

Тыңлаганмын әкиятләр,

Әби белән бабаем

Сөйләгән хикәятләр.

Шунда белгәнмендер мин

Әкият геройларын.

Алар белән бергәләп,

Сәяхәт кылганнырым.

Кәҗә белән Сарыгы,

Су анасы, Шүрәле

Өйрәтә тапкырлыкка,

Кыюлык, тырышлыкка.

Тукай бабай әкиятләре –

Балаларга – нәсихәт.

Аларны сөйләгән өлкәннәргә -

Чын күңелдән ЗУР РӘХМӘТ.

 

У вас нет прав для создания комментариев.